9 нчы сыйныфта татар теленнән электив курс өчен проект эше

 Бу проект эше 9 нчы сыйныфта электив курс өчен әзерләндеһәм авторлык программасы буларак расланды. Ул ярты ел дәвамында (уку елының беренче яки икенче яртыеллыгында) уздыру өчен әзерләнде. Моңа кадәр проект эше эшләмәгән кешегә дә ярдәм итәргә мөмкин. Проект якташ укытучылар өчен ярдәмче булыр дигән нияттә калам.Бу эшкә ярдәмче презентациясен дә эшләдем. Проект эше "Туган ягымның атаклы кешеләре" дип атала һәм туган якка, аның табигатенә, кешеләренә, сәнгатенә кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү...
Раздел Изобразительное искусство и Мировая художественная культура (ИЗО и МХК)
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан федераль университеты

Педагогика һәм психология институты

Идел буе регионара укытучыларның белемен күтәрү һәм

өстәмә белем бирү үзәге


"Туган ягымның атаклы кешеләре" дип аталган электив курс өчен тәкъдим ителгән проект эше

(9 нчы сыйныф укучылары өчен )



Башкарды:

Исмагилова Әнисә Равил кызы -

Мамадыш муниципаль районының

"Усали урта гомуми белем мәктәбе"

бюджет муниципаль гомуми белем

учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Проект эше яклауга тәкъдим ителде

Проект эшенең җитәкчесе:

________________(С.М.Трофимова)

"31" октябрь 2014 ел.





Казан 2014

Эчтәлек

1. Аңлатма язуы

2. Максат

3.Бурыч

4.Фаразлау.

5.Көтелгән нәтиҗә

6. Проектның өйрәнү объекты

7. Проектның фәнни яктан әһәмияте

8. Фәне һәм сыйныфы

9.Сәгатьләр бүленеше

10.Дәрес планы

11. Кушымта

12. Кулланылган әдәбият





Аңлатма язуы

Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү - иң төп максатыбыз.Ә ул үз чиратында , туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын, шәхесләрен хөрмәт итүче булырга тиеш.Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.

Тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. Ватан - кешенең изге туган җире. "Ватан - кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире" дип аңлатма бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Ә Ватанын сөючене без патриот дибез. Патриот - Ватанын , туган җирен, халкын, илен сөюче генә түгел, ә шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше.Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык эшенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

Патриотик тәрбия бирүнең икенче адымы-туган як тарихын өйрәнү.Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы. Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли.

Музейда үткәрелгән очрашулар, экскурсия, дәресләр , туган якка кагылышлы җирле материалларны өйрәтү аша балалар күңеленә туган якка мәхәббәт орлыклары салына.

Шәхес иҗатын сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый. Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күргәндә генә үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.

9 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән,17 сәгатькә исәпләнгән электив курс проекты алда әйтелгән фикерләрне күздә тотып тәкъдим ителә.

Максатлар:

-үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү;

-укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаштыру;

-туган як белән кызыксынуларын үстерү һәм мәхәббәт тәрбияләү;

- туган ягыбыздан чыккан әдипләр, күренекле кешеләр белән кызыксыну һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

- укучыларны фәнни-эзләнү эшләренә тарту

- татар телебезгә, халкыбызның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү;

- укучы балаларда милли үзаң формалаштыру.

Бурычлары:

- Районыбыз язучылары, шагыйрьләре, композиторлары,рәссамнары, артистларының тормышын һәм иҗатын өйрәнү;

-укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру;

-биремнәрне үтәүдә һәр укучының активлыгына һәм җаваплылыгына ирешү; -укучыларга туган төбәкнең тарихы , мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында тирәнрәк аңларга, төрле формадагы эзләнү эшләренә өйрәнергә мөмкинлек бирү.

Фаразлау (гипотеза):

-укытуны югары дәрәҗәгә күтәрү;

-нәзари (теоретик) белемнәрне гамәлдә куллану;

-сәләтләре төрле булган балаларның катнашуына ирешү.

Көтелгән нәтиҗә:

-укучыларның күренекле якташларының иҗатларын үзләштерүенә ирешү һәм тупланган белемнәрне ныгыту.

-үз туган ягы, халкы тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерү;

-мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый белү;

-материал җыя, гомумиләштерә белү;

-эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый белү;

-туган як әдәбияты, тарихы буенча белемнәрен арттыру;

-фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнү.

Проектның өйрәнү объекты:

Күренекле якташлар иҗаты буенча презентацияләр төзү.

