“Дуслык” - сыйныф сәгате

Тема:        Дуслык   Максат:    Дуслык турында фикер алышырга өйрәтү.                   Дуслыкны саклый белергә, дус була белергә өйрәтү.         Дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.         Материал:   Гəрəева Г.Х. «Уртаклашыр тəҗрибəм бар”,  www.бала.рф                     http://mon.tatarstan.ru/          Рөстәм Мингалим “Дусларың гына булсын”.            Татар халык уены«Куш кулым»   Җиһазлау:  , ноутбук, прекцион аппарат, презентация, әкият                     геройлары  рәсемнәре, мәсьәләләр һәм мәкальләр  язылган                     карточкалар,     фломастерлар,                     альбом битләре ,  кулланмалар .                                                                           Дəрес барышы I.МОЭ 1) Исəнлəшү, танышу; 2) Уӊай- психологик халəт тудыру; 3) Уку мəсьəлəсен кую.     Укучылар, мин сезгə бер əкият сөйлим. Дəрестə нəрсə турында сөйлəшүебезне шуннан аӊларсыз.      Борын- борын заманда, биек тауда, гаилəсе белəн көтүче яшəгəн. Ул бик ярлы булган. Бер төнне аларныӊ ишеген 3 кеше шакыган. Көтүченеӊ өе бик кечкенə икəн.  Ул аларга : «Берегез генə керегез, өем бик кечкенə минем,-дигəн һəм: «Сез кемнəр соӊ?»- дип сораган.   -Без – Дуслык, Бəхет, Байлык.  Син кайсыбызны чакырасыӊ, шул керер ,-дигəннəр алар.       Сезгə сорау:    -Көтүче өенə кемне чакырган?  (Укучыларныӊ җавабын тыӊлау) -Төркемнəрдə киӊəшегез.   _Димəк, бүген дəрестə нəрсə турында сөйлəшербез? (Дуслык турында)
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

" Салавыч күппрофильле лицее"





Сыйныф сәгате

"Дуслык"



Сыйныф җитәкчесе:

Фатыйхова Зөбəрҗəт Шəһидулла кызы,

I квалификацион категорияле

татар теле һəм əдəбияты укытучысы




2014


Тема: Дуслык

Максат: Дуслык турында фикер алышырга өйрәтү.

Дуслыкны саклый белергә, дус була белергә өйрәтү.

Дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Материал: Гəрəева Г.Х. «Уртаклашыр тəҗрибəм бар", бала.рф

mon.tatarstan.ru/

Рөстәм Мингалим "Дусларың гына булсын".

Татар халык уены»Куш кулым»

Җиһазлау: , ноутбук, прекцион аппарат, презентация, әкият

геройлары рәсемнәре, мәсьәләләр һәм мәкальләр язылган

карточкалар, фломастерлар,

альбом битләре , кулланмалар .

Дəрес барышы

I.МОЭ

1) Исəнлəшү, танышу;

2) Уӊай- психологик халəт тудыру;

3) Уку мəсьəлəсен кую.

Укучылар, мин сезгə бер əкият сөйлим. Дəрестə нəрсə турында сөйлəшүебезне шуннан аӊларсыз.

Борын- борын заманда, биек тауда, гаилəсе белəн көтүче яшəгəн. Ул бик ярлы булган. Бер төнне аларныӊ ишеген 3 кеше шакыган. Көтүченеӊ өе бик кечкенə икəн. Ул аларга : «Берегез генə керегез, өем бик кечкенə минем,-дигəн һəм: «Сез кемнəр соӊ?»- дип сораган.

-Без - Дуслык, Бəхет, Байлык. Син кайсыбызны чакырасыӊ, шул керер ,-дигəннəр алар.

Сезгə сорау:

-Көтүче өенə кемне чакырган? (Укучыларныӊ җавабын тыӊлау)

-Төркемнəрдə киӊəшегез.

_Димəк, бүген дəрестə нəрсə турында сөйлəшербез?

(Дуслык турында)

II. Уку мəсьəлəсен чишү.

  1. -Ә нəрсə соӊ ул дуслык һəм аныӊ нинди төрлəре бар? Бу сорауга җавап эзлəү өчен без сезнеӊ белəн Стё зе класс структурасын кулланырбыз. Моныӊ өчен һəркем алдында торган битне ала һəм үзенеӊ фикерлəрен яза. Шуннан соӊ сызык сыза, минем команда белəн урыннардан торып, һəркем үзенə пар эзли, үзендə булмаган фикерлəрне өсти. Сезнеӊ бурыч: күбрəк кеше белəн аралашып, күп фикер туплау.

