«Чишмәләр чакыра» ( Җырлы – биюле уен)

Чишмәләр …Көнчыгыш халыкларында чишмәләргә начар мөнәсәбәт әхлаксызлык саналган. Безнең,халык, суга кытлык кичермәсә дә, су–инешләргә хөрмәт белән караган. Ләкин соңгы елларда бу чыганакларга игьтибар кимеде. Менә шуны балаларга аңлатырга, белдерергә кирәк. Чишмәләрне яратырга, чиста тотарга өйрәтү – безнең бурыч. Бу – бәләкәй эш. Ләкин балаларга тәрбия бирүдә мөхим чыганак һәм киләчәктә күпме шатлык, куаныч китерәчәк.       «Чишмәләр чакыра». Бу, билгеле, символик исем. Ләкин шушы гади генә сүзгә күпме мәгънә салынган. Ул олы кешеләрне дә, балаларны да тирән әхлак кагыйдәләренә өйрәтә. Моны туган як чакыруы , бик күпләрнең сагыну-сагышлары дип тә атарга була. Гүя ул олыларны беркайчан да онытмаска, җиңү китергән әби-бабаларны, әти-әниләрне хөрмәтләргә өнди. Туган илебезне, җиребезне  саклауга әзер булуны, табигатьне яратуны, туган телебезне яратуны, туган җиребезне пычратмаска кирәклекне кисәтү дә ул  «Чишмәл...  Зал бизәлеше: Чишмә, агачлар, кояш, болытлар сурәте. Сул якта тау сурәте, уң якта кан агачы. Тау, аның артында малайлар яшеренеп утыралар. Пәрдә артында кызлар көянтә- чиләк белән торалар.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Чишмәләр чакыра

( Җырлы - биюле уен)

Чишмәләр …Көнчыгыш халыкларында чишмәләргә начар мөнәсәбәт әхлаксызлык саналган. Безнең,халык, суга кытлык кичермәсә дә, су-инешләргә хөрмәт белән караган. Ләкин соңгы елларда бу чыганакларга игьтибар кимеде. Менә шуны балаларга аңлатырга, белдерергә кирәк. Чишмәләрне яратырга, чиста тотарга өйрәтү - безнең бурыч. Бу - бәләкәй эш. Ләкин балаларга тәрбия бирүдә мөхим чыганак һәм киләчәктә күпме шатлык, куаныч китерәчәк.

«Чишмәләр чакыра». Бу, билгеле, символик исем. Ләкин шушы гади генә сүзгә күпме мәгънә салынган. Ул олы кешеләрне дә, балаларны да тирән әхлак кагыйдәләренә өйрәтә. Моны туган як чакыруы , бик күпләрнең сагыну-сагышлары дип тә атарга була. Гүя ул олыларны беркайчан да онытмаска, җиңү китергән әби-бабаларны, әти-әниләрне хөрмәтләргә өнди. Туган илебезне, җиребезне саклауга әзер булуны, табигатьне яратуны, туган телебезне яратуны, туган җиребезне пычратмаска кирәклекне кисәтү дә ул «Чишмәләр чакыра». Тыйнаклыкка, чисталыкка өндәү дә бар биредә. Чөнки чишмәләр - халык байлыгы. Сафлык, муллык чыганагы да алар.

Зал бизәлеше:

Чишмә, агачлар, кояш, болытлар сурәте. Сул якта тау сурәте, уң якта кан агачы. Тау, аның артында малайлар яшеренеп утыралар. Пәрдә артында кызлар көянтә- чиләк белән торалар.

Солдат: Әйе, «Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ил булмас» дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Ир-егет үзе өчен туар, иле өчен үләр. Илебез тыныч булсын дип, ачлык, ялангачлык булмасын дип күпме кан коелды. Эх, туганнар, балалар . Үлгәннәрнең каберен белик. Исәннәрнең кадерен белик. (Түбәндәгеләргә карап). Кара әле, күрми дә торам икән. Бирегә кемнәр җыелган? Инде киткәнемә шактый ел, танышыйм үзегез белән. Сез кемнәр соң?

Бала: Безме абый, без мәктәп укучылары. Кайберләребез сезнең күршеләр дә дер әле.

