Разработка мероприятия Гаилэм минем - якты оя

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы

Тәтеш муниципаль районы

Бидәңге урта гомуми белем бирү мәктәбе

Разработка мероприятия Гаилэм минем - якты оя




Разработка мероприятия Гаилэм минем - якты оя

Гаилә бәйрәме



Башлангыч сыйныф укытучысы:

Саматова Г.Н.




А.б. Исәнмесез укучылар!Без сезнең белән "Гаиләм минем якты оя" дигән кичәгә җыелдык

-Әйтегез әле, нәрсә соң ул гаилә? Анда кемнәр яши?

-Әйе, гаилә һәркем өчен кирәкле җылы учак ул. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-ни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Гаиләм минем якты оя

Күңелгә җылы бирә

Әти-әни, туганнарым

Һәрчак ярдәмгә килә

-Безнең һәрберебезнең үз гаиләсе бар. Без анда үзебез турында кайгыртуны тоеп яшибез һәм гаиләбез белән горурланабыз

Гаиләм -горурлыгым

А.б. Шундый горурланырлык гаиләләрнең берсе -ул Измайловлар гаиләсе

Гөлнур

Минем Кәбир бабамның әтисе Мирзаҗан Шәрифҗан улы Измайлов.

1919 елда Бидәңге авылында дөньяга килә.

1939 елда Шәкүрова Мәдинә Зыятдин кызына өйләнеп төп йортка чыга.

Дәһшәтле сугыш карт бабамны да читләтеп үтми. 1941 елда 23 яшьлек егет фронтка китә. Алгы сызыкта разведчик булып хезмәт итә. 1944 елда каты җәрәхәт алып яраланып туган авылына кайта.

1946 елда өмә җыеп зур йорт җиткезәләр. яңа йортка беренче шатлыклары, Кәбир - минем әниемнең әтисе туа.

1948 елда Нәҗип исемле улы, соңыннан ике кыз бала Илһамия һәм Фидания апалар дөньяга килә. Алар барысы да инде гаиләле кешеләр хәзер.

1974 елда иске нигездә яңа йорт төзиләр. яңа йортка олы улы Кәбир килен төшерә. Авыл кызы Хөсәенова Роза белән гаилә коралар.

1976 елда минем әнием Гөлнара туа. 1978 елда уллары Илгизәр, 1985 елда Гөлсирә апам дөньяга килә.

Шау-гөр килеп тату гына яшәп яткан гаиләгә сокланып карыйлар. Әбием Роза да кайнана һәм кайнатасын хөрмәт итеп дус яши.

Мирза бабаем тынгы белмәс кеше була. аның һөнәрләре күптөрле - балыкчы да, аучы да, итекче дә, хәтта колхозда озак еллар пешекче булып та эшли.

Кәбир бабам мичче, агачтан рамнар, ишекләр, йорт кирәк-яраклары ясау остасы, туганы Нәҗип тире эшкәртә, бүрекләр тегә, балык тозлый. Сеңелләре дә уңган хуҗабикәләр. бабам Кәбир карт бабаем Мирзаҗан белән 1979 елда авыл буасы киткәч, көймә ясап, сыер савучыларны елга аша эшкә йөртәләр. су басу афәтеннән дә авыл халкын Мирза бабам кисәтә. Төнлә йорттан йортка кереп халыкны уятып йөри. Мирза бабам үзе ясаган машинасы белән печән ташый, утын әзерли.

Олы улы Кәбир 17 яшендә механизаторлар мәктәбенә укырга керә. Колхозда 11 ел автомеханик булып эшли. 9 ел автобус йөртә, 7 ел пилорамда эшли. Лаеклы ялда булса да эштән һич туймый. Шәхси тракторы белән яз-көз бакча сукалый, агач эше белән шөгыльләнә.

Кызганычка каршы каршы Мирза бабам күптзн вафат, ә карт әбием Мәдинә үзенең 4 баласы, 10 оныгы, 10 оныкчыгы янәшәсендә рәхәт гомер кичерә.

