Проектная и исследовательская работа на уроках татарского языка и литературы

Проектная и исследовательская работа на уроках татарского языка и литературы Работа выполнена: Зиннуровой Г.М., учительницей татарского языка и литературы МБОУ «Красногорская СОШ» Республики Татарстан, КерешБез яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку -...
Раздел Изобразительное искусство и Мировая художественная культура (ИЗО и МХК)
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:







Проектная и исследовательская работа на уроках татарского языка и литературы


Работа выполнена:

Зиннуровой Г.М., учительницей татарского языка

и литературы

МБОУ «Красногорская СОШ»

Республики Татарстан,


Эчтәлек

Кереш ......................................................................................................3

I бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуның сыйфатын үстерүдә проектларның һәм эзләнү - тикшеренү эшләренең әһәмияте .......5

1.1 Проектлар технологиясе ..................................................................5

1.2 Эзләнү - тикшеренү эшләре ............................................................7

II бүлек. Проектлар технологиясен кулланып төзелгән дәрес үрнәге.................................................................................................................14

Йомгаклау...............................................................................................29

Кулланылган әдәбият ...........................................................................30




Кереш

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку - укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту - тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.

Бүгенге көндә педагогик технология дигән термин еш кулланыла. Технология ул - ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы.

Педагогик технологиянең 3 аспекты булып: а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле -төрле чаралар кулланып оештыру тора.

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган проектлар технологиясен һәм эзләнү - тикшеренү методын куллану уңай күренеш дип саныйбыз.

Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычлары

Татар теленнән белем сыйфатын күтәрүдә проектлар технологиясенең һәм эзләнү - тикшеренү методының тоткан урынын, нәтиҗәлелеген билгеләү.

Әлеге максатка ирешү өчен, без түбәндәге бурычларны куйдык:

  • Проектлар технологиясен кулланып үткәрелгән дәресләрне анализлау;

  • Традицион дәресләр белән чагыштырып уңай һәм тискәре якларын билгеләү;

  • Укучыларның иҗади активлыгын үстерүдә эзләнү - тикшеренү методының әһәмиятен күрсәтү;

Тикшерүнең методлары. Хезмәттә анализлау һәм чагыштыру методлары кулланылды.

Хезмәтнең структурасы. Тикшерү эше керештән, төп өлештән, йомгактан hәм кулланылган щдщбият исемлегеннән тора.

I бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуның сыйфатын үстерүдә проектларның һәм фәнни тикшеренү эшләренең әһәмияте

1. Проектлар технологиясе

Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең инновацион технологияләре арасында проектлар методы урын алып тора. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Проект сүзе 3 мәгънәне аңлата:

1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер планы;

2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;

3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланган булса, хәзер музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла.

Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, түбәндәге проектларны кулланып була:

  • тикшеренү (хезмәтнең актуальлеге нигезләнә, тикшерүнең максаты, бурычлары куела, аларны чишү юллары күрсәтелә)

  • иҗади ( кичә яки бәйрәм иткәрү өчен сценарий төзү, сочинение планын төзү, мәкалә язу һәм башкалар)

  • гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру)

  • мәгълүмати (темага карата мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, алар белән фикер алышу, йомгаклау)

  • рольле ( проект эчтәлегеннән чыгып, укучылар рольләр алалар, бу аларга нәрсәдер әйтергә, яки нәрсә турында булса да сорарга этәргеч бирә.

  • предметара (берничә предметка нигезләнә)

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшылап әзерләнүләрен, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында фикер алышуда катнашып, укытучы да тигез хокуклы яшьтәш, ярдәмчегә әйләнә.

Проектларны гамәлгә ашыру укучыларга әйләнә- тирәдәге кешеләр белән бергә эшләргә һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.

Проект эшчәнлегенең бурычлары:

- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәсен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр, осталык булдыру;

- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;

Проектларның темасын сайлау.

