Бәхетле гаилә-бәхетле балачак. Бәйрәм эшкәртмәсе

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Аңлатма язуы.

Белем һәм тәрбия бирүдә гаилә-мәктәп чылбыры ныклы булса гына уңышларга ирешеп була.Хәзерге заман шартларында бу чылбырның нык булуы бигрәк тә актуаль булып кала.Минемчә, укытучы монда бик зур роль уйный.Шушы максатларны күздә тотып без мәктәптә еш кына әти-әниләр катнашында бәйрәмнәр үткәрәбез.Түбәндә тәкъдим ителүче кичә "Бәхетле гаилә-бәхетле балачак" дип атала.Кичә ике өлештән тора.Беренче өлештә укучылар әти-әниләргә шигырьләр сөйлиләр,җырлар җырлыйлар.Икенче өлештә әти-әниләр һәм укучылар өчен уеннар тәкъдим ителә.Гаилә бербөтен булып берсе өчен икенчесе җан ата,тырыша башлый.Ярыш соңында баллар нәтиҗәсендә урыннар билгеләнә,бүләкләр,рәхмәт хатлары тапшырыла.Әлеге кичә эшкәртмәсе төрле елларда чыккан "Ачык дәрес " газеталарын кулланып төзелде.

"Бәхетле гаилә, бәхетле балачак"

Алып баручы:Хөрмәтле әти-әниләр,укучылар,килгән кунаклар!

Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган.Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк.Һәркайсыбызның үз юлы,үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак:җир йөзенә барыбыз да яратырга,бәхетебезне табарга килгәнбез; яратырга, яратылырга, оя корырга,очарга.

Тормыш юллары һай борма-борма,

Кирәк ышанычлы пар канат.

Пар мәхәббәт ярларыннан ташсын,

Күңелләрдә ярсып,шаулап аксын,

Аккошлардай бер-береңне ярат!

Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы ! Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра . Ул - уртак бәхет . Сезнең карлыгачларның ничек оя коруларын , балаларын ничек үстерүләрен күргәнегез бардыр . Кошларда ояларын парлап ясыйлар , балаларына азык парлап ташыйлар .

Гаилә тормышы-хисапсыз-сансыз хезмәт,сикәлтәле гомер юлы ул. Шул юллардан гомер буе бер-берсенә ярдәм итеп,бер-берсен аңлап,бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләрне күреп сокланабыз һәм үрнәк алырга тырышабыз.

Менә бүген без бирегә шундый гаиләләрне чакырдык.

Әйдәгез гаиләләр белән танышып китик.

1.Әсхәтовлар-гаиләгә нигез **** елда салына

2.Гәрәевлар - гаиләгә нигез **** елда салына

3.Гилемхановлар- гаиләгә нигез **** елда салына

4.Гильметдиновлар- гаиләгә нигез **** елда салына

5.Гариповлар- гаиләгә нигез **** елда салына

6.Гариповлар- гаиләгә нигез **** елда салына

7.Зариповлар- гаиләгә нигез **** елда салына

8.Нурмухаметовлар- гаиләгә нигез **** елда салына

9.Варламовлар- гаиләгә нигез **** елда салына

Хөрмәтле әти - әниләр , укучылар , килгән кунаклар ! Сезнең барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз !

Кешелекнең үзе шикелле үк ,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр ,

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше ,-

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар .

Бәйрәмнәрдә - бәхет тантанасы ,

Җан сафлыгы , күңел яктысы .

Гомер буе озата бара безне

Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе .

Әйе , бүген зур бәйрәм , чөнки яныбызда иң кадерле кешеләребез - әти-әниләребез . Бүген без гаиләләребез белән "Бәхетле гаилә,бәхетле балачак" исемендәге бәйрәм - кичәгә җыйналдык .

1 ук. Бәйрәмсез бик күңелсез бит .

Күңелсездер сезгә дә ,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә .

2 ук. Бер утыру үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән .

Бер очрашып серләр белешү -

Бу гадәтләр әле бетмәгән .

3 ук. Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген .

Сүзләремнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел .

4 ук. Бәйрәмнәр күп болай да ,

Ә шулай да ,ә шулай да ,

Иң шәп бәйрәм - балачак .

  • Әйе , бәхетле гаилә , бәхетле балачак !

5 ук. Иң - иң сабыр , иң - иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр .

Иң сөйкемле мәрхәмәтле

Алар безнең - әниләр .

6 ук. Айдан , кояштан кадерле

Син ул , әнием .

Иң ягымлы , иң сөйкемле

Син ул , әнием .

