Гаяз Исхакый һәм аның замандашлары

"Описание материала: Фәнни - эзләнү эше төбәгебезнең кашы булган, XIX йөз ахырында, XX йөз башында әдәбият мәйданына килеп, татар әдәбиятында үзенчәлекле урын яулаган әдипләребезнең берсе - Гаяз исхакый һәм аның замандашларының әдип үрнәгендәге иҗатларын өйрәнүгә багышлана. «Исхакый һәм аның замандашлары» дип исемләнгән фәнни - эзләнү эшебезнең максаты - замандашларының татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый иҗаты турындагы фикерләре белән танышу һәм аның үрнәгендәге иҗатларын тикшерү. Язучының әд...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Гаяз Исхакый һәм татар мәгарифе" - гамәли конференциясендә катнашу өчен гариза.

Укучының фамилиясе, исеме, атасының исеме

Исхакова Гөлшат Муса кызы

Сыйныфы

VIII

Эшне җибәргән уку йортының исеме һәм адресы

Әлки муниципаль районы

Иске Чаллы урта гомуми белем мәктәбе

Фәнни җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме

Вафина Әлфия Мансур кызы

Вазыйфасы, укыта торган фәне

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Элемтә өчен телефон

89376213870

Чыгыш ясаганда кирәк булачак җиһазлар , техник чаралар

Мультимедиа проекторы

Эшне тәкъдим итәргә теләгән секция

Исхакый һәм аның замандашлары
















Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы

Иске Чаллы урта гомуми белем мәктәбе








Тема.

Исхакый һәм аның замандашлары











Фәнни - эзләнү эшен башкарды:

VIII сыйныф укучысы

Исхакова Гөлшат Муса кызы

Фәнни җитәкчесе:

Вафина Әлфия Мансур кызы

2014 ел

Эчтәлек


Кереш________________________________________________________1

Төп өлеш _____________________________________________________2

Йомгаклау____________________________________________________ 8

Файдаланылган әдәбият ________________________________________ 9

Кушымта_____________________________________________________10


















Кереш.

Бөтен гомерен татар халкының милли азатлык хәрәкәтенә багышлаган һәм әдәби иҗатка биргән Гаяз Исхакый үзеннән соң гаять зур һәм бай мирас калдырган.

Әдипнең иҗаты тулысынча татар милләтенең олылыгын раслауга, бөеклеген дәлилләүгә, аның башка халыклар белән тигезлеген исбатлауга хезмәт итә һәм һәр әсәре шул олы максатка буйсындырылган, милли кыйблага йөз тоткан.

Чордашлары һәм каләмдәшләре арасында Гаяз Исхакый иҗаты менә шул асыл сыйфаты белән нык аерылып тора һәм каләме җан биргән һәр әсәр әдипнең милли мәсьәләгә үзенчәлекле карашын гәүдәләндерә.

Фәнни-эзләнү эшен төбәгебезнең йөзек кашы булган, XIX йөз ахырында , XX йөз башында әдәбият мәйданына килеп, татар әдәбиятында үзенчәлекле урын яулаган әдипләребезнең берсе - Гаяз Исхакый һәм аның замандашларының әдип үрнәгендәге иҗатларын өйрәнүгә багышладык.

"Исхакый һәм аның замандашлары" дип исемләнгән фәнни-эзләнү эшебезнең максаты - замандашларының татар әдәбияты классигы Г.Исхакый иҗаты турындагы фикерләре белән танышу һәм аның үрнәгендәге иҗатларын тикшерү.

Максатка ирешү өчен алдыбызга түбәндәге бурычлар куелды:

- Гаяз Исхакыйның язучылар, шагыйрьләр белән иҗади бәйләнешен өйрәнү;

- халкыбызның милли азатлыгын үзләренең каләмнәре белән яклаган милләтпәрвәрләрнең әдәбияттагы өлешен барлау.