Проектның темасын укучылар мөстәкыйль яки укытучы кушуы буенча сайлыйлар. Проектларны аерым һәм иҗади төркемнәрдә эшләргә була.

Проектны тормышка ашыру тәртибе:

1) әзерлек этабы:

а) теманы сайлау;

б) аның күләмен билгеләү;

в) укытучы белән бергә эш планын төзү;

г) укытучыны әдәбият белән эшләргә өйрәтү

2) проектның төзелеш (корылыш) этабы:

а) бирелгән план буенча эш башкару;

б) әдәбият белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау;

3) тормышка ашыру этабы:

а) эшне төгәлләү һәм тикшерү

4) йомгаклау этабы:

а) проектларны яклау, хезмәт нәтиҗәләре белән башкаларны таныштыру.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту - тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер - берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарури.


Фәнни тикшеренү методы

Фәнни-тикшеренү эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш.

Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

Хәзергесе көндә гомуми белем бирү йортларында тикшеренү эшчәнлегенә дә зур игътибар бирелә. Кызганычка каршы, укучыларның күбесе тикшеренү эшчәнлегенә дөрес якын килеп, проблемаларны чишүдә генә кыенлык кичереп калмыйлар, хәтта реферат, доклад, тезислар да төзи белмиләр.

Шушы олы максатларга ирешү өчен алар туган телне чын күңелдән яратырга тиешләр. Ә ярату өчен бала күңелендә җиңү шатлыгы, нинди дә булса ачыш ясау шатлыгы булырга тиеш.

Фәнни эшкә тотыныр алдыннан, гадәттә, шундый сораулар туа:

1. Теманы ничек сайларга?

2.Теманың актуальлеген ничек нигезләргә?

3. Ничек итеп материал тупларга?

4.Нинди әдәбият өйрәнергә?

5.Эшнең структурасы нинди булырга тиеш?

6. Фәнни эшнең текстын ничек язарга, аны ничек формалаштырырга?

7. Эшне яклау ничек булыр?

Хәзер hәр этапка якыннанрак тукталыйк.

Фәнни-эзләнү эшенә тема сайлау

Тема сайлау - фәнни эшнең җитди, җаваплы өлеше. Нинди генә тема алынса да, ул озак һәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне таләп итә. Фәнни эшнең исеме эшләгән эшне төгәл һәм анык итеп атарга тиеш. Гомуми характердагы темаларны алмаска, конкретрак темалар алынырга тиеш.

Җирле сөйләм, тарих , халык авыз ижаты , онамастика темалары күңелгә якын темалар. Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән чагыштырмача өйрәнү. Татар телен рус теле, төрки телләр белән чагыштырып карау, халык авыз иҗаты әсәрләрен чагыштырма карау да матур гына нәтиҗәләр бирә, дип уйлыйм мин. Аерым гына бер әсәр өстендә эшләп, аны төрле яктан тикшерү кечерәк яшьтәге балалар өчен уңышлырак булыр.

Фәнни эшкә материал туплау

Фәнни эшне язу тема сайлауданмы, әллә материал җыюдан башланамы? Ике якны яклаучылар да бар: материал туплагач кына тема конкретлаша, яисә ачык тема булмый торып, нинди материал җыя башлау ул диючеләр дә күп.

Тема ачыклангач, фәнни эш язу материал җыюдан башлана. Иң беренче чиратта темага караган фәнни әдәбиятны барларга кирәк.

Җыелган материалны үзләштерү, теманы яктырту өчен мәгълүмат туплау - тема өстендә эшләүнең иң беренче мөһим этабы. Укучы башта тикшерелә торган чыганакны җентекләп өйрәнергә тиеш (әдәбият буенча фәнни эш язганда, ул авторның әсәрләре белән танышу).

Кирәкле мәкалә һәм китапларны эзләп табуда китапханәләрнең тематик картотекалары да ярдәм итә. Иң беренче чиратта нинди чыганакларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген фәнни җитәкче күрсәтә.

