“Соңгы кыңгырау” бәйрәме

Музыка уйный. Алып баручы: Хәерле көн! Хөрмәтле кунаклар, ата – аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле, күңелле һәм шул ук вакытта моңсу да бәйрәмнәрнең берсе. Бүген  чыгарылыш  сыйныф  укучылары  өчен  соңгы кыңгырау  яңгыраячак. Соңгы  кыңгырау  ул,  урта  мәктәпне  тәмамлап,  зур  тормышка,  олы  дөньяга  юлланган  укучыларны  алдыгы  көннәрнең    гаҗәп  матур  да,   тынгысыз  да,  соклангыч  һәм  авыр  да  булачагын  искәртеп  тора  кебек. Бу  чын  аларның  кадерле  укытучылары  белән  хушлашу  авазы  да.  Әйдәгез  чыгарылыш  сыйныф  укучыларын  алкышлар  белән  каршы  алыйк.   (Музыка). Баш очыннан ак болытлар ага. Ак болытлар – сезнең балачак. Балачакка кире кайтып  булмый Алар   шулай ап-ак  калачак.   Хөрмәтле 11 нче  сыйныфлар! Сез мәктәптә 11 ел уку дәверендә  меңнәрчә  тапкыр кыңгырау авазы  ишеттегез. Ә  бүген  яңгырый  торганы  берсенә  дә  охшамаячак. Аның  бүгенге  тавышы  моңлы  да,  ямансу  да,  шатлыклы  да.  Чөнки  сезнең  тәүге  тапкыр  зур  тормышка  аяк  басуыгызны  хәбәр  итә  ул. Әмма  кайда гына  булсагыз  да,  туган  җирне,  туган  йортны,  туган  мәктәпне  онытмагыз. Күңелегезгә  кереп  калачак  бу  минутлар  шуны  исегезгә  төшереп  торсын. -Ә  хәзер  тәбрикләү  өчен  сүзне  мәктәп  директорына  бирәбез (грамота, олимпиада танклыклары, рәхмәт хатлары, укыт. диплом, чәчәк). -Сөләй муниципаль җирле үзидарә советы рәисенә бирәбез. -Тәбрикләргә теләкләре булган иптәшләр рәхим итегез.   Алып баручы: Гомер дигәнең бик тиз уза да китә икән. Юкка гына “ Узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да” дип җырламыйлар шул. Ни арада 11 ел узып та киткән. Югыйсә, туган авыл урамнарында , яңгыр суларын чәпелдәтеп, аяк – куллар “чебиләнеп”, балчык – комнан  машина гаражлары,  өйләр ясап уйнаган вакытлар әле генә кебек иде бит. Кай арада  шау – шулы уеннары белән яланаяклы балачак үтеп тә киткән. Озын озак балачак диләр бит, югыйсә, ялгыштылар микәнни!?      1 нче укучы. Шул кызчыктай уйнап, болыннардан Ромашкалар җыйдым бер кочак. Яланаяк басып  яр читенә Кулын болгый миңа сабыйчак. Чәчәкләргә карап уйга калдым Нигә алар болай моңсулар Шаян чишмәдән дә сорап куйдым: -Кая ага икән бу сулар? Балачагым, җәйге йомшак җилдәй, Битләремне назлап сөясең. Шаян гына хушлашасың үзең -Дәү булдым ич, китәм-, дисең Йөгерек дулкыннардай ашыгасың Тукталмыйсың хәтта беразга, Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым, Калчы әле тагын бер язга.   2 нче укучы. Мәктәбемә илтер юллар буйлап Бала булып килә узасым Еллар үткәч килә -Исәнме! – дип Балачакка  кулым сузасым. Яланаяк йөгереп үтәргә Бар дөняны  онытып сабый булып, Күбәләкләр куып китәргә Балачакта зурлар дөньясына Cайлар өчен юллар җитәрлек Тик еракта калган сабый чакка Тапмыйм юллар килеп китәрлек Әкиятләрдән эзләп карасам, Алар бармас микән үткәнемә Йомгакларым сүтеп карасам     3 нче укучы: Укулар инде артта калды, Җыелыштык соңгы бәйрәмгә. Һәркем тоя үзен әзер итеп Таулар, диңгезләрне кичәргә. Онытмамын, укытучым, “Бәхетле бул” – диеп әйткәнең. Яшь аралаш кабатлыймын: “Хуш мәктәбем, хуш мәктәбем!”   4 нче укучы: Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә, Хис ташкыны дулый күкрәктә. Укытучының моңсу карашлары Озату сүзен яза йөрәккә. Уй – хыялларыбыз канатлы, Кулыбызда чәчәк бәйләме. Еларгамы, көләргәме бүген, Күңелләрнең иләс бер мәле?!   Җыр   5 нче укучы: Әти -әтием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу. Мәктәп бусагасын атлаганда, шатлык куаныч хисләре белән беррәттән , күңелне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Беренче укытучының назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына  кереп чумасым килә башлады.. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм чын күңелдән яраткан  кешебез -  иң беренче укытучыбыз. Ул укытырга авырсынмады, сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә, безнең язмыш өчен яшәде, намуслы кешеләргә карата шәфкатьле , мәрхәмәтле булы... (Чәчәк бирәләр)   Алып баручы:  Ә хәзер сүзне тәбрикләү өчен апаларына  бирәбез.   6  нчы укучы Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып – көеп йөрүче һәр адымыбызны  күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез булган –класс җитәкчеләребез Гөлназ  апа һәм Рамил абый. Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз.  Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кирәк  икән кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулыгызны суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрва... Укытучым  менә каршыңдамын Мең – мең тапкыр сиңа бурычлы Олы тормыш юлларыңда миңа Һәрчак акыл булышчы. Бер тутырып күзгә карау белән Уебызны аңлый алдыгыз Шуңа күрә безнең күңелләрдә Онытылмаслык булып калдыгыз Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән Безне балагыздай күргән өчен Безнең хисләр белән янып яшәп Күңелләргә биргән өчен
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Музыка уйный.

