Конспект для классного руководителя

"Описание материала: Әниләргә,өлкәннәргә игътибар,ихтирам,шәфкатьлелек,миһербанлы- лык хисләре тәрбияли. Балалар белән әти-әниләр арасын тагын дф якынайта. Төгәллек, сакчыллык кебек сыйфатлар тәрбияли. Халыкның тапкырлыгына,зирәклегенә хөрмәт тәрбияли.Әдәплелек,әхлаклылык, тормыш яшәешкә заманча караш тәрбияли.Әти-әниләр-гомер бүләк итүчеләр булуын аңлата.Әниләргә,әтиләргә,әби-бабайларга шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек,мәхәббәт хисләре тәрбияли.Аларны ихтирам итәргә,алар белән горурланырг...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гаилә бәйрәме.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Гаилә белән чыгарылган стенд газеталар,балаларның "Гаиләм -минем" дигән темага ясаган рәсемнәре,китаплар күргәзмәсе,мәкаль-әйтемнәр язылган, "канатлы сүзләр" язылган газеталар эленә.

"Әти-әни-пар канатым"

"Бала-гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек,балаларда да ата- һәм ананың әхлакый чисталыгы чагыла"

Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләр, балалар,кунаклар!Бүген без бирегә гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә-тормышыбызның нигезе.Гаилә нык, тату икән,димәк дәүләт нык дигән сүз.Һәр кеше бәхетле гаилә корырга тели.Кечкенәдән үк ата-ана сүзен тыңлап,әти-әнине,өлкәннәрне,әби-бабайны хөрмәт итеп, ата-анасына карата гадел,әдәпле,әхлаклы булып,игелек кылган кеше генә бәхетле гаилә кора ала.

Гаилә ул-бик олы сүз, ул-тормышның нигезе.Әти-әни аның тоткасы булса,балалар-гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын,көзге ватылмасын дисәң,бер-береңне аңлап,хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул-җылы учак.Ул никадәр нык булса,аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.Гаиләләрдә,хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышы турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз язмышы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга,бәхетебезне табарга,яратылырга,оя корырга,очарга килгәнбез.

Гаилә-һәр кешенең таяныр ноктасы! Гаилә бәхетен ир белән хатын гына бергә тудыра.Ул-уртак бәхет. Сезнең карлыгачларның ничек оя коруларын,балаларын ничек үстерүләрен күргәнегез бардыр.Кошлар да ояларын парлап ясыйлар,балаларына азыкны парлап ташыйлар.

Гаиләләр һәрвакыт пар канатлы булсыннар.Ике пар канат үзләренең кадерле җимешләрен сөеп кенә үстерсеннәр иде.

Хөрмәтле әти-әниләр гаиләләрегез бөтен булсын,нык булсын, балаларыгыз сезнең таянычыгыз булсын. Алар сезгә бары тик шатлыклар,куанычлар гына китерсеннәр. Сезгә тигез-матур тормыш, сәламәтлек телибез.

Ә хәзер бәйрәмебезне башлыйбыз.

( әти белән әни ролендә кечкенә генә өзекне сәхнәләштерәләр)

Әни(керә) Бу дөнья мәшәкатьләре артканнан арта бара: хезмәт хакы түбән,аны вакытында бирмиләр, утка-газга, телефонга,интернетка түләүләр көннән-көн арта. Инде берсен түлисең, икенчесен түләр вакыт җитә. Ашау-эчү өйберләре дә,продукция дим инде көндә кыйммәтләнә.Дөньядан гел зарланып кына утырмыйк әле.. Ярый әле балаларыбыз укый торган Әсәй төп белем бирү мәктәбе бар. Төрле кичәләргә,җыелышларга,дәресләргә барабыз. Менә бүген дә гаилә бәйрәменә чакырдылар.Иремә әзерләнергә булышыйм әле. Әтисе,әтисе....

Әти(керә,газета тоткан,түбәтәй кигән,күзлек кигән) Куркыттың ич.Нигә шулкадәр кычкырасың? Берәр нәрсә булмагандыр бит.Телевизор ватылганмы әллә?

Әни: Юк ла инде,сиңа шул телевизор булсын да, газета булсын. Әтисе бүген безне мәктәпкә чакырдылар бит.

