«Юлда йөри беләсеңме?» - сыйныфтан тыш чара

Кереш өлеш Актуальлеге           Кече яшьтәге мәктәп балаларын, зурлар  өчен  хас булган, юлда үз-үзеңне тотарга карата аңлы караш юк. Аларның хәрәкәтчәнлеге. Кызыксынучанлыгы, ашыгычлыгы күп вакыт аларны  урамдагы куркынычлар  каршында калдыра. Статистика шуны күрсәтә: юл-транспорт чараларының бик күбе җәяүлеләр гаебе белән барлыкка килә.  Бигрәк тә бәлага кече яшьтәге мәктәп балалары юлыга. Соңгы мәгълүмәтләр буенча  Россиядә ел  саен 2000 нән артык  бала һәлак  була, бик күпләре яралана. Шуңа күрә, мәктәптә  балаларг...   МАКСАТ:         1)  Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре                                   турында  белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту;                   2)   Урамда йөргәндә игътибарлы булырга,  юл йөрү                                       кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү;                    3)   Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче                             һөнәрләренә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү. ҖИҺАЗЛАУ:          Плакат «Юлда йөри беләсеңме?».                         Интерактив такта, проектор, ноутбук,                                          Microsoft Power Point   программасында                                       әзерләнгән презентация.                                       Транспорт төрләре рәсемнәре: трактор,                                                                         трамвай, янгын сүндерү машинасы, күтәрү                                       краны, шугалак, су сиптерү машинасы,                                       экскаватор, кар чистарту машинасы.                                       Юл билгеләре, светофор макеты.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Юлда йөри беләсеңме?

1 - 4 класслар өчен сыйныфтан тыш чара

Викторина












Кереш өлеш

Актуальлеге

Кече яшьтәге мәктәп балаларын, зурлар өчен хас булган, юлда үз-үзеңне тотарга карата аңлы караш юк. Аларның хәрәкәтчәнлеге. Кызыксынучанлыгы, ашыгычлыгы күп вакыт аларны урамдагы куркынычлар каршында калдыра. Статистика шуны күрсәтә: юл-транспорт чараларының бик күбе җәяүлеләр гаебе белән барлыкка килә. Бигрәк тә бәлага кече яшьтәге мәктәп балалары юлыга. Соңгы мәгълүмәтләр буенча Россиядә ел саен 2000 нән артык бала һәлак була, бик күпләре яралана. Шуңа күрә, мәктәптә балаларга юл йөрү кагыйдәләренә тиешле дәрәҗәдә өйрәтү - мәктәптә тәрбия эшенең иң актуаль мәсьәләләренең берсе булып тора.


МАКСАТ: 1) Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре

турында белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту;

2) Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү

кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү;

3) Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче

һөнәрләренә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ: Плакат «Юлда йөри беләсеңме?».

Интерактив такта, проектор, ноутбук,

Microsoft Power Point программасында

әзерләнгән презентация.

Транспорт төрләре рәсемнәре: трактор,

трамвай, янгын сүндерү машинасы, күтәрү

краны, шугалак, су сиптерү машинасы,

экскаватор, кар чистарту машинасы.

Юл билгеләре, светофор макеты.

Практик өлеш

Командаларны сәламләү.

- Нәни дусларым! Без иртәнге йокыбыздан торып урамга чыгу белән, юл хәрәкәтенә катнашып китәбез. Ә урамда транспорт чараларының тыз да быз чабуына күз иярми! Машиналарның төрләре, җәяүлеләр һәм пассажирларның саны елдан-ел арта, юл хәрәкәте көчәйгәннән-көчәя. Юл-транспорт һәлакәтләре турында да ишетеп, күреп торабыз. Алар нәтиҗәсендә кешеләр һәлак була яисә җәрәхәтләнә, машиналар ватыла, юл корылмалары җимерелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, игътибарлы, сак булсаң, аяныч хәлләргә юлыкмаска да мөмкин. Шуның өчен без мәктәптә иң беренче чиратта юл хәрәкәте билгеләрен һәм кагыйдәләрен өйрәнәбез.

  • Кадерле кунаклар, дуслар, укытучылар, ата-аналар, укучылар!

Бүген без сезне "Юлда йөри беләсеңме?" викторинасында cәламлибез. (Жюри сайлау)


  1. Командаларның исемнәре, девизлары.

