Конспект открытого классного часа Мой любимый родной язык (1-4 класс)

Раздел Классному руководителю
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ СОШ "Яктылык" г. о. Самара

Открытый классный час:

Классный руководитель: Нуруллина Сагида Минсахиевна

СЫЙНЫФ СӘГАТЕ:

«Туган телем - иркə гөлем,

Киңдер телем сиңа күңел түрем».

[1 - 4 сыйныфлар өчен]

Слайды (һəм плакатлар): на доске:
1.«Без туган илебезне һəм туган телебезне яратабыз».

2.Туган телне өйрəнү - бөек эш ул. (М. Калинин)

3.Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстəкыйл һəм камил тел ул (К. Насыйри)

  1. Чын халык телен, чын халык рухын безгə тик халык җырларыннан гына табып була (Г. Тукай)

  2. Русча белү кирəк, үз телеңне белү тиеш. (Г. Ибраһимов)

  3. «Татар телебез - гомерлек юлдашыбыз».

  4. Тел дигəн диңгез бар, төбендə энҗе - мəрҗəн бар, телəгəннəр чумып алыр, телəмəгəн коры калыр.

  5. «Теле барның юлы бар».

  6. «Телгə игтибарсыз - илгə игтибарсыз».

  7. «Сөйдергəн дə тел, биздергəн дə тел».

  8. «Суз канатсыз, лəкин оча».

  9. «Яхшы сүз дəвалый, яман сүз җəзалый».

  10. Яхшы язу өчен, ана телеңне бик əйбəт белергə кирəк (М. Горький).

ДӘРЕС БАРУЫ:

I. Укытучы:

- «И туган тел, и матур тел, əткəм - əнкəмнең теле…» - дигəн бөек Тукаебыз, - һəм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен?

Менə шушы сорауга сез бүген җавап бирергə тиешсез.

II. ВВОДНОЕ СЛОВО (Көреш сүз):

- Татар теле - төрки теллəрнең берсе. Төрки теллəргə башкорт, казакъ, нугай, карачай, комык, үзбəк, төрек, кыргыз, хакас, тува, якут, уйгур, гагауз, азəрбайҗан һəм башка теллəр керə.

Татар телендə 7 миллионга якын Кеше сөйли. Татар теле əһəмияте ягыннан дөньяда 14 нче урында тора. Аны белсəң, утызлап телдə аралашырга мөмкин.

Татарларның 80% тан артыгы Россия Федерациясендə яши. Алар сан буенча икенче урында торалар. Татарстаннан тыш татарлар төрле өлкəлəрдə һəм республикаларда яшилəр: Башкортстанда, Удмуртиядə, Мордовиядə, Марий Элда, Чувашиядə, Пенза, Ульяновск, Чилəбə, Саратов өлкəлəрендə һəм башка, башка өлкəлəрдə яшилəр.

Татар диаспоралары Украинада, Үзбəкстанда, Казакъстанда, Азəрбайҗанда, Кыргызстанда, Таҗикстанда, Төрекмəнстанда һəм Балтыйк буе дəүлəтлəрендə дə бар.

Татарлар чит иллəрдə дə яшилəр: Төркиядə, Австралиядə, Кытайда, Америка Кушма Штатларында, Япониядə, Финляндиядə, Канадада һəм башка иллəрдə. Иң кызыгы шул: чит иллəрдə яшəсəлəр дə, алар үз теллəрен өнытмаганнар һəм онытмыйлар.

[на русском языке (перевод)] и добавлен (в слайде)

Татары - один из самых крупных тюрко-язычных народов. Их общая численность составляет около 7 миллионов человек. Более 80% татр проживает в Российской Федерации. Татары занимают по численности второе место. Основные регионы их проживания - Поволжье, Урал, Сибирь. Около 100 тыс. Татар проживает на Северном Кавказе. 25 тысяч татар проживает в Турции. В Китае и в Польше насчитывается около 5 тысяч татар.

III. Безнең икенче сыйныф укучылары да татар телен яратып өлгерделəр дип уйлым, менə бүген без шуны сыйнап карыйк əле: Алар 2 командага бүленделəр.

1 команда -" Йөлдызлар"

2 команда - "Чəчəклəр."

Команда исеме янына фишкалар бөркетелə!

- Без аларга баллар куймыйбыз. Лəкин нинди команда яхшырак татар телен белгəнен карыйбыз.

- Татар теле белү:

Таргарча сөйлəшү, аңлау, шигырьлəр сөйлəү, җырлар җырлау.