Әти: Нигә тагын, теге малай актыгы тагын "2" ле алганмы әллә. Әллә иптәшләре белән сугышканмы?

Әни: Юк ла инде.

Әти: Әллә үзен дөмбәсләгәннәрме?

Әни: Китче инде,булмаганны. Юк-барны юрама атасы. Безнең улыбыз һәр яктан үрнәк ул. Гел "5" легә генә укый ул. Иптәшләре белән дә дус яши. Мәктәпкә җыелышларга йөрергә кирәк.

Безне бүген гаилә бөйрәменә чакырдылар. Менә чакыру кәгазе. Әйдә җыен.

Әти:Ничә ел берүзең йөрдең,бүген дә әллә үзең генә барасыңмы?

Әни: Гаилә бәйрәме әтиләрсез үтми ул.Өс-башыңны алыштыр да, әйдә парлашып мәктәпкә гаилә бәйрәменә китәбез.Мин хәзер чыгам.(кереп китә)

Әти:Белмим шул,ничек булыр икән? Бик барасым килә,бик күрәсем килә килүен. Әсәй мәктәбен бик мактыйлар инде. Малайга да бик ошый анда. Әсәй мәктәбенең директорын да,укытучыларын да бик тырыш дип мактыйлар.Мәктәп ишегенең кайсы якка ачылганын белмим бит әле. Шундый матур,зур мәктәпне барып күрим әле. Малай да көтәдер,барыйк булмаса!(Көзгедән карап,чәчләрен,мыегын сыпыра,күзлеген сала,масаеп башын күтәрә. Авыз эченнән көйли,кычкырып җырлап җибәрә)

Траттатам, траттатам!

Бүген мәктәпкә барам.

Траттатам, траттатам!

Директорларын күрәм.

Укытучыларын күрәм.

Траттатам, траттатам!

Әни: Чү-чү җаным! Бу нишләвең?

Әти:(хатынын култыклый) Киттек әнисе мәктәпкә-бәйрәмгә!( урындыкка барып утыралар)

Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләребез-бүгенге тантананың иң кадерле кунаклары.Әйдәгез, аларны гаилә бәйрәмебез белән котлап,көчле алкышларга күмик.(Гаиләләр утыра)

"Әссәламәгаләйкем" җыры

1. Таң ата да кояш чыга

Кояшны сәламли көн

Саумы кояш сүнмәс учак

Әссәламәгаләйкем, әссәламәгаләйкем.

2.Тел ачкычы иман биргән

Сөекле туган телем

Үз телем дә сиңа сәлам

Әссәламәгаләйкем, әссәламәгаләйкем

3.Әй игенче күкрәп уңсын

Кырлар да синең иген

Икмәк тотып сәлам юллыйм

Әссәламәгаләйкем, әссәламәгаләйкем.

4. Ачык бәхет ишекләре

Бәхетле булсын һәркем

И,кардәшләр,милләттәшләр

Әссәламәгаләйкем, әссәламәгаләйкем

1 бала. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

2 бала. Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Безнең халык кунакчыл.

Якты чырай,такта чәй,дип,

Каршы ала кунакны.

3 бала. Ата-баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәрбез.

Бәйрәмгә ешрак килегез,

Бәйрәм күреп китәрсез.

Укучы:Гаиләдә иң зур кеше-әти.Чөнки ул гаилә әгъзалары турында кайгырта,җил-яңгырдан саклый,төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Ул өйнең терәге,таянычы.

Укучы."Әти- бик кирәк кеше"

Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр

Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә,миңа,сеңлемә

Әти-иң кирәк кеше!.

1-бәйге әтиләргә. Безнең гаиләләр мәкальләрне белә микән? Мин башын әйтәм,ә сез азагын.

1.Җиде кат үлчә,.........(бер кат кис)

2.Чебешне көз көне....(саныйлар)

3.Сабанда сайрашмасаң,......(ындырда ыңгырашырсың)

4 Сөйдергәндә тел,...(биздергән дә тел)

5.Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез....(көн күрмәс)

6.Атасы барның-..(бәхете бар)

Укучы: "Иң якын кешем"

Әни син минем җирдәге

Иң якын кешем!