Язучының әдәбият мәйданындагы иҗаты фәнни эшебезнең өйрәнү объекты булып тора. Хезмәттә анализлау методы кулланылды. Теоретик база туплаганда язучының әсәрләре, драма һәм комедияләре белән беррәттән , аның белән бер чорда эшләгән, яшәгән һәм иҗат иткән кешеләрнең истәлекләренә, вакытлы матбугат материалларына таянып эш ителде. Бу эшнең фәнни яңалыгы шунда : әлеге материалны югары сыйныфларда әдәбият дәресләрендә, язучының туган көнен искә алу кичәләрендә кулланырга мөмкин. Фәнни эш өчен әзерләнгән презентация укытучылар өчен зур ярдәмлек булып тора.

Төп өлеш.

Гаяз Исхакый XIX йөз бетеп, XX йөз башланганда әдәбият мәйданына килә. Ул әсәрләре белән әдәбиятыбызны да, иҗат эше турында җәмәгатьчелекнең тәнкыйди фикерләвен дә җанландырып җибәрә. Аңардан Г.Тукай да, Ф.Әмирхан да күпмедер калыша. Г.Ибраһимов исә күбрәк Октябрьдән соң гына күтәрелеп китә. Октябрьгә кадәр чыккан газета - журналлар арасында Г.Исхакый исеме кермәгәне сирәк булгандыр.

Исхакый әсәрләренең үз иҗатларына булган көчле йогынтысын бу чорда актив иҗат иткән әдипләр үзләре дә таныйлар. Аерым алганда, Ф.Әмирхан үзенең автобиографиясендә Г.Исхакый әсәренең үз иҗат кредосын формалаштыруда хәлиткеч роль уйнавын тану белән бергә "Ике йөз елдан соң инкыйраз"ның тәнкыйди рухта булуында искәртеп, үз фикерен белдерә: "Бу әсәрдә ялкынлы автор бөтен татар тормышын рәхимсез рәвештә тәнкыйть итә.Ул миңа бик тә көчле тәэсир ясады".

Г.Исхакыйның әнә шулай автор тормышын сискәндереп җибәргән бу повестена аваздаш булган яки аның лейтмотивын үстереп җибәргән башка әсәрләр дә хәзер инде милли яшәеш проблемаларына кыюрак мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, М.Гафуриның "Ярлылар, яки өйдәш хатын" һәм "Солдат хатыны Хәмидә" хикәяләре, "Кара йөзләр" повесте , Ф.Әмирханның "Фәтхулла хәзрәт" һәм "Хәят" повестьлары, Г.Ибраһимовның "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" хикәясе, С.Рәмиевнең "Галәветдин хаҗи корбаны Җаек Хәдичә" хикәясе татар милләтен инкыйразга этәргән кимчелекләрне фаш итү рухы белән Г.Исхакый әсәренә бик якын торалар.

Бу чорда сәхнә әдәбияты да татар дөньясында шактый тамыр җәеп өлгергән кадими күренешләрнең зыянлы, зарарлы асылын кыюрак, Исхакыйча яктырту ягына борыла. Атап әйткәндә, Г.Коләхмәтовның "Ике фикер" драмасы, С.Рәмиевнең "Яшә, Зөбәйдә, яшим мин" драмасы һәм "Низамлы мәдрәсә" комедиясе, Г.Камалның "Беренче театр" комедиясе, И.Богдановның "Помада мәсьәләсе" комедиясе, М.Фәйзинең "Галиябану" музыкаль драмасы татар халкын инкыйразга этәрергә омтылган кадими күренешләрне һәм кайбер хорафатларны тәнкыйть уты белән көйдерәләр.

Милли шигърият тә нигездә татар халкының рухи яңарышына уңайлы шартлар

тудыру өчен актив көрәшә, инкыйразның юлына киртә булып ятарлык шигърият үрнәкләре бирә.

Г.Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" әсәрендә камчыланган татар тормышындагы кадимчелек терәкләрен юк итү мотивлары Г.Тукай иҗатының үзәк өлешен тәшкил итә. Тукай шигъриятенең төп эстетик-фәлсәфи концепциясен төзүдә катнашкан Исхакыйның бу әсәре шагыйрьнең башка шигырьләре өчен дә бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып хезмәт итә. Кыйбла-омтылышлар, иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт - аларның һәр икесенең дә асыл сыйфатлары. Табигать аларга искитмәле иҗади егәр бүләк иткән.

