Конспект урока. Тема: Предметлар дөньясын сүрәтләү-натюрморт

Раздел Изобразительное искусство и Мировая художественная культура (ИЗО и МХК)
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Предметлар дөньясын сүрәтләү- натюрморт.

Максат:

-укучыларны сәнгать тарихында әйберләр дөньясын сүрәтләүнең күпкырлы булуы белән таныштыру

-укучыларның натюрморт жанры турында һәм аның композицион чишелешләренең үзенчәлекләре турында белемнәрен тирәнәйтү

- натюрморт төзергә өйрәтергә

-эстетик зәвык тәрбияләү

Җиһазлау: -рәсемнәр- натюрмортта предметларның композицион урнашу үрнәкләре, натюрморт рәсемнәре, предметларны сүрәтләгән карточкалар, төсле кәгазь , клей, кайчылар.

Сүзлек: натюрморт, Питер Клас, Виллем Клас, Хеда, И.Э. Грабарь, И.А.Коровин.

  1. Оештыру.

II. Актуальләштерү.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
IV. Ныгыту.
V. Йомгаклау.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты

Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

  1. Белемнәрен актуальләштерү һәм активлаштыру.

Дәреснең темасын билгеләү.

- Укучылар сез рәсем сәнгатенең нинди жанрларын беләсез? (портрет, пейзаж, натюрморт, көнкүреш жанры, тарихи жанр, әкияти жанр һ.б.)

Дәреснең темасын билгеләү.

  • Хәзер без сезнең белән картиналарның күчермәләрен карарбыз.(Слайд 2)

(Укучыларга натюрморт сурәтләнгән сәнгать әсәрләрен күрсәтәм. Дәреснең темасын укучылар үзләре ачыклыйлар.)

  • Укучылар, әйтегез әле, бу картиналарны нинди жанрга кертеп була ?

Укучылар: натюрморт жанрына.

  • Дөрес әйттегез. Димәк, безнең дәреснең темасы натюрморт темасына багышланачак.(Слайд1)

Сез бүген дәрестә сынлы сәнгатьнең иң матур жанрларыннан берсе- натюрморт белән танашырсыз, аның композицион чишелеш үзенчәлекләрен белерсез. Сезнең үзегезгә дә натюрморт төзергә туры киләчәк.

Натюрморт турында безне _______________таныштырып китәр. (укучы чыгышы)

Натюрморт сынлы сәнгатьтә иң танылган жанр.

Натюрморт - 2 төрле тәрҗемә ителә. Голландиялеләр теленнән тәрҗемә иткәндә - "үле табигать" дигәнне аңлата., немец теленнән тәрҗемә иткәндә "әйберләрнең тыныч тормышы "дип тәрҗемә ителә. Натюрморт -ул тормыш-көнкүреш әйберләре, чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр һ.б. Ләкин алар үсеп утырган хәлдә түгел, ә өзеп, савытка яки өстәлгә куелган рәвештә сүрәтләнә.

Натюрморт 15 нче гасыр ахырларында Голландиядә һәм Испаниядә барлыкка килә. Натюрморт жанрындагы картиналар барокко стилендәге картиналарга якын булалар. Рәссамнар көндәлек тормышта үзләрен чолгап алган иң гади әйберләрне сүрәтләгәннәр. Бу жанр Голландиядә һәм Испаниядә моннан 400 ел элек килеп чыккан.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы: Натюрморт өлкәсендә рәссамның бурычы әйбернең яисә предметларның үзләрен түгел, ә бәлки шул эпохадагы кешенең бу әйбергә мөнәсәбәтен чагылдыруда, ә алар аша әйләнә тирә дөньяга мөнәсәбәтен күрсәтүдә дә. Менә ни өчен 17 нче гасыр голланд натюрморты голландлыларның көнкүрешен чагылдыручы буларак барлыкка килгән. (Питер Клас, Вилем Клас Хеда)(3-7 Слайдлар)

Натюрморт буяулар уйнавы белән күзләрне шатландырырга, җан тынычлыгы бирергә дә мөмкин. Мәскәүдә сынлы сәнгать Музеенда Анри Матиссаның "Кызыл балыклар" дигән натюрморты эленеп тора. Кызыл балыклар аквариумда йөзгәне сүрәтләнгән. Шулай да бу композиция бездә шатлык хисе тудыра.

Рус сәнгатендә натюрморт 18 нче гасырда туа, ә аның чәчәк ату вакыты 19 нчы гасыр ахыры - 20 нче гасыр башына туры килә. Бу чорда Грабарь һәм Коровин эшләрен атарга була. Ачык җете натюрмортларны Машков һәм Куприн кебек рәссамнар тудыралар.

Сез Машков натюрмортларыннан берсе "Мәскәү ризыгы. Ипиләр.» дигән әсәрләрен күрәсез. Сугыш , ачлык, җимереклек артта калган. Булкалар, калачлар, клиндерләр, пирожныйлар кешегә шатлык китергәне күренә. Мошков әзер эшләнмәләрне күрү генә түгел, ә кабара торган камырның чыш-пыш килүен һәм кызу мичтә ипи кабыгының шартлап-шартлап китүен дә ишетә кебек.