Проектның фәнни яктан әһәмияте:

Туган як, аның мәгълүм шәхесләре белән кызыксынган эзләнүче укытучылар өчен файдалы булуы.

Фәне һәм сыйныфы:

Татар әдәбиятыннан 9 сыйныф өчен электив курс



Сәгатьләр бүленеше

Т/с

Тема

Теория

Практика

Барлыгы

1

Кереш дәрес. Якташ язучыларыбыз иҗаты.

1


1

2

Ул бит безнең Тулбай малае Ш.Маннурның тормыш юлы һәм иҗаты)

1


1

3

Р. Мөхәммәдиев иҗатына күзәтү

1


1

4

"Җәлил эзләре буйлап..." (Ш.Мостафин иҗатын өйрәнү)

1


1

5

З.Хәсәнов иҗаты белән танышу

1


1

6

Шигърият дөньясында (З.Мансуров иҗатына күзәтү)

1


1

7

Ә.Гадел, М.Сафин иҗатларын өйрәнү

1


1

8

В.Галиев, В.Гали, Р.Газизов иҗатларына күзәтү ясау

1


1

9

Р.Гобәев, С.Шәйхи, Н.Йосыпова шигырьләре белән танышу

1


1

10

Музыка сәнгатендә - халкыбыз җәүһәрләре (Яруллиннар иҗаты белән танышу)

1


1

11

Г.Ибушев һәм М.Галиевларның музыка дөньясында тоткан урыннары

1


1

12

Рәсем һәм сынлы сәнгать казанышлары (Н.Нәккаш иҗаты)

1


1

13

Театр күгендә балкыган йолдыз (Х.Мәхмүтов иҗаты)

1


1

14

Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт


1

1

15

16

Районыбызның күренекле кешеләренең иҗатына багышланган презентацияләр төзү һәм карау


2

2

17

Йомгаклау.Белемнәрне тест аша тикшерү.


1

1


Барлыгы

13

4

17



Кулланылган әдәбият:

1. Сабирова Д.К., Шәрәпов Я.Ш. Ватаныбыз тарихы. Казан: Мәгариф, 2001.

2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: Мәгариф, 1994.

3. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан: Мәгариф, 1998.

4. Харисова Л.А. Иминлек һәм игелек дине. Казан: Мәгариф, 2001.

5. Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе.

Казан: Мәгариф, 1999.









Дәреснең темасы: Күренекле якташыбыз шагыйрь, журналист, прозаик, тәрҗемәче Шәйхи Маннурның тормышы һәм иҗатын өйрәнү

Максат :

1. Шәйхи Маннурның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

2.Танылган язучы иҗаты аша укучыларга туган җиргә мәхәббәт хисләрен күрсәтү; якташ шәхесләребез тормышын һәм иҗатын өйрәнү аша гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәт, милли үзаң формалаштыру .

3. Туган як әдипләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Мамадыш төбәгеннән чыккан язучы-шагыйрьләрнең портретлары, Ш.Маннурның төрле елларда басылган китаплары күргәзмәсе, язучы сүзләре язылган плакатлар, презентация.

Дәрес төре: катнаш.

Дәрес барышы.

  1. 1. Мотивлашу- ориентлашу.

Психологик уңай халәт булдыру

2. Уку мәсьәләсе кую.

Ш.Маннур сүзләренә язылган, "Шахта", "Ана җыры", җырларының 1әр куплеты җырлап кителә.

Укытучы: Укучылар, әйтегез әле, бу җырларны нәрсә берләштерә икән? Ни өчен без дәресебезне әлеге җырларны җырлап башладык соң?

(Укучыларның җаваплары тыңлана. Бу җырларның барысының да сүзләрен безнең якташыбыз Шәйхи Маннур язган)

Укытучы: Әйе, укучылар, без бүген дәресебезне татар әдәбиятының күренекле вәкилләренең берсе - шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Ш.Маннур иҗатына багышлыйбыз. Ә хәзер үзебезнең дәрес темасын билгеләү өчен авторның түбәндәге шигъри юлларын тыңлап китик.

Бер укучы " Безнең авыл егете" поэмасыннан түбәндәге юлларны сөйли:

Юк!

Күпме генә җирләр йөрсәм дә,

Истә йөртәм һаман мин аны,

Нинди генә матур төш күрсәм дә,

Күрәмен мин туган Тулбайны:

Агартса да чәчне картлык, кайгы,

Мин һаман да Тулбай малае.

Су буйларын гизеп йөргән көндә

Каз талаган дуслар бар анда,

Чалгы пәке янап уч төбендә,

Шытырдатып чәчне кырганда

Мин еласам, "көл сибәм", дип көлгән

Габдул абый -күршем бар анда.