1нче команда - "Светофор"

Девиз: Урамнарны күзәтеп,

Ваемсызны кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

2нче команда - "Зебра"

Девиз: Җәяүле өчен юлда

Яхшы сукмак - "зебра"

Юк ла инде, хайван түгел,

Каралы-аклы ул юл.

  1. Өй эшен тикшерү.

Юл йөрү хәрәкәтенә карата инсценировка күрсәтү.

1нче команда.

(Светофорда кызыл ут яна. Бер әби оныкларын җитәкләп юл аша чыга)

Юл хәрәкәте хезмәткәре (сызгыра, әби туктамый)

Исәнмесез әбекәй! Сез юлда ничек йөрергә икәнен белмисезме әллә? Күрмисезмени светофорда кызыл ут яна?

Әби: Карамыйм светофорыңа!

Минем оныкларым түгәрәккә соңга кала.

Юл хәрәкәте хезмәткәре: Әгәр машина килеп чыкса?

Онык: Әй, шофер безне күрер дә, машинасын туктатыр әле.

Юл хәрәкәте хезмәткәре: Юк шул. Машинаны бик тиз туктатып булмый. Фаҗигаләр булмасын өчен, җәяүлеләргә дә юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк.

Светофор: Урамнарны күзәтәм,

Узганнарны кисәтәм

Янып тора өч күзем,

Күреп торам ич үзем,

Әйтеп торам өч сүзем:

- Кузгалма! -ди кызыл ут.

- Сабыр! - дия сары ут.

- Ярый! - дия яшел ут.

Онык: Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз.

Юл хәрәкәте хезмәткәре: Ә мин ГИБДД хезмәткәре-

Сакта торам.

Балакайлар булсын сезгә-

Бергә: Яшел урам, яшел ут!


2нче команда.

Автор: Тычкан малае Чичи

Олы юлда уйнаган.

Чиччи: Миңа беркем дә тими!

Автор: Ул шулай дип уйлаган.

Чичи туйганчы уйнап,

Тупны да куган ди.

Ул арада кич җитеп,

Караңгы да булган ди.

Фара уты кабызып,

Уза ди машиналар...

Йөртүче: Пип-пип! Олы юлдан кит-кит!

Автор: Тычкан малае Чичи

Бер дә колак салмаган

Уйламый йөри-йөри

Машинага тапталган.

Йөртүче Менә шулай була ул

Сүземне тыңламасаң. ( Чичины алып китә. )

II. Уен барышы

1 тур. Командирлар өчен блиц-турнир.

(Интерактив тактада турның исеме күрсәтелеп бара)

Шарты: Сораулар укыла, командир җавап бирә. Тиз һәм дөрес җавап биргән командага өстенлек бирелә.

1 нче командага сораулар:

  1. Җәяүле юлы (тротуар)

  2. Җәяүләп баручы кеше (җәяүле)

  3. Нинди дә булса транспорт чарасы белән идарә итүче (йөртүче)

  4. Юлда йөргәндә җәяүле һәм йөртүче өчен бик кирәк булган тамгалар (юл билгеләре)

  5. Светофорның хәрәкәтне тыя торган сигналы (кызыл)

  6. Светофорның сигналларның тиздән алмашуын белдерүче төсе (сары)

  7. Кызыл түгәрәк юл билгесенең нинди төренә керә? (тыючы юл билгесе)

  8. Тимер юл транспортына мисал (поезд)

  9. Автомобиль транспортына мисал («Жигули», «Тойота»)

  10. КАМАЗ машинасы җир транспортының нинди төренә керә? (йөк транспорты)

2 нче командага сораулар:

  1. Барам-барам очы юк. (юл)

  2. Транспорт яки җәяүле хәрәкәтен көйләүче өч төсле багана (светофор)

  3. Автобуста, троллейбуста яки автомобильдә баручы кеше

(пассажир)

  1. Җәяүле өчен каралы-аклы сукмак (зебра)

  2. Светофорның хәрәкәтне рөхсәт итә торган төсе (яшел)

  3. Кызыл өчпочмаклы юл билгесе нинди төргә керә?