-Бу натюрмортка карап сез нәрсә әйтә аласыз? Сездә ул нинди хисләр кузгата?( ипи формаларының кытыршылыгыннан, төсләрнең бер-берсен алыштыруына кадәр соры, җирән, кызыл, сары,алсу һ.б. эшләнмәнең тәмлелеге күренә)

  • Синвейн төзү ( биш юллык шигырь)

Натюрморт ясау эзлеклелеге һәм кагыйдәләре:

  • Натюрморт эшләү чын- чынлап кызык һәм файдалы булсын өчен ул яхшы төзелгән һәм предметлар дөрес куелган булырга тиеш. Ә бу иҗатның башлангычы, ул гади булып күренергә мөмкин, ләкин алай түгел. Монда инде рәссамның зәвыгы һәм композицион сиземләве күренә.

  • Сәнгатьтә кырыс рецептлар юк. Әмма натюрмортта билгеле бер кагыйдәләр бар.

  1. Предметлар җыелмасы очраклы була алмый, аларны нәрсәдә булса берләштерергә тиеш, аларга билгеле бер тема, идея салынган булырга тиеш .Мәсьәлән, хезмәт кораллары, үсемлекләр, җиләк-җимеш һәм ашамлыклар, элеккеге яисә көнкүреш әйберләре.

  2. Куелышның үзе. Әгәр дә предметларны бер- берләреннән ерак куйсак, композициядә бушлык күрергә мөмкин, артык якынайтсаң- артык авыр, зур булып чыгарга мөмкин. Бер сызык буенча бертөрле предметларны урнаштырсак- күңелсез бертөрлелек хисе тудыралар.. Якты яки караңгы предметлар, формалары буенча авыр һәм җиңелерәк, матуррак ( контрас ) булып чиратлашсалар яхшы була.

  3. Натюрмортның композиция үзәге булырга тиеш- ул яисә иң эре, я иң җете, яисә иң чагылышлы. Ләкин композицион үзәк геометрик үзәк белән мәҗбүри туры килергә тиеш дигән сүз түгел.

  4. Предметлар шулай төркемләнгән булырга тиешләр- инде бернәрсәне дә алырга , кузгатырга һәм өстәргә теләк булмаска тиеш.

  5. Натюрмортта зур рольне фон уйный, рәсемнең арт ягы. Натюрмортта якын ук урнаштырылган фон, күз карашына таралырга, куелыштан читкә китәргә мөмкинлек бирми.

  6. Иркен һәм җиңел алгы план. Бигрәктә авыр, эре предметлар каядыр артта булырга тиешләр, җиңелерәкләр- безнең алда, ә иң беренче план бөтенләй буш , ачык булырга, тиеш.

Физкультминут. ( Көзгесыман рәсем ясау ) күнегүе.

  • Сезнең бурычыгыз натюрморт төзү. Предметларны кызык һәм урынлы булырлык итеп сайлап алырга һәм урнаштырырга. Үзеңнең фикер идеяңне анлатырга.

IV.Ныгыту.
Практик эш.

Сезгә тәгъдим ителгән предмет натураларыннан натюрморт төзергә.

  1. Дөрес фон сайлап алырга

  2. Эзләнү ысулы белән предметларны дөрес урнаштырырга.

  3. Предметларны төсле кәгазьгә уратып алырга, кирәк дип тапсаң үз предметларын белән тулыландырырга.

  4. Предметларны эшләп бетергә һәм ябыштырырга

  5. Натюрмортка исем уйлап табарга.

( Укытучыга эшләрнең дөрес үтәлешен тикшергә)

Чынбарлыкны онытмаска, алма кувшиныннан зур булмаска тиеш.

VI.Дәресне йомгаклау.

-Сез бүген картиналарда нинди сүрәтләр белән эшләдегез?

( натюрморт)

- Нәрсә ул натюрморт? ( тере булмаган табигать предметлары чәчәкләр, тотылган балык, атылган кош һ.б.)

_ Натюрморт кешеләргә күп нәрсәләр турында сөйләргә мөмкин кояш турында хәтерләтергә, җәй яки башка вакыт турында, шатлык һәм ямансулык уятырга мөмкин.

Сез бүген үз эшләрегезне үзегез бәяләрсез, партадашыгыз белән киңәшергә мөмкин.

Укучылар үзләренең эшләрен бәялиләр.

Өйгә эш: натюрморт сүрәте белән открыткалар, журналдан һәм газетадан кисемнәр сайлап алып килергә.

Дәрес ахыры:

Еллар үтә, вакыт елгасына аккан гөрләвекләр сыман

Ә көй, шигырьләр һәм рәсемнәр

Берөзлексез йөрәкләрне җилкендерәләр,

Чөнки сәнгатьнең яше юк, ә җаны бар.

Натюрморт өчен рәсемнәр





Конспект урока. Тема: Предметлар дөньясын сүрәтләү-натюрморт.Конспект урока. Тема: Предметлар дөньясын сүрәтләү-натюрморт.

© 2010-2022