Сәлам биреп, хәл сорашып үткән

Бакыр куллы, тимер агайлар,

"И-и бәбкәм!" - дип малайларын көткән

Ап -ак чәчле әби - бабайлар.

Мин югында туып, гөрләп үскән,

Мин танымый торган малайлар -

Болар бар да җанга - тәнгә якын,

Кузгаталар татлы уйларны.

Гизсәм дә мин илнең бик күп ягын,

Сырласа да еллар маңгайны ,

Мин һаман да Тулбай малае.

Тактага һәм дәфтәрләргә число һәм дәреснең темасы языла.

II. уку мәсьәләсен чишү

Әйе, укучылар, Шәйхи Маннур безгә бик якын, чөнки ул-төбәгебезнең горурлыгы. Тулбай төбәген дөньяга таныткан күренекле якташыбызның әсәрләрен укып без үзебезгә рухи азык алабыз, аның белән чын күңелдән горурланабыз. Ә хәзер без Шәйхи Маннурның тормышы, иҗаты турында тирәнрәк танышып китик.

Укучылар дәфтәрләрендә биографик белешмәне (даталар һәм вакыйгаларны) хронологик таблицага теркәп баралар.

Ш.Маннур 1905 нче елның 15 нче гыйнварында, Татарстанның Мамадыш районы Тулбай авылында крестьян гаиләсендә туа.

Башлангыч белемне туган авылы һәм күршедәге Шәмәк авылы мәдрәсәләрендә ала, Бөек Октябрь революциясеннән соң шул ук Шәмәк авылында ачылган «икенче баскыч эш мәктәбемдә һәм Мамадыш шәһәрендәге педагогия курсларында укый. 1921 елның җәендә, ачлыктан качып, аның әтисе Фәрхулла абзый бөтен гаиләсе белән Кузбасстагы Анжерка-Судженка шахталарына күчеп китә. Шунда уналты яшьлек Шәйхинең хезмәт юлы башлана: ул башта Анжеркадагы шахталарның хуҗалык бүлегендә кара эшче, аннары Андреевка руднигында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли.

Укытучылык эше Шәйхи Маннурны күп нәрсәгә өйрәтә. Ул күп укый, белемен тирәнәйтә. Әдәбият эше белән кызыксына. Новосибирск шәһәрендә чыга торган "Азат Себер" газетасында хәбәрчелек итә. 1923 нче елны аның 12 юллык шигыре Свердловскида чыга торган "Коммунист" газетасында басыла. Ш.Маннур дәртләнеп эшкә тотына, газета-журналларда аның шигырьләре еш кына басыла башлый. 1927 нче елда Ш.Маннур Кызыл Армия сафына алына һәм шунда рус әдәбиятын ныклап өйрәнергә керешә. 1928 нче елны Ш.Маннур Кызыл Армиядән ялга кайтканда Казандагы язучылар белән таныша, һәрбер якшәмбедә җыела торган ул вакыттагы яшь язучылар түгәрәгенә йөри һәм үзенең шигырьләре белән чыгышлар ясый.

1928 нче елда аның "Тайга төбеннән", "Чиккән сөлге" исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

Әдипнең тулы биографиясен сөйләп чыгу өчен генә дә аерым бер китапчык язарга кирәк булыр иде. Свердловск, Тобол, Новосибирск, Донбасс, Днепросторй, Мәскәү, Казан-ул укыган, эшләгән, аркылыга-буйга гизеп чыккан шәһәр һәм төбәкләрнең кайберләре генә әле бу.

Ш.Маннурның әдәби мирасы, эшчәнлеге зур һәм күпкырлы.Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә.

Әдәби хезмәтләре, Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен ул хөкүмәтнең күп кенә орден һәм медальләре белән бүләкләнә.

Әйе, якташыбызның иҗаты чыннан да, күпкырлы. Кемнәр генә яратып укымаган икән аның "Колчеданлы таулар өстендә", "Чуен ташкыннар", "Бетончылар җыры" дип исемләнгән беренче поэмаларын?

1934 нче елда язылган "Гайҗан бабай", "Меңнән бер кичә" поэмаларында ул колхозлашу чорындагы типик күренешләрне, крестьяннарның шәхес буларак рухи үсешен чагылдыра.

Ш.Маннур 1938 нче елда профессиональлеккә чыгып, Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, шагыйрь үзенең бөтен көчен һәм язучылык сәләтен фашизмны җиңү өчен көрәшкә юнәлтә. Ул үзе теләп сугышка китә, сугышның ахырынача "Ватан өчен", "Алга, дошман өстенә" дигән газеталарның хәрби корреспонденты булып хезмәт итә. (11нче слайд)

Сугыштагы героизмы, рухи батырлыгы шагыйрьнең "Казан кызы" поэмасында чагылыш таба.

1946-1948 нче елларда Ш.Маннур Казанда М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли, ә 1949 нчы елдан янә профессиональ язучылык эшенә күчә.

Татарстанда нефть табу, аның өчен көрәшкә мотивланып "Җир әнкәнең сылу кызы" шигъри повестен яза. Шушы ук чорда үзенең яшьлек дусты Муса Җәлил турында роман язарга уйлый. Ул Җәлил эзләре буйлап йөри, материал туплый.

1959-1964 нче елларда "Муса" романы туа. 70 нче елларда иҗат ителгән "Агымсуларга карап" исемле автобиографик, "Чын сөю бармы?" исемле лирик повестьлары белән Ш.Маннур үзен талантлы прозаик итеп таныта.

Әйе, безнең якташыбыз, чыннан да, күпкырлы әдип икән. Аның балалар өчен язылган китаплары да күп. Сез бала вакыттан ук аларны яратып укыдыгыз, шулай бит. Сезнең Маннур бабагызның нинди китапларын укыганыгыз бар?

Укучылар җавап бирәләр:

"Шаян дусларыма", "Миләүшә китабы", "Ямьле җәй", "Кояш, чык,чык,чык", "Малайларга, кызларга" һ.б.

Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк һәм әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли. Мисалга Пушкинның "Салтан Патша", "Алтын әтәч" әкиятләре, Лермонтовның "Купец Калашников турында җыр" һәм башка шигырьләре, Руставелиның "Юлбарыс тиресе ябынган батыр" шигырьләре шулай ук күп кенә башка язучыларның әсәрләре аның тарафыннан татарчага тәрҗемә ителделәр.

Укучылар! Сезнең каршыгызда Ш.Маннурның портреты. Ул моңсу гына елмаеп безгә карап тора шикелле. Аңа карата олы ихтирамыбызны аңлагандай, күз карашын безгә төбәгән. Ә биредә аның китаплары һәм тәрҗемә әсәрләре.

Балалар, сез күренекле якташыбыз язган күп кенә китапларын укыганлыгыгызны әйттегез. Укыган әсәрләрегез арасыннан кайбер шигырьләрне бәлки яттан да хәтерлисездер. Әйдәгез әле, аларны бергәләп тә тыңлап үтик.

( Берничә укучының шигырь cөйләве тыңлап үтелә).

Укылган шигырьләргә анализ ясау.

Тәфсилләү, җентекләү - Ш. Маннурга хас алымнарның берсе. Аерым

очракларда тәфсилләү гаять отышлы яңгырый.

Хезмәт кешесе да шагыйрьнең поэмаларында да ачык чагылыш таба. Мәгълүм булганча, тормыш күренешләренең асыл мәгънәсен, гади кешенең хис-фикер дөньясын нечкәләп тикшерү мөмкинлекләре поэма жанрына күбрәк хас була. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Ш. Маннур алардан җитәрлек файдаланмый. Мәсәлән, ул «Гайҗан бабайның алтын көшеле» поэмасын яза, ләкин әсәр утызынчы елларда ук укучы күңеленә кереп утырган Гайҗан бабай характерының үсеше, яңа яклары белән ачылышы булып яңгырамый.

Шагыйрь үзе күргән, үзе тотып караган, аяк басканнардан рухлана. Димәк, аның илһамчысы Тулбай ягы, ямьле Шыя буйлары.

Ш.Маннурның күп кенә шигырьләре җыр булып та яңгырый.Аларны безнең әбиләребез, әниләребез җырлаган.

Әйдәгез әле, хәзер барыбыз бергәләшеп ял минуты оештырыйк, Ш.Маннур сүзләренә язылган "Мәк чәчәге" җырын тулысынча җырлап китик.

1957 нче елда күренекле татар язучысы Ш.Маннур үзенең туган авылы Тулбайда китапханә төзеп аны авылдашларына бүләк итә. Китапханә ачылганда шәхси китапханәсеннән 100 данә китап тапшыра. Үзе исән чагында китапханәне китаплар һ.б кирәк - яраклар белән тәэмин итеп тора. Язучы вафат булгач, 1980 нче елларда "Чулпан" колхозы һәм авыл советы җитәкчелеге китапханәгә төрттереп яңа бина салдыра. 1994 нче елда китапханәдә реконструкция башлана. Китапханәне яңа бинага күчереп искесендә музей оештыра башлыйлар. 1995 нче елның 24 гыйнварыннан Ш.Маннур мемориаль музей - китапханәсе булып эшли башлый.

Ш.Маннурның тормышка ашмаган хыялы бар, ул туган авылындагы иң зур чишмәләрнең берсе булган "Олы чишмә"не (ул музейдан якынча 50-60м. ераклыкта урнашкан) әкияттәге сыман матур итеп эшләргә хыялланган.

Күренекле шагыйребез күптән вафат инде, шулай булса да ул безнең күңелләрдә һәрвакыт яши. Аның әсәрләрен укып, илһам чыганагы, яшәү дәрте алабыз. Инде чирек гасырдан артык Мамадыш төбәгенә дан җырлап торган шагыйрь һәйкәле ел дәвамында чәчәкләрдән бушамый. Һәйкәл янында шигырь бәйгеләре, әдәби кичәләр, әдипләр белән очрашулар еш үткәрелә. Әдипнең туган авылында, үзе исемендәге музей-китапханә каршында, тууына 100 ел тулу уңаеннан куелган һәйкәл дә авылдашларын, килгән мәртәбәле кунакларны әллә каян, ерактан сәламли сыман. Моннан да зуррак бәхет бармы? Әйе, якташыбыз - мәңгелек, үзеннән соң якты эз калдырган бөек шәхес ул.

Укытучы дәвам итә.

Укучылар! Менә без бүген сезнең белән үзебезнең төбәкнең чынлап та горурлыгы ,йөзек кашы булган Шәйхелислам аганың тормышы һәм иҗаты белән таныштык.

Ш.Маннур үзенең туган авылын бик яраткан. Ул монда еш кайткан, хезмәт алдынгылары белән очрашып торган. Аларның образларын үзенең әсәрләрендә гәүдәләндергән. Авылдашлары белән горурланып, аларның хезмәтләренә сокланып яшәгән. Шагыйрь язганча:

Колхозчылар, бал кортлары кебек

Хезмәт итә күңел беркетеп.

Эшлиләр дә, ашыйлар да алар,

Яшиләр дә алар гөлт итеп!

("Авылдашларыма хат")

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара.

Без моның чыннан да шулай икәнлеген Шәйхи аганың әсәрләре аша да күрдек.

1980 нче елның 10нчы июнендә аның йөрәге тибәдән туктый. Ш.Маннурның теләге үтәлде. Якташыбыз үзенең туган Тулбае зиратына җирләнде.

Аның васыятьнамәсеннән чыгып Илдар Юзеев шундый юллар язды.

Тулбай ае хәтерләтә Сине...

Минем уйны, хисне омтылышны,

Аңлар диеп уйлыйм күбегез,

Үлгәч мине туган авылыма-

Тулбаема илтеп күмегез.

Авылдашлар Сезгә ярдәм итәр;

Әнкәй яткан җирне табыгыз,

Өсләремә йомшак юрган итеп

Туган туфрагымны ябыгыз.

Өлкәнәйгән саен чишмәләрнең

Челтерәүләре үзенә тарттылар

Актык сулышымда юллар мине

Тагын сиңа алып кайттылар.

Гәүдәм калсын туган җиркәемдә,

Казан аңлар диеп беләм мин

Бөтенләйгә, китмәскә дип кайттым

Авылдашлар сезнең белән мин.

Без бүген үзебезнең яраткан якташыбыз Ш.Маннур һәм аның иҗаты белән таныштык. Әйе, Ш.Маннур - үлемсез. Аның үлемсезлеге әсәрләрендә. Без алга таба да аның әсәрләрен укырбыз. Бүгенге дәресебезне якташ шагыйребез Сәяф ага Шәйхинең шигъри юллары белән тәмамлыйк.

Туган Тулбаеңның

Урамнары буйлап,

Бер үтәргә иде бергәләп;

Күрешеп булмый,

Чарасызлык хисе

Күңелләрне талкый телгәләп.

Күрешепләр булмый

Бик тә теләсәк тә...

Әйе, татар әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе, шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Шәйхи Маннурга - үзеннән соң якты эз калдырган якташыбызга багышланган бу шигырь юлларында сагыну, офтану хисләре ярылып ята. Сагынмаслыкмыни, очрашырга теләмәслекмени аның белән?

III.Рефлексия, бәяләү.

«Дәрестә нинди уку мәсьәләсе өстендә эшләдек? Ниләр башкардык? Дәрестән үзегезгә ниләр алдыгыз?» сорауларына җавап бирү.

Дәрескә гомуми бәя.

Өйгә эш:"Ш.Маннурның тормыш юлы,ижаты " темасына презентация әзерләргә.


© 2010