7 ук. Ана !

Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе ,

Күңелнең ул иң - иң түрендә .

Ул салкында сине җылытучың ,

Юанычың авыр көнеңдә .

8 ук. Башка беркем эндәшмәгән кебек

Син генә тик дәшә аласың .

Синең кебек тагын кем генә соң

Сөя ала икән баласын .

9 ук. Тик син генә , әнкәй , балам , диеп

Сыйпагансың минем башымнан .

Җил - давылдан мине яшергәнсең

Җылы куеның һәр чак ачылган .

10 ук. Ана куены кебек җылы , нурлы

Күк йөзендә кояш , йолдыз юк .

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк .

11 ук. Әти янымда булганда

Бернәрсәдән курыкмыйм мин

Аның сүзе миңа закон

Әтиемне тыңлыйм мин .

12 ук. Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы .

Яшәсен әти - әниләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының , улларының

Кадерләре булып .

Җыр:"Әниемнең туган көне"

1 ук.Бу җиһанда синдәй кеше булганы юк

Сиңа охшаш бер кеше дә туганы юк,

Бер кеше дә синең төсле булганы юк

Мөгаен син фәрештәдер

2 ук.:Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне,үз-үзен кызганмыйча кайгыртучанлыкны,гадилекне,әйбәтлекне,без тагын кемдә күрә алабыз?Шундый сыйфатларга ия булганыгыз өчен рәхмәт сезгә,әниләр!

3 ук.Гөлләр дә елмаеп баш ия

Яшәгез кадерле әтиләр-әниләр!

Сез булган урында

Дөньяның мәңгелек яме бар.

4 ук.Бәйрәм бүләксез булмый ул

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

5 ук.Нәни кулларыбыз белән

Тик сезгә диеп кенә

Әзерләдек бүләкләрне

Бик зур көч куеп кына.

Әти-әниләргә бүләкләр тапшыру.

2 а.б. Пар чәчәкләр гөлдә ,

Пар аккошлар күлдә ,

Пар сандугач булса - җыр матур .

Ярыңнан аерылып ,

Канатың каерылып

Калсаң , сине кемнәр юатыр ?

1 а.б. Әйе , һәрвакытта да кешегә пар канат , кайтып сыеныр җылы учак , тыныч почмак кирәк . Ул - гаилә учагы , безнең иң олы таянычыбыз , иң ышанычлы сыеныр урыныбыз . Нәрсә генә булмасын , кайгыны да , шатлыкны да гаилә белән уртаклашкан очракта гына кеше үзенә тынычлык таба , рухи көч ала , күңел җәрәхәтләрен дәвалый ала .

Җыр:"Ярый әле сез бар"

Кичәбезнең икенче өлешенә күчәбез.

Бергә җыелганбыз икән

Нигә күңел ачмаска

Әти-әни,улы,кызы,

Ник бергә җырламаска?

Балачакка кире кайтып

Туйганчы уйнамаска?





Ярышлар

Уен исеме

Уен тәртибе

Кем катнаша

Кирәк әйберләр

1

Гер күтәрү

Кем күбрәк күтәрә

әтиләр

гер

2.

Күңелле баскетбол

Ике таяк белән шарны кәрзингә кертү

әниләр

Таяк.,шар,кәрзин

3

Балыкчылар

Таякка карандаш бәйләнгән җеп,карандашны шешәгә кертергә кирәк

балалар

Таяк,җеп,карандаш,шешә

4

Аучылар

Эленеп куелган шарны рогаткадан атып шартлатырга

әтиләр

Шар,рогатка

5

Җитез куллар

Таякка озын бау бәйләгән,тиз генә чорнап бетерергә кирәк

әниләр

Кыска таяк,бау

6.

Пингвиннар

Тездән өскә туп кыстырып билгене араны йөгереп үтү,сикерергә ярамый

балалар

туп

7

Блиц-турнир

Сорауларга җавап бирү

әти-әниләр,балалар

сораулар

8

Футболист

Күз бәйләп 5 адым китә һәм борылып килеп тупка тибә

әтиләр

Туп,яулык

9

Сукыр тавык

Күз бәйләп кеглилар арасыннан йөрү.Очко егылмаган кеглилар санынча

әниләр

Кегли,яулык

10

Сукыр чеби

Күз бәйләгән килеш кыршауга кире кайту.Ераклык-6 м

балалар

Кыршау,яулык

11

Кыршау белән эстафета

Беренче кыршау киеп әти билгеле бер араны йөгереп килә,икенче әйләнештә әнине ала,өченче әйләнештә баланы ала(тизлеккә,яки кем беренче)

