Разработка урока по изо на тему Скульптурада күләмле сурәтләү (7 класс)

Раздел Изобразительное искусство и Мировая художественная культура (ИЗО и МХК)
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Скульптурада күләмле сурәтләү.

Максат: Укучыларны күләмле сурәтләүнең сәнгати мөмкинлекләре,

скульптура төрләре, күләмнең яктылык һәм әйләнә - тирә мөхит

белән бәйләнеше, скульптурада кулланылучы материаллар һәм

аларның үзенчәлекләре белән таныштыру;

Төрле материаллар (пластилин, балчык, кәгазь, фальга) кулланып,

хайваннарны күләмле итеп ясарга өйрәтү;

Уку эшчәнлегенә һәм скульптура сәнгатенә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәтү.

Дәрес методы: аңлатмалы - иллюстратив.

Җиһазлау: Төрле материаллардан эшләнгән скульптураларга

репродукцияләр, укытучының үрнәк эше, Мәсхүтнең агачтан уеп

эшләнгән әйберләре, презентация, күргәзмәгә кечкенә формалы

скульптуралар, фальга, шырпы тартмалары, төсле кәгазь,

фальгадан ясалган конфет кәгазьләре, клей, кайчы, пумала,

салфетка, банка белән су, такталар, пластилин пычаклары,

пластилин, ташлар.

Материал: Дәреслек, 48 - 51 нче бит, методик ярдәмлек 81 нче бит.

Сүзлек: скульптура, рельеф, монументаль скульптура, мәрмәр, бронза, базальт, гранит, бюст

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

  1. Укучыларны сәламләү.

  • Исәнмесез укучылар, дәрескә барыгыз да әзерме? Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер - берегезне сәламләп, кәефләрне тагын да күтәрик әле.

  1. Дәрескә уңай халәт тудыру: "Здравствуй друг" "Исәнме дус"

  • Исәнме дустым! (кул бирешәләр)

  • Хәлләрең ничек?(колакларыннан тарталар)

  • Кайларда йөрдең?Бармак яныйлар)

  • Сагындым сине (Күкрәкләрен кагалар)

  • Менә килдең дә (кулларын җәяләр)

  • Бик яхшы булды. (кочаклашалар)

  1. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

Кәефләрегез яхшырып киттеме? Хәзер барыгызны да тырышып эшләргә чакырам.

  • Укучылар, бүгенге дәрескә мин күргәзмәләр әзерләдем, сез анда нинди сәнгать әсәрләрен күрәсез?

  • Скульптура.

  • Нинди скульптуралар?

  • Кечкенә һәм зур,

  • Алар монда ни өчен барлыкка килделәр икән, сүз нәрсә турында барыр?

  • Борынгы кешеләр, сәнгать белән кызыксынучылар скульптура, аның сәгатьлелеге, эмоциялелеге турында фикер йөрткәннәр. "Скульптура" сүзе сезгә күптән таныш. Ләкин күләмле сүрәтләү нәрсәләрне күрсәтергә сәләтле, скульптуралы сурәтләүнең төрләре белән сез бүген танышырсыз. Үзегез дә скульпторлар булырсыз һәм кечкенә формалы, анималистик жанрдагы скульптуралар ясарсыз.

  1. Яңа материал өстендә эш.

  1. Скульптура турында теоретик белемнәр бирү.

Укытучы чыгышы:

  • Скульптура сәнгатьнең борынгы төре. Скульптура нәрсәләрне үз эченә ала һәм башка сәнгать төрләреннән нәрсәсе белән аерыла соң? (Слайд 1)

  • Живописьтә сурәтләү яссылыкта буяулар белән күрсәтелә. Живопись әсәреннән аермалы буларак, скульптура чын, күләмле, һәр яклап күзәтергә мөмкин. Аны тотып карарга, материалның үзенчәлеген белергә, формасын күрергә мөмкин. Балчыктан гончар осталары көнкүреш предметлары ясаганнар, ә башка осталар каты таштан патшаларның, геройларның, аллаларның статуяларын уя башлаганнар, тора - бара йомшак материаллардан әвәләп тә ясаганнар. Микеланджело әсәрләрен карау, анализлау.

2. Скульптура төрләре белән таныштыру.

- Сезнең скульптура әсәрләрен кайда күргәнегез бар?

- Скульптураны берничә төргә бүлеп йөртәләр. (слайд 4 )

Монументаль скульптура ( искә төшерәм) - данлыклы кешеләргә яки тарихи вакыйгаларга багышланган һәйкәлләр. Аларда бөек идеяләр чагыла. Шуңа күрә әвәләүче иҗади фантазиясен тагын да эшкә җигеп, пластик формаларның сәнгатьлелеген күрсәтергә тиеш.

