“Бер темага 4 караш” Сугышчан-патриотик тәрбия чарасы. (Военно-патриотическое воспитание). Мастер-класс

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Бер темага 4 караш" Сугышчан-патриотик тәрбия чарасы. (Военно-патриотическое воспитание). Мастер-класс.

Төзеде:Үрәзмәт башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Шәйгәрдәнова Гүзәлия Әсгать кызы .

Тәрбия чарасының максаты: "Бер темага 4 караш" ысулы ярдәмендә фикерләүләрнең төрле булуын күрсәтү. Сугышчан-патриотик тема буенча биремнәрне эшләпә төсенә карап үтәүләренә, проблемаларны анализлауга, нәтиҗәләр чыгаруга ирешү. Проект эшен барлык катнашучының да оптимистик рухта төгәлләүләренә мөмкинлек тудыру.

Җиһазлау: 4 төсле 5әр эшләпә (сары, кызыл, кара, яшел); презентация; конверт белән хатлар; 1 тартма эчендә 4 төстәге тартмачык, аның эчендә 4 төрле ситуация; Георгий тасмасы белән бәйләнгән "Кайту" тексты; проект эшенә кирәк булган җиһазлар; ком сәгате; сугыш һәм җиңү темасына караокелар.

Тәрбия чарасының барышы


  • Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле ватандашлар!

  • Февраль- сугышчан-патриотик тәрбия айлыгы. Мин сезнең белән "Бер темага 4 караш" дип аталган чара үткәрергә телим. (салмак кына "Шляпа" дигән көй ишетелә)

1 нче слайд. (Төрле төстәге, формадагы хатын-кыз эшләпәләре)

-Хатын- кыз элек-электән үк матурлыкка омтылган. Шуның өчен дә ул яшенә, киеменә, дәрәҗәсенә карап төрле эшләпәләр кигән.

-Сезгә дә бүген күңелегез кушкан эшләпә сайлау мөмкинлеге булачак, рәхим итегез! (5әр кеше 4 төсле эшләпә сайлый)

-Шул төстәге эшләпә ясалган өстәл артына утыруыгызны сорыйм! (4 өстәл артына бүленеп утыралар)

2 нче слайд. (Төрле һәнәр ияләренең эшләпәләре, баш киемнәре: фокусчы, ашарга пешерүче, спортчы, игенче, сугышчы...) -Һөнәренә карап баш киемнәре дә төрлечә булган. Баш киеме аерымлык билгесе генә түгел, ә шул һөнәрне үтәүдә булышучы ролен дә башкара.

-Сезгә дә эшләпәләрегез ярдәм итәр дип ышанып калам.

3 нче слайд. Сары эшләпә- уңай фикер (оптимистлар)

Кара эшләпә- тискәре фикер (пессимистлар)

Кызыл эшләпә- күңелле фикер (позитивлар)

Яшел эшләпә- отышлы фикер (финансистлар)

Төгәлрәк аңлатмасы һәр өстәлдәге эшләпә рәсеме артында бирелә.

Сары эшләпә- уңай фикер (оптимистлар)

Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә. Ни өчен шулай уйлаулары турында аңлаталар.

Кара эшләпә- тискәре фикер (пессимистлар)

Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр.

Кызыл эшләпә- күңелле фикер (позитивлар)

Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә.

Яшел эшләпә- отышлы фикер (финансистлар)

Бу эшләпәне алган төркем башкалардан отышлы фикер йөртә белүе белән аерылып торырга тиеш. Алар үзләренә һәрнәрсәдән файда эзлиләр.

-Безнең бүгенге барлык фикерләребез кигән эшләпәләребез төсенә карап, сугышчан-патриотик тема тирәсенә тупланырга тиеш.

-1 нче бирем. (салмак кына "Солдат хаты" дигән көй ишетелә)

Сезнең алдыгызда конверт белән солдат хаты. 2 минут эчендә шул хатка тиешле сүзләрне өстәп , нәтиҗә ясарга.

"Сагынычлы сәлам хаты! Исәнмесез ....... туганнарым! Без........ барып җиттек. Мин.......... хат язарга утырдым. Килгәч................. ашаттылар. ..............., киемнәр бирделәр. Чәчләребезне................ алдылар. Урын-җирләребез..................., кәефләребез................. Минем................. Ә хәзергә хушыгыз!

-2 нче бирем. (салмак кына "В землянке" дигән көй ишетелә)

1 тартма эчендә 4 төстәге тартмачык, аның эчендә 4 төрле ситуация. Һәр отрядтан 1 кеше чыгып биремнәрне ала да, командада 2 минут эчендә ситуация чишелеп, башкаларга да аңлатыла.

