» Әнием, иң кадерлем син минем. »

Әни диеп әйтер кешең булу Нинди бәхет бит ул, зур бәхет! Гел яшәргә язсын иде барчабызга “Әнием” диеп назлап дәшәргә.           Әни! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз. Әни дигәндә дөньялар яктыра, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзләргә яшь килә. Иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз. Чөнки җирдәге иң бөек кеше – әни.          Бүгенге бәйрәмебез безнең өчен кадерле булган әниләргә багышлана. Аларга сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын телибез.Әни! Һәркемнең күңеле  өчен иң изге сүз ул. Җир йөзендәге барлык кеше дә иң беренче әни сүзен әйтә. Әниләрне алтынга да, көмешкә дә алыштырып булмый.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бәйрәм барышы.

Әни диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул, зур бәхет!

Гел яшәргә язсын иде барчабызга

"Әнием" диеп назлап дәшәргә.

Әни! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз. Әни дигәндә дөньялар яктыра, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзләргә яшь килә. Иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз. Чөнки җирдәге иң бөек кеше - әни.

Бүгенге бәйрәмебез безнең өчен кадерле булган әниләргә багышлана. Аларга сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын телибез.

1. Әни җирдә иң күркәм кеше, Әниләрнең белик кадерен. Җил давылдан саклап үстергән ул. Кызганмыйча бөтен гомерен. Аның киңәшләре көч - дәрт өсти, Илһам бирә миңа яшәргә. Бәхет - шатлык белән һәрчак язсын Әни диеп аңа дәшәргә.

2.Бүген сөенә- сөенә, Бик күп җырлар җырлыйбыз. Сезне , кадерле әниләр, Бәйрәм белән котлыйбыз.(бергә ) Әниләргә бүләк бирү.

3. Күмәкләшеп без дә дуслар Җырлап алыйк әйдәле . Котлы булсын, гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме.

Җыр. Бәйрәм бүген.

1.Күтәренке күңелле 2. Җырлыйсы килеп кенә Бар да көләч шат бүген. Тора бүген безнең дә. Күктә кояш елмая Көтеп алган бәйрәмне Яшерә алмый шатлыгын. Бүген һәммәбезнең дә.

Кушымта. 3. Күтәренке күңелле Тып-тып тама тамчылар Бар да көләч шат бүген Җырлап бәйрәм көенә. Күктә кояш елмая Бәйрәм бүген ,бәйрәм!-диеп Яшерә алмый шатлыгын Тамчылар да сөенә.

4.Нигә бүген бөтен җирдә Чәчәкләр балкый бездә, Нигә кояш көлеп карый, Беләбез һәммәбез дә.

Бүген - әниләр көне Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана. Әниләрнең көненә Куана шулай алар. Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар.,



5.Мин дә котлыйм, әнкәм, сине, 6.Иң иң сабыр, иң -иң тыйнак Теләгем бар минем дә: Иң ягымлы кешеләр. Мәңге шулай кояш кебек Иң сөйкемлә, мәрхәмәтле Балкы күңел күгемдә! Алар безнең әниләр.

7.Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак Иң ягымлы кешеләр. Иң сөйкемле , мәрхәмәтле Алар безнең әниләр.

8.Әни сүзе - иң бөек сүз, Юк аңа һичбер алмаш. Иң-иң әйбәт кешеләр дә Әни кебек булалмас.

9.Иң-иң әйбәт балаң булып Яшәсәм ярар иде. Әниемнең ышанычын Акласам ярар иде.

10.Иң кадерле, иң хөрмәтле Булсын җирдә әниләр. Әниләрне кадерләсәк, Тыныч булыр ил - көннәр.

11.Әйтәсебез килә бүген Кадерле әниләргә: Әле ярый сез бар җирдә Без сабый, нәниләр.

12.Бу бәйрәмдәге җылылык Ел буена җитәрлек. Сезнең яхшы эшләрегез Бихисап, искитәрлек.

13.Мактаулы безнең әниләр 14.Наз гөлләре үсеп чыга Данлы эшләре белән Сезнең җылы куллардан. Әтиләр белмәгән эшне Кабул итегез котлаулар Әниләр эшли белгән. Безнең ихлас җаннардан.

Җыр. Әниемә.

1.Миңа гомер бүләк иткәнсең син,

Теләгәнсең изге теләкләр,

Шуңа да бит газиз әниләргә

Рәхмәт әйтеп тибә йөрәкләр.

2.Нәни генә һәрбер уңышка да

Сөенәсең гүя син сабый.

Безнең бәхет, шатлык - куанычлар

Ана күңелен һәрчак дәвалый.

