Үзеңне һәм башкаларны танып белү 8 класс Класс сәгате

Раздел Классному руководителю
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Үзеңне һәм башкаларны танып белү

Тәрбия сәгате

Максат: Үзеңне танырга өйрәтү, башкаларны таный белү.

Җиһаз: компьютер (слайд), төсле кәгазьләр, төсле ленталар, уртача зурлыктагы өч предмет, дүрт яулык.

«Үзеңне танып - бел, шулчакта бар дөньяны танырсың»
(Дельфийс храмында Апполон сүзләре)
үзконтроль һәм үз мөмкинлекләреңә ышануга чакыру буларак яңгырый

Үз фикерләрне һәм хисләрне тикшерә алу һәм үзен башка шәхесләрдән һәм мохиттән аерылган шәхес буларак күрә алу мөмкинлеге төшенчәсе үз-үзен тану дип атала.

«Ике могҗиза бар - йолдызлы күк йөзе һәм кешең үзаңы»
Иммануил Кант

(Биленә ленталар бәйләнгән укучылар белән эксперимент)

Тест "Төсләр ни сөйли?"

Кызыл төс.

Кызыл төсне яратучы бала көйсезләнергә ярата, шактый тиз ярсып китүчән. Андый балаларны кичләрен актив уеннардан, шау-шулы кичәләрдән "араларга" кирәк. "Кызыллар"ның сламәтлеге нык, алар спорт, хәрәкәт ярата. Зәңгәр төсне үз иткән балалардан аермалы буларак, "кызыллар" күбрәк үзләре турында гына уйлый.

Соры төс.

Бу төсне үз иткән балалар, гадәттә, тыныч, кыюсыз, үз эченә бикләнгән булалар. Мондый хәл баланы бүтәннәрдән аерсалар яисә үзе башка балалардан читкә тайпылса барлыкка килә. Соры төс - искелек, ярлылык, караңгылык билгесе, бу төстәге каләмнәрне балаларга бирү киңәш ителми.

Зәңгәр төс.

Зәңгәр төсне яраткан балалар-кызыл төсне үз иткәннәрнең капма-каршысы. Шуңадамы, көйсезләнгәндә "кызыл" балаларны - зәңгәр төс белән, ә зәңгәр төсне яраткан сабыйларны кызыл төс белән тынычландырып була. Зәңгәр төсне үз иткән бала тыныч холыклы, үз-үзен кулда тота белә, ашыкмыйча гына төптән уйлап эшли. Диванда гына ятып китаплар укырга ярата.

Кара төс.

Кара - куркыныч төс, балаларга кулланырга рөхсәт ителми. Балалар үзләре дә бу төсне яратып җиткерми. Әгәр дә инде сабый кара төскә тартыла икән, баланың стресс кичергән, психикасына зыян килгән булуы ихтимал. Никадәр кара төскә тартылса, шулкадәр баланың эчке хәле куркыныч астында.

Сары төс күңелнең эчке байлыгын күрсәтә. Шул ук вакытта куркыныч билгесе булып та тора. "Сарылар" үз иреген өстен куя, башкачарак фикер йөртә, иҗадый эшкэ тартыла.

Сары төсне яраткан бала хыялый, бай фантазияле, шук һәм әкиятче була. Берүзе генә уйнарга ярата. Үскәч, кызыклы эштә генә үз урынын табачак. Һәрвакыт нәрсәдер турында хыяллана, матур киләчәккә ышана, алдагы көн белән яши. Шул ук вакытта холкында катлаулы мәсьәләне кабул итүдән качу, җавапсызлык кебек сыйфатлар да үсеш алуы ихтимал

Яшел төс.

"Яшел" бала үзен читләтелгән итеп хис итә, бигрәк тә әнисенең игътибарына., терәк-таяныч, яклауга мохтаҗ. Бу төркемгә кергән балалар үзгәрешләрдән курка, аларны авыр кичерә. Мондый очракта тәрбия мәсьәләсенә иҗадый күзлектән карарга, баланы ачык күңелле итеп үстерергә, аңарда кызыксынучанлык хисе уятырга кирәк.

Кызгылт-сары төс.

Бала кояш, һава, хәтта әнисен дә кызгылт-сары төс белән буяса, бу сүрәт күңелгә бик ятып җитми, нинидер бушлык барлыкка килә. "Кызыллар","сарылар" кебек, кызгылт-сары төсне яраткан балалар тиз кызып китүчән. Әмма хисләре аның эчендә кала. Алар шаяра, сәбәпсез кычкырыша, шуклыклар эшли.

Көрән төс.

Бу төсне яраткан балалар ышанычлы, ябык кечкенә дөньларын төзи. Анда ул курку белми. Ләкин "көрәннәр" төркеменә кергән балаларның сәламәтлеге ныклы булмый, төрле каршылыкларга юлыгучан булалар.

Шәмәхә төс.

Шәмәхә төс - төн, сер, сихрилек, күзәтүчәнлек билгесе. Бк төркемгә кергән балаларның эчке дөньясы бай, хислеләр, аларга артистлык сыйфаты хас. Башкалар алдында үзләрен күрсәтергә телиләр. Читтән үзләрен күзәтә дә беләләр. Бик нечкә күңеллеләр, терәк-таянычка, мактауга мохтаҗлар.

Яшькелт-зәңгәр төс.

Су, боз, салкынлык, тирәнлек, горурлык, масаючанлык билгесе. Бу төркемгә керүчеләр, гадәттә, җитәкче булалар, ялгышудан, ирешкән уңышларын югалтудан, үзләренә карата тәнкыйтьтән куркалар. Яшкельт-зәңгәр төсне яратучы балага күбрәк ирек бирергә, теләкләрен, максатларын куәтләргә кирәк. Артык таләпчән булмагыз (мәсәлән, гел "5"легә укуын таләп итмәгез)

Үз-үзең булып кал риваять

Ике кувшин риваяте

Бүген мин тудым, сез беләсезме?

Минем тавышны ишетәсезме?

Карагыз миңа, я, күрәсезме?

Нинди кечкенә, дип көләсезме? Дөньяны күрәм тик беренчесен,

Тудым да менә нәкъ шуның өчен.

Шушы дөньяда эзем калсын, дип,

Ялкын йөрәгем гомер янсын, дип



© 2010-2022