А) - Беренче бəйге: (өй эше бəйгесе)

- Дөрес итеп, матур итеп татар теле турында шигырь укырга:

1) Туган җирем - Идел буе,

һəр телнең бар туган иле.

Туган җирнең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2) Туган оясыннан аерылган кош,

Канатына мəңге ял тапмый

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

3) Идел сүы ярты Европаны

Иңлəп аккан шикелле.

Татар телен сөюебез

Безне «Яктылыкка» китерде.

4) Туган телем күп еллардан бирле

Чəчəк ата йөрəк түрендə

«Әнкəй» дигəн иң беренче сүзне

Мин əйткəнмен татар телендə.

5) Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мəңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

6) Заман миңа «югарыга мен» дип,

Ике канат биреп үстерде,

Канатымның берсе - татар теле,

Икенчесе - бөек рус теле…..

7) Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел;

Икесе дə безнең өчен

Иң кирəкле затлы тел.

8) Тел кешене дус итə.

Бер - берсенə беркетə.

Бел, укучым, син рус телен

һəм онытма үз телең.

9) Сиңа, миңа тел бирелгəн

Сөйлəргə гел дөресне.

Чынны ялганнан аера

Белергə без тиешле.

Б) Икенче бəйге:

«Тел турында халык» - дип атала.

- Хəзер тел турында халыкның мəкаль əйтемнəрен искə төшерəбез:

1) Матур итеп сөйлəшү - югары культуралык билгесе.

2) Сөйдергəн дə тел, - биздергəн дə тел.

3) Әйткəн сүз - аткан ук.

4) Тəмле тел таш яра, тəмсез тел баш яра.

5) Тəн ярасы онтылыр, тел ярасы онтылмас.

6) Аз сөйлə - күп тыңла.

7) Авыздагы сүзгə - син ия, авыздан чыккач - сүз Ия.

8) Яхшы сүз - җанга рəхəт, Яман сүз җəрəхəт.

9) Акылы кысканың теле….. озын.

10) Телгə игътибарсыз - илгə игътибарсыз.

В) Өченче бəйге: [Җыр бəйгесе] Халык җырларында татар тарихы.

- «Кечкенəдəн үк күңелемə урнашкан җырлар миндə туган телебезгə сөю тудырды. Әгəр миңа җырлар ярдəм итмəсə,…..туган телебезне сөймəс кеби бер өлуг нигъмəткə малик була алыр идем мени? - дигəн сөекле Г. Тукаебыз.

I ком.: Җыр: «Хəерле иртə!» «Йолдызлар».

II ком.: Җыр: «Исəнме мəктəп» «Чəчəклəр».

Г) Дүртенче бəйге: [Бөек шагыйрьлəр бəйгесе]

- Телебезне саклап калган, яклап калган бөек язучыларыбыз турында сөйлəргə.

I ком. Г. Тукай II ком. М. Җəлил.

«Чəчəклəр» «Йолдызлар»

Җыр Г. Тукая «Туган тел».

Д) Бишенче бəйге [Рус сүзлəрен татар теленə əйлəндерү]:

Конспект открытого классного часа Мой любимый родной язык (1-4 класс)I ком. II ком.

1) Башкала - столица 1) Күллəр

2) Манара - башня 2) Табигать

3) Сарай - дворец 3) Чшимə

4) Гостиница - кунакханə 4) Яңгыр

5) Столовая - ашханə 5) Кояш

6) Аптека - даруханə 6) Туган җиребез

7) Город - шəһəр 7) Торле халыклар

8) Здоровье - сəламəтлек 8) Хастаханə - больница

- Әйдəгез бу дəресебезне

- «Туган телем» җыры белəн тəмамлыйбыз. Әнҗе Мөминова сүзлəреңә язылган җыр.

«Туган телгə» Лена Шакирҗанова

Әй, син, телем, туган телем, тамыр телем!

Җир астыннан тарих серен табар телем.

Әй, син, телем, рəхəт телем, авыр телем!

Телне тешлəп канатырлык сабыр телем…

Синең белəн рəхəт; укыйм, телек телим.

Җырга салып сине, моңлы көйлəр көймем.

Табындагы пкмəгем күк телем, телем.

Табынам сиңа, синсез бер тəм төймас телем.

Халкым теле - хак телем син, йөрəк телем.

Килəчəгем өчен мəңге кирəк пгелем!



6


© 2010-2022