Фәнни-теоретик әдәбиятны, шулай ук әдәби текстларны һәм тел фактларын өйрәнгәндә язмалар булдыру кирәк. Цитаталар, өзекләр, уку дәверендә үзеңдә туган фикерләрне язу өчен аерым кәгазьләр, карточкалар файдалану мөһим. Һәр биттә яисә карточкада бер генә язма булырга тиеш. Мондый тәртиптә эшләү җыелган материалны төркемләү өчен уңайлы.

Цитаталар, җыелган материал җитәрлек дип табылганнан соң, аны системага салу башлана.

Материал туплау, аны системага салу һәм анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыклана, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнә, шул нигездә эшнең планы төзелә.

План, гадәттә, темага караган әдәбият белән танышканда ук күзаллана. Баштарак ул якынча булып, материал туплау барышында еш кына тулыландырыла, конкретлаштырыла һәм соңыннан фәнни эшнең эчтәлеге итеп куела.

Фәнни эшнең төзелеше белән таныштыру

Титул бите фәнни эшнең беренче бите булып тора һәм ул катгый кагыйдәләргә буйсынып языла.

Битнең югары өлешендә мәктәпнең исеме языла. Титул битенең уртасында фәнни эшнең темасы языла.

Теманың исеме астында - битнең беренче өлешендә авторның фамилиясе, исеме, атасының исеме, фәнни җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме, квалификация категориясе языла.

Битнең сул ягында фәнни эшне яклауга рөхсәт ителү билгесе язылырга тиеш.

Битнең түбән өлешендә шәһәр исеме, эшне башкару елы күрсәтелә .

Титул битен язу кагыйдәләре:

- Титул бите рамкасыз булырга тиеш.

- Елын язганда "ел" сүзе язылмый.

- Фәнни эшнең исеме битнең уртасына языла, нокта куелмый, куштырнакларга алына.

- Фәнни эшнең исеме мөмкин кадәр кыска һәм эшнең эчтәлегенә туры килергә тиеш.

- Эшнең исеме элегрәк бастырылган фәнни тикшеренүләрне кабатламаска тиеш.

Тезислар:

Ике биттән артмаган, бастырылган һәм түбәндәге мәгълүматтан тора торган текст:

  • Эшнең максатыннан чыгып кыскача куелган бурычлар.

  • Бурычларның актуальлеге һәм аның кулланылышы (эшкә куелган бурычларның ни өчен сайлануы, аның фәнни-практик әһәмияте).

  • Бурычларның методик чишелешен язу (тикшеренүдә нинди методлар кулланылган, нинди эксперимент үткәрелгән).

  • Алынган нәтиҗәләрне анализлау: эшне башкаруда алынган төп нәтиҗәләр, аның фәнни-практик кыйммәтен ачыклау, ирешелгән нәтиҗәләрнең моңа кадәр ачыкланганнарыннан нәрсәсе белән яхшырак булуын күрсәтү.

  • Файдаланылган әдәбият.

Фәнни эшнең планын төзү тәртибе:

  1. Кереш өлеш

  2. 1 нче бүлек ( теория)

§1, §2 ...

  1. 2 нче бүлек (практик эш)

§1, §2 ...

  1. Йомгаклау өлеше

  2. Кулланылган әдәбият

  3. Кушымта

Фәнни эшнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре

Фәнни хезмәт, гадәттә, 3 төп өлештән тора: кереш, төп өлеш hәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә укучы үз хезмәтенең максатын куя, шул максатны тормышка ашыруның бурычларын билгели, теманың фәнни hәм практик яктан актуальлеген, әhәмиятен күрсәтә. Биредә үк мөсьәләнең өйрәнелү тарихы яктыртыла. Әгәр экспериментлар үткәрелгән булса (методика буенча), аларга аңлатма бирелә. Керешнең күләме 3-5 биттән артмаска тиеш.

Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклына:

  • теманың актуальлеге;

  • эшнең ни дәрәҗәдә өйрәнелүе;

  • эшнең максаты hәм бурычлары;

  • өйрәнү объекты hәм предметы;

  • гипотезалар (гыйбарәләр)

  • эзләнү-тикшеренү методлары;

  • эшнең (хезмәтнең) фәнни hәм практик яктан бүленеше;

  • эшнең структурасы;

Төп өлеш теоретик hәм практик өлешләргә бүленә. Төп өлештә укучы үзе җыйган фактик материалга фәнни анализ ясый hәм hәр бүлек саен тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрсәтеп бара. Теоретик өлештә укучы төрле фәнни чыганакларга нигезләнеп өйрәнелгән мәсьәләрге карата үз позициясен белдерә.

Практик өлеш исә аналитик характерда була. Биредә укучы тарафыннан өйрәнелгән тикшеренү мәсьәләренә тирән анализ ясала. Монда ук автор әлеге мәсьәләләргә карата үзенең конкрет тәкъдимнәрен күрсәтә.

Төп өлеш берничә бүлеккә, ә бүлекләр бүлекчәләргә (параграфларга) бүленергә мөмкин. Һәр бүлек 2-3 бүлекчәне үз эченә ала. Бүлекчәләр күләме ягыннан бер-берсеннән нык аерылмаска тиеш. Бүлек hәм бүлекчәләрнең исемнәре төп проблеманың аерым тармаклары рәвәшендә бирелә. Гадәттә, hәр бүлек ахырында кыскача нәтиҗә ясала. hәр бүлек яңа биттән башланып китә. Бүлекчәләр текст буенча дәвам иттереләләр, алдагы бүлекчәдән соң hәм яңа бүлекчә алдыннан юлара интервал гына калдырыла.

Йомгакта укучы тикшеренү барышында алынган теоретик hәм практик нәтиҗәләрне яза, тик ул hәр бүлекнең нәтиҗәләрен санап чыгу гына түгел, ә эшнең гомумиләштерелгән нәтиҗәләре булырга тиеш. Шул ук вакытта аларның кыска hәм төгәл булулары зарури. Димәк, төп өлешне укымыйча да, йомгак аркылы эшнең асылы аңлаешлы булуы шарт. Аның күләме 2-5 бит тирәсе булырга мөмкин.

Йомгак өлеше өйрәнелгән теманың тагы да киңрәк өлкә белән бәйләнешен ачыкларга тиеш, ягъни теманың актуальлеген һәм алга таба өйрәнү перспективасын күз алдында тотып эш ителә.

Йомгак түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • фәнни эшнең төп өлеш бүлекләре буенча кыска нәтиҗәләр чыгару;

  • кереш өлештә куелган максат һәм бурычларның тулы ачылышы;

  • хезмәтнең киләчәктә өйрәнү перспективасы

Йомгакта нәтиҗәләр чыгарудан тыш, тикшеренү дәвамында өйрәнелми калган мәсьәләләр һәм эзләнү - тикшеренү барышында барлыкка яңа өйрәнеләсе мәсьәләләр һәм аларны алга таба кайсы юнәлештә өйрәнергә кирәклеге турында әйтеп үтәргә кирәк.

Фәнни эшне яклау

Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала.

Фәнни эшне яклау вакытында һәр укучы 6-8 минут чыгыш ясый. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Бу чыгышта ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә. Чыгыш төгәл, конкрет булырга тиеш.

Тикшеренү эшен тәкъдим итүнең классик һәм иҗади моделе бар. Классик модель: теманың актуальлеге һәм яңалыгы, проблеманы чишү юлларына характеристика; эшнең эчтәлеге буенча характеристика язу.

Иҗади модель: стендка документлар, иллюстратив материаллар кую, видеоязма һәм аудиоязмалардан файдалану, презентация, тикшеренүнең төп өлешен оригиналь рәвештә тәкъдим итү, хезмәт буенча нәтиҗә.

