Внеклассное мероприятие Әниләр-сез тормыш бизәге

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Әниләр- сез тормыш бизәге.

Кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык

сыйфатлары тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлә, стенага «Илгә - матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз

әниләр!» дигән сүзләр эленә. Аудиоязмада "Әссәламегаләйкем"(Р.Әхиярова көе, Госман Садә

сүзләре) җыры яңгырый.

Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 нче алып баручы.

Ана назы -җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

2 нче алып баручы

Бу бәйрәмне һәрбер җирдә

Зурлап каршы алалар.

Бәхетле елмая бүген Җирдәге бар аналар.

1 нче алып баручы.Хәерле көн, кадерле әниләр,укытучы апалар! Сезне бәйрәмегез- Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын-кызга да балалары белән горурланып һәм аларның кадер-хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез. Безнең бүгенге бәйрәм кичәбез сезгә, ка­дерле, газиз әниләребезгә багышлана.Кичәне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебезнең әтисе- Илнур Мәгъсумовичка бирәбез.

2нче алып баручы

Кешедә булган бөтен гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә. Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый. Хатын-кызсыз мәхәббәт булмый. Мәхәббәтсез бәхет була алмый. Әниләр! Сез җир йөзенә кояшлы иртәләр, матур гөлләр, мәхәббәт, батырлык, яшәргә көч бирүче изге җаннар. Бүгенге чыгышларыбыз сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын.

Җырлый: Ислам "Әниемә" Бию: Гөлинә

1. Сез - безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

2.Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Игелеген үлчәп бетергесез!

Ул әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме,әнкәй, хатын-кыз!

Әйе,хөрмәтле әниләр- сез тормыш бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл затлар!

Шар гына түгел җиребез-

Урман да дала гына...

Бу җиһанда ике җан бар-

Ана да бала гына...

ҖЫРЛЫЙ Раил : "Әнкәй сиңа мең рәхмәт"

1 нче алып баручы.

Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сүзләре.

Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием. .

Иң ягымлы, иң сөйкемле -син ул, әнием.

Җырлый Алинә "Әнкәй җирдә иң зур кеше" ; Нәфис сүз : укый Гадел

2 нче алып баручы. Ана! Әни ! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр ул. Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә! Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк әнисенең йомшак кулларын сизеп, ягымлы карашын тоеп яши. Ана өчен бала җир йөзендә берни белән дә тиңли алмаслык йөрәк пәрәсе. Еллар үтеп, чәчләргә чал керсә дә, газиз әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калачакбыз.

Әни безгә гомер бүләк иткән

Бүләк иткән безгә тормышны.

Әниләрнең кылган изгелеген

Кайтарырга һәркем бурычлы!

Бәйрәмегез котлы булсын,

Елмаеп,көлеп торсын.

Якты кояш нурларыдай,

Зур эшләргә рухландырсын.

Нәфис сүз: укый Алёна; Ләлә

1 нче алып баручы. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,иң ягымлы кешеләр,

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле-алар безнең әниләр

Әни сүзе- иң бөек сүз, юк аңа һичбер алмаш,

Иң-иң әйбәт кешеләр дә, әни күк була алмас.

Бәйрәм белән Фирдәвия Камил кызы сәламли

2нче алып баручы. Әнием! Әнкәем! Газиз әнкәм! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үсте­рәсең син балаларыңны.

1 нче алып баручы."Ана өчен баладан га­зиз нәрсә булмас."

2нче алып баручы. "Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр,"

1 иче алып баручы. "Улы данга чыкса, ана­сы яшәрер."-ди халык мәкале

2 нче алып баручы: Иң әйбәт балаң булып яшәсәм ярар иде,

Әниемнең ышанычын акласам ярар иде,

Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,тыныч булыр ил-көннәр.

  1. нче алып баручы.

Әйе, Ана - бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез Ана турында.

Нәфис сүз : укый Ислам ,7 сыйныф кызлары башкаруында бию

2 нче алып баручы.

Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның ка­дерен

белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны

шатландырырга кирәк.

ҖЫРЛЫЙ: Алия

2 нче алып баручы

Бу биюне бүләк итик

Кадерле әниләргә

Әниләрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

Татар кызлары биюе : башкара Гөлия

1 нче алып баручы: Хәзер әниләр белән бәйге уздырып алабыз.

Әниләр ике командага бүленә.Командалар үзләренә исем уйлый.

1 "Кем күбрәк сүз таба?"

МАТУРЛЫК сүзеннән яңа сүзләр ясау.

2. "Дәвам ит!"

Бирелгән шигырьләрне дәвам итү.

а) Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, Әнием...

б) Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде...

3."Кем тизрәк төзи?"

Карточкадагы иҗекләр буенча сүзләр, ә сүзләрдән җөмлә төзү.

а) Тормышыбызның язы һәм чәчәге хатын-кызлар.

б) Кешенең бөтен нәрсәсе гүзәл булырга тиеш.

4 "Котлау открыткасы төзү".

Бирелгән кисәкләрдән открытка төзү, залдагыларны бәйрәм белән котлау.