әти-әни,балалар

кыршау

12

Шагыйрьләр

Шигырьләрне дәвам итү

әти-әни,балалар

Шигырьләр

13

Пантомима

Билгеле бер күренешне уйнап күрсәтү(эт тешләгәч,энәгә утыргач,бармакны кыскач )

әниләр

14

Горизанталь мишень

Идәндә яткан кыршауга туп кертү

әтиләр

Кыршау,туп

15

Нәни туп

Кулларны артка куеп идәнгә утырмыйча гына идәндәге кечкенә тупны алырга

балалар

Кечкенә туп

Бәхетле гаилә-бәхетле балачак. Бәйрәм эшкәртмәсе.



«Бәхетле гаилә-бәхетле балачак»кичәсендә актив катнашкан



гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз!!!


«Бу дөньяда ничек яшәсәң дә,

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз,

Татулыкка җирдә ни җитә»

Оет башлангыч мәктәбе

201* ел

Бәхетле гаилә-бәхетле балачак. Бәйрәм эшкәртмәсе.


Блиц-турнир.

1.Футбол кыры уртасында урнашкан фигура(түгәрәк)

2.Малайларның яраткан кышкы уены(хоккей)

3.Спорт мәйданчыгында баш кеше(судья)

4.Футбол , хоккей уеннарындагы судьның эш коралы . (сыбызгы)

5.Сәламәт булуның төп шарты . (чисталык)

6.Шайбалы хоккей уены туган ил . (Канада)

7.Төрле буын вәкилләре уйный торган спорт уены . (шахмат)

8.Корабльдә һәм спорт командасында баш кеше . (капитан)

9.Беренче Олимпиада уеннарының башкаласы . (Афина)

10. 1980 нчы елда Олимпиада уеннары булган шәһәр . (Мәскәү)

11.кашыктан аягын салындырып утыра(токмач)

12.жирафның кайсы аяклары озынрак: алгысымы, арткысымы (бертөрле)

13.кайсы елны кешеләр күбрәк ашый(кәбисә елны)

14.җир шарының кайсытөшендә иң озын тәүлек(бөтен җирдә дә 24 сәг.)

15.диңгездә нинди ташлар булмый( коры)

" Шагыйрьләр"

- Татарча да яхшы бел ,

Урысча да яхшы бел .

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле…(затлы тел)

- Бүген бар да мине котлый ,

Һәммәсе дә бирә бүләк .

Әти курчак алып кайткан ,

Әнием…(теккән күлмәк)

- Кояш миңа серле карап ,

Күзен кысты .

Әйтерсең лә мин кояшның

Якын…(дусты)

- Берәү, икәү, өч, дүрт, биш -

Бакчага кергән куян .

Кәбестәне кимергән

Китергән…(бик күп зыян)

- Бака кебек бак та бак ,

Бак та бак килә үрдәк .

Менә шулай була ул ,

Бакадан…(алсаң үрнәк)

- Безнең әби бик уңган ,

Иртүк тора йокыдан ,

Куллары тора уйнап ,

Пешереп куя…(коймак)

-Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы……(татар теле)

-Әйтсәләр дә:барып тор син дип,

Дөньяның иң рәхәт җиренә.

Әйтер идем:кирәк түгел дип,

Кайтам мин.дип,.......(туган илемә)

-Ә кемнәрдер һавага

Ракеталар куймакчы.

Кояшны сүндермәкче,

Йолдызларны .......(коймакчы)

Әти-әниләрне таныштыру вакытында

сораулар

1 пар:Хатыныгыз нинди төс ярата?

Ирегезнең яраткан ашы?

2 пар:Хатыныгызның аяк киеме үлчәме?

Ирегезнең күз төсе?

3 пар:Хатыныгызның яраткан җыры?

Ирегезнең авырлыгы ничә кг?

4 пар:Хатыныгызның әтисенең исеме?

Ирегезнең туган елы,көне?

5 пар:Хатыныгызның буй озынлыгы?

Ирегезнең яраткан шөгыле?

6 пар:Хатыныгыз нәрсә пешерергә ярата?

Ирегез яратып карый торган телевизион тапшыру?

7 пар:Хатыныгызның яраткан чәчәге?

Ирегезнең буй озынлыгы?

8 пар:Хатыныгызның яраткан бәйрәме?

Язылышу көнегез

9 пар:Әбиегезнең туган көне.

Ирегез иртән ничек уята?

10.пар:Хатыныгызның яраткан җырчысы.

Кайнанагызның туган көне.






© 2010-2022