Укучы жюри әгъзалары, секциядә катнашкан башка укучыларның сорауларына җавап бирә. Аларга кыска һәм төгәл җаваплар бирелергә тиеш. Һәм секциядә эш тәмамланганннан соң, жюриның ябык утырышында урыннар билгеләнә.

Фәнни-тикшеренү эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш.

Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

II бүлек. Проектлар технологиясен кулланып төзелгән дәрес үрнәге.

Тема: Татарстан - туган йортыбыз

(Проектлар яклау дәресе)

Максатлар:

1.Туган ил төшенчәсен аңлап, туган йортыбыз Татарстан белән горурлану хисләре тәрбияләү.

2. Логик фикерләү һәм бәйләнешле сөйләм үстерү эшен камилләштерү.

3. Үз- үзләренә һәм башкаларга объектив бәя бирү күнекмәсе булдыру өстендә эшләү.

Җиһазлау: Дәреслекләр, сүзлекләр, компьютерда Татарстан турында презентация, тест, туган җир турында мәкальләр, " Мин яратам, сине Татарстан" җыры язмасы, "Туган авыл", "Кол Шәриф" мәчете , "Ак мәчет" рәсемнәре

1) Дәрескә хәзерлек алдан башлана. Укучыларда хыялда "Татарстан - туган йортыбыз " исемле картина ясау өчен, түбәндәге сораулар тәкъдим ителә.

  1. Рәсемнең алгы планында нәрсә ясарга кирәк һәм ни өчен?

(Рәсемнең алгы өлешенә туган өй һәм авыл рәсеме ясарга кирәк дигән фикергә киләләр. 1нче төркем туган авыл турында иншалар шигырьләр әзерли.)

2. Рәсемнең үзәк өлешенә нинди рәсем урнаштырыр идегез?

(Рәсемнең уртасында "Кол Шәриф" мәчете һәм "Ак мәчет" рәсемнәрен ясарга кирәк. Бу эш яхшы рәсем ясаучылар төркеменә тапшырыла.)

3. Рәсемнең өске өлешен ничек күз алдына китерәсез?

(Рәсемнең өске планында Татарстан картасы рәсеме һәм карта уртасында йөрәк. Йөрәк эчендә Казан кремле һәм Сөембикә манарасы рәсемнәре булырга тиеш. Бу эш 3 нче төркемгә бирелә.)

4. 4 нче төркемдәге укучылар түбәндәге сорауларга җавапны үзләре теләгән иҗади формада әзерлиләр. Сораулар: Рәсем кайда торырга тиеш? Рәсемне ясау өчен нинди төсләр кулланырга кирәк?

Рәсемнең астына нинди сүзләр язар идегез?

Рәсем янына басып, нинди шигырь укыр идегез?

2) Эшләрне өйрәнү һәм класс алдында якланасы проектларны сайлап алу өчен, комиссия төзелә, аларга киңәшләр бирелә.

3) Туган илебезгә багышланган рәсем янында сөйләргә теләгән шигырьләрен сәнгатьле укырга тәкъдим ителә.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Укытучы:

- Бүгенге дәресебез Туган җиребезгә багышлана. Без туган илне газиз илем дибез, аны әти- әнигә тиңлибез. Туган илебез турында без нәрсәләр беләбез соң? Чит илләрдән кунаклар килсә, илебез турында сөйли алабызмы?

Дөрестә без бергәләп хыялда "Туган йортыбыз - Татарстан" исемле рәсем ясарбыз. Рәсемебез аңлаешлы һәм матур килеп чыксын өчен проектлар якларбыз.


  1. Компьютер аша Сибгат Хәкимнең "Туган ил" турында сүзләрен тыңлау.

  2. Актуальләштерү.

1) Текстны тыңлагыз. Текст компьютерда)

Татарстан.

Без Татарстан республикасында яшибез. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда аннан да кечкенә илләр бар. Кечкенә,чөнки аннан да зур илләр бар.