3.Юк дөньяда сиңа тиңнәр, әни,

Син бит берәү, газиз әнием.

Мәңге сүнмәс якты кояшка мин,

Аяз күккә сине тиңлимен

15.Әни диеп ачыла безнең тел, Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел. Әни өйдә булса, бик рәхәт, Әйтәбез сиңа - Мең рәхмәт! Мең рәхмәт! Мең рәхмәт!

16.Син булганга , әни без бәхетле Син булганга якты көнебез. Безнең белән син дә бәхетле бул Иң бәхетле , якын кешебез!

17.Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә; Аларгадыр бөтен авырлык. Әнкәйләргә якты йолдызлардан , Я кояштан һәйкәл салырлык.

18.Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә! Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр Юлдаш булсын сезгә гомергә.

19. Әниләргә рәхмәт укыйк, Түр башында гына тотыйк Авыр сүзләр әйткәндә дә Каршы килми эчкә йотыйк, Кадерлик әниләрне!

Җыр. Әнием.

1.Чәчәкләре матур булса да

Бармы шаккатырлыгы.

Әниемнең күзләрендә

Дөньяның матурлыгы.

Кушымта.Әнием, әнием, әнием

Таң җиледәй назлы кулларың.

Ән(и)ем тик сиңа багышлап

Җырлыйлар яраткан кызларың.

20. Җырла дисәләр, җырлыйбыз, Бер дә каршы килмибез; Карап торыгыз, әниләр, Ничек матур биибез.

2.Кояшның яктылыгына

Торасы юк аптырап.

Ән(и)емнең нурлы йөзе

Кояштан да яктырак.

3.Диңгезне чиксез киң диләр

Беләм алай түгелен.

Барлык диңгезләрдән дә киң

Әниемнең күңеле.



Бию. Татар халык биюе.

Укытучы. Әни! Һәркемнең күңеле өчен иң изге сүз ул. Җир йөзендәге барлык кеше дә иң беренче әни сүзен әйтә. Әниләрне алтынга да, көмешкә дә алыштырып булмый. Һәркемнең дә әнисе бер генә була. Менә безнең класс укучылары да үзләренең әниләре турында бик матур сочинениеләр яздылар. Берничәсен сезнең дә игътибарга тәкъдим итәбез.

Уен . "Кем җитезрәк?".

Укытучы.Ә хәзер "Венегрет" дип аталган күренеш карап китәрсез.

Әби: -Балакаем , карының ачкандыр бит инде, ашап алырга кирәк.

Малай: - И , шушы әбине , бигрәкләр дә борчыла инде , минем өчен . Хәзер керәм , әбием.

(Әби керә , кулында венегрет.)

Әби: -Менә улым, ашап кара әле. Витаминнар бик күп бу ризыкта , ашап бетерсәң , үсеп тә китәрсең, сәламәт булырсың.

Малай: - Хәзер , әбием . Кулымны гына юам да , ашап карыйм. Витамины булмаса ашамыйм....( болгатып карый , борчак таба) Ә-ә , менә нинди зур витамин (каба) Тфү, тфү , борчак бит бу , витамин түгел, тагын алдагансың инде, әбием.

Әби: -Ну шушы киребеткән малайны . Витамины күренеп тормый инде аның . Һәр ризыкның үз витамины бар. А, В , С , Д витаминнары. Ашамлыкны, улым, рәнҗетергә ярамый , ризыктан өстен булмыйлар. Әйбәтләп кенә утыр да аша , аның чөгендере , суганы , кишере , барысы да витамин инде. ( китә)

Малай: - Аңламассың шушы зурларны . Витамин да витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер , бусы суган - фу исе , ашамыйм. ( сикергәләп йөри)

Әби-әби венегретта Бик күп , дидең , витамин Ашап карадым эчендә Витамин юк бит аның.

Әби керә: Кара син бу киребеткәнне, өстәл янында сикергәләп йөри, килешмәгәнне, утыр , тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеге дә калмасын, аңладыңмы?

Әби керә: Кара син бу киребеткәнне, өстәл янында сикергәләп йөри, килешмәгәнне, утыр , тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеге дә калмасын, аңладыңмы?

Малай: - Аңладым , әбием. ( шигырьне кабатлый -кабатлый йоклап китә. Төш күрә.)

Музыка . Бии, бии яшелчәләр керә.

Борчак. Борчакларым бигрәк матур Охшаган витаминга С витамины күп була Яшелрәк чагымда.

Чөгендер. Чөгендерем бигрәк тәмле Кан составын яхшырта. Глюкоза , витаминнар , Бар минем составымда.

Кишер. Витамины күп булмаса , Ашар идеме , куян ? Җитез , шаян булу өчен Килә дисез , көч каян?