Әни син минем күктәге

Якты кояшым!

Таң йолдызын хәтерләтә

Синең күзләрең,

Балдан да татлы тоела

Синең сүзләрең.

Үләннәрдән дә йомшактыр

Синең чәчләрең.

Сиңа булсын бакчадагы

Гүзәл чәчәгем!

2 нче бәйге-әниләргә."Табышмак әйтәм-җавабын тап"

1.Көзме,кышмы,язмы,җәйме-

Тыңламый нишләтәсең?

Кар-буранда,җил-яңгырда

Салмый ул эшләпәсен.(кадак)

2.Җәй җиттеме -ат артыннан

Һич тә калмас, тыраклар.

Кыш җиттеме - абзардагы

Бер почмакка кунаклар. (арба)

3.Көтү көткәндә бер елан

Арттан калмый шуыша.

Син курыкма: чакмый бит ул,

Миңа сыер куыша. (чыбыркы)

4. Үзе тимер, таш ашый

Селтәнсәң-кисә башлый.

Артында кала тезем,

Уздырмас сиңа үзен.(чалгы)

5. Ары йөгерде-сыйпады,

Бире йөгерде-сыйпады.

Ары килеп, бире килеп,

Бер почмакта туктады. (Себерке)

6.Ач булса-ята,тук булса-торып утыра. (капчык)

7. Аны үлчәп һәм санап бирмиләр.

Ә ул булмаса-һәр кеше юләр (акыл)

3 - бәйге."Арифметик табышмаклар"

1."Без ничәү?"

Әтием бар,

Әнием бар,

Ике апам.

Әниемнең

Әнисен дә

Бик яратам.

Ә без аның

Оныклары

Өчәү инде.

Шулай булгач

Без барыбыз

Ничәү инде. (6:әти,әни,әби,3 онык.)

2."Һәркайсы ничә?"

Дәү әтинең медальләре

Бер дистәдән өчкә ким,

Орденнары медаленнан

Булса әгәр бишкә ким,

Шуны төгәл белү өчен

Бу саннарны нишләтим?(10-3=7,медаль,7-5=2 орден)

3."Саныйм әле"

Ун карлыгач тезелгән

Телефон чыбыгына.

Тагын өчәү өстәлде,

Көткәндәй шуны гына.

Бераз сайрап утыргач,

Очып китте бишәве.

Саныйм әле,чыбыкта

Калды икән ничәве?(10+3-5=8)

4."Ничә тай?"

Икетәй,микетәй,

Чабып килә ике тай.

Әнә тагын илле тай,

Иллесе дә җилле тай.

Шуларга куш кырык тай.

Ничәү булды?

Белмәсәң,

Монда торма,чыгып тай. (2+50+40=92)

5."Ничә тай?"

Аяклары кырык дүрт,

Бар да чаба уйнаклап.

Болар ничә тай булыр,

Яле,тизрәк уйлап тап?(11 тай 44:4=11)

6."Ничәшәр яшь?"

Моннан биш ел

Элек миңа

Биш яшь тулган.

Әни иннән

Биш мәртәбә

Өлкән булган.

Безгә хәзер

Ничәшәр яшь

Була инде?

Йә белдеңме?

Әйдә тизрәк

Уйла инде! (әнисенә-30,үзенә-10)

7."Көлүен көлгәннәр"

Борын аман

Булган диләр,

Ике кеше,

Һәркайсының

Булган, диләр,

Ике теше.

Җиде бабай

Көлә икән:

-И мескеннәр!..

Өч тешебез артык безнең сезнекеннән!

Шуңа күрә

Безнең әле

Көчебез бар....

-Ә ничәшәр

Тешегез бар? (бабайларның берәр тешләре булган)

8.Мәзәк хәл.

Булган, ди,бер аксак Давыт,

Җиккән дә,ди, аксак тавык,

Төягән,ди, унбиш чүлмәк.

Нәрсәдәндер тавык шүрләп,

Кинәт читкә тайпылган,ди,

Һәм Давытның биш чүлмәге

Җиргә төшеп ватылган,ди.

Ник җиктем,дип,аксак тавык,

И үкенгән аксак Давыт:

"Базарга ник бардым икән?!."