Кәбир бабам һәм Роза әбиемнең 6 оныгы бар. Аларның беренче шатлыклары минем әнием Гөлнара 1993 елда авыл егете Рамилга кияүгә чыга, бер-бер артлы өч бала - абыем Илнар, мин Гөлнур, соңрак сеңлебез Диләрә туа. Хәзерге көндә без зур, якты йорт җиткезеп, гөрләшеп яшәп ятабыз.

А.б. Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем - әнием.

Яхшылыкта, яктылыкта

Әниемә тиң - илем.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда, йөзләреннән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

"Әннә" дип ачылган бит.

Илюза

Минем әнием Әлфия Хәлил кызы 1970 елның 3 маенды Бидәңге авылында туа.

Әбием Зәйнәп белән Хәлил бабайның ул бердәнбер балалары.

Әнием 1987 елда мәктәпне тәмамлый һәм Буа медицина училищесында медсестра һөнәрен үзләштерә.

Инде менә күп еллар ул Бидәңге фельдшер-акушерлык пунктында авыл халкына хезмәт күрсәтә.

Әнием үз эшен ярата, җиренә җиткезеп башкара. Әнием Әлфия табигате буенча шаян күңелле кеше. Ул безне тәмле бәлеш, өчпочмаклар пешереп сыйлый, оста итеп токмач кисә.

Әнием - алтын куллы, уңган кеше. Әле аны "йомшак куллы" да диләр. ул кадаган уколлар да авырттырмый..

Әнием белән әтием Ирекнең тормыш итә башлауларына тиздән 17 ел була.

Алар безне тәртипле, итагатьле итеп тәрбияләргә тырышалар.

А.б. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше гаилә башлыгы булып торган. Ни әйтсәң дә, гаилә аның җилкәсендә тора. Чын ирләр, асыл ирләр - ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да. Аны хаклауга карата борын-борыннан болай дип әйтә килгәннәр "Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер", - дигәннәр

Азат

Минем әтием....


Минем әнием 1970 нче елның 26 февралендә Чувашия республикасы Комсомол районы Урмай авылында бишенче бала булып туган. Әниемнең гаиләсендә 4 кыз һәм 3 малай булган. Әнием мәктәптә "4", "5" ле билгеләренә укыган. Казан кооператив техникумын бетергән. 1991 елның апрельның язгы матур көнендә әти белән танышкан һәм гаилә корган.

А.б. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлап ачыла күңел.

Җырлап ачылмаган күңел

Мәңге ачылачак түгел.

Җыр кешенең юлдашы дип юкка гына әйтмәгәннәр. җыр ул - якын сердәш тә, ышанычлы дус та.

"Әни" дип теле ачылганчы ук, һәркем әнисенең бишек җырын ишетә, шулай итеп баланың күңел күзләре ачыла, матурлыкны, моңны таный башлый.

Хуснутдинов Алмаз

Безнең гаиләдәге һәр кеше җыр-моң ярата.

Бабам Җәүдәт яшь чагында оста гармунчы булган, театрларда да катнашкан. Төрле бәйрәмнәрдә гармунда уйнаган. Хәтта Казан сәхнәләренә кадәр барып җиткән. Ул әле хәзер дә күңеле төшкәндә гармун уйнап, җырлап җибәрә, аңа әбием дә кушыла.

Әбием Зөлфирә җыр-моңга гашыйк кеше. Яшь чагында сандугачтай моңлы тавышы белән сәхнәләргә чыгып җырлаган. Бабам белән бергә ул да театрларда катнашкан, үзенә бирелгән рольләрне чын артистларча, оста итеп башкарган. Әбием белән бабам бик күңелле, мәзәкчән, җор телле кешеләр.

Әбием белән бабамнан әтиемә дә җыр-моңга сәләтлелек күчкән. Ул авыл, район сәхнәләрендә гел чыгыш ясый. "Җырлыйк әле" тапшыруында да катнашып кайтты. Әти театраль рольләрне дә оста башкара белә.