5. Буталган сүзләрне дөрес итеп укырга.

  1. Бәйрәм белән кадерле дуслар!

  2. Юлда йөрү кагыйдәләрен сакла!

6. "Сорау бирә нәниләр, Ни диярләр әниләр"

Балалар сөйләве буенча нәрсә турында сүз барганын әйтү

  1. Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң әтиләр дә аңа еш таяна. Ул авылда һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз. Кешеләр аннан башка сирәк йоклый. (Мендәр)

  2. Аны һәркем ярата. Ул бер дә искерми. Ул елата, моңлата, күңелләрне күтәрә. Әниләр дә аның белән балаларын йоклата. (Җыр)

1. Ул чит илләрдә генә бар иде. Хәзер газета- журналларда да басылып чыга. Озыны да,

кыскасы да була. Эшмәкәрләр өчен файдалы. (Реклама )

2.Җирдәге бөтен кешеләр өчен дә иң- иң ягымлы, иң кадерле кеше. (Әни)

7. Педагогик ситуацияләр:

1.Укытучы, балагызның тәртибеннән зарланып, көндәлеккә язып җибәргән.

2. Көтмәгәндә балагыз "2" ле билгесе алып кайтты.

3.Балагыз урамнан елап керде.Аны иптәшләре кыерсыткан икән.

4.Балагыз, базарда сез сораган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.

5. Әтисе малайга эш куша, ләкин малай дәрес әзерлисем бар дип киреләнә...

6. Баланы әтисе мәктәпкә көн саен машина белән илтеп куя торган була. Бүген әтисе авырый, илтә алмый. Бала укырга бармаячагын белдерә.

8. Җыр конкурсы

1 нче алып баручы.

Ана булу- изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса - кичерә,

Тугърылыклы калыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.

Сезне бәйрәм белән Илгиз Хангараевич тәбрикли

2 нче алып баручы

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек- ярты бәхет диләр.

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

1нче алып баручы.

Газиз әнкәй!

Йомшактыр кулларың,

Татлыдыр сүзләрең.

Җылыдыр карашың,

Тансыктыр табының.

Сабыйлык языннан

Бүгенге көнгәчә

Безләргә зур бәйрәм

Тибеше - җаныңның!

И, Ходай, кабул ит

Безләрдән зур гозер:

Әнкәйгә бир саулык!

Әнкәйгә бир гомер! Марат һәм Булат башкаруында татар егетләре бию

2 нче алып баручы.

Мәрхәмәтле булыйк олыларга,

Миһербанлы булыйк кечегә

Яхшы сүзебезне кызганмыйк без

Дөньядагы һәрбер кешегә.

Гомер бит ул аккан сулар кебек

Шаулый- шаулый үтә дә бара.

Һәр эшләгән яхшылыгың синең

Кешеләрнең күңелендә кала.

Ноябрь аенда әниләр бәйрәме генә түгел гомер бәйрәме - туган көннәрен дә бәйрәм итүче әниләребез дә бар. Аларны туган көннәре белән татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Сәрия Фәрхетдин кызы тәбрикли.

1 нче алып баручы.

Бердәмлек, дуслык, татулык-

Безнең өчен кирәк һәммәсе.

Күкләр аяз булсын,

Илләр тыныч булсын

Әнә шулар тормыш мәгънәсе.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе

Дөньядагы матур сүзләрнең дә,

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

2 нче алып баручы.

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк итик,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Нәфис сүз : укый Фирүзә, Алия

1 нче алып баручы

Сезгә булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә

Зур бәхетләр, бәхет-куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

2нче алып баручы

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

1 нче алып баручы

Безне назлап, кадерләп, безнең рәхәт тормышта яшәвебезне теләп, авырлыкларны безнең өчен үз күкрәкләре белән капларга тырышучы кешеләр алар кадерле әниләребез. Кадерле әниләребез, без сезнең алда баш иябез. Сезгә йөрәк түребездән чыккын рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Сезнең сөю назларыгызга, зур мәхәббәтегезгә лаек һәм тугры балалар булсак иде.

2нче алып баручы

Ходай сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтле­ге, озын гомер насыйп итсен. Күңелегездәге җан җылы-

сының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без- балаларыгызга яшәеш чыганагы булып торуын телибез!

Бүгенге кичәгә килүегез, фикерләрегез белән уртаклашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, әнкәйләр!

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, очрашырбыз,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Җыр: " Исәнлектә -саулыкта"

Бәйрәм кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!







ИҢ КАДЕРЛЕ КЕШЕМ - ӘНИЕМ!

(мәктәптә әниләр кичәсе)





Внеклассное мероприятие Әниләр- сез тормыш бизәге.








  1. Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң әтиләр дә аңа еш таяна. Ул авылда һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз. Кешеләр аннан башка сирәк йоклый.


  1. Аны һәркем ярата. Ул бер дә искерми. Ул елата, моңлата, күңелләрне күтәрә. Әниләр дә аның белән балаларын йоклата.


