“РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ИСӘН КАЛГАННАР! ХӘТЕРДӘ СЕЗ, ҺӘЛАК БУЛГАННАР!”

МАКСАТ. Укучыларны әби-бабаларының, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары , тырыш хезмәте белән таныштыру;                                      ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү; сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү; тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү. Катнашалар. Сугыш ветераннары , укучылар, укытучылар, әти-әниләр Укытучы                   Хәерле көн, сугыш һәм хезмәт ветераннары!               Бүген без, Сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр, сезнең түземлелегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен, җыелдык.Сезнең өчен җыр башкарыла.                  Җыр Сугыш...Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.                          Ул елларны ничек онытасың,-                          Ил язмышы кылыч йөзендә.                          Ир – егеетләр китте яу кырына.                          Алып көче тоеп үзендә...   Чыннан да, Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән бөтен халык туган илен – Ватанны сакларга күтәрелде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәшхәрдән сез җиңүче булып чыктыгыз, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Үз илебез генә түгел, бөтен Европаны фашизм  коллыгыннан коткардыгыз. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә Сезгә җиңү таңын күрергә насыйп булды. Әмма сугыштан исән кайтучыларның сафы да елдан –ел сирәгәя бар...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ИСӘН КАЛГАННАР!

ХӘТЕРДӘ СЕЗ, ҺӘЛАК БУЛГАННАР!

Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе

МАКСАТ. Укучыларны әби-бабаларының, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары , тырыш хезмәте белән таныштыру;

ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү; сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү; тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү.

Катнашалар. Сугыш ветераннары , укучылар, укытучылар, әти-әниләр

Укытучы

Хәерле көн, сугыш һәм хезмәт ветераннары!

Бүген без, Сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр, сезнең түземлелегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен, җыелдык.Сезнең өчен җыр башкарыла.

Җыр

Сугыш...Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

Ул елларны ничек онытасың,-

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир - егеетләр китте яу кырына.

Алып көче тоеп үзендә...

Чыннан да, Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән бөтен халык туган илен - Ватанны сакларга күтәрелде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәшхәрдән сез җиңүче булып чыктыгыз, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Үз илебез генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткардыгыз. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә Сезгә җиңү таңын күрергә насыйп булды. Әмма сугыштан исән кайтучыларның сафы да елдан -ел сирәгәя бара.

Ветераннар!

укучы Чәчегезгә бәс кунса да

Сез постта әле һаман

45 нең май салютын

Хәтерлисездер һаман

Вакыт ага сулар сыман

Ник торсын минут туктап

Картаймагыз ветераннар!

Җырлыйбыз сезне хуплап.

Сүз ветеранга бирелә.

укучы Сугыш кичкән карт солдатның

Бер сүз каба сулышына

Кабатлый ул дога итеп

Тик булмасын сугыш кына

Оныклары шинель киде

Автоматлар асты иңгә

Тагын сугыш уты дөрли

Сугышларны җиңгән илдә

Ветераннар өчен бию башкарыла.

Укытучы

Җиңүне якынайту өчен, тылдагылар да зур өлеш кертә: армый-талмый фронтка икмәк, азык-төлек, җылы киемнәр әзерли, посылкалар озата, фронттан өзелеп хатлар көтә. Хатлар килә, ләкин аларның күбесе кара мөһерле, кайгы хәбәре слынган хатлар була. Бик күп хатыннар ирләрен, аналар балаларын югалта.Беркем дә ,бигрәк тә аналар кара мөһерле хатка ышанырга теләми. Күңелләренең түрендә "исәндер, кайтыр" дигән өмет сүнми. Алар өмет өзмичә, гомерләре буена улларын, кызларын, якын кешеләрен көтә.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Китсәләр дә күбесе кайтмады

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып- ябып йөри капканы.

"Бер кайтмасак, бер кайтырбыз"- диеп китсәләр дә 162 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды.

Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

укучы

Сез үлдегез газиз Ватан өчен,

Өзелмәсен өчен изге җыр.

Биек күктән тыныч юл өстенә

Кояш мәңге сипсен өчен нур!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге,

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

Хөрмәтле ветераннар! Укучылар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минут тынлык игълан итәм.

Җыр. "Хәбәрсез югалганнар"

укучы

Яшь корбаннар сорап.

Җирдә һаман-һаман

Кабыналар сугыш утлары

Шушы сугышларда ничә еллар

Башын сала халык уллары.

Шигырь "Интернациональ бурыч" Хәррас Әюп

Ветераннар сезнең өчен җыр башкарыла.

Егетләр китә солдатка

Кемдә юк кызыгулар

Тынычлык белән кайтыгыз

Ясарбыз кызыл туйлар

Ак кулъяулыклар җилферди

Йөгәннәр аелларда

Әниләрнең моңсулыгы бар

Юлдагы каеннарда

Озата бара зур юлга

Дуслары, танышлары

Күкләрдә киек казларның

Хушлашу тавышлары

Бүгенге көндә авылыбыздан 3 егетебез армия сафларында хезмәт итәләр.

Алар туган җир, туган як белән бәйләнешләрен өзмиләр. Йөрәк җылысы белән язылган солдат хатлары килеп тора.

Солдат хатларын уку.

Чынлап та, кош теледәй солдат хатлары. Сугыш елларында күпме кеше тилмереп көткән ул хатларны. Солдат хатлары еш килеп торсын, әниләрне озак көттермәсен ул хатлар, дигән теләктә калабыз.

Туган илне саклау ир-егетләрнең изге бурычы. Дөньялар тыныч булсын, аналарның күз яше түгелмәсен. Безнең егетләребез дә хәзердән үк тормыш авырлыкларын кичәргә әзер булырга, үзләрендә ихтыяр көче тәрбияләргә тиеш. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ныклыкка сынау ул.

Әти-әниләр дә сабырлык күрсәтеп, улларын сагынып көтеп алырлар.

Илләр тыныч, көннәр имин булсын. Сугыш җилләре башка беркайчан да ишек какмасын. Бер-беребезне ихтирам итеп яшик!

Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сезнең һәркайсыгыз- каһарман! Сез- бүген дә сафта. Һәркайсыгыз - гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, саф күңелле затлар, сугыш чоры кешеләре!

Тагын бер кат рәхмәт сезгә!

укучы

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ИСӘН КАЛГАННАР!

ХӘТЕРДӘ СЕЗ, ҺӘЛАК БУЛГАННАР!


© 2010-2022