Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!

Айсылу: Ана назы – җирдә ул мәңгелек, Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз.  Без узасы юлда маяк булып Гомер буе балкып торыгыз. Римма: На свете добрых слов немало,  Но всех добрее и важней одно:               Из двух слогов простое слово: “мама”              И нету слов дороңе, чем оно. “Яраткан безнең әни” (бииләр- итек, читекләр, 27) Ислам: Елмайса йөзеннән аңлыйм              Әнкәемнең теләген.  Дөньяның киңлегенә тиңлим Әнкәемнең йөрәген, Әнкәй, сиңа бүләк итәм              Бөтен дөнья гөлләрен.  ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



"Илгә - матурлык, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!"













Әниләр көненә багышланган кичә.

Айсылу: Ана назы - җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

Римма: На свете добрых слов немало,

Но всех добрее и важней одно:

Из двух слогов простое слово: "мама"

И нету слов дороңе, чем оно.

"Яраткан безнең әни" (бииләр- итек, читекләр, 27)

Ислам: Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөньяның киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген,

Әнкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрен.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сүзләре.

Бергә: Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле - син ул, әнием.

Инсаф: Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый

Беләбез һәммәбез дә.

Азат: Бүген әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлеп карый.

Гөлләр шуңа шатлана.

Айзат: Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Х.Ислам: Мин дә котлыйм әнкәм сине

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

"Хәерле иртә" (Бииләр - итек, читекләр, 33)

Гөлүзә: Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Әминә: Есть мама у жеребенка,

Есть мама у львёнка,

Есть мама у самого маленького котенка

И у ребенка есть мама

Любимая, словная, самая.

Ислам: Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

Әлфия: Әниемнең эше күп.

Бәйли миңа оек.

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

Зөлфия: Башка - башка эштә дә

Файдам бар әнигә.

Уйнап кайткач, пальтомны

Үзем эләм чөйгә.

Лилия: Әнием китә эшенә,

Ә мин чебеш карыйм.

Ипи турап ашатам,

Мин дә эшкә ярыйм.

"Мин әнигә булышам" (туган җиремә, 20)

Рәмис: Иң - иң сабыр, иң - иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!

Әнис: Әни сүзе иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң -иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Миләүшә: Иң - иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

Алинә: Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил - көннәр.

Азат: Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә.

Әле ярый, Сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

Рүзил: Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез

Бихисап, искитәрлек.

С. Ислам: Наз гөлләреүсеп чыга

Сезнең җылы куллардан

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

А.Ислам: Котлы булсын, Әни, бу бәйрәмең

Матур булып атсын таңнарың

Рәхәт яшә игелеге кайтсын

Син үстергән һәрбер баланың.

Фәнил: Әни бит ул - өйнең яме,

Ә тормышта олы терәк.

Сәламәт бул - озак яшә.

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Лилия: Кояш кебек якты нурлар синнән,

Карашлары белән җылыткан.

Юктыр беркем, әнкәй, синнән башка

Иркә сүзләр белән юаткан.

Сабирҗанов Фәнил "Уйна гармун"

Алия: Теләкләрнең телим изгеләрен

Бәхетләрнең телим зурысын.

Шатлыкларның телим көтмәгәндә

Килә торган иң - иң нурлысын.

Җирдә кояш нуры балкыгандай

Син балкыйсын безнең күңелдә.

Тормышыбыз синен белән матур

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Видео карау

Конвой бию

Татар бию


© 2010-2022