Аерым алганда, С.Рәмиевнең "Таң вакыты", Дәрдмәнднең "Кораб", М.Гафуриның "Үзем һәм халкым" шигыре, Н.Думавиның "Китәчәк иске дөньяга яңа дөньяның сүзләре", С.Сүнчәләйнең "Азан", Ш.Бабичның "Халкым өчен" шигырьләре Г.Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" дагы милләтне саклау мотивларын тамырга үстерүләре белән кыйммәтле.

Замандашларының мәкаләләрендә әдипнең шәхесенә карата кызыклы хәбәрләр бар. Ш.Мөхәммәтъяров «Гаяз әфәнде мөхәрриремезнең соңгы еллардагы тормышыннан» дигән мәкаләсендә Г.Исхакыйның сөргенлек елларында күп язуын, язганнарын Казанга җибәрсә дә, наширләрнең ул әсәрләрне бастырып чыгарырга бик үк атлыгып тормауларын искәртеп үтә.Әдип мохтаҗлыкта, зур хафада йөри.Шушы авыр вакытында аңа Г.Хәсәни ярдәмгә килә. Әдипнең «Мәҗмугаи асәр»ен чыгаруны, өч ел дәвамында аны матди яктан тәэмин итүне үз өстенә ала. Дөрестән дә, «Тормышмы бу?», «Фамилия сәгадәте», «Җәмгыять», «Ул икеләнә иде» кебек китаплары Г.Хәсәни җитәкләгән «Гасыр» нәшрияты аша дөнья күрә. Г.Хәсәни шәхес буларак та Г.Исхакыйга хөрмәт белән караган. Әлеге мәкаләсендә дә: «Аның белән утырышкан саен утырасы , күрешкән саен күрешәсе килеп тора.Ул бер сүзе , бер карашы белән кешене сихерләндерә, үзенә карата. Үзен сөйдерә»,- ди. Башка кайбер мәкаләләрдә дә Г.Исхакыйның аерым характер билгеләре турында әйткән сүзләр очрый. Замандашлары аны бер урында гына басылып яши алмый торган, эзләнүчән, тынгысыз җан , кызу темпераментлы кеше итеп сыйфатлыйлар.

Шул ук вакытта алар аның авырлыкларны җиңеп чыгу юлында түземле,

киләчәккә өмет белән караучы көчле рухлы шәхес булуына да басым ясыйлар.

"Безнең урамда да бәйрәм булыр әле " аның яраткан афоризмы булган.Ул туры

сүзле , теләсә кемгә тәнкыйть сүзе әйтергә уңайсызланып тормаган. "Гаяз

бернәрсәгә ышандымы - ул инде аны башка һичбер нәрсә белән дә

хисаплашмастан әйтә бирә... шуның аркасында үзенә нәрсә ишетергә вә нәрсә

күрергә туры килсә килсен, ул инде аны куллана. Менә шунда "Гаязлык", - ди

Ф.Әмирхан "Йолдыз һәм Гаяз Исхаков" исемле мәкаләсендә.

Матбугат битләрендә Г Исхакыйның кешелекле кеше булуы турында

сөйләүче мәгълүматлар да теркәлгән.Шагыйрь Минһаҗ Мәннафның

"Татарга" дигән шигырен бастырганы өчен "Ил" газетасының 1914 нче елгы

6 нчы декабрь саны конфискацияләнә, мөхәррире Г.Исхакый судка тартыла.

Судта мөхәррир бөтен гаепне үз өстенә ала.Әгәр дә ул кешелекле булмаса ,

шулай эшләр идеме?

Дуслары С.Рәмиев, Г.Хөсәенов, Г.Хәсәни һәм Ш.Мөхәммәтьяров мәкаләләре

биографик мәгълүматларга бай һәм әдипнең шушы шәхси сыйфатларын белеп

язылган булулары белән аерылып торалар.