Белсәң иде, арбасында

Ничә чүлмәк калды икән? (тавыкны җигеп булмый)

4- бәйге. "Татар халык ашлары"

-Эченә берәр нәрсә салып,кыстырып пешергән ашамлык 8 хәрефтән (кыстыбый)

- Милли татар ашамлыгы (5хәрефтән)(бәлеш)

-Күркәм ризык,туй мәҗлесенең бизәге. 6 хәрефтән (чәк-чәк)

- Иң борынгылардан сакланган эчемлек 5 хәрефтән (әйрән)

-Бик үзенчәлекле ашамлык.Бер генә тантана,бәйрәм табыны да ансыз үтми 7 хәрефтән.(гөбәдия)

-Көн саен кулланыла торган ризык.Аннан ашка ашау үтми.Аңа халык дан җырлый5 хәреф (икмәк)

5- бәйге. Балаларга. Безнең балаларыбыз тылсымлы сүзләр беләләр микән? Шуны тикшереп китик әле.Әти-әниләр дә ярдәм итәргә була.(ромашка таҗындагы сорауларга җавап бирәләр)


  • Әниеңнең сиңа әйтә торган иң матур,иң ягымлы сүзләре.

  • Синең әти-әниеңә туганнарыңа әйтә торган матур сүзләрең.

  • Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?

  • Берәрсенә үтенечең булганда нинди сүзләр әйтергә кирәк?

  • Берәрсеннән гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтәсең?

  • Хушлашканда нинди сүзләр әйтәсең?

6- бәйге."Әдәп төбе-матур гадәт" Татар халкы дөрес,туры,әдәпле сүзле халык. Ул элек-электән алаларны дөрес итеп,сабырлык белән тәрбияләгән,үзенең дөрес киңәшләрен биргән.Балаларга бик игътибарлы булган. Мин сезгә тәмамланмаган тестлар бирәм,ә сез халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз.

1) Сезнең улыгыз урамнан елап кергән.Сез хәлне аңларга теләп:

-Улым, нәрсә булды?-дип сорыйсыз

-Шамил кыйнады.

Ә менә алга таба сүз сезгә,ни әйтерсез?(Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый)

2.Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә үз бүлмәсенә кереп китте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе:

-Кызым,ашарга чык,-дип табын янына чакырды.

Роза өстәл янына чыгып утырды,әкрен генә ашый башлады.

-Балам,бүген нинди билгеләр алдың?-дип сорады әбисе.

-.......(Роза эндәшмәде.)

-Әллә бер фәннән дә синнән сорамадылармы?

Роза елап җибәрде. Ул тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле "2" ле билгесе алуын әйтте.

Әби бу очракта нәрсә әйткән икән?(Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Тырышлык кирәк , балам, тырыш та,өйрәнеп "2" леңне "5" кә төзәтеп кайт).

3. 1 нче сыйныф укучысы Маратка әнисе өй ачкычын бирде дә:

- Улым,син мәктәптән кайткач,хәзер ишекне үзеңә ачып керергә туры килер. Менә сиңа ачкыч,-диде.

Марат шундый зур үскән малай икәнен раслау өчен шкафтан бау төргәген алды да бауны кисеп алып ачкычына бөйләде. Ул аны муенына киеп карамакчы булды, тик бау баш аркылы үтмәде.Бу хәлләрне күзәтеп торган әнисе Маратка нәрсә дияр?

(җиде кат үлчә, бер кат кис,-дип юкка гына әйтмиләр шул.)

4.Наилә өстәл артында утыра. Әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле,ул үзе дә сизмәстән,аякларын селкеп,гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә пәрәмәчләрне ашый башлады.Әбисе моны күреп алгач нәрсә дияр?(Кызым,нигә шайтаннар чакырып утырасың?)

Укучылар сөйләвендә шигырьләр тыңлана.

1.Ф.Яруллин "Әни"

Иң матур юллар-

Син йөргән юллар.

Иң тәмле сулар-

Син биргән сулар.

Иң йомшак куллар-

Син сөйгән куллар.

Иң якты оңнар-

Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр-

Син баскан эзләр.