Кәбестә. Кәбестәдә бик күп була Витаминның һәр төре . Кәбестәне әрәм итмә, Алтын кебек бөртеге.

Бәрәңге. Бәрәңге, бәрәңге Бәрәңгене күр , әле. Апельсинныкыннан да күп Витаминнар күләме.

Көнбагыш. Көнбагышның маенда Е витамины бик күп . Яшәрепләр китәрсең Төшен ашасаң бик күп.

Суган . Исем тәмсез булса да Сугандай дару сирәк . Салкын тисә , тизрәк , Суган ашарга кирәк.

Сарымсак. Грипптан котылырга Сарымсак ярдәм итә . Барлык витаминнан ул , Склад хасил итә.

Бергә. Балаларга үсү өчен Сәламәт булу кирәк. Безнең белән дус булсагыз, Үсәрсез сез тизрәк.

Малай уяна: Төшемме соң бу, өнемме? Әллә чыннан да витамин бар микән бу яшелчәләрдә . Ашап карыйм әле. Кара, кара чыннан да тәмле икән.

Әби керә: - Менә , улым булдыргансың. Ашап та бетердеңме ? Әллә берәрсе булыштымы ?

Малай: -Әйе , әбием , фәрештәләр булышты.

Әби: - Менә могҗиза . Хәзер үсәсең дә үсәсең инде. Сәламәт булырсың , алла боерса.

(Тезелеп басып , башларын ияләр.)

Укытучы. Ә хәзер кадерле әниләребезне сынап карыйк.

21.Мәкаль башлыйм, син төгәллә Әгәр тапсаң сүзләрен Әй сез, әниләр, кемнәр тапкыр Күрсәтсеннәр үзләрен.

1.Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә ...........(йөрәк бар).

2.Калган эшкә..............(кар ява).

3.Аз сөйлә..............(күп эшлә).

4.Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез.............(көн күрмәс).

5. Укыган уңар, укымаган.........(туңар).

6.Ата-ананы тыңлаган - адәм булган, тыңламаган - ..........(әрәм булган).

7. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен.......(төзәт).

8.Яхшыдан үрнәк ал, яманнан ...........(гыйбрәт ал).

Укытучы. Әниләребез молодцы, мәкальләрне яхшы беләләр икән.

22.Кем зирәк, кем тапкыр икән? Сынап карыйк әйдәгез! Сез җавапларны табыгыз, Без табышмак әйтәбез.

1.Син туктасаң - туктый, Син барсаң - бара, Ул нәрсә? - уйлап кара. (Күләгә)

2. Түгәрәк - ай түгел, Сары - май түгел Койрыгы бар - тычкан түгел. ( Шалкан)

3.Әбидә берәү, бабайда икәү. Ул нәрсә? (б хәрефе)

4.Кәҗәнең башында нәрсә бар?(К хәрефе)

5.30я хәрефеннән торган кеше исемен әйтегез. (Зоя)

6.Кара мәче ниди ишектән керә? (Ачык ишектән)

7. Чүлгә мәкне кушсаң нәрсә була? (чүлмәк була.)

8.Кайчан куян ите тәмле була? (Ашаганда)

9.Аучы мылтыктан атканда ни өчен бер генә күзен йома? ( Икесен дә йомса, бернәрсә дә күрә алмый)

10 Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли? ( Йоклый) 11. Үсә койма буенда , Гел чагудыр уенда . Уты да юк - яндыра, корт чаккан эз калдыра. (Кычытккан)

Укытучы. Молодцы. Бик тапкыр һәм зирәк икәнсез.

Уен. "Кыстыргыч җыю."

23. Мин әнине яратам, Гөлләргә сулар сибәм Әниләр булмаса җирдә, Шуңа аңа булышам. Идәннәрне дә юам. Кем безне сөяр иде. Әнием арымасын дип, Өстәлләрне ңыештырам, Иркәләп, назлап, яратып, Бөтен көчкә тырышам. Хәтта керләр дә уам. "Кадерлем!"- дияр иде?!

24.Көнгә ничә тапкыр "әни" дибез, Рәхәт тә соң "әни" диюләр. Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, Бүләк итик матур биюләр. Вальс.

25. Кадерле әниләр! Бәйрәмегез сезгә бәхет, Сәламәтлек китерсен, Көнегез гел шат булсын, Елның һәрбер көне Сезгә Әниләр көне булсын!

Укытучы. Хөрмәтле әниләр бәйрәмдә катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сезне тагын бер кат Әниләр көне белән котлыйбыз. Гаиләгездә тынычлык, тазалык, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.



© 2010-2022