Классный час Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң “ ( 6-8 сыйныфлар өчен кичә)

Раздел Классному руководителю
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Исмагилова Халида Ахматвалиевна учитель I квалификационной категории МБОУ « Тат .Ходяшевская СОШ» Пестречинского района РТ



"Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң "( 6-8 сыйныфлар өчен кичә )

1 алып баручы.Хәерле көн , хөрмәтле дуслар! "Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң " дип аталган кичәбезне башлыйбыз.

2 алып баручы.Г.Тукайның " Эшкә өндәү" шигырен укый.

1 алып баручы

Һөнәрләр күп:

Кем булсаң да.

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне

Хезмәт бизи кешене.

2 алып баручы.Бенең бүгенге кичәбез һөнәр, эш, хезмәт дигән бик тә мәгънәле сүзләр белән башланып китте.

Бала чакта һәркайсыбыз курчак белән тәрбияче- укытучы, кәгазъ битләреннән акча кисеп сатучы, ә малайлар машина белән шофер булып уйнагансыздыр.

1 алып баручы.Бу юкка гына түгел, тереклек белән бергә эш-мәшәкатьләр барлыкка килгән.Ә инде менә бала чактагы хыял , мавыгулар , кызыксынулар һөнәр сайлауга китерә.

2 алып баручы.Һөнәр сайлау- кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.Заман үзгәрә барган саен , тормыш яңа һөнәрләр таләп итә.

  • Сез нинди һөнәрләр беләсез?( җавап)

  • Ә нинди яңа һөнәрләр беләсез?( җавап)

1 алып баручы.Һөнәр һәм белгечлек нәрсә ул? Билгеле бер әзерлек таләп иткән һәм акча кертү чыганагы булган хезмәт һөнәр дип атала.

Теге яки бу һөнәр эчендә кешенең физик һәм рухи яктан көч куюны таләп итә торган таррак өлкәдә эш башкаруын белгечлек дип атыйлар.

1 алып баручы.Кичәбезнең икенче - ярыш өлешенә күчәбез һәм һөнәр ияләрен ярышка чакырабыз.(Музыка астында һөнәр ияләре булып киенгән укучылар үз өстәлләре янына киләләр).Болар-укытучы, табиб, хисапчы, тәрбияче,официант, пешекче , почта хезмәткәре, артист, китапханәче, сатучы.

Ярыш шартлары буенча "Банкта" доллар белән исәп -хисап ясала. Ярышта өстенлек алган укучыга 1 доллар бирелә.

1 тур

Һәр укучыга бер формада кәгазь битләре таратыла.

- Күзләрегезне йомыгыз һәм ертыгыз. Күзләрне ачтык , битләрне өскә күтәрегез. Биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы? ( һәр укучыдан җавап алына).Бу уеннан нинди нәтиҗә ясыйбыз?

- Әйе, һәркемнең үз фикере бар. Һәркем индивидуаль шәхес. Сезнең һәркайсыгызның фикерләрегезне белдертергә хакыгыз бар.

2 тур." Һөнәргә реклама" ( үз һөнәрләрен яклап чыгыш ясыйлар).

3 тур " Үз эшенең остасы".

-Пешекче- пешкән әйберне тану;

-Сатучы- акча санау;

-Хисапчы- сорауларга җавап:

* Сыйныфта ничә кеше?

*Гаиләгездә ничә кеше?

*Бер елда ничә ай, көн, атна?

*2X2 ничә?

*Вадим ничәнче сыйныфта укый?

-Укытучы-ситуация: синең сеңлеңнең күңелгә ятышсыз бер гадәте бар, ә син укытучы булырга телисең. Ул гадәтеннән баш тартырга уйламый да.Нишләр идең?

-Тәбияче- ситуация: ике кечкенә бала кемнең эте акыллырак дип бәхәсләшәләр.Син бу очракта тәрбияче буларак нишләр идең?