Әтиемнең җыр-моң өлкәсендәге эшчәнлегендә әнием Миләүшәнең дә роле бик зур. Ул әтинең иң беренче киңәшчесе, бәйрәмнәр үткәргәндә аңа ярдәм күрсәтүче. Әнием дә җырга гашыйк кеше.

Мин дә, апам Гөлназ да җырларны яратабыз. Әби-бабайдан, әти-әнидән үрнәк алабыз. Мәктәп һәм район чараларында җырлаганыбыз бар.

А.Б. Һәр кеше үз гаиләсе белән горурланырга тиеш һәм үзе дә гаиләсенең горурлыгы булу өчен тырышырга тиеш. Әти-әниегез дә, бабаларыгыз да сезнең белән горурлана алсын өчен, сезгә бик тырышып укырга,эшегезне җиренә җиткереп эшләргә кирәк

Туган йортым - туган нигезем

Һәр кешенең үз туган җире, туган ил, туган йорты була.Кеше үзенең йортын яки илен ташлап китсә, күңеле туган йортына тартыла. Халык бик дөрес мәкаль әйткән:

Дустыннан аерылган җиде ел елар,

Иленнән аерылган гомер буе елар.

Үз йортыгызны, туган җирегезне, туган илегезне ташламагыз!

Тирәмдә ямь -

Мин шул тормыш тәмен беләм!

Шуңа сөям

Сезне җаным-тәнем белән

(Н.Арсланов)

С.Илназ

Минем үз туган йортым - туган нигезем бар. 2002 нче елда без кирпечтән яңа йорт салып кердек.

Йорт салу җиңел эш түгел. Бик зур көч һәм чыгым таләп итә. Шуңа карамастан, әтием Әдип бик нык тырышты. Ул акыллы, хезмәт сөючән кеше. "Аз сөйлә, күп эшлә" дигән мәкаль минем әтиемә туры килә.

Әнием Брилиант әтинең якын киңәшчесе. Үзенең сабырлыгы, эш сөючәнлеге, чисталыгы, тырышлыгы белән безне сөендерә. Әти дә, әни дә апам Альбина һәм минем өчен янып-көеп яшиләр.

Гаиләдә йортыбызның терәге, яме булган әбиебез Фәүзия генә юк. Ул да әнкәй кебек үк тыныч, сабыр кеше иде. Әти белән әни эштә чагында безне карап үстерде, акыллы киңәшләрен бирде. Ул яшь чагында колхозда эшләгән. Бригадир булып эшләүче Хәлил исемле егет белән өйләнешкәннәр. Ләкин алар бергә озак яши алмыйлар. Бабамның гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Әбием бар көчен куеп 3 баланы үзе генә карап үстергән.

Әбинең әтисе белән әнисе - әбинең беренче тәрбиячеләре. Алар турында мин бик аз белсәм дә, мин аларны яхшы кешеләр булгандыр дип уйлыйм.

Туган йортымда әти-әнием, туганнарым турында кайгыртып яшәү - минем төп бурычым.

Гаилә тәрбия учагы

А.Б. Гаиләдә безне туган көннән башлап тәрбияли башлыйлар. Өлкәннәр сезне нәрсәгә өйрәтәләр соң?

-Чисталыкка, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә,......

Тәрбия төрле юнәлештә алып барыла. Моның өчен төрле юллар кулланалар: матур итеп өйтү, үгетләү, аңлату, куркыту, хәтта җаза бирү.Тәрбия халык аваз иҗатында да бик матур чагылыш тапкан.

/Мәкальләр/

Ана - шәфкать диңгезе.

Яктылык - кояш янында, яхшылык - ана янында.

Дөньяда иң йомшак нәрсә - әнием кулы.

Әти-әни - чын дустым, дус- ишләрем - юлдашым.

Ата-ананы тыңлаган - адәм булган,

Тыңламаган - әрәм булган.

Атаң данын онытма, дан яшәүдән курыкма.

Димәк, бишектән тәрбияне гаилә алып бара.

