- Преподавателю
- ИЗО, МХК
- Брейн-ринг. Шушы яктан, шушы туфрактан без
Брейн-ринг. Шушы яктан, шушы туфрактан без
Раздел | Изобразительное искусство и Мировая художественная культура (ИЗО и МХК) |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Газизуллина З.А. |
Дата | 19.07.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
2 нче Лаеш гомуми урта белем бирү мәктәбе
Брейн-ринг
("Мин татарча сөйләшәм!" ("Я говорю по-татарски!")
республика конкурс - акциясе)
Апрель, 2010
Төзеде:
З.А. Газизуллина
икенче Лаеш гомуми урта белем бирү
мәктәбенең уку эшләре һәм милли
тәрбия буенча директор урынбасары.
Лаеш, 2010
Максатлар:
-
Татар телен өйрәнү даирәсен киңәйтү;
-
Татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү;
-
Сәләтле яшьләрне ачыклау;
-
Туган якка хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү;
Җиһаз: проектор, экран.
Үткәрү тәртибе:
7в,8а,8б сыйныфлары арасыннан иң актив 18 укучы сайлап алына. Алар өч төркемгә бүленә. Төркемнәргә исемнәр, девиз уйлап табарга бирем бирелә.(Уенда барлыгы тамашачылар белән бергә 56 укучы катнашты)
Сораулар экранда яктыртыла. Һәр төркемгә аерым сораулар бирелә. Төркем җавап бирә алмаса, икенче төркем җавап биреп, үзенә өстәмә очко туплый ала. Һәр сорау 1 очко белән бәяләнә. 4 кешедән торган жюри эшли. Һәр катнашкан укучыга призлар тапшырыла.
Тамашачылар белән аерым уен оештырыла. Лаеш темасына кагылышлы сораулар бирелә, яттан шигырьләр сөйләтелә.
Турлар арасында 7 а, 3а сыйныфының балалары концерт номерлары күрсәтәләр: "Әссәламәгаләйкем", "Яратыгыз" җырлары, татарча бию.
(3а, 7а сыйныф укучылары "Әссәламәгаләйкем" җыры белән башлап җибәрәләр)
I тур
1ком. Лаеш Казаннан ничә км. ераклыкта урнашкан?
2ком. Лаеш районы кайда урнашкан?
3ком. Державин авылы исеме нәрсәне аңлата?
1ком. Безнең районда нинди елгалар бар?
2ком. Лаеш районында нинди авыллар бар?
3ком. Лаешта нинди газеталар чыга?
1ком. Лаеш җирлегендә туып үскән шагыйрьләр һәм язучыларны атагыз.
2ком. Район газетасының журналистларын әйтегез.
3ком. Лаешта мәчет ничәнче елда ачылды?
1, 2, 3 ком. Татарча шигырь сөйләргә
II тур
1. Лаешта чиркәү ничәнче елда ачылды?
2. Лаешта нинди музейлар бар?
3. Безнең мәктәпкә ничә яшь?
1. «Лаишево-2009» китабының авторы кем?(В. Лексин)
2. Державин исеме нәрсәне аңлата.
3. "Древности Лаишевского края" китабы ничәнче елда басылып чыкты?(2008)
1. Лаеш районыннан чыккан нинди күренекле шәхеснең исеме кайсы авылга бирелгән?
2. "Древности Лаишевского края" китабының авторлары кем?(Шакиров З.Г., Муртазина Ф.Г., Туймаков Р.А.)
3. Лаеш турында нинди легендалар бар?
1.2,3 командага:Лаеш турында хикәя язарга!
(3а сыйныф укучылары татарча бию башкаралар)
III тур
1. Лаеш районы нинди географик зонада урнашкан?
2. Район үзәгендә ничә мәктәп бар?
3. Икенче Лаеш гомуми урта белем бирү мәктәбе ничәнче елда ачылган?
1. Лаеш гербы ничәнче елда кабул ителгән?
2. Лаеш гербында нәрсә сүрәтләнгән?
3. Лаеш гербындагы төсләр нәрсәне аңлата?
1. Лаеш районында нинди уку йортлары бар?
2. Район үзәгендә нинди истәлекле урыннар бар?
3. Кайсы тарихи шәхеснең хәйкәле Лаешның үзәген бизәп тора?
1,2, 3 ком.Капитаннар ярышы.
1 ком. 1. Эш беткәч.. . уйнарга ярый.
2. Һөнәрле үлмәс,... һөнәрсез көн күрмәс.
3. Егет кешегә... житмеш төрле һөнәр дә аз.
4. Агач жимеше белән... кеше эше белән.
5. Эш сөйгәнне -... ил сөяр.
2 ком. 6. Тырышкан табар,... ташка кадак кагар
7. Дуслык ашаганда беленми, … эшләгәндә беленә.
8. Ялгышын таныган кеше... икенче ялгышмас
9. Эшле кеше -... көчле кеше.
10.Өең кысан булса да, ...(күңелең киң булсын)
3 ком. 11.Олы өйгә ни кирәк, ... (кече өйгә шул кирәк)
12.Яхшы тел - яз кебек, ... (яман тел көз кебек)
13.Туры әйткән котылган, ... (ялганлаган тотылган)
14.Сөйдергән дә - тел, ... (биздергән дә - тел)
15.Күп күзнең ... (азы яхшы)
Тамашачылар өчен сораулар:
1. Лаеш районында нинди балалар бакчалары бар?
2. Нинди күңел ачу үзәкләре бар?
3. Лаеш районында якынча ничә кеше яши?
4. Лаеш районында бөек шәхесләр исемен кайсы урамнар йөртә?
-
Район үзәгендә нинди тарихи музей бар?
("Яратыгыз" җыры белән уен тәмамлана.)
Учащиеся делились на 3 команды по 6 человек.
I команда «Лаеш» II команда «Дуслык» III команда «Тел»
Капитан: Капитан: Капитан:
Харитонов Г. Яковлев Д. Бондарева Ю.
Д
«Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел»
евиз: Девиз: Девиз:
«Лаешым «Без булдырабыз»
горурлыгым»
Брейн-ринг-татарча!
«Мин татарча сөйләшәм» республика акциясенә 2 нче номерлы Лаеш гомуми урта белем бирү мәктәбе дә бик теләп кушылды. Шушы максаттан 7А, 8А,8Б сыйныфлары белән, «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән брейн-ринг үткәрергә булдык.
Үзенчәлеге шунда: брейн-рингның сорауларын төзүчеләр, алып баручылар З.А.Газизуллина, Р.С.Жантимирова, рус балалары белән гел татарча гына сөйләштек. Бөтен сораулар мультимедиа экранда татарча яктыртылды.
Иң актив укучылардан 3 команда тупланды. Алар үзләренә исем, девиз уйлап табарга тиеш иде. Ә эмблема урынына-«Мин татарча сөйләшәм» логотибы. Уен III турда оештырылды. Һәр турда 10 сорау бирелде, залда утыручы тамашачылар да буш утырмады-сорауларга җавап бирделәр, призлар алдылар. Лаеш турында легенданы, елга-күлләрен, тарихи урыннарын, күренекле шәхесләрен, гербын укучылар бик яхшы беләләр икән.Монысы бөтенебезне дә куандырды, чөнки туган якны ярату аны белүдән, өйрәнүдән башлана. Командаларга грамоталар һәм истәлекле призлар тапшырылды.
Укучыларыбызның бик теләп, бер хатасыз татарча сөйләшүләре алар киләчәктә татарча аралашырлар дигән өмет уята.
Материалыбыз районыбыз газетасында да яктыртылды.