Татарстанның табигате төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да, биек таулар да бар монда. Татарстан җире аша Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ кебек зур елгалар ага. Алардан башка тагын 500 ләп вак елга бар.

Татарстан - бай ил. Аның кырларында бодай, арыш, борчак, карабодай, төрле яшелчәләр үсә. Җир астында нефть, газ, ташкүмер һәм башка байлыклар күп.

Татарстан ул - шәһәрләр, фабрикалар, заводлар иле дә. Анда егермедән артык шәһәр бар. Республикабызның башкаласы - Казан шәһәре. Ул бик борынгы һәм тарихи шәһәр.

Татарстан күп милләтле ил. Республикабызда татарлар, руслар, башкортлар, чуашлар, марилар, украиннар, белоруслар һәм башка милләт кешеләре дус яшиләр.

Татарстан дәүләтенең үз флагы, гербы, гимны бар.

Татарстанда барлык кешеләр тигез хокуклы. Татар һәм рус телләре - дәүләт теле.

Без барабыз да республикабызны яратабыз, аның белән горурланабыз.

2) Сорауларга җавап бирегез:

  1. Без нинди республикада яшибез?

  2. Татарстанның табигате нинди?

  3. Татарстанда нинди зур елгалар бар?

  4. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

  5. Татарстанда тагын нинди шәһәрләр бар?

  6. Татарстанда нинди милләтләр яшиләр?

4. Диалогик сөйләмне үстерү.

Укытучы:

- Балалар, бүген дәресебезгә Англиядән кунак килде. Таныш булыгыз.Үзебезне Казанның Дәүләт музеенда дип уйлыйк.

Мери: Исәнмесез! Минем исемем Мери. Ә сезнең исемегез ничек?

Настя: Ә мин Настя. Сез кайдан килдегез?

Мери: Мин Лондоннан килдем. Ә сез кайдан килдегез?

Настя: Мин Алабугадан килдем.

Мери: О, ул нинди шәһәр соң?

Настя: Алабуга- тарихи шәһәр. 2007 нче елда аңа 1000 ел булды. Мери,

әйтегез әле, сез нинди телләрдә сөйләшә аласыз?

Мери: Азрак русча һәм татарча сөйләшә беләм.

Настя: Әйдәгез, татарча сөйләшик әле.

Мери: Татарстанда тагын нинди тарихи шәһәрләр бар?

Настя: Болгар, Казан - тарихи шәһәрләр.

Мери: Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?

Настя: Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай.

Мери: Татарстанның территориясе зурмы?

Настя: 68000 км2

Мери: Ә халкы күпме?

Настя: 3 800 600 кеше яши.

Мери: Информация өчен рәхмәт.

Настя: Алабугага кунакка килегез.

Мери: Рәхмәт. Килермен.

5.Тест сорауларына җавап бирү. "Сез Татарстан турында беләсезме?"

  1. Татарстаннның башкаласы:

а) Казан б) Мәскәү в) Алабуга

  1. Татарстан территориясенең мәйданы:

а) 78 000 км2

б) 68 000 км2

в) 57 000 км2

  1. Татарстанда тарихи шәһәрләр:

а) Яр Чаллы, Чистай, Түбән Кама

б) Болгар, Алабуга, Казан

в) Азнакай, Әлмәт, Буа

  1. Татарстан елгалары:

а) Агыйдел, Лена, Обь

б) Нократ, Чулман, Миссисипи

в) Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман


  1. Татарстан флагында нинди төсләр бар:

а) яшел, ак, зәңгәр

б) яшел, ак, кызыл

в) кызыл, ак, зәңгәр

  1. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән:

а) ак барс б) ак арслан в) ак бүре

  1. Татарстан гербының авторы кем?

а) Р. Фәхретдинов

б) С. Садыйкова

в) Т. Хуҗиәхмәтов

  1. Татарстан гимнының авторы кем?