Әдип 1913 нче елның 22 нче октябрендә Петербургта «Ил» исемле гәҗит чыгара башлый. «Ил» гәҗитендә Й.Акчура, М.Бигиев,З.Вәлиди, М.Гафури, Н.Гасрый, Ш.Мөхәммәдъяров,С.Рәмиев,Ф.Туктаров шикелле язучылар , сәясәтчеләр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре актив катнашалар.

Нәкъ шул чакта бер төркем журналистлар һәм сәясәтчеләр, татар зыялылары

әдипнең туган көнен билгеләп үтәләр. Бу фактны искә алмыйча мөмкин түгел.

Чөнки киләчәктә аңа үз Ватанында 50 яшен дә , 60, 70 еллыкларын да уздыру

насыйп булмаячак . Аның шул уңай белән үткәрелгән мәҗлестә ясаган чыгышы

кызыклы. Аннан бер өзек китереп үтәсе килә.

«Болай үз өемдә рәсми сурәттә якын дус вә аркадашларым берлә бергәләшеп

туган көнемне каршы алу минем гомеремдә беренче мәртәбә булды.Чөнки миңа

әлегә кадәр туган көнемне йә төрле төрмәләрдә , йә ссылкаларда яхуд качып-

посып үткәрергә туры килә иде. Бүген, башкалар кебек үк, тәмам хокуклы,

иркенлектә булган бер кеше сурәтендә сезнең арагызда утырып, үземнең шәхси

бәйрәмемне үткәрә алуым һәм сезнең тәбрикләвегезне ишетүем янә миңа бер

куәт, тагы да көчлерәк бер иман бирәдер»,- ди ул.

Г.Исхакый үз чорының зыялыларын түбәндәгечә характерлый: «…тугъры юлны

күрсәтүчеләр, бөтен тирә-якка мәдәният орлыгы сачүче,.. бу буын балаларын

гына түгел, киләчәк буынның да тәрбиячесе»,- ди.

Аның иҗатына беренчеләрдән булып игътибар итүче - театр тәнкыйьчесе

Г.Кәрәм.Ул әдипнең Н.В.Гогольдән тәрҗемә ителгән "Борынгы алпавытлар"

хикәясенә "Йолдыз"ның 1906 нчы елгы 25 март санында рецензия бастыра.

Шуннан соң Ф.Әмирхан, Г. Ибраһимов , "Яшенче" (Г.Камал), Җ. Вәлиди,

Г.Газиз (Г. Гобәйдуллин), Ш.Әхмәдиев кебек үз чорының абруйлы,

зыялыларыннан алып, исемнәре бик үк билгеле булмаган авторларга кадәр,

аның әсәрләренә карата мәкаләләр, рецензияләр бастыралар.Г.Исхакый әсәрләре

чыгу уңае белән матбугатта рекламалар биреп барыла. Замандашлары үзләренең

мәкаләләрендә мондый популярлыкның сере турында уйланалар.

Аңлап укыганлыктан , Г.Исхакый әсәрләре халык арасына ансат тарала, тиз

арада халыклашып китә. В.А.Гордлевский , Н.Гасрый аны "Татар әдәби теленең

атасы" дип атыйлар.

Популярлыгының икенче серен рус әдәбиятына борылыш ясавы белән

аңлаталар. Г.Исхакый , Гоголь , Тургенев , Горький иҗатын үзләштерә.

Замандашлары аның Толстой фәлсәфәсенә мөкиббән китүен билгеләп үтәләр.

Кайбер тәнкыйтьчеләр аны драматург Островский белән дә чагыштыралар.

"Гаяз әфәнде дөньяга чыгу белән , татар әдәбиятының агышы бөтенләй

икенчегә борылды.Ул татар әдәбиятына яңа төс, яңа тәм, яңа мәнзарә бирде", -

ди Ш. Әхмәдиев "Татар әдәбиятына даир" исемле мәкаләсендә.

Әдәбият мәйданына Исхакый артыннан килеп, әдип буларак аннан соң танылган

Г.Ибраһимов та Исхакыйга беренче башлап югары бәя бирүче була. 1910 нчы

елда ул: "Әдәбият мәйданында хәзер иң шәүкәт илә вә иң бөек урында карт

реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм зат татар әдәбиятына башлап реализмны

кертүче иде.Әле һаман да аның мәүкыйгасы ялгыз дәрәҗәдәдер. Без аның

хикәяләре кадәр реальный бер әсәргә матбугатыбызда очрый алганыбыз юк әле",

- дип яза.