Иң моңлы күзләр-

Син баккан күзләр,

Иң тугры сүзләр-

Син әйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк-

Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк-

Синең беләгең.

Иң бөгелгән бил-

Ул синең билең.

Гөл сибелгән тел-

Ул синең телең.

Үч тотмас күңел-

Синең күңелең,

Әни!

Ф.Яруллин"Бай кеше"

Мин бай кеше

Күп малайлар

Карый миңа көнләшеп.

Юмарт булсам да аны мин

Бирә алмыйм өләшеп.

Очыйм дисәм, оча алам

Канатларым пар минем.

Байлыгым шул-әтием дә

Әнием дә бар минем.

Ф.Яруллин "Калыйк вакытында сорап"

Озын-озак,нәрсә озын?-

Озын-озак бәхет юлы.

Үз бәхетенә бара кеше

Кайвакытта гомер буе.

Олы-олы,нәрсә олы?

Ата-ана хакы олы.

Онытмасын иде кеше

Үлгәнчегә кадәр шуны.

Авыр,авыр,нәрсә авыр?

Авыр аналар каргышы.

Бу каргышны алганнарны

Көтә Сак-Соклар язмышы.

Ерак-ерак, нәрсә ерак?

Үткәннәргә юллар ерак.

Ата-ана фатихасын

Калыйк вакытында сорап.

Җыр: "Иң якын кешем син,әнием."

1. Дөньяда иң гүзәл

Иң матур,нурлы зат.

Ул минем әнием,

Ул минем әнием.

Иң якты кояшым

Иң назлы гөлкәем.

Иң якын кешем син

Әнием-җаным син..

Кадерләп үстердең,

Җаныңны биреп син.

Төннәрен йокламый,

Бәхетле булсын дип.

Тормышта урының

Гел түрдә,әнием.

Алдыңда баш иям,

Маягым син минем.

Үсеп җиттең диеп,

Моңайма,әнием.

Һаман да мин синең

Шул нәни бәбиең.

Укучы.Хөрмәтле гаиләләр!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч,зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Укучы:Гомер юлларыгыз озын булсын

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Укучы:Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе,

Дөньядагы матур сүзләрне дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Укучы:Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен!

Сәламәтлек-ярты бәхет,диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен

Укытучы.

Укучылар! Бервакытта да әти-әниләрегезгә авыр сүзләр әйтмәгез, начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез. Олы тормыш юлына аяк баскач та, безгә барыбызга әти-әниләр кирәк. Кайгы-хәсрәт килсә дә,шатлык-куанычларыбыз булса да, без әти-әниләребез янына ашыгабыз.. Без әти-әниләребезгә гомеребез буе бурычлы.

Хөрмәтле,әти-әниләр! Бу кичәдәге якты теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата рәхим-шәфкатьле булсыннар иде.Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый кәефегез яхшыра икән,иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр.Бу бәйрәмдә кабынган елмаю һәм шатлык йортларыгыз да дәвам итсен иде.

Укучы:

- Җирдә миңа ни кирәк?

-Әти дә әни кирәк!

- Җирдә миңа ни кирәк?

-Без яшәгән өй кирәк!

- Җирдә миңа ни кирәк?

-Әллүкиле көй кирәк!

-Җирдә миңа ни кирәк?

-Тукай туган тел кирәк!

- Җирдә миңа ни кирәк?

-Туган-үскән ил кирәк!

- Җирдә миңа ни кирәк?

-Мәңге имин җир кирәк!


Җыр: "Әни кирәк."

1. Көннәр якты булсын өчен

Йокы татлы булсын өчен

Әни,кирәк,әни кирәк

Йокы татлы булсын өчен

Әни,кирәк!

2.Җил-яңгырдан саклар өчен

Усаллардан яклар өчен

Әни,кирәк,әни кирәк

Усаллардан яклар өчен

Әни,кирәк!

3.Ашлар тәмле булсын өчен

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни,кирәк,әни кирәк

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни,кирәк!

4. Гөлләр чәчәк атсын өчен

Җирдә шатлык артсын өчен.

Әни,кирәк,әни кирәк

Иң кадерле кеше җирдә.

Әни димәк.



© 2010-2022