Солдат: Ярар, ярар, шулай да булсын. Сез каян кайтып киләсез соң, эштәнме?

Балалар: Әйе, әйе, өмәгә барган идек. Чишмә буйларын чистартып кайтып киләбез.

Солдат: Бик яхшы эш эшлисез икән.Рәхмәт сезгә балалар. Сез чистарткан чишмә сулары бик күпләрнең сусауларын басар әле. Рәхмәт сезгә, зур рәхмәт. Ярый. балалар , мин китим , кайтып туганнарымны күрәсем бар.

Балалар: Сау бул, солдат абый, без синең белән тагы шушы чишмә буенда кабат очрашырбыз әле.

Шуннан соң чишмә турында бер җыр башкарырга мөмкин.

Җиңги: Киленкәем, кара әле. Ничек матур биредә.

Безнең чишмә борыла, борыла,

Зур инешкә коела.

Инеш суы шундый бик күп,

Чишмәләрдән җиела.

Менә шушы сукмаклардан көн саен йөгерә-йөгерә су алырга төшәрсең.

Яшь килен: Әйе, искиткеч матур монда. Ә син беләсеңме, таңда шуны сунны эчкән кызлар матур, сылу була диләр… Шатлыгы да, бәхете дә тулы була диләр. Әйдә, без дә шушы чишмәдән су эчик. (эчәләр )

Җиңги: Нинди тәмле.

Килен: Нинди салкын.

Түти: Балалар, ял иткәнсездер инде. Җиңги белән килен су алсыннар, ә без әкрен генә кайта торыйк. («Чишмә» җыры яңгырый , балалар китәләр)

Җиңги: Киленкәем, җитез атла,

Чиләкләрең чайкалмасын.

Бәхетләрең түгелмәсен,

Күрсәтеп уңганлыгыңны,

Алып кайт син суыңн.

«Чайпалырмын, түгелермен» көенә җырлап чыгып китәләр .

(«Бормалы су» көе яңгырый. Н. Исәнбәт сүз., З. Хабибуллин муз.)

Түти: Матур кызлар суга бара, челтери чиләкләре.

Берсе сирень, берсе нәркис, берсе гөлнең зәңгәре.

Барысы да бер дигәннәр, ефәк күлмәк кигәннә.

Кайсын сайларга да белмим, барысы да чибәрләр.

(Чиләк-көянтәләр белән бию)

1 нче кыз: Тау астында чишмәбез, су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның, бик яратып эчәбез.

2 нче кыз: Кызлар, тыңлагыз әле.

Җыйналышып бүген кич, төшик чишмә буена .

Нәрсә диярсез моңа?

3 нче кыз: Ничек инде төшмәскә.

Анда бик күңелле була,

Нишләп күңел ачмаска .

4 нче кыз: Әйе, әйе мин дә төшәм,

Башкаларга да әйтәм.

Берничә кыз «Фазыл чишмәсе» җырын җырлап керәләр.

1 нче кыз: Кызлар, кызлар, беләсезме ,

Нәрсә килде уема?

Җыйналышып бүген кич,

Төшик чишмә буена.

2 нче кыз: Ярый, ярый, без дә риза,

Анда күңелле була.

3 нче кыз: Егетләргә дә әйтербез ,

Матур уеннар уйнарбыз.

4 нче кыз: Булды алайса, килештек,

Хәзер инде су алыйк.

(«Фазыл чишмәсе»нең икенче куплеты җырлана . Берничә малай күренә. Сөйләнә-сөйләнә берничә кыз һәм түти су буена киләләр.)

Түти : Беркем дә күренми, без беренче булып төшәбез. Әйдәгез, әйдәгез.

1 нче кыз: Әйе, беркем дә юк ахрысы.

2 нче кыз: Карагыз әле, бигрәк матур. Нинди матур чәчәкләр үскән .

Түти: Нинди ямьле биредә. Кошлар да сайрый. Кызлар, сез нигә чиләкләр алдыгыз ?

2 нче кыз: Әти-әниләр уенга җибәрергә теләмәде . Су алырга төшәбез дип алдарга туры килде .

Түти: Алдашырга ярыймы сон?

