А. С. Пушкинның «Солтан патша турында әкият «енә иллюстрация

Максат: 1.Әкиятләргә карата иллюстрация ясауны өйрәтү;                2. Танылган рәссамчыларның әсәрләренә карата   кызыксынучанлык                    Һәм ихтирамлылыкны үстерү;               3. Сәнгатьтәге төп өлешне билгеләтергә һәм аны размер ярдәмендә                    аерып күрсәтә белергә өйрәтү.   Материал: ак альбом бите, акварель краска, пумала, банка белән су, төсләр   гаммасы                    күрсәтелгән таблица, һ.б.   Әдәбият:  «Изобразительное искусство и методика его преподавания»,                   ( 341-344 стр.)                                             Дәрес барышы:   1.Уку мәсьәләсен кую. -Укучылар, яңа теманы узганчы без сезнең белән бер уен уйнап алырбыз. Ул безнең «Сәнгати лото» дип атала. Тактада берничә язучыларыбыз портреты куелган һәм өстәлдә рәсемнәр бар. Сез чыгып шушы рәсемнәрне алырсыз һәм тиешле автор астына куярсыз. - А.С.Пушкин «Алтын балык»; - Г.Ибраһимов «Алмачуар»; - А.Алиш «Сертотмас үрдәк»; - А.С. Пушкин «Солтан патша турында әкият». - Кайсы язучының әсәрләренә күбрәк рәсемнәр ясалган?
Раздел Изобразительное искусство и Мировая художественная культура (ИЗО и МХК)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сынлы сәнгать

Тема: А.С.Пушкинның «Солтан патша турында әкият»енә иллюстрация

Максат: 1.Әкиятләргә карата иллюстрация ясауны өйрәтү;

2. Танылган рәссамчыларның әсәрләренә карата кызыксынучанлык

Һәм ихтирамлылыкны үстерү;

3. Сәнгатьтәге төп өлешне билгеләтергә һәм аны размер ярдәмендә

аерып күрсәтә белергә өйрәтү.

Материал: ак альбом бите, акварель краска, пумала, банка белән су, төсләр гаммасы

күрсәтелгән таблица, һ.б.

Әдәбият: «Изобразительное искусство и методика его преподавания»,

( 341-344 стр.)

Дәрес барышы:

1.Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, яңа теманы узганчы без сезнең белән бер уен уйнап алырбыз. Ул безнең «Сәнгати лото» дип атала. Тактада берничә язучыларыбыз портреты куелган һәм өстәлдә рәсемнәр бар. Сез чыгып шушы рәсемнәрне алырсыз һәм тиешле автор астына куярсыз.

- А.С.Пушкин «Алтын балык»;

- Г.Ибраһимов «Алмачуар»;

- А.Алиш «Сертотмас үрдәк»;

- А.С. Пушкин «Солтан патша турында әкият».

- Кайсы язучының әсәрләренә күбрәк рәсемнәр ясалган?

2.Уку мәсьәләсен чишү.

- Димәк, безнең тема бөек рус язучысы А.С.Пушкин әсәрләренә рәссамчыларыбызның иҗади сәнгате.

- А.С.Пушкин турында нәрсәләр беләсез? (әкиятләре, һ.б.)

- Әйе, сез бик күп китаплар укыйсыз икән. Хәзер күз алдыгызга китерегез әле. Әгәрдә китапларда рәсемнәр булмаса нинди күңелсез,эчтәлеге аңлаешсыз, аралашуыбыз да ярлы булыр иде.

Китапны бизәү бик четерекле һәм катлаулы эш, монда төрле профессия кешеләре катнаша,ләкин иң зур рольне рәссамчы алып тора.

Рәссамчы китапның чын йөзен билгели-тышын, сурәтләрне һәм башка китапны бизәү сорауларына җавап бирә,таба. Шулай итеп без, нинди китап безнең каршыбызда ятканын аера алабыз. Дәреслекме, фәнни китапмы, балалар өчен язылган китапмы яки башка төр сәнгать әсәреме.

Китаптагы иллюстрация сынлы сәнгать әсәре булып тора. Ә иллюстрация сүзе ул латинчадан «тасвирлау,күрсәтмә сурәт» яки текстны аңлатучы төрле сурәтләр.

Рәссамчы иң беренче иллюстрациянең урынын билгели. Китапның эскизын, макетын эшли, башкара. Төп герой кем булуын ачыклый, дөрес урнашуын, алар арасындагы бәйлелекне күрсәтә,нинди төс белән төп геройны аерып күрсәтүне башкара.

3. Практик эш.

Төп башкаручы геройны зур размер белән һәм алгы планга урнаштыру белән аерып күрсәтергә була.(рәсемнәр күрсәтелә) Кечкенә генә геройны да нинди зур итеп күрсәтергә була.

Сез хәзер үзегез рәссам-сурәтче (художник-иллюстратор) булырсыз. А.С.Пушкинның «Солтан патша турында әкият»енә иллюстрация ясарсыз. Ләкин ясый башлаганчы әсәрләрдә күбрәк нинди өзекләр ошады? (берничә танылган рәссамчының эшләрен карап китү. М-н: Дехтерева, Конашевич, Билибин)

Таблица буенча үз эшегезне этаплап эшлисез. (Китаплар өләшенә, булышу)

- Дөрес итеп детальләрне урнаштырабыз һәм дөрес төсләр сайлап буйый башлыйбыз.

4.Йомгаклау. Эшләрне тикшерү һәм хаталарны бергәләп төзәтү. Актив укучыларны билгеләп үтү.Укучыларның эшләреннән күргәзмә оештыру. : А.С.Пушкинның «Солтан патша турында әкият«енә иллюстрация: А.С.Пушкинның «Солтан патша турында әкият«енә иллюстрация

Өй эше: Татарстанның халык рәссамчысы В.И.Куделькин сәнгатенә кыскача сәяхәт.


© 2010-2022