Алып баручы: Хәерле көн! Хөрмәтле кунаклар, ата - аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле, күңелле һәм шул ук вакытта моңсу да бәйрәмнәрнең берсе.

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдыгы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чын аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да. Әйдәгез чыгарылыш сыйныф укучыларын алкышлар белән каршы алыйк.

(Музыка).

Баш очыннан ак болытлар ага.

Ак болытлар - сезнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый

Алар шулай ап-ак калачак.

Хөрмәтле 11 нче сыйныфлар! Сез мәктәптә 11 ел уку дәверендә меңнәрчә тапкыр кыңгырау авазы ишеттегез. Ә бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамаячак. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. Чөнки сезнең тәүге тапкыр зур тормышка аяк басуыгызны хәбәр итә ул. Әмма кайда гына булсагыз да, туган җирне, туган йортны, туган мәктәпне онытмагыз. Күңелегезгә кереп калачак бу минутлар шуны исегезгә төшереп торсын.

-Ә хәзер тәбрикләү өчен сүзне мәктәп директорына бирәбез (грамота, олимпиада танклыклары, рәхмәт хатлары, укыт. диплом, чәчәк).

-Сөләй муниципаль җирле үзидарә советы рәисенә бирәбез.

-Тәбрикләргә теләкләре булган иптәшләр рәхим итегез.

Алып баручы:

Гомер дигәнең бик тиз уза да китә икән. Юкка гына " Узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да" дип җырламыйлар шул. Ни арада 11 ел узып та киткән. Югыйсә, туган авыл урамнарында , яңгыр суларын чәпелдәтеп, аяк - куллар "чебиләнеп", балчык - комнан машина гаражлары, өйләр ясап уйнаган вакытлар әле генә кебек иде бит. Кай арада шау - шулы уеннары белән яланаяклы балачак үтеп тә киткән. Озын озак балачак диләр бит, югыйсә, ялгыштылар микәнни!?

1 нче укучы.

Шул кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабыйчак.

Чәчәкләргә карап уйга калдым

Нигә алар болай моңсулар

Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:

-Кая ага икән бу сулар?

Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең

-Дәү булдым ич, китәм-, дисең

Йөгерек дулкыннардай ашыгасың

Тукталмыйсың хәтта беразга,

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле тагын бер язга.

2 нче укучы.

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым

Еллар үткәч килә

-Исәнме! - дип

Балачакка кулым сузасым.

Яланаяк йөгереп үтәргә

Бар дөняны онытып сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә

Балачакта зурлар дөньясына

Cайлар өчен юллар җитәрлек

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек

Әкиятләрдән эзләп карасам,

Алар бармас микән үткәнемә

Йомгакларым сүтеп карасам

3 нче укучы:

Укулар инде артта калды,

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар, диңгезләрне кичәргә.