Парк скульптурасы. (Слайд )

Мәрмәр яки бронза статуяларны фонтаннар янында, аллеяларда, паркларда күрергә мөмкин. Мондый скульптуралар зур, мәгънәви фикерләрне белдерми. Алар табигый мөхитне тагын да бизәү өчен кулланыла. Төрле формаларны барлыкка китерүдә рәссамнар табигать белән ярыша сыман.

Кече формалы скульптуралар (Слайд )

- Бу скульптуралар интерьерны бизәү өчен кулланыла. Кече формалы скульптуралар борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Алар үз урыннарын еш алмаштыра, хәрәкәтчән. Кече формалы скульптуралар зур скульптуралардан эшләнгән материалы белән аерылып торалар. Зур скульптуралар таштан, бронзадан, агачтан, бетоннан эшләнсә, кече формалар пластикасы күпкырлы: фарфор, сөяк, пластилин һәм бик күп башка материаллардан эшләргә мөмкин. Аларны күпләп ясау да отышлы.

Скульптураның тагын бер төре - рельеф. (Слайд ).

-Пластиканың 2 төп төре яши: түгәрәк һәм рельеф. Алар бер - берсеннән аерылалар. Түгәрәк форма иркен киңлектә "яши", аны әйләнеп чыгарга, төрле яклап күзәтергә мөмкин. Түгәрәк скульптурада төп сурәтләү предметы - кеше, шулай ук хайван һәм сирәк кенә кошлар, тагын да сирәк - җансыз предметлар сурәтләнергә мөмкин. Түгәрәк скульптурада һава атмосферасын, табигать күренешләрен күрсәтү мөмкин түгел., Скульптор кешене сурәтләп, аның гәүдә формасы аркылы төрле идеяләрне күрсәтә.

Рельеф (чыгып тору, кабарынкы, биеклек) - күләмле рәсемгә, хикәягә тиң, күп вакыт рәссам катлаулы сюжетлы композицияләр тудыра. Рельеф сурәтләве яссылыкта төзелә, график рәсемгә ошаган, ләкин ул я өскә чыгып, я батып тора. Бу вакытта сурәт фон белән тоташкан килеш кала. Рельеф скульптуралары биналар бизәлешенең бер кисәге булып тора. Алар архитектура корылмалары белән бәйләнгән, ә сюжетлары шул бина яки аның хуҗасы турында сөйли.

3. Скульптура материаллары белән таныштыру.

- Скульптураның материалы аның белән эшләгәндә үзенең таләпләрен куя. Материалның характеры әзер әсәрнең һәм образның характерын төзи. Скульпторның аны ничек эшкәртәсе материалга бәйле. Әгәрдә ул йомшак материал икән: балчык яки пластилин, ул куллар кушканча бөгелә, ябыша, күләмен зурайта ала.

- Балчык - табигать тарафыннан барлыкка китерелгән иң яхшы сыгылмалы (пластик) скульптура материалы. Балчыкның иң яхшы үзлеге аның сыгылмалылыгы, бирелгән форманы саклавы, ярылмавы, озак кибүчәнлеге һәм кипкәч кечкенәймәве (утырмавы). Балчык бик күп төсләрдә була. Скульптура өчен соры - яшькелт яки саргылт төстәгеләре яхшы санала. Зур скульптураларны балчыктан ясыйлар. Анна Семеновна Голубкина - одна из настоящих скульпторов …

Анна Семеновна Голубкина бабасы үлеп, ике ел үткәннән соң, кызыл балчыктан аның бюстын ясый. Яңа эш башлаучы рәссам өчен соклангыч профессинализм беләня ясалганлыгы күренеп тора. Аскы якка таба агып торган форма, түбәнгә караган күзләр кырыс, үз эченә бикләнгән образ тудыралар.

Разработка урока по изо на тему Скульптурада күләмле сурәтләү (7 класс)

А.С. Голубкина. «Дед».
П.С. Голубкин. 1892

- Пластилин - сыгылмалы, кипмәүчән ясалма материал. Аны берничә тапкыр кулланырга мөмкин. Пластилин күптәннән билгеле материал. Аны урта гасырларда ук кулланганнар. Аның составы төрле булырга мөмкин, ләкин төп өлешен балавыз (воск) алып тора. Аны үзең дә ясарга мөмкин: яхшы дымландырылган балчыкны басасы һәм мясорубкадан чыгарасы, шуңа эретелгән балавыз кушасы, яңадан мясорубкадан чыгарасы.

Разработка урока по изо на тему Скульптурада күләмле сурәтләү (7 класс)Разработка урока по изо на тему Скульптурада күләмле сурәтләү (7 класс)

Металл.

  • Метал скульптура алтыннан, чуеннан, бронзадан, бакырдан торырга мөмкин. Аны эретеп, коеп ясыйлар.

  • Разработка урока по изо на тему Скульптурада күләмле сурәтләү (7 класс) Разработка урока по изо на тему Скульптурада күләмле сурәтләү (7 класс) Разработка урока по изо на тему Скульптурада күләмле сурәтләү (7 класс)Каты материаллар.