а) Р. Яхин

б) С. Садыйкова

в) С. С. Сәйдәшев

  1. Татарстан урманнарында нинди хайваннар яши?

а) фил, аю, жираф

б) аю, куян, юлбарыс

в) кабан, куян, төлке

10.Татар халык язучылары һәм шагыйрьләре:

а) С. Сәйдәшев, М. Мозафарова

б) Р. Фәхретдинов, Т. Хуҗиәхмәтов

в) Ш. Галиев, Р. Миңнуллин

Туган илебез турында беләбез. Кунаклар алдында югалып калмадык: аларның соаруларына җавап бирә алдык.

6. Физкультминут. ( "Туган җиремә" җырын тыңлап ял итү )

  1. Проектлар яклау.

Укытучы:

- Әйдәгез, хәзер Татарстанга, туган җиргә хөрмәт, ярату билгесе итеп рәсем проектын яклыйбыз.

Рәсемнең исеме "Татарстан - туган йортыбыз" дип атала.

1 нче проектны яклау

Рәсемнең өске планында Татарстан картасы рәсеме һәм карта уртасында йөрәк. Йөрәк эчендә Казан кремле һәм Сөембикә манарасы рәсемнәре булырга тиеш дип уйлыйм. Йөрәк кеше өчен бик кадерле. Казан шәһәре дә безгә шулай бик якын һәм кадерле.

Казан - борынгы шәһәрләрнең берсе. 2005 нче елда Казан шәһәренең 1000 еллык бәйрәме булды. Хәзер Казанның мәйданы 290 квадрат километрдан артык. Казанда миллионнан артык кеше яши.

Казан - студентлар һәм галимнәр шәһәре. Андда урта һәм югары уку йортлары бик күп.

Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар театры, курчак театры, цирк, зоопарк, зур китапханәләр, Качалов исемендәге рус театры бар.

Казан - зур промышленность шәһәре. Анда машина җитештерү, химия, җиңел, азык - төлек промышленносте үскән.

Казанга су юлы белән дә, тимер юлы белән дә, самолет белән дә барып була.

Казанга килгән кунаклар аны яратып китәләр. Мин башкалам белән горурланам.

2 нче проектны яклау

Б у рәсемне Алабугада администрация бинасы каршында урнаштырырга кирәк, чөнки анда матур зәңгәр чыршылар һәм чәчәкләр үсә.

Алабуга - минем күңелемә иң якын һәм кадерле шәһәр. Татарстан шәһәрләре арасында иң үзенчәлекле шәһәрләрнең берсе дип саныйм мин аны. Тылсымлы табигатьле, бай тарихлы шәһәремә 2007 нче елда 1000 яшь тулды.

Алабуга шәһәре XVIII гасырның 2 нче яртысында барлыкка килә. 1780 нче елның 11 нче сентябрендә Екатерина II карары нигезендә Трехсвятское авылы Алабуга исемен ала һәм өяз шәһәре булып китә. Шәһәрнең гербы да бу якларның табигатенә туры килеп тора.

Узган гасырларда яшәгән кешеләр үзләренең яхшы эшләре белән шәһәребезне үстерүгә зур өлеш керткәннәр. Болар - Стахеевлар, Гирбасовлар, Ушковлар, Черновлар. Стахеевлар династиясе Алабуга җирендә иң көчле династияләрнең берсе булган. И.Т. Стахеев һәм аның уллары Россияне генә түгел, ә Германияне, Францияне, Голландияне икмәк белән тәэмин иткәннәр. Аларның ел әйләнешендә 150 миллион сум акчалары булган. Ел саен бер миллион сум акчаны хәйрия фондына биргәннәр. 1868 нче елда хатын - кызлар монастыре, хатын - кызларның Епархиаль училищесы алар көче белән ачылган. Стахеевлар тимер юллар төзегәннәр. Аларның алтын юу приискалары, фабрикалары, заводлары, тегермәннәре һәм йөзләгән кибетләре бөтен илдә дан тоткан. Менә шундый эшлекле кешеләр яшәгән минем Алабугамда. Алабуганың киләче шундый нык нигездә төзелгән.