(кисәтүче юл билгесе)

  1. Су транспортына мисал (яхта)

  2. Һава транспортына мисал (самолет)

  3. Милиция машинасы җир транспортының нинди төренә керә? (махсус транспорт)

  4. Автобус җир транспортының нинди төренә керә? (җәмәгать транспорты)



2 тур. "Кем тизрәк?"

Шарты: Интерактив тактада махсус машиналар ясалган рәсемнәр, һәр рәсем астында номер. Табышмак укуга, тиз генә җавабы туры килгән рәсемнең номерын күрсәтергә кирәк.

( Номерлар карточкаларга язылган.

Бу карточкалар укучылар алдына куела.)


  1. "Тыр-р" дисәң, туктамый,

"На-а" дисәң, атламый

Печән салсаң ашамый. (Трактор - 3)

2. Кылга асылына,

Тимергә таяна.

Утырып чаба,

Теләсә кая. (Трамвай - 8)

3. Бу машина еш кына

Кинәт бәйдән ычкына:

Йөрәкләргә шом салып,

Елый-елый кычкыра (Янгын сүндерү машинасы -1)

4. Өйләрдән дә биек ул,

Йортлардан да биек ул

Бер кул белән авыр йөкне

Күтәреп кенә йөртә

Көчле алып кебек ул. (Күтәрү краны - 4)

5. Әкрен генә юл буйлап

Ни йөри дисәң, эзләп?

Үтеп киткән арада

Куйган юлны тигезләп. (Шугалак- 6)

6. Нәрсә соң бу, ни соң бу?

Монда бер хикмәт бардыр?!

Узып бара урамнан

Дүрт тәгәрмәчле яңгыр. (Су сиптерү машинасы - 2)

7. Ә бу нинди машина-

Җир казырга ашыга?

Йөрми ул кирәксезгә:

Җир казый көрәксез дә... (экскаватор - 7)

8. Ә монысы нишләп йөри?

Урамнан карны көри,

Ашыкмый, кабаланмый-

Артыннан кар да калмый. (кар чистарту машинасы - 5)

3 тур. "Парын тап"

Шарты: Һәр командага карточкалар бирелә. Карточкаларның бер төркемендә юл билгеләре, икенчесендә юл билгеләренең билгеләмәләре. Һәр юл билгесенә туры килгән билгеләмәне табарга кирәк.



1 нче командага

«Юлда йөри беләсеңме?» - сыйныфтан тыш чараҖир астыннан үтү юлы.

«Юлда йөри беләсеңме?» - сыйныфтан тыш чараБалалар!

«Юлда йөри беләсеңме?» - сыйныфтан тыш чараВелосипед белән йөрү тыела.

«Юлда йөри беләсеңме?» - сыйныфтан тыш чараУзып китү тыела

«Юлда йөри беләсеңме?» - сыйныфтан тыш чараТуклану пункты

2нче командага

«Юлда йөри беләсеңме?» - сыйныфтан тыш чараҖәяүлеләр юлы

«Юлда йөри беләсеңме?» - сыйныфтан тыш чараҖәяүлеләргә юл юк

«Юлда йөри беләсеңме?» - сыйныфтан тыш чараСветофорга кара!

«Юлда йөри беләсеңме?» - сыйныфтан тыш чара1нче медицина ярдәме күрсәтү пункты

«Юлда йөри беләсеңме?» - сыйныфтан тыш чараЮл эшләре

Музыкаль пауза

«Ләйсән ява" җырын тыңлап үтәрсез.

4 тур. "Син-миңа, мин-сиңа"

Шарты:

Транспорт төрләре турында пантомима күрсәтелә.

Күрше команда бу транспортны танырга тиеш.


5 тур. "Артыгын тап"

Шарты: Бирелгән сүзләрдән артыгын сайларга һәм тиешле номерны күрсәтергә.

1

Җәяүле

2

Пассажир

3

Йөртүче

4

Өйдә йоклап калучы


4 - Өйдә йоклап калучы - ул юл хәрәкәтендә катнашучы түгел

(Дөрес җавапны интерактив тактадан тикшерү)



1

Машинист

2

Пилот

3

Пассажир

4

Шофер




3 - ул транспорт белән идарә итүче түгел


1

Алдаучы

2

Кисәтүче

3

Күрсәтмә

4

Тыючы

1 - андый юл билгесе юк


1

Парк

2

Юл

3

Стадион

4

Балалар мәйданчыгы

2 - уен һәм ял итү урыны түгел.