Онытмамын, укытучым,

"Бәхетле бул" - диеп әйткәнең.

Яшь аралаш кабатлыймын:

"Хуш мәктәбем, хуш мәктәбем!"

4 нче укучы:

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

Уй - хыялларыбыз канатлы,

Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Еларгамы, көләргәме бүген,

Күңелләрнең иләс бер мәле?!

Җыр

5 нче укучы:

Әти -әтием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу. Мәктәп бусагасын атлаганда, шатлык куаныч хисләре белән беррәттән , күңелне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде.

Беренче укытучының назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады.. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм чын күңелдән яраткан кешебез - иң беренче укытучыбыз. Ул укытырга авырсынмады, сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә, безнең язмыш өчен яшәде, намуслы кешеләргә карата шәфкатьле , мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Рәхмәт сезгә беренче укытучыларыбыз.

(Чәчәк бирәләр)

Алып баручы:

Ә хәзер сүзне тәбрикләү өчен апаларына бирәбез.

6 нчы укучы

Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып - көеп йөрүче һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез булган -класс җитәкчеләребез Гөлназ апа һәм Рамил абый. Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кирәк икән кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулыгызны суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет - нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз . Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Укытучым менә каршыңдамын

Мең - мең тапкыр сиңа бурычлы

Олы тормыш юлларыңда миңа

Һәрчак акыл булышчы.

Бер тутырып күзгә карау белән

Уебызны аңлый алдыгыз

Шуңа күрә безнең күңелләрдә

Онытылмаслык булып калдыгыз

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен

Безнең хисләр белән янып яшәп

Күңелләргә биргән өчен

(Чәчәк бирәләр)

Алып баручы:

Класс җитәкчеләрегез сезнең белән бергә шатланды да, көенде дә, һәрвакыт сезнең язмыш өчен яшәде, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле булырга өйрәтте, һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышыныч уята алды. Тәбрикләү өчен сүз класс җитәкчеләренә бирәбез.

Җыр

Алып баручы:

Йөрәгемне балаларга бирәм

Бар күңелем биреп укытам.

Гомер буе шушы изге эшне

Башкарам мин олы шатлыктан,- ди мәктәп директоры Җәләева Гүзәлия Әнвәр кызы.

11 классларның да директор апаларына әйтер сүзләре бардыр.

7 нче укучы:

Кадерле директорыбыз Гүзәлия апа!

Бәйрәм белән сезне, укытучым!

Йөрәгебезнең якын кешесе!

Дөнья серен безгә өйрәтүче

Яшь җаннарга-Ходай илчесе!

Сезгә телибез: саулык, озын гомер,

Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен

Шәкертләрнең- тырыш, инсафлысын

Яхшы гамәл, ходай рәхмәтен!

Барысы, барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә!

(Чәчәк бирәләр)

8 нче укучы:

Мәктәптә укытучыларыбыз белем нигезләрен төшендерсә , өйдә әти -әниләребез икенче мөгаллимнәребез булды. Алар безнең белән укыды, санады, гомумән, мәктәп тормышы белән яшәделәр.

Хөрмәтле әти - әниләребез, әби - бабайларыбыз! Сез безне җил -яңгыр тидермичә сау -сәламәт итеп үстердегез, тәрбияләдегез. Без сезнең каршыда гомеребез буенча бурычлы. Сезгә бездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ирешсә иде.

Безне кеше итү өчен

Китте бөтен көчегез.

Шуңа да сез безнең өчен

Алтынга тиң кешесез.

Сез булганда без дә бәхетлебез,

Бөтен яме сездә дөньяның.

Сәламәтлек, тигез тормыш

Бәхет тели ул һәм кызларың. Бик зур рәхмәт сезгә!

Тәбрикләү өчен сүзне әниләргә бирәбез.

9 нчы укучы

Хөрмәтле укытучылар!

Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр,

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләткән минутлар,

Бер дә юкка уйламыйча, күңел калдырган чаклар.

Онытылыр әле, бар да онытылр дидек,

Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше, укытучы, ана,

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Йөрәктән чыккан ихлас рәхмәтебез булган чәчәк бәйләмнәрен кабул итеп алыгыз.

(Чәчәк тапшыру)

Җыр.