Шул ук елны бераз соңрак язылган икенче бер мәкаләсендә Г.Ибраһимов аны

әдәби хәрәкәтнең алгы сафында баручы өч олы талантның беренчесе итеп бәяли:

"Татар матбугатына килсәк, әсәрләре милли әдәбиятның чәчәге диелмәгә лаек

булган Гаяз әфәнде , шигырьләре бөтен аңлылар тарафыннан сөелеп укылган

Тукаев вә чыккан әсәрләре илә киләчәктә олуг өмет биргән Ф.Әмирхан

әфәнделәр шул яшьләрнең алгы сафындагы егетләр түгелме? "

Г.Исхакый әсәрләре белән беренче тапкыр Парижда, С.Максуди аркылы

танышкан , "Кәләпүшче кыз"ын укып таңга калган әдип һәм сәясәтче Й.Акчура

шулай ук матбугатта аның хакында махсус мәкалә язып чыга. Ул Г.Исхакый һәм

Ф.Әмирхан иҗатларын югары бәяли.

Әдипнең байтак проза әсәрләренә карата әдәби тәнкыйть үз сүзен әйткән.

Шулай булса да, замандашлары прозаик Исхакыйга караганда драматург

Исхакыйны өстенрәк куйган булса кирәк, пьесалары игътибарны ныграк җәлеп

иткән. "Исхакый театры " дигән төшенчә йөргән.

Тәнкыйтьчеләр әдипнең аеруча уңышлы пьесалары итеп,"Зөләйха" белән

"Мөгаллимә"не атыйлар. Мәсәлән, "Мөгаллимә " турында 1914 нче елда гына да

сигез авторның мәкаләсе чыга. Җ.Вәлиди "Мөгаллимә" исемле мәкаләсендә

әдипнең иҗат методын билгеләү юнәлешендә беркадәр омтылыш ясый. "Аның

бу әсәрендә без народниклыкның яңарак бер шәкелен , романтизм буявына

буялган хәлен күрәмез", - ди ул.

Замандашлары Г.Исхакыйның тиз язуын билгеләп үтәләр.Г.Гыйсмәти әдипнең

"Мөгаллимә"не Финляндиягә ял итәргә баргач, өч көндә төгәлләп кайтуы турында

яза. Мәкалә иясе пьесаның кәгазьгә төшүе өч көндә генә булса да, аның сюжеты

әдипнең башында байтактан эшләнеп килүе турында искәртә.

"Зөләйха"драмасы турында Ф.Әмирхан "Иске хөкүмәткә каршы гаять куәтле бер

обвинитель акт " дигән фикерен белдерә.

"Мөгаллим" драмасын цензор В.Смирнов кулъязма килеш укыгач, "революцион

характерда " булганы өчен басарга яраксыз дип таба. Ә татар тормышын һәм

сәхнә кануннарын яхшы белгән күренекле драматург Г.Камал аны "гүзәл әсәр"

дип бәяли.

Мәшһүр тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Җ.Вәлиди 1913 нче елда "Вакыт"

гәҗитендә басылган мәкаләсендә болай ди: "Г.Исхакый - халык язучысы. Ул

татар тирән йокыда чакта әдәбиятка килеп, аны уята, аның чирләрен , һич

яшермичә, тормыштагыча туп-туры, гади итеп, ачып сала. Ул купшылык ,

назлылык, буш фәлсәфә, искитәрлек вакыйгалар белән мавыкмый , тормышны

гади агышында тасвирлый. Һәр көннең вагы-төягенә күмелгән характерларны

җыеп, матур типлар ясый. Тупас , чуалчык хәлендә булган чынбарлыктан

шигъри сәнгать күренешләре чыгара. Г.Исхакый -"Сәнгать-сәнгать өчен" дип

йөрүчеләрдән түгел. Ул һәрбер әдәби әсәрен әхлакый һәм иҗтимагый бер

идеядән чыгып эш итә",- дип яза.