  1. Ул чит илләрдә генә бар иде. Хәзер газета- журналларда да басылып чыга. Озыны да, кыскасы да була. Эшмәкәрләр өчен файдалы.


  1. Җирдәге бөтен кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше.

Тор

мы

шы

быз

ның

я

зы

һәм

чә

чә


ге

ха

тын-

кыз

лар

Ке

ше

нең

бө

тен

нәр

сә

се

дә

гү

зәл

бу

лыр

га

ти

еш

ралсуд елредак нәлеб мәрйәб



алкас нерәләдйыгак үрөй адлю


Яз.

Күк йөзеннән бакчаларга

Кояш нур сибә...


Яз.

Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде...

Педагогик ситуацияләр:

1.Укытучы, балагызның тәртибеннән зарланып, көндәлеккә язып җибәргән.

2. Көтмәгәндә балагыз "2" ле билгесе алып кайтты.

3.Балагыз урамнан елап керде.Аны иптәшләре кыерсыткан икән.

4.Балагыз, базарда сез сораган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.

5. Әтисе малайга эш куша, ләкин малай дәрес әзерлисем бар дип киреләнә...

6. Баланы әтисе мәктәпкә көн саен машина белән илтеп куя торган була. Бүген әтисе авырый, илтә алмый. Бала укырга бармаячагын белдерә.

Педагогик ситуацияләр:

1.Укытучы, балагызның тәртибеннән зарланып, көндәлеккә язып җибәргән.

2. Көтмәгәндә балагыз "2" ле билгесе алып кайтты.

3.Балагыз урамнан елап керде.Аны иптәшләре кыерсыткан икән.

4. Балагыз, базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.

5. Әтисе малайга эш куша, ләкин малай дәрес әзерлисем бар дип киреләнә...

6. Баланы әтисе мәктәпкә көн саен машина белән илтеп куя торган була. Бүген әтисе авырый, илтә

алмый. Бала укырга бармаячагын белдерә.








А) "Минем Әни -модельер"Хәзер сез үзегезне модельләр әзерләү белгечлеге итеп күзаллагыз

Б) "Иң оста җырчы" (Сәрия, Зилия,Фирдәвия)

В) "Аш- су остасы" Әниләргә"Туган авылым" рестораны өчен төшке ашка меню төзергә кирәк булыр

В) "Иң чибәр әни" Әниләргә һәр өйдә булган ашамлыклардан тирене чистарту, тукландыру

максатыннан "битлек" ясау өчен рецепт төзергә тәгъдим итәбез.

Г) "Иң тапкыр әни".Хәзер әниләрнең көнкүрештә, аш-су әзерләүдә тапкырлыгын сынап карарбыз.

- Тоз дымланмасын өчен....( тоз савытына берничә бөртек дөге ярмасы салырга кирәк)

  • Шулпа тәмле булсын өчен,...(итне салкын суга салып пешерергә кирәк.Ит пешеп җитәрәк, шулпага коры табада кыздырган кишер белән суган салсаң, шулпа тагын да тәмлерәк һәм матуррак була)

  • Камыр кулга ябышмасын өчен, ...(кулны көнбагыш мае белән майларга кирәк).

  • акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың (мәктәп)

  • кайсы ай календарьда юк (күктәге)

  • нәрсәнең башын да , ахырын да табып булмый? (түгәрәк, әйләнә)

  • балагыз укый торган мәктәпнең төзелүенә ничә ел? 21

  • Безнең мәктәптә ничә укучы укый?

  • Кәҗә белән тату малайның исеме?

  • Татар алфавитында ничә хәреф? 39

  • Рус алфавитында ничә хәреф? 33

  • Кешегә иң якын әйбер нәрсә? (күлмәк)

  • Нәрсә өстәл янында бигрәк тә кирәк? (авыз)

Д) Педагогик ситуацияләр:

1.Укытучы, балагызның тәртибеннән зарланып, көндәлеккә язып җибәргән.

2. Көтмәгәндә балагыз "2" ле билгесе алып кайтты.

3.Балагыз урамнан елап керде.Аны иптәшләре кыерсыткан икән.

4.Балагыз, базарда сез сораган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.

5. Әтисе малайга эш куша, ләкин малай дәрес әзерлисем бар дип киреләнә...

6. Баланы әтисе мәктәпкә көн саен машина белән илтеп куя торган була. Бүген әтисе авырый, илтә алмый.

Бала укырга бармаячагын белдерә.


  1. Укытучы, балагызның тәртибеннән зарланып, көндәлеккә язып җибәргән.

2. Көтмәгәндә балагыз "2" ле билгесе алып кайтты.

3.Балагыз урамнан елап керде.Аны иптәшләре кыерсыткан икән.

4. Балагыз, базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.

5. Әтисе малайга эш куша, ләкин малай дәрес әзерлисем бар дип киреләнә...

6. Баланы әтисе мәктәпкә көн саен машина белән илтеп куя торган була. Бүген әтисе авырый, илтә алмый.

Бала укырга бармаячагын белдерә.

© 2010-2022