6 тур. "Без кроссворд яратабыз"


Шарты: Командалар кроссвордларны дөрес чишәргә тиеш.

м

а

ш

и

н

и

с

т


в

е

л

о

с

и

п

е

д

а

в

а

р

и

я


б

а

г

а

н

а


с

ы

б

ы

з

г

ы

с

т

а

р

т


ш

т

у

р

в

а

л

с

а

м

о

к

а

т


  1. Тепловоз шоферы

  2. Мускул көче белән хәрәкәтләнә торган машина

  3. Юл-транспорт һәлакәте

  4. Юл читендә басып тора

  5. Тавыш сигналы бирү җайланмасы

  6. Автоярышның башлангыч моменты

  7. Корабль руле

  8. Балалар транспорты



п

а

С

с

а

ж

и

р

а

В

а

р

и

я

җ

ә

я

ү

л

Е

й

ө

р

Т

ү

ч

е

р

е

г

у

л

и

р

О

в

щ

и

к

Ф

и

н

и

ш

п

О

е

з

д

з

е

б

р

а



1. Җәмәгать транспортында йөрүче кеше

2. Юл-транспорт һәлакәте

3. Җәяүләп баручы кеше

4. Транспорт белән идарә итүче

5. Каралы-аклы таяк тоткан полиция хезмәткәре

6. Автоярышның соңгы моменты

7. Тимер юл транспорты

8. Җәяүлеләр өчен каралы-аклы юл.


7 тур. "Сүз җыючылар"

Шарты: Экранда "Автотранспорт" сүзе язылган. 1 минут эчендә бу сүздә булган хәрефләрдән күбрәк сүзләр төзергә кирәк. Сүзләрне рус телендә төзергә тәкъдим ителә.

АВТОТРАНСПОРТ

  • Спорт - спор - старт

  • Порт - нос - рана

  • Торт - сон - автор

  • Рот - рота - авто

  • Спор - сорт - транспорт

  • Трос - товар - сова

  • Вата - нора - пост

Музыкаль пауза

"Үзебезнең җырыбыз" җырын тәгъдим итәбез.


III. Йомгаклау

Шуның белән безнең юл йөрү хәрәкәтенә багышланган "Юлда йөри беләсеңме?" дигән викторинабыз тәмам.

Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас. Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!

Киләчәктә дә юл йөрү кагыйдәләре белән дус яшәгез. Юлларда сак булыгыз, үзегезне саклагыз!

Очрамасын каршылыклар,

Һич сезнең юлыгызда

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт алдыгызда.

Юл кагыйдәсен белмәүче

Гел юлларда йөрмәсен.

Әгәр дә йөрисе килсә,

Кагыйдәсен өйрәнсен.

Юлларыгыз гел уң булыр,

борчылмаслар аналар.

Билге- кагыйдәләр үтәп,

Йөри белсә балалар.


  1. Жюрига сүз бирү.

  2. Җиңүчеләрне котлау.



Кулланылган әдәбият

1. Обучение детей сельских школ правилам безопасного поведения на дорогах. Под редакцией Р.Н.Минниханова, И.А.Халиуллина. Казань 1995

2. Правила дорожного движения. Москва «ЭКСМО» 2003.

3. Г.Н.Шевченко . Основы безопасности жизнедеятельности. 3 класс. Поурочные планы. Волгоград: «Учитель», 2003 .

4. М.Дружинина. Наш друг светофор. Дмитров: «Махаон» ,2006.

5. Р.Н.Миңнеханов, И.А.Хәлиуллин ,Ф.Ф.Харисов h.б. Юл фәне әлифбасы. 1 класс. Казан «Элодея» ,1998.

6. Р.Н.Миңнеханов ,И.А.Хәлиуллин, Ф.Ф.Харисов h.б. Юл фәне әлифбасы. 2 класс Казан «Рут», 2000.

7. Л.К.Шайдуллина, Л.Т.Ананьичева. Творчество в процессе учения и обучения детей младшего школьного возраста ПДД. Дидактический материал к урокам по изучению ПДД в начальных классах. Казань , 2001.

8. Журнал «Салават күпере». № 7, 2010.


© 2010-2022