Регина

Без гаиләдә 5 кеше. Әбием, әнием, әтием, абыем һәм мин. Әбием - пенсионер, әнием һәм әтием - терлекчеләр. Без абыем белән мәктәптә укыйбыз.

Абыем белән безне тәрбияләргә әбием дә булыша. Акыллы киңәшләрен бирә, яхшылыкка өнди. Тикмәгә генә әбиләрне "оста" тәрбияче дип атамаганнар.

Әбиемнең әдәплелек дәресләре мине яшьтәшләрем белән аралашырга, тәмле телле, ягымлы йөзле булырга өйрәтә.

Сез дә минем кебек тәрбияле балалар булып үсегез. Олыларның сүзләрен тыңлагыз.


"Песенка Мамонтенка"

Ил тарихы - гаиләбез язмышында.


Кайчандыр дәүләт сәясәте аркасында туган җирләрен калдырып, илнең төрле якларына китәргә мәҗбүр һәм инде ул җирләрдә икешәр буын үстергән халыкка кире ата-бабалары җиренә кайтып егылырга туры килде. Нуриевлар гаиләсе язмышы - моның ачык мисалы.

Нуриевлар

Эльвира Минем әтием Раил Хадит улы. Күп балалы гаиләдә туып үсә. Әбием Хөсния, бабаем Хадит исемле. Алар тумышлары белән Свердловск өлкәсе Камско-Устьинск авылыннан. Соңрак алар Узбекистан республикасына күчеп китәләр. Әтиемнең туганнары Россиянең төрле почмакларына таралып тормыш итәләр. Без алар белән аралашып торабыз.

Без Бидәңге авылына кайтканга 9 ел була.

Без бик тату гаилә

Аделя Әтием Нуриев Рафаэль Хадит улы 1970 елның 15 ноябрендә туа.

Мәктәпне тәмамлагач, газ белән эретеп ябыштыручы курсында укый. Әнием Зилә белән танышып гаилә коралар. 1993 елда без Үзбәкстан республикасыннан Татарстанга күчеп кайттык.

Әтием хәзер үз белгечлеге буенча эшли. Минем әтием зәңгәр күзле, ягымлы йөзле, шаян кеше. Мин әтиемне бик яратам.

Талия Минем әтием Валерий Хадит улы. Ул 1956 елда Свердловс өлкәсендә Каменск-Уральский шәһәрендә туган. Ул бала чагында ук әби белән бабай Үзбәкстанга күчәләр. Әти Андиңан өлкәсендә Ханабад шәһәрендә эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. 1979 елны әнием Раилә белән танышып гаилә коралар. Бер-бер артлы абыем Марат белән Айрат, апам Әлфия, Райфә туа. Илдәге үзгәрешләр әтиемне зур гаиләсе белән төпләнгән нигезеннән чыгып китергә мәҗбүр итә. 1994 елны алар Бидәңге авылына кайта. Аның нигезендә 1995 елны мин тудым.

Әтиемнең куллары алтын. Аның белмәгән эше юк. Мин әтием белән горурланам..

Әбием - бабаем - минем бик якыннарым


А.б. Әбием! Бабам! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүзләр әти-әни сүзе кебек үк якын һәм кадерле. Әбиләрне, бабайларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямькалмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде.

Рахматуллиннар

Минем әбием Гөлсирә исемле. Аңа 78 яшь. Алар Фәрит бабам белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, Гөлсинә апам һәм әтием Әмирне.

Әбием инде карт булса да, яшьләр кебек җитез, өлгер кеше. Ул безне, өч оныгын тәрбияли. Без әбиемә һәрчак ярдәмгә килергә әзер торабыз.

Кадерле әбием! Мин сине бик-бик яратам!

2011 елны Гөлфания белән Марсельның әбисе белән бабасының алтын туйлары булачак.

Абульхановлар

Минем әбием Мөслимә белән Хафиз бабаемның тормыш коруларына тиздән 45 ел тула. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Әбиемне бабаем Башкортстан якларыннан алып кайта. 1965 елдан бирле алар туган авылларында гомер кичерәләр.