Сары эшләпә Габдрахман Әпсәләмов. Икенче гомер Учак янына килеп туктагач, коточкыч бер күренеш. Әйе, бу минутта кичергән тойгыларны, күкрәктә кайнаган нәфрәтне аңлатырлык сүзләр кеше телендә юк әле…

Инде сүнеп барган учак өстенә аркылы ташланган бер кеше ята. Аның киемнәре янып беткән диярлек, аяк киемнәре юк.

Кем ул, монда кайчан, ничек килеп эләккән - без берни белә алмадык. Аның янында документ-фәлән юк, бары киеменең янмый калган өлешендәге йолдызлы төймәләр генә аның совет сугышчысы икәнен сөйлиләр иде. Уннарча куллар исемсез геройның гәүдәсен, учак өстеннән алып, яңа яуган кар өстенә салдылар. Берәүләр аның әле төтәп торган киемнәрен сүндерергә тотынды, ә санинструктор солдат янына тезләнде...

Яшел эшләпә Әмирхан Еники. БАЛА

Самолет ераклашты. Лейтенант команда бирде булса кирәк, алда яткан кызылармеецлар ашыгып тора башладылар. Зариф та урыныннан кузгалды. Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган... Зариф бу баланың дошман явыннан качып баручылардан югалып торып калганын бик тиз төшенә, һәм аңарда кузгалган беренче теләк…

Кызыл эшләпә Габдрахман Әпсәләмов. ХӘЙБУЛЛА СОЛДАТ Хәйбулла дошманнарның бер төркеменә каршы аткан чакта, аннан бер-ике генә метр читтә граната ярылды, бөтен нәрсә асты-өскә килеп буталып китте. Ул бите белән карга капланды да аңын җуйды...Бәлки, бер секунд, бәлки, ике секунд, ә бәлки, берничә минут үткәндер, ул яңадан һушына килде. Аны һаман каядыр сөйрәп алып баралар иде. Фашистлар бик әкрен кыймылдыйлар, күрәсең, алар да хәлдән тайганнар.

Кинәт Хәйбулла фашистларның берсенең аркасында автомат күрде. Аның күзләре зур булып ачылды. Их, әгәр дә …

Кара эшләпә Әмирхан Еники. АНА ҺӘМ КЫЗ Ана дәшмәде. Ул сәламәт вакытындагыча айнык тере булып ачылган күзләре белән көн яктысына карап ята. Менә ул кызына текәлеп карап алды һәм янә сабыр гына сүз башлады:

- Кызым, сиңа сүзем бар.

- Тыңлыйм, әни...

- Хәсәнемне күргәч, мин күп тормам.

- Әни, нигә алай дисең?.. Хәсән кайтуга син терелерсең...

Шушы минутта Рәхилә почта таратучы Маһирәнең тәрәзә яныннан үткәнен күреп калды һәм ашыга-ашыга ишеккә таба юнәлде. Маһирә бер ак конвертны җитез генә алып Рәхиләгә сузды. Адресны язган кул һич таныш түгел һәм конверт бик юка иде. Соңрак ниндидер бер шомлы шикләнү белән ашыгып конвертны ачты. Рәхилә бик тизлек белән - хәтта шундый тизлек белән, әйтерсең йөрәге тибүеннән туктап тора иде - кәгазьне укырга кереште…

-3 нче бирем. (салмак кына "Кайту" дигән көй ишетелә) Георгий тасмасы белән бәйләнгән Нурихан Фәттахның "Кайту" текстын кигән эшләпәләребез төсенә карап, 3 җөмлә белән төгәлләргә.

Нурихан Фәттах "Кайту".

Менә ул чит җирләрдән үз иленә кайтып төште. Мәңгегә, гомергә кайтты...

Ул авылга якынлашып килгәндә, аксыл күк кырыеннан, беренче кызгылт алтын нурлар тишелеп чыкты. Әкрен генә җил исеп куйды, авыл ягында сузып-сузып әтәчләр кычкырган тавышлар ишетелде. Ул туктады...

-4 нче бирем. (салмак кына "Җиңү көне җиңел бирелмәде" дигән көй ишетелә)

Проект эше. 3Д открыткалар ясау. Материаллар, шаблоннар бирелә, эшләпә төсенә карамыйча, оптимистик рухта эшлибез.

Йомгаклау. Истәлекле кечкенә бүләкләр бирелә. Ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Патриотик тәрбиянең барышы турында клип (кино) куела, шуның астында 1 кыз "Капкаларда йолдызлар" дигән җыр башкара. Кунакларга бүләк йөзеннән 2 кыз "Катюша биюе" бии.



© 2010-2022