-Табиб-авыруга ярдәм:безнең тирәлектә нинди дару үләннәре бар?

-Почта хезмәткәре- конверт ясау: кайчы, клей, кәгазь бирелә.

-Китапханәче- китап тышларга.

-Артист- сүзсез генә җыр җырларга.

4 тур" Эш беләктә түгел-теләктә"

1 алып баручы.Матрослар биюе" Яблочка"ны ишеткәнегез бар.Эш гамәлләрен , бию хәрәкәтләрен күрсәтегез.

2 алып баручы. Профессия вәкилләренең тормышын сурәтләүче бердәнбер бию.Дөрес түгел бит инде.Ни өчен сатучы, укытучы һөнәрләренең биюләре юк?Бу хаксызлыкны төзәтеп, яңа бию уйлап чыгарыгыз. Татар халык көенә үз һөнәрегезне биеп күрсәтегез.

5 тур . ." Табышмак әйтәм"

2 алып баручы. Әйдәгез, үзебезнең белемегезне тикшереп карыйк әле." Табышмак әйтәм"

  1. Ике очты, ике балдак

Уртасында бер кадак.(кайчы)

  1. Агасы кыя торыр,

Энесе җыя торыр.(кайчы белән энә)

  1. Кызыл табанлы чана,

Ат җигелмәгән аңа,

Бер чигенә, бер бара,

Юлы шомарып кала.(үтүк)

  1. Тамчылары ялтырый,

Тамалмыйча калтырый.( алка)

  1. Дөньяда бар бер малай,

Тырнагы мең -оргалый,

Тау башына менә дә ,

Сөрмәгән җир тырмалый (тарак)

  1. Җиңе бар - күлмәк түгел.

Бавы бар -алъяпкыч түгел(халат)

  1. Бездә бер кеше бар,

Маңгаенда бер күзе бар(энә)

  1. Түгәрәк- ай түгел,

Сары- май түгел,

Койрыгы бар- тычкан түгел (шалкан)

  1. Озын-озын егетләр,

Башларында бүрекләр (кукуруз)

  1. Ормый -сукмый , үзе кеше елата(суган)

  2. Озын, яшел түтәлдә,

Сары, тозлы кисмәктә(кыяр)

  1. Өсте яшел, асты кызыл

Җирдә үсә,

Ул ни булыр?( кишер)

6 тур " Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар".

1 алып баручы.Мәкальләрнең ахырын әйтәбез.

  • Һөнәрле үлмәс,....(һөнәрсез көн күрмәс);

  • Һөнәр белгән,...(ач булмас);

  • Хөрмәтнең төбе-...(хезмәт);

  • Хезмәт төбе-...(хәзинә);

  • Хезмәт иясе-... (хөрмәт иясе);

  • Эше барның-...(ашы бар);

  • Эш сөйгәнне-...( ил сөйгән);

  • Егет кешегә-...(70 төрле һөнәр дә аз);

  • Агачны яфрак бизәсә,....( кешене хезмәт бизи).

2 алып баручы. Кичәбез кызганнан кыза бара. Шулай итеп , алдагы ярышыбызны игълан итәргә вакыт җитте.Ул-" Прическа ясау" дип атала.

Сораулар

1) Сезгә үз һөнәрегез ошыймы?

2) Прическа ясарга яратасызмы?

3) Синеңчә кызларның чәче нинди булырга тиеш, озынмы- кыскамы?

4) Нинди чәч төрләре беләсең?

5) Һәр сыйныфтагы иң озын чәчне кем йөртә?

6) Һәр сыйныфтагы иң кыска чәчне кем йөртә?

1 алып баручы.Кичәбез шуның белән тәмам.( Галия Гайнетдинованың "Кеше булыйм дисәң" шигырен укый.)

Кыл яхшылык кешеләргә -

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр, өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Кирәк булса коткарырга

Батып баручыны,

Кулың суз да коткар сагыш-

Моңга таручыны.

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.



© 2010-2022