Лексика һәм лексикалогия турында төшенчә

Лексика һәм лексикалогия турында төшенчә. Тема: Лексика һәм лексикалогия турында төшенчә. Максатлар: 1. Лексика һәм лексикология турында белем бирү; 2.Укучыларда сөйләм күнекмәләрен һәм тел байлыкларын үстерү, арттыру; 3.Табигатькә карата мәхәббәт хисләрен тудыруга омтылыш ясау. Материал: 1. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәптә 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009. – 174б.: рәсе...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Лексика һәм лексикалогия турында төшенчә.

Тема: Лексика һәм лексикалогия турында төшенчә.

Максатлар:

1. Лексика һәм лексикология турында белем бирү;

2.Укучыларда сөйләм күнекмәләрен һәм тел байлыкларын үстерү, арттыру;

3.Табигатькә карата мәхәббәт хисләрен тудыруга омтылыш ясау.

Материал:

1. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәптә 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. - Тулыландырылган 2 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2009. - 174б.: рәсемнәр белән.

2. Татар халык мәкальләре җыентыгы.

3. Габдулла Тукай шигырь җыентыгы. "Көз"шигыре.

Җиһазлау: компьютер (презентация), шигырь, картиналар, мәкальләр

Дәреснең тибы: яңа теманы аңлату

Алымнар: сорау- җавап, дәфтәрдә эшләү, укытучы сүзе.  







Дәрес планы:

  1. Башлам.

  1. Исәнләшү

  2. Сыйныфта психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.

  1. Узган дәресне искә төшерү.

  1. Яңа теманы аңлату.

  1. Лексика һәм лексикология төшенчәсен аңлату.

  2. Көз турында сөйләшү.

  1. Ныгыту.

  1. Терәк сүзләр яздыру.

  2. Картиналар буенча җөмләләр төзү.

  3. Көз турында мәкаль ләрне тыңлау.

  4. Үрнәк инша тыңлау.

  5. Инша язу.

  1. Йомгаклау.

  1. Лексика һәм лексикология төшенчәләрен искә төшерү.

  2. Иншаларны җыю.

  1. Өй эшен бирү.

  1. Кагыйдәләрне укып өйрәнеп килергә.





Дәрес конспекты.

У: Исәнмесез, укучылар!

у: Исәнмесез, укытучы апа!

У: Хәерле иртә, укучылар, утырыгыз. Бүген дәрестә барыгызда бармы?

у: Әйе.

У: Бик яхшы. Әйдәгез, бүгенге дәресебезне башлыйбыз.Узган дәресне күздән кичерик. Нәрсә эшләгән идек?

у: Узган дәрестә без тест эшләдек.

У: Әйе, теста нинди темага сораулар бар иде?

У: Иҗек, сүз басымы, графика һәм орфография темаларына сораулар бар иде.

У:Әйе, бик дөрес. Тагын нәрсәләр турында сөйләштек?

У: Яхшылык турында сөйләштек.

У: Әйе, безгә нишләргә кирәк дидек әле?

У: Язшылыклар эшләргә кирәк, ярдәм итәргә кирәк.

У: Әйе. Афәрин. Ә бүгенисә без сезнең белән лексика һәм лексикология төшенчәләре белән танышырбыз һәм көз турында мини-инша язарбыз.

Игътибарны миңа юнәлттек. Нәрсә соң ул ЛЕКСИКА? Лексика ул, укучылар, телдәге барлык сүзләр, димәк телнең лексикасын сүзләр тәшкил итә. Ә инде телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән лексикология дип атала. Әйдәгез серле китапларыбызның 82 нче битләрен ачыйк әле. Безгә анда билгеләмә бирелгән. Әйдә, Әмир, укы әле.

(кагыйдә укыла)

У: Әйе, димәк, лексика нәрсә булды инде, Камилә?

У: Лексика ул телдәге сүзләр җыелмасы.

У: Әйе, бик дөрес. Тагын, укучылар, сүзләрне нинди дә булса өлкәдә кулланылуына карап профессиональ лексика дип тә йөртәләр. Мәсәлән: укытучы - китап, мәктәп, өлгереш, акбур һәм башка сүзләр.