Урыннарга утырабыз.Фикерлəрне тыӊлыйбыз.

(Дус синең өчен шатлана, борчыла, хәлеңгә керә, ярдәм итә, кирәк вакытта аңлата, дөресен әйтә, син аңа ышанасың, сереңне сөйлисең, ....)

-Әйе, укучылар, нинди матур сүз. Дус - ул сиңа һәрвакытта да ярдәмгә килүче әниең, әтиең. Дус - ул яраткан китабың, аны укыган саен укыйсы килә. Дус - ул сине белем иленең серләренә төшендерүче укытучың. Дус - ул колаклары өзелгән, сиңа авыр вакытта зарыңны тыңлаучы яраткан йомшак уенчыгың. Дуслык - ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу - зур байлык.


  1. Аӊлатмалы сүзлектəн Дус сүзенə билгелəмəне тыӊлап үтəбез.

ДУС:

  1. Берəүгə карата дуслык мөнəсəбəтендəге кеше, якын иптəш;

  2. Яраткан кеше;

  3. Берəүне яклаучы, аныӊ белəн фикердəш, телəктəш, аныӊ яклы кеше;

  1. Ситуациялəр.

Дус һəм дуслыкныӊ ни икəнен белдек. Ә хəзер дусларныӊ нинди булуы турында белү өчен Инсайд-Аутсайд Сёкл структурасын кулланырбыз.

Урыннардан торып парлашабыз. Каршыдагы иптəшеӊ белəн дуслашасыӊ. Түгəрəккə урнашасыз. Эчке һəм тышкы түгəрəк хасил итəсез. Сезгə шундый ситуация укып китəм.Сез бу очракта нишлəрсез?

1.ситуация. Синең дустың өй эшен хәзерләп килмәгән, күчерергә сорап тора. Син нишлисең? (Уйлый 30 с., Башта берсе, аннан икенчесе сөйли 30 с) Парына рəхмəт əйтеп саубуллаша. 5 адым атлый, икенче пар таба)

2. ситуация.Синең дустың сөйләшкәндә начар сүзләр куллана. Син нишлисең?

3ситуация.Синең дустың начаррак укый башлады, чирегенә дә "3"ле билгеләре чыга. Сиңа аның белән уйнамаска да кушалар. Син нишләрсең бу очракта?

  1. һəркемгə аерым сорау: Иӊ якын дустыгыз кем һəм ни өчен нəкъ менə аны дустыгыз итеп сайладыгыз? (Берничə укучыдан сорау)

  2. Дус һəм дуслык турында сөйлəшүлəрдəн чыгып, дуслык турында белгəннəрне барлыйбыз. Модель Фрейер структурасын кулланырбыз.

Һəркем алдында торган бер бит кəгазьне урталай, аннан тагын урталай бөкли. Уртадан өчпочмак ясап бөкли. Кəгазьне ача. Уртага дуслык дип яза. Һəм үзеӊ мисалларын яза.


  1. Укучылар, дуслык турында бик күп сөйлəргə мөмкин. Өстəлдəге чыбыкларга игътибар иттек. 1 нче номерлар чыбыкны ала, сындырып карый. Ничек сынды? Ә хəзер шундый берничə чыбыкны бергə сындырып карагыз. Бу эш җиӊел булдымы?

  2. Димəк шуны белегез: дуслык ул бердəм булганда гына көчле икəн.

Инде сүземне йомгаклап, шуны əйтəсем килə: Дус булу- җиӊел эш түгел, ə аны саклап калу- тагын да авыррак. Бүгенге дəрестə сөйлəшкəн сүзлəр килəчəктə сезгə ярдəм итсен иде. Алдыгызда торган йөрəклəрне рəхмəт əйтеп, дустыгызга бирегез.










“Дуслык” - сыйныф сәгате

М“Дуслык” - сыйныф сәгате“Дуслык” - сыйныф сәгате“Дуслык” - сыйныф сәгате“Дуслык” - сыйныф сәгатеəҗбүри характеристика Мəҗбүри булмаган билгелəр







Мисаллар Капма-каршы мисаллар

© 2010-2022