Әбием хәзер безне, оныкларын тәрбияләргә булыша. Безгә акыллы киңәшләрен бирә, кирәк чакта орышкалап та алгалый.

Әбиемнең йорты безгә якты маяк кебек.

Бөтен балалары, оныклары бергә җыелгач, аның күзләренә шатлык яшьләре тула.

Без әбиемне дә, бабаемны да бик яратабыз.

Гаилә - буыннар арасындагы чылбыр

Бабаларың кем дип сорагасыз,

Җир кешеләре булган, билгеле,

Типсә, тимер өзгән,

Сукса, ташны изгән,

Кирәк икән, борган Иделне.

Борынгы фикер ияләреннән берсе: "Нәселен белмәгән кеше начарлык эшләүдән тартынмас, чөнки оялыр кешесе юк; яхшылыклар да эшләмәс - горурланыр кешесе дә юк", - дигән.

Чыннан да, халыкта "бу кем баласы?" дип сорагач, "шул кешенеке, яки шул нәсел баласы" дигәннәр.

Яхшылыклар эшләү, начарлыклар эшләмәс өчен безгә дә үз нәселебезне, ата-бабаларыбызны белергә кирәк. Кешеләр бик күп буыннарны хәтерләрендә тотсыннар өчен туганлык мөнәсәбәтләре өзелмәсен өчен шәҗәрә уйлап тапканнар. Кешеләр бик борынгы заманнардан ук шәҗәрәләр төзегәннәр.

Сезнең игътибарыгызга укучылар төзегән кайбер шәҗәрәләрне күрсәтеп китәбез.

Минкина

Миңа бу шәҗәрәне төзергә әтием, әнием булышты.

Җиде буынны белү ул - үзеңнең гаилә тарихыңны белү дигән сүз.

Минем әтием - Илдар. Ул шофёр булып эшли. Тыныч күңелле, хезмәт сөючән, сабыр кеше ул - минем әтием.

Ул әтисенә, ягъни бабайга охшаган. Бабам Илдус та шофёр булып эшләгән. Ул шаян, ачык йөзле, мәзәкчән кеше булган. Әбием Римә белән гаилә корып, дүрт бала үстергәннәр. Ләкин ул балаларны олы юлга чыгарыша алмаган. Яшьли үлеп киткән. Ул үлгәндә, иң төпчеге Гүзәл бишек баласы, ә әтиемә 6 яшь булган. Әбием Римәгә дүрт баланы кеше итүе җиңел булмаган. Әбием фермада сыер савучы булып эшләгән.

Аңа бабамның әтисе - Сибгатулла карт бабай, әнисе -карт әби - Әминә булышканнар. Әбием эштә чакта, алар бөтен өй эшләрен башкарып торганнар.

Карт әбием Әминә-милләте буенча хохол. Ул Украинада туган. Карт бабам ул якларда шахтада эшләгән. Шунда танышканнар һәм бабамның туган ягына кайтканнар. Гаилә корып, 5 бала үстергәннәр.

Әнием-Әлфия исемле. Ул тумышы белән Бакырчы авылыннан.

Мәктәптә укытучы булып эшли.

Аның әнисе Флюра-минем Бакырчы әбием. Ул карт әби белән яши. Ачык йөзле, киң күңелле, тәмле теллеләр. Без баргач, шатланалар, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, акыллы киңәшләрен бирәләр.

Карт әби Бидәңгенеке булган. Ул Бакырчының сабантуй батыры, оста гармунчысы Хариска кияүгә чыккан. 2 бала үстергәннәр.

Әниемнең әтисе-Мәннан исемле. Ул шофёр булып эшләгән. Тыныч, сабыр кеше булган. Аның әтисе-Заретдин, әнисе-Зәйтүнә исемле булган. Мин аларны күрмәсәм дә, белмәсәм дә, алар да минем өчен якын, кадерле кешеләр.

Шәҗәрә төзегәндә, мин Гөлфания белән Марсельнең карт әби ягыннан 4 нче буын туган икәнен ачыкладым.

Шакирова Лиана

Бу шәҗәрәне төзергә миңа әнием, әтием һәм әбием булыштылар. Минем әти ягыннан әби-бабайларым төп Бидәңге кешеләре. Минем әбием Шакирова Гөлирам. Карт бабам Галиев Барый күп еллар кибетче булып эшләгән, карт әбием Рәхимә колхозда уңган хатын-кызларның берсе булган. Бабам бабасы Галиевлар нәселенең бер җәп-ботагын тәшкил итә. Шакировлар фамилиясендә минем бабам Рәшит һәм аның әтисе Сәлихҗан булган. Мин йөртә торган фамилия карт бабасының әтисе Шакир исеменнән алынган. Төптә безнең нәсел фамилиябез Хөснетдинов булган.

Шакиров Марсель Әнием Лилия Сөендекнең уңган кызларының берсе булган. Ул 1973 елның 18 июнендә абыйсы Илдардан соң дөньяга килгән. 1980 елда беренче класска укырга кергән. 1990 елда Сөендек урта мәктәбен тәмамлап класслары белән колхозда 1 елга эшкә калалар. Минем әнием сыер савучы булып эшли. Ә аннан соң Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1993 елда әтием Флоридка кияүгә чыга. Бабам Әхмәт белән әбием Сәмра да чыгышлары белән Сөендекнекеләр. гомерләре буе колхозда эшләгәннәр.

Әбием Сәмра ягыннан нәсел җебе Альмирага барып тоташа. Минем карт бабам Абдулла белән Альмираның карт бабасы Котдус бабай бертуганнар.

Шакирова Наилә Минем әнием Сиринә исемле. Ул 1976 нчы елның 20 мартында бидәңге авылында туган. 1983 нче елда ул 1 класска укырга килә. Әнием тырыш, тәртипле укучы була. рәсем ясарга ярата. Минем әнием хәзер ферма мөдире булып эшли. Ул үз эшен бик ярата.

Әнием уңган хуҗабикә дә. Ул казлар, үрдәкләр асрый. Безне тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Без аны бик яратабыз. Озак яшә, сөкле әнием!

Сценка «Три мамы»

Вед. Танюша под вечер с прогулки пришла. И куклу спросила:

Дочка: Как, дочка, дела?

Опять ты залезла под стол, непоседа?

Опять просидела весь день без обеда?

С этими дочками просто беда!

Скоро ты станешь как спичка худа,

Иди-ка обедать вертушка!

Вед. Танюшина мама с работы пришла. И Таню спросила:

Мама: Как, дочка, дела?

Опять заигралась, наверно, в саду?

Опять ухитрилась забыть про еду?

«Обедать!» - кричала бабуля сто раз,

А ты отвечала: «Сейчас, да сейчас»

С этими дочками просто беда!

Скоро ты станешь как спичка, худа,

Иди-ка обедать, вертушка!

Вед. Тут бабушка - мамина мама пришла. И маму спросила:

Бабушка: Как, дочка, дела?

Наверно, в больнице за целые сутки,

Опять для еды не хватило минутки.

А вечером съела сухой бутерброд?!

Нельзя же сидеть целый деь без обеда!

Уж доктором стала, а все непоседа,

С этими дочками просто беда!

Скоро ты станешь как спичка худа,

Иди-ка обедать вертушка!

Вед. Три мамы в столовой сидят,

Три мамы на дочек глядя!

Что с дочками делать упрямыми?

Все. Ох, как нелегко быть Мамами!

Сәламәтлек - иң зур байлык

"Хәрәкәттә - бәрәкәт", - ди халык. Хәзерге алга киткән техника, механика, компьютерлар заманында да халкыбызның бу мәкале әһәмиятен югалтмый.

Өйдә дә, мәктәптә дә сәламәт яшәү өчен шартлар тудырылырга тиеш. Моны һәр ата-ана, тәрбияче истә тотып, эшне шул юнәлештә алып барырга бурычлы.

Балаларыбыз рухи яктан да, физик яктан да сау-сәламәт булып үссеннәр.

Мәктәп фотолары












© 2010-2022