Гаилә бәхете - балада. .. темасына сыйныф сәгате

Раздел Классному руководителю
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гаилә бәхете - балада…

- Хәерле көн, балалар! «Кош - очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган». Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар.

Дөньяда яшәү рәхәт,

Туганнар бергә булса.

Гаилә учагы һәрвакыт

Безне җылытып торса.

Әйе, дөньяда яшәве рәхәт, гаилә бәхете булса, сәламәтлек булса. Әйдәгез әле, хөрмәтле әти-әниләребезнең бәхет турында язган фикерләрен укыйк.

Гаиләдә бәхет турында нинди матур, дөрес фикерләр әйтелгән. Ә Сез бәхет төшенчәсен ничек аңлатыр идегез(укучыларның фикерләрен тыңлау.)

Р. Фәхреддин болай дип яза: «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек байлык һич булмас. Тәрбияле бала-дөньяда шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр »

Ә хәзер без аның «Тормыш кагыйдәләре» китабыннан өзекләр белән танышыйк.


  • Балаларның ата-анага карата булган бурычларының берсе түземлелек һәм кайгыртучанлык санала.

  • Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

  • Әти-әнисе сөйләгәндә, балалар игътибар белән тыңларга, аларны бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр.

  • Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора

  • Гәрчә бу хакта үзләре сорамасалар да, өй эшләрендә ата-аналарына булышырга тиешләр.

  • Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү, гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне - юк.

Әти-әниләребезне яхшы тәрбиябез белән сөендерә, бәхетле итә алабыз без.

--- Ничек итеп?

Риза Казыйның «инсаннар үзләрен гомер буе тәрбияләргә тиеш » дигән фикерен дә истә калдырсагыз иде. Галимнең: «Тәрбиялелеккә өйрәтмәү- тәрбиясезлеккә өйрәтү буладыр», - дигән сүзләре белән дә килешерсез дип уйлыйм. « …милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм тарихы белән дә дус булсын», - дип яза. Тарихны белү -н әсел-нәсәбеңне белү дигән сүз. Нәсел агачы -шәҗәрәләрне төзү ни өчен эшләнде инде?(Җавап тыңлау)

- «Бәхет - тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе», - дип языла аңлатмалы сүзлектә.

Ә Риза Фәхреддин бу хакта менә ничек язган:

  • Гыйлем юлы - бер кадерле юлдыр,

Ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр.

Шулай булса да, очы бәхеткә,

Ахыры камиллеккә барып туктыйдыр

  • Тән рәхәте- сәламәтлек, җан рәхәте- гыйлем .

  • Изгелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәрен игәрсез!

Әти-әниләр дә, балалар да - Һәммәбез дә бәхетле булыйк, шатланып яшик бу дөньяда!

-- Бәхет турында кемнәрнең фикерләрен тыңладык? Туры киләме?

Йомгаклау

Һәркемгә үз әти-әнисе бик кадерле Картайган көндә дә , үзе әби-бабай булган кешеләр өчен дә бик кирәк алар. Сез бик матур итеп үз фикерләрегезне әйттегез. Аларның бөтенесе бәхет чылбырын тәшкил итә. Бәхетле булыгыз! Сәламәт булыгыз! Белемле булыгыз!

Шәхеснең үзенә карата булган вазифалары: үзенең сәламәтлеген саклау. Күңелен бозык уйлардан, бозык холыклардан саклау. Дөрес гыйлем һәм тугры фикер, яхшы холык белән күңелне зиннәтләү. Дөня бәхете- тән белән гакылның сәламәт булуына бәйләнгән. Гакылы сәламәт булмаган адәм- сәгадәт -бәхет юлын таба алмас. Һәм тәне сәламәт булмаган Кеше үзенең максатына ирешә алмас.


© 2010-2022