Г.Исхакый милли мәгариф челтәрен дөньяның алга киткән милләтләренең

мәгариф системасы дәрәҗәсендә үзгәртеп корырга чакыра.Милли мәгариф

системасына башка халыклар ирешкән казанышларны кертүдән куркып, үз эченә

йомылып ятуны тәнкыйтьли.

Хокуклары чикләнгән татар халкы арасында мәдәни проектларның нигезен

тәэмин итә алган җәмгыяти хәйрияләр, башка җәмәгать оешмалары барлыкка

килә. Мондый җәмгыятьләр белән бергә башка төрле хөсет мәнфәгатьләрне

күздә тотып төзелгән оешмалар да оеша . Г.Исхакый әсәрендә чагылыш

тапкан шундый шомлану авазына теләктәшлек күрсәтеп, Г. Тукай 1906 нчы елда

"Җәмгыяте хәйрия" дигән җитди проблема күтәргән хезмәтен бастырып чыгара.

Бу нисбәттән Ф.Әмирханның "Милләт тәрәкъкый иттерү" дип исемләнгән

хикәясе Г.Исхакый белән Г.Тукай күтәргән проблемаларның актуальлеген

раслауга бер дәлил була ала.

Йомгаклау.

Мәшһүр француз язучысы Виктор Гюго: "Бер милләтнең бөеклеге халкының

саны белән түгел, акыл ияләренең , талантлы һәм бөек шәхесләрнең күплеге

белән билгеләнә"- дигән.

Язучының бу сүзләре нәкъ безнең милләт турында әйтелгән кебек. XX гасырда

безнең халыктан дистәләгән олы шәхесләр - фикер ияләре, гыйлемдарлар,

дәүләт эшлеклеләре һәм сәясәтчеләр , язучылар, сәнгать йолдызлары,

каһарманнар үсеп чыга. Шулар рәтендәге Г.Исхакый - татарның сирәк очрый

торган бөек таланты, милли әдәбиятының классигы һәм төпкә җигелеп тартучы

"эш аты". Әлеге фәнни- эзләнү эшен эшләгәндә файдаланылган

материаллардан күренгәнчә, ул озак вакытлар коллык хәлендә яшәгән халыкның

уянуын, киң сәясәт мәйданына чыгуын, азатлык өчен көрәш юлында

җиңүен, югалтуларын да күргән чын милләтпәрвәр. Аның уңай йогынтысы

астында иҗат иткән татарның барлык зыялылары да халкыбыз азатлыгы өчен

армый-талмый хезмәт куйганнар.

Аның иҗаты үрнәгендә эшләгән замандашлары Г.Тукай, Ф.Әмирхан ,

Г.Ибраһимов, М.Гафури татар халкының милли мәдәниятен яңа

баскычка күтәргән, ерак тамырлары көнчыгыш традицияләренә барып тоташкан,

ислам мәдәнияте белән сугарылган татар әдәбиятын Европа халыкларының рухи

казанышлары белән баетып , дөнья цивилизациясенең үсеш юлына алып

чыккан олы талантлар булып формалаштылар.

Сүземне йомгаклап, Г.Тукайның "Хиссияте миллия" дигән мәкаләсеннән бер

өзек китерәсем килә. "... Безнең милләт тә , башка милләтләр кебек

Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына ,

безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәкъкыйләренә сәбәп булган чын

мөхәррирләргә , рәссамнарга, бардакханәдән чыкмаган яңа-яңа милли

шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә мохтаҗ.."

Милләт язмышын, телебезне, әдәби мирасыбызны кайгырту,саклау барлык

татар кешеләренең дә уртак бурычы ул.

Файдаланылган әдәбият


1.Гаяз Исхакый.Әсәрләр.- Казан , Татарстан китап нәшрияты, 8 том, 2001 , 11 бит.

2.«Казан утлары» , 1995, №3 142-146 б.

3. «Мирас» журналы ,1998 , №5 39-62 б.,79-98 б.

4. «Мирас» ,1999 ел, №10 98-112 б.









Кушымта



© 2010-2022