Презентация на тему: Сугыш батырлары

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Батырлар даны мәңгелек

Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып "әти" дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

Илебездә 9 нчы май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен - рәхмәт хисе уяна. Алар безнең авылда сирәгәеп баралар, бары икәү генә калдылар:

Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар - туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Бөек Ватан сугышы - 1418 көн дәвам итте.

Бөек Ватан сугышы вакытында СССР - 27 миллион кешесен югалта.

Татарстаннан - 560 меңнән артык кеше көрәшкә күтәрелә.

Мөслим районыннан - 8148 кеше сугышта катнаша.

4488 кеше сугыш кырында ятып кала.

Ташлыярдан 237 кеше сугышта катнаша.

Татарстан буенча - 200 дән артык сугышчыга Советлар Союзы герое исеме бирелә.

Презентация на тему :Сугыш батырлары

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Презентация на тему :Сугыш батырлары

Презентация на тему :Сугыш батырлары




Презентация на тему :Сугыш батырлары

Презентация на тему :Сугыш батырлары

Презентация на тему :Сугыш батырлары

Презентация на тему :Сугыш батырлары

Презентация на тему :Сугыш батырлары

Презентация на тему :Сугыш батырлары





© 2010-2022