- Мәрмәр - аны вак бөртекле булуы, барлык нечкәлекләрне дә модельләштереп булуы, шомартылган өслегенең ялтырап торуы өчен бәялиләр. Мәрмәрнең начар ягы - аның уалучан булуы.

Разработка урока по изо на тему Скульптурада күләмле сурәтләү (7 класс)

- Эре кристаллик структуралы нык ташлар - гранит, базальт. Аларның бик нык булуы аркасында эшкәртергә авыр.

Разработка урока по изо на тему Скульптурада күләмле сурәтләү (7 класс) Разработка урока по изо на тему Скульптурада күләмле сурәтләү (7 класс)

-гранит яки мәрмәрдән уеп ясалган статуялар үзләренең беренчел таш образларын саклый сыман. Бу материаллардан рәссам кирәкмәгән өлешләрен алып ата, уйланылган образны нәрсәдәндер коткара кебек. Скульпторның куллары аерым бер сиземләүгә ия - бармаклары әйбернең өслеген кабул итәләр, материалның катылыгын, җылылыгын, кытыршылыгын, шомалыгын тоялар.

-Халык осталары агач материалыннан бик оста кулланганнар. Төрле катылыктагы, төрле төстәге агачлар бар. Алар тулы бер агач кисәкләреннән уеп ясаганнар яки кылыеп, кәкерәеп үскән ботаклы агачлардан төрле образлар барлыкка китергәннәр. ( Татар рәссамы, скульпторы Бакый Урманче әсәрләрендә дә бу ачык чагыла. (Слайд 0) "Сөембикә" скульптурасына анализ.

  • Агачтан уеп скульптура әсәрләре ясаучы авылыбыз рәссамы Гыйззәтуллин Мәсхүт әсәрләрен дә карап китик. Ул әкият геройларының скульптураларың агачтан уеп ясый.

- Сезгә таныш татар скульпторы кем?

-Б.Урманче

-Аның нинди скульптураларын беләсез?

- «Сагыш», «Весенние мелодии», «Сююмбике», "Шүрәле", «Нэфисэ».

4. Скульптурада жанрлар.

- Скульпторлар да төрле жанрларда иҗат итәләр. Бигрәк тә портрет, тарихи һәм анималистик жанрлардагы әсәрләр күп очрый. Анималистик жанр - рәссамнарның иң яраткан жанры, аңа күп кенә танылган рәссамнар үз иҗатларын багышлыйлар.

III. Практик эш.

  1. Эш тәртибен аңлату.

- Сез бүген төркемнәрдә эшләячәксез. Һәр төркем төрле материаллардан скульптура әсәрләре ясаячак. Кече формалы анималистик жанрда иҗат итәрсез. Ә хәзер һәр төркем нинди материал белән эшлисен әйтеп карасын әле.

1 нче төркем - пластилин;

Эшләү тәртибен искә төшерү. Технологик карта нигезендә.

- пластилинны яхшылап йомшартып, гәүдә өлешен ясыйбыз;

- вак детальләр: тәпи, баш, койрык, колакларны ясап, гәүдәгә тоташтырабыз;

- тоташтырган урыннарны әйбәтләп шомартабыз.

2 нче төркем - фальга.

- берничә кат өстәп, кирәкле форманы бирергә һәм кызыклы вариант тудырырга була.

- өске яктан ике урыннан, аскы яктан уртадан кисәбез;

- уртасыннан кысып гәүдә формасын ясыйбыз;

- аякларын, башын койрыгын формалаштырабыз.

3 нче төркем - кечкенә тартмалардан.

- коробкаларны тиешле төстәге кәгазь тасмалары белән төрү;

- бер - берсенә тоташтыру, вак детальләрен ясап ябыштыру.

2. Укучыларның практик эшләре

- үзләре теләгән хайваннарны күләмле итеп төрле материаллардан башкару.

3. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү.

4. Физкультминутка.

"Шүрәлия"

5. Практик эш вакытында эшне контрольләү.

IV. Рефлексия.

  1. Укучыларның эшләреннән күргәзмә.

- Укучылар әзер эшләрегезне күргәзмәгә урнаштырыгыз һәм һәр эшне игътибар белән карагыз. Сезнең төрле материаллардан күләмле фигуралар килеп чыкты. Алар һәрберсе үзенчә матур, сәнгатьле. Хәзер сез материалның образга ничек тәэсир итүен аңладыгыз.

2. Нәтиҗә ясау.

- Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез?

- Скульптура ясаганда нинди материаллар кулландыгыз?

- Сез эшләгән эшләр скульптураның кайсы төренә керә?

- Сез нинди авырлыклар белән очраштыгыз, аларны ничек җиңдегез?

- Кайчы материал белән эшләү сезгә барыннан да күбрәк ошады?

3. Билгеләр кую.

4. Өй эше: төрле материаллар белән эшләнгән скульптура рәсемнәре табарга.






© 2010-2022