Бугенге көн заманча шәһәребезнең үсешен без гел күреп һәм радио- телевидение аша ишетеп торабыз. Акыллы һәм тырыш житәкчебез

И.Р. Гафуров Алабуганың 1000 еллыгын бәйрәм итүгә зур көч куйды. Бәйрәм 24 - 26 нчы август көннәрендә булды. Без гаиләбез белән Алабуга шәһәренә бардык. Программа шулкадәр кызыклы һәм бай. Барысын да күрәсе, уеннарда катнашасы килә! Яңартылган музейлар, Спас соборы, "Ак мәчет", И. И. Шишкин буасы, матур итеп бизәлгән урамнар, кыллы оркестр тавышы, Мәскәү һәм Казан артистларының искиткеч җырлары куңелебезне күтәрде. Республикабызның төрле шәһәрләреннән, башкалабыз Казаннан, авыллардан килгән кунаклар Алабуга халкын чын күңелдән бәйрәм белән котладылар, безнең белән дуслаштылар. Күңелләргә кереп калган матур мизгел - салют булды.Бу салюттан Алабуга күгендә мең төрле утлар - йолдызлар кабынды.

Туган жирем - Татарстаным! Ачык йөзле, күпмилләтле кешеләрең, тырыш хезмәтчәннәрең, заманча матур, тарихи авыл - шәһәрләрең белән көчле син!Бу рәсем астына нинди сүзләр язарга була?Рәсем янында нинди шигырь укыр идегез? (Укучылар сәнгатьле уку өчен шигырь сайлыйлар һәм укыйлар)10. Роберт Рәкыйповның "Мин яратам сине, Татарстан" шигырен уку һәм бергә җырлау.

11. Йомгаклау.

12. Өйгә эш. Роберт Рәкыйповның "Мин яратам сине, Татарстан" шигырен яттан өйрәнү.

Йомгаклау

Проект һәм фәнни тикшеренү нигезендә эшләп, укучылар тирән белем һәм күнекмә алалар.Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-коллективта да мөстәкыйль эшли алу;

-эшне бүлешкәндә бирелгән вазифаларны үти белү;

-йөкләгән эшкә җаваплы карау;

-аралашу;

-тупланган тәҗрибәне өйрәнү;

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар һәм фәнни тикшеренү методларын куллану - укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора.Укучыларыбыз төрле юнәлештәге эзләнү эшләре белән мәшгуль.Укучыларда татар теле һәм әдәбияты буенча яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә. Белем бирүнең сыйфаты үсүне түбәндәге диаграммалардан да күрергә мөмкин.

Кулланылган әдәбият

  1. Вәлиева Ф. С. Саттаров Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - Казан, 2000.-475 б.

  2. Исмәгыйлова С. Г. Укытучының фәнни эшчәнлеге. "Мәгариф" журналы, 2011 №12, -3 б. 96 б.

  3. Мөхәммәтҗанова Ф. Г. Вәлиева Т. Г. Дифференияләштерел гән укыту проблемалары.-Алабуга, 1999.-134 б.

  4. Рахимов А.З. Научно-исследовательская и внедренческая деятельность Лаборатории творческого развития. - Уфа, 2004.

  5. Сәмигуллин Г. Х. Татар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә.-Яр Чаллы, 2006.-94 б Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Педагогика. -Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004. - 542 б.

  6. Хайдарова Р. З. Научно - педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. -г. Набережные Челны, 2006.- 197 с.

  7. Харисов Ф. Ф. Харисова Ч. М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. - Казан, 2006.-183 б.

  8. Хәбибуллина З. Н. Миңнуллина Р. В. Сочинение язарга өйрәнәбез.-Казан, 2002. -190 б.

  9. Эльконин Д.Б, Занков Л.В. Проблемы развивающего обучения Москва, 1986.

2


© 2010-2022