1 нче кыз: Анысын аңлыйбыз, бүтән алдашмабыз.

Түти: Ярар, сезгә ышанам.

Сез мине тыңласагыз, бер кызык нәрсә әйтәм.

Әби сөйли торган иде, шушы салкын чишмә төпләренә тәңкә салсаң, бәхетең арта имеш. Салыйк әйдә тәңкәләр. Кызлар. Әйдәгез. (Кызлар чиләкләрен куялар, тәңкә салганда, малайлар чиләкләрне урлыйлар.)

1 нче кыз: Ай, кызлар, карагыз. Чиләкләр каядыр юкка чыккан.

2 нче кыз: Әллә чишмә тылсымлы микән?

Әллә чишмә серле микән?

(Аптырашып торалар. Шул вакыт ике кыз, ике малай җырлашып керәләр )

Җырлыйк әле, җырлыйк әле, җырлап ачыла күңел.

Җырлап ачылмаган күңел, мәңге ачылачак түгел.

1 нче кыз: Кызларыбыз ник тыңган, нәрсәгә аптыраган?

2 нче кыз: Ә кайда сезнең егетләр, нигә алар килмиләр?

1 нче кыз: Нигә сез борчыласыз, нигә сез кайгырасыз?

2 нче кыз: Чишмәгә салдык тәңкәләр, юкка чыкты чиләкләр.

1 нче кыз: Беләсезме, ничек итик. Чишмәнең үзенә дәшик.

Нигә болай булды икән? Сәбәбен сорап белик.

Җырлыйлар: Тау астында салкын чишмә,

Челтер, челтер агадыр.

Әйтсәңче, чишмә, кызларның

Чиләкләре каядыр?

(«Мөкәррәмә» көе яңгырый. Халык көе һәм сүзләре. Малайлар чыгып тезеләләр, кызлар икенче якка басалар .)

Малайлар: Куак арасына качып, төштем чишмә буена.

Төштем мин чишмә буена, гашыйк зифа буеңа.

Эх, Мөкә-Мөкәррәмә, Мәдинә-Менәвәрә.

Эчеңдәге серләреңне, сөйләмә берәүгә дә.

Кызлар: Ә, сез икән әле. Кызлар, кирәкләрен бирик әле.

Кызлар: Әнә килә автомобиль, төягәннәр калайлар.

Бар икән әле дөньяда, бит юмаган малайлар.

Малайлар: Әле сез шулаймыни? Без дә калышмыйбыз.

Чиләкләрен алып килеп.

Сөенегез, җиңдегез. Бер дә ачуланмагыз.

Менә чиләкләрегез. Биеп алыйк, әйдәгез .

( Җырлы бию башкарыла )

Түти: Биек тауның башларында, Сабан сөрә бер карга.

Яшь егетләр һәм яшь кызлар, әйдәгезче уйнарга.

Уен тәкъдим итәмен, тыңла аның исемен .

(«Мин башлыйм, син дәвам ит» уены )

Барый - (җавап: тәрәзәдән карый)

Ишми - мич башыннан төшми. Ничек тәне пешми.

Исхак - куркак Кызлар - һавадагы йолдызлар.

Малайлар - чүплектәге калайлар.

1 бала: Дуслар, әйдәгез, каен янына , җырлашыйк тирәсендә .

Бергә: Әйдәгез. (җырлы - барабан корсак, агач аяк , таш курчак.

Нәсип - тавыкларга ярма сип.

бию. «Ак каен». - Валиев көе)

Түти: Чишмә буе чирәм генә. Вак-вак атлап йөрдем мин.

Чишмә буенда йөргәндә, каз каурые күрдем мин.

Шушы аз каурые белән, бик матур уен беләм.

Балалар: Ничек?

Түти: Менә болай. Түгәрәккә басыгыз.

Гармунны уйнатыгыз.

(Кемдә каз каурые кала, шул җәза үти.)

Төрледән-төрле җәзалар бирерг ,

Төрле уеннар уйнарга мөмкин.

Түти: Кызлар, егетләр, бик күңелле булды. Тик безнең өйгә дә кайтасы бар бит әле. Иртәгә эшләр көтә. («Матур булсын» көенә җырлап чыгып китәләр)





© 2010-2022