Алып баручы:

Ә хәзер сүзне 1 нче класс укучыларына бирәбез.

(1 нче класс укучылары бүләк бирәләр).


  1. нчы укучы:

Күпме дуслар алып килде миңа

Шау чәчәкле яшьлек еллары

Күңелемдә мәңге сакланырлар

Без таптаган мәктәп юллары,

Кыен чакта кабат Сезне уйлап,

Йөрәгемә тынгы алырмын.

Кайда булсам ниләр эшләсәм дә

Укучыгыз булып калырмын

Укытучым, дуслар, сабакташлар

Бергә булу шатлык, диик әле.

Юллар көтә безне, ВУЗлар көтә,

Саубуллашу вальсын биик әле

Алып баручы: 11 нчеләр өчен "Саубуллашу вальсы".

Алып баручы: 11 нче сыйныфлар укуда да, хезмәттә дә, бәйрәмнәрдә дә бервакытта да сынатмадылар. Алар арасында матур итеп сөйли белүчеләр дә, оста итеп биючеләр дә, моңлы итеп җырлый белүчеләр дә бар. Ә хәзер үзенең сыйныфташларын тәбрикләү өчен сүзне Ахмадишина Айгөлгә бирәбез.(җыр)

Руслан, Фәрит җырлый.

Алып баручы:

Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Уку йортларының кыңгыраулары бөтенегез өчен дә чыңлап торырлык булсын. Уку да да, хезмәттә дә сынатмагыз. Тормыш юллары сезгә киң ачык. Тормышка сез нык адымнар белән аяк басасыз. Мәктәптә алган белемнәрегез, канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын. Әти -әниегез, туганнарыгыз, укытучыларыгыз, халкыбыз, туган ил алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз!

Балалар, беренче адымнарны без сезгә күрсәттек. Сезнең турыда яхшы хәбәрләр ишетсәк, без горурланырбыз, ялгыш юлдан атласагыз борчылырбыз. Кайда гына булсагыз да, кем генә булып хезмәт итсәгез дә, "Кеше" дигән исемгә тап төшермәгез. Ак юл сезгә, балалар!


  1. нче укучы:

Чәчәк тотып әле бүгенгедәй

Килгән кебек сиңа мәктәбем.

Инде менә сезгә, укытучылар,

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнең хәлегезне белербез

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым, синең алда бүген

Сынау тотам соңгы дәрестә.

Җыр "Сау бул мәктәп"

Алып баручы:

Алды сезне күпме юллар көтә

Бәхетләргә диләр, юл урау

Шул турыда искә төшергәндәй

Яңгырый бүген соңгы кыңгырау

Бөтенесен искә төшерер ул-

Кыңгырауның моңлы тавышы.

Шушы мәктәп, шушы класс сезгә

Күпме якын дуслар табышты.

Малайлар да бүген әллә ничек,

Сүз әйтсәң дә кызарып ояла.

Сагынырлар, хат юлларлар әле,

Чәч толымын тарткан кызларга.

Кызлары да әллә нишләгәннәр

Менә - менә тора еларга.

Укытучы гына елмая гел,

Гәҗәпләнеп үткән елларга

«Болары да олы юлга чыга,

Җан җылысы күчкән аларга»

һәр кыңгырау саен яшәрә күк,

Тик нигәдер чәче агара…

Очар вакыт җиткән, кошлар да бит

Утырмыйлар мәңге ояда.

Аннан сезгә җан җылысы күчсә,

Сездә күчсен җылы дөньяга.

Алда сезне олы юллар көтә,

Бәхетләргә диләр юл урау.

Урау юллар турыланыр әле,

Алга дәшә соңгы кыңгырау

Ә хәзер мәктәптә укыган еллар истәлеге булып "Соңгы кыңгырау" сезгә яңгырый унберенчеләр!

Җыр "Кыңгыраулы мәктәп еллары"

Алып баручы:

Көмеш тавыш тыңлый

Йөрәкләрдә чыңлый.

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

Якты юллар теләп

Матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Ә хәзер барыбыз да 11 нче сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау чыңлавы астында соңгы дәрескә озатып калабыз.

Укучылар, укытучылар, килгән кунакларыбыз бәйрәмебез ахрына якынлашты. Сезне тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итеп, эшегездә һәм тормышыгызда тынычлык, иминлек, гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар теләп калабыз!

Бәйрәмгә килгәнегез һәм игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


© 2010-2022