- Преподавателю
- Классному руководителю
- «Татарстан - минем Ватаным»
«Татарстан - минем Ватаным»
Раздел | Классному руководителю |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Шакирова А.Х. |
Дата | 12.03.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
4нче сыйныф татар теле рус төркеме
Тема: "Татарстан - туган ягым" темасына лексик - грамматик минимум.
1. Укыту-өйрәтүмаксатлары
-
Татарстан темасына кагылышлы яңа төшенчәләр белән таныштыру;
-
Сүзлек байлыгын арттыру.
2. Белем-күнекмәләрнеүстерү-камилләштерү максатлары:
-
- укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү;
-
- диалогик, монологик сөйләм телен үстерү.
-
- балаларның татарча аралашуга омтылышларын арттыру.
3. Тәрбияви максатлар:
-
- укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләүне дәвам итү;
-
Туган илне, туган җирне ярату, аның белән горурлану хисләр тәрбияләү.
Җиһазлау: Р.З.Хәйдарова. Татар теле һәм уку китабы.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балаларөчен); татарстан символикасы;С.Фәхретдинов "Мин яратам сине Татарстан" тыры; компьютер, Казан турында китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе.
Дәрес тибы : кабатлау (обобщение)
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
- Исәнмесез,укучылар! Кәефләрегез ничек? Сез дәресне башларга әзерме? Әйдәгез, барыбыз да бер-беребезгә уңышлар телик.
Бүген сыйныфта кем дежур?
- Бүген көн нинди?
- укырга килмәгән укучыга шалтырату.
II. Актуальләштерү.
-
Татарстан турында фильм карау.
-
Без сезнең белән нинди зур бүлекне өйрәнә башладык? (Татарстан)
-
Татарстан республикасы турында бер - берегезгә сораулар бирегез әле.
-
Аудирование.
- Прослушайте текст и расскажите на русском.
Минем туган җирем - Татарстан. Ул - бик бай һәм зур республика. Аның табигате төрле. Анда урманнар да, елгалар да, далалар да бар. Урманнарда төлкеләр, усал бүреләр, аюлар да яши.
-
Өй эшен тикшерү: яңа сүзләрне өйрәнергә иде.
-
Сүзлек диктанты. Сүзләрне язабыз, тәрҗемә итәбез.
Ватан- Родина
Туган җир - родная земля
Туган ил - родная страна
Милләт - нация
Туган тел - родной язык
III. Яңа төшенчәләр, грамматик материалларны камилләштерү, аңлату.
-
Карточкалар белән эш.
Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, күчереп языгыз.
Мин Каз...н ш...һ...рендә ...шим. Ә дустым Азат Тәт...ш ш...һ...рндә ...ши. Аның әтисе - нефтьч... . Азат җәй к...н... Каз...нга безг... килә.
-
Физкультминутка. Татарстан буйлап сәяхәт итү.
-
Ситуатив күнегүләр.
Как скажешь о том, что:
а) твой друг живет в городе Казане;
- Минем дустым Казан шәһәрендә яши.
б) твой брат учится в городе Тетюшах ;
- Минем абый Тәтеш шәһәрендә укый.
в) ты сегодня поедишь в Казань;
- мин бүген Казанга барам.
Какие вопросы задашь, чтобы узнать:
а) люди каких национальностей живут в Татарстане;
- Татарстанда нинди милләтләр яши?
б) кто является президентом Татарстана?
- Татарстан президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов
в) кто первый президент Татарстан?
- Татарстанның беренче президенты -Минтимер Шәрипович Шәймиев.
г) казань красивый город?
- Казан матур шәһәр.
д) читает ли он книги о Татарстане?
- син Татарстан турында китаплар укыйсыңмы?
-
Дәреслек белән эш
72нче бит, 2 нче күнегү. Текстны уку, тәрҗемә итү. Текстан түбәндә әйтелгән җөмләләрне табып укыйбыз.
Узнай у друга:
а) знает ли он символику Татарстана;
-
син Татарстанның символикасын беләсеңме?
б) Что изображено на гербе Татарстана?
-
Татарстан гербында канатлы ак барс сурәтләнгән.
в) какие цвета есть на флаге Татарстана?
- Татарстан флагында нинди төсләр бар?
-
Группалап эш. Сүзләрдән җөмләләр төзергә. Җөмләләрне дәфтәргә язарга
-
Мин Татарстан Республикасында яшим.
-
Мин Казан белән горурланам.
-
*** Татарстан сүзен килеш белән төрләндер.
IV. Йомгаклау.
-
Татарстан нинди республика? (бай, матур, күпмилләтле)
-
Татарстанның үз символлары нинди?
-
Гербта нәрсә сурәтләнгән?
-
Флагта нинди төсләр бар?
-
Уен "Милләтләр дуслыгы"
Өй эше: 75нче бит 2нче күнегү язмача.
Билгеләр кую.
С.Фәхретдиновның "Мин яратам сине Татарстан" җырын тыңлау.