Шулай ук сүзләрнең туры, төп мәгънәсе лексик мәгънә дип атала, димәк,лексик мәгънә ул сүзнең төп мәгънәсе икән. Мәсәлән: бакчачы - бакча карап үстерүче һәм тиешенчә тәрбияләп торучы кеше. Димәк, лексика ул телдәге сүзләр җыелмасы һәм лексик мәгънә ул сүзнең төп мәгънәсе икән.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәдә килә ала. Мәсәлән: ак бәхетләр һәм ак кар. Ак бәхетләр сүз тезмәсе күчерелмә мәгънәдә килгән.

Ә хәзер без сезенең белән бүген көз турында сөйләшәбез дидек. Тактага карыйк әле укытучылар. Тактаның як ягында көз турында мәкаль һәм шигырь язылган.

Чебиләрне көзен саныйлар.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Шигырь «Көз»

Күрәмсез дусларым көз килде тышта?

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде кошлар,

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

(Г. Тукай)

Тактадагы шигырь һәм мәкальләрне укыйбыз. Картиналар да карап барыла.

У:Укучылар, тактага карагыз әле.

(тактада терәк сүзләр бирелгән)

Әлеге сүзләр сезгә инша язганда ярдәм итәчәк.

Терәк сүзләр:

Көзге табигать

Моңсу болытлар

Яңгырлы көннәр

Сары алтын яфраклар

Уңыш

Кошлар

Алтын көз

Яфраклар коела.

У: Әйдәгез,әлеге рәсемнәргә карап, терәк сүзләрне кулланып җөмләләр төзеп карыйк. ( укучылар җөмләләр төзиләр)

У: Әйдәле, Элина укы.

У: Агачлардан сары алтын яфраклар коела.

У: Әйе, дөрес. Ә хәзер мин сезгә укчылар үрнәк инша укыйм, һәм сез аннары инша язарга тиеш буласыз.

Үрнәк инша.

"Алтын көз"

Бер ачыла

Бер ябыла

Зәңгәр күк йөзе

Пәрәвез җепләре оча -

Чуак билгесе

Бөтерелеп вальс бии

Алтын яфраклар.

Гуя көз сәламли безне

Тарата хатлар.

Көз. Табигатьнең гүзәл, бай чагы. Бөтен җир алтын төскә күмелә. Агачлар үзләренең бер тусле күлмзкләрен салып алтын-сары күлмәкләрен кияләр. Ә табигать шундый моңсу, тын булып кала. Кошлар да сагышлы итеп сайрый башлыйлар. Алар тиздән җылы якларга китәчәкләр. Табигать, әйтерсең, бушап кала. Озакламый кыш киләчәк, табигать йокыга әзерләнә.

У: Менә бу укучылар сезгә үрнәк инша булды. Ә хәзер, мин өләшкән битләрнең өстенә исем фамилиягезне язасыз, сыйныфыгызны язасыз һәм "Көзге матурлык" дип инша исемен язасыз да терәк сүзләрне кулланып мини-инша язасыз. Иншагызда кимендә 6 җөмлә булсын. Иншаларыгызны дәрес ахырында җыеп алам. Язабыз.

(укчылар инша язалар һәм дәрес бетәр алдыннан иншалар җыеп алына)

У: Укучылар, буламы, язганнарыгыз иншаларын миңа тапшыра ала.

(иншалар җыеп алына)

У: Әйдәгез, укчылар, бүген өйрәнгәннәрне кабат искә төшерик әле. Лексика нәрсә ул?

У: Лексика ул теләдәге сүзләр җыелмасы.

У: Әйе, ә лексик мәгънә нәрсә ул?

У: Лексик мәгънә ул сүзнең төп мәгънәсе.

У Афәрин, бүгенге дәрестәбарыгыз да актив катнаштыгы. (билгеләр куела). Киләсе дәрескә өй эше кагыйдәләрне укып өйрәнеп килергә. Шуның белән бүгенге дәресебез тәмам, саубулыгыз.

У: Саубулыгыз!



© 2010-2022