» Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!» (Югары Ослан муниципаль районы Вахит мәктәбендә туган тел көненә багышланган кичә)

2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын  хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Нәкъ 21 нче февраль көненең  айлап алынуы очраклы түгел. 1952 нче елда бу көнне ул чагындагы  Пакъстанда бенгал теленә дәүләт статусын бирүне яклап көрәшүче 5 студент һәлак була.  Вахит мәктәбендә “Җыр булырлык сүзләр биргән,Туган телем,  рәхмәт сиңа!” дип аталган кичә туган тел көненә багышлана. Аның максаты: укучы...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы

Югары Ослан муниципаль районы

Вахит урта гомуми белем бирү мәктәбе







Җыр булырлык сүзләр биргән,

Туган телем, рәхмәт сиңа!

(Вахит мәктәбендә туган тел көненә багышланган кичә)































Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Фәттахова Гөлназ Хәсби кызының

VIII сыйныфта күрсәткән ачык чарасы.

2014


21 нче февраль - Халыкара туган тел көне


2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне "Халыкара туган тел көне" итеп үткәрү турында карар кабул итте. Нәкъ 21 нче февраль көненең сайлап алынуы очраклы түгел. 1952 нче елда бу көнне ул чагындагы Пакъстанда бенгал теленә дәүләт статусын бирүне яклап көрәшүче 5 студент һәлак була.

Максат: укучыларда туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.

Җиһазлау: плакатлар, газета - журнал материаллары, язучыларның туган телгә багышлап язылган әсәрләреннән күргәзмә.

1 нче алып баручы. Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф - гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли. Аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, татар икәнен күңеле белән сизеп яши. (Сәхнә артында "Туган тел" көе (Г. Тукай сүзләре, халык көе яңгырый.)

2 нче алып баручы. Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

1 а.б. Халкым теле миңа - хаклык теле.

Аннан башка минең телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

2 а.б. Туган ил, туган тел төшенчәләренең бергәлеген, аерылгызыз икәнлеген дәлилләү өчен сүз 5 нче сыйныф укучыларына бирелә. Алар Хәсән Туфанның "Туган тел турында җырлар" һәм Зәет Мәҗитовның "Сүз турында сүз" шигырләрен сөйлиләр.

1 а.б. Әйт әле, Айдар, җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсың?

2 а.б. Өч, биш мең телне белергә кирәктер. Телләр бик күп бит ул!

1 а.б. Юк, аның кадәр кирәкми. Телләр аерым гаиләләргә берләшә. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный. Болар бенгал (Бангладеш), гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай, немец, португал, татар, урду (Пакистан), урыс, француз, һинд һәм япон телләре.

2 а.б. Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18 - 19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән.

1 а.б. Шуның өчен үз ана телеңне яратырга, сакларга, башка телләрне ихтирам итәргә кирәк. Равил Фәйзуллин, Зиннур Насыйбуллин, Илдар Юзеевнең шигырьләрен 6,7сыйныфы укучылары сөйли. Рәхим итегез, сүз сезгә!

2 а.б. Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Без мәкальләрнең башын, ә сез ахырын әйтеп бетерерсез.

Иң татлы тел - (туган тел ,анам сөйләп торган тел.)

1а.б. Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел.)

2 а.б. Теле барның (юлы бар.)

1 а.б. Телләр белгән - ( илләр белгән.)

2 а.б. Аз сөйлә - (күп эшлә.)

1 а.б. Акылы кысканың (теле озын.)

2 а.б. Сүзнең кыскасы, (бауның озыны яхшы.)

1 а.б. Туган илем - (туган анам.) Рәхмәт!

2 а.б. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле "әти", "әни", "әби". "бабай" сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Сүз 8 сыйныфы укучысы Мухутдинова Гөлфиягә бирелә. Ул безгә Мәҗит Гафуриның "Ана теле" шигырен укыр.

1 а.б. Халкыбыз элек - электән тапкыр, зирәк булган. Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Без сезгә мәктәп темасына язылган мәзәкләр укып китәбез.


Укытучы укучыларга антоним сүзләргә мисаллар китерергә куша. Шунда Сәрсәр исемле бер укучы бик тиз әйтеп куя:

-Ганиев, Вәлиев...

- Бу сүзләр ничек капма - каршы мәгънәле була соң?

- Ник булмасын. Ганиев "бишле"гә, Вәлиев "икеле" гә укый бит.

2 а.б. Укытучы биология дәресендә укучыларга сорау бирә:

- Мәчеләр сыерчык ояларына менеп йөрмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Аларның үзләренә оя ясап куярга кирәк, - дип җавап бирә Сәрсәр.

1 а.б. - Бигрәк начар язасың улым. Бер сүзеңне дә танып булмый. Үскәч кем генә булырсың инде...

- Кайгырма, әни. Врач булачакмын мин. Үзең бит бер көнне врачлар начар яза дидең!

2 а.б. Укытучы дәрестә шундый сорау бирә:

- Әйт әле, Сәрсәр, ни өчен Г. Тукай портреты астына "1886 - 1913" дип язылган. Бу саннар нәрсәне аңлата?

- Минемчә, бу саннар аның телефон номеры булырга тиеш.

1.а.б. Хәзер сәхнәгә 2 нче сыйныф укучыларын чакырабыз. Алар Нури Арслановның "Тел" шигырен сөйлиләр.

2 а.б. Туган тел көне уңаеннан гимназиядә "Идел кичкән тел" дигән темага иң матур һәм дөрес язучылар бәйгесе булып узды. Анда 5, 6, 7 нче сыйныфтан икешәр укучы катнашты. Катнашучылар эшне чиста, хатасыз язулары белән туган телләрен ничек яратуларын расладылар. 12 эштән иң - иң яхшысы дип 7 сыйныф укучысы Галлямова Диананың эше билгеләнде. Аның исеме "Мәктәптә иң матур һәм дөрес язучы укучы" лар исемлегенә кертеләчәк. Бәйгедә катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, "5" ле билгесе белән бүләклибез. Уңышлар сезгә!

1 а.б. Туган тел турында шигырьләрне 8 а сыйныф укучылары дәвам итә. Рәхим итегез! ( Илдус Гыйләҗев һәм Әзһәр Габидинең "Туган тел" шигырьләре укыла.)

2 а.б. Безнең телебез - матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф - гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы - телебезне саклау. Тел өчен көрәш - милләт өчен көрәш ул.

1 а.б. Аңла, балам...

Илләр, телләр, диннәр алмашына -

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

Куштым сиңа сайлап матур исем -

Җисемеңә туры килсен ул.

Милләтеңнең бер мирасы итеп,

Әткәң - әнкәң биргән исем ул.

2 а.б. Вакыт белән бергә үзгәрә бел

Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

Бу - Ватанны сату белән бер.

Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел!

(С. Әхмәтҗанова.)

Кичә ахырында зал белән "Туган тел" җыры җырлана.

Кулланылган әдәбият.

  1. Галиев М. Рух.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

  2. Татар тел - шагыйрьләр теле. - Казан:" Мәгариф" нәшрияты, 2002.

  3. Вәгыйзев С. "Кызыклы грамматика".- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980.

  4. "Татар иле" газетасы. № 8, 2006, февраль; №42, 2004, октябрь; №12, 2004, март.

  5. "Мәгариф" журналы. 1992, 4; 1998, 6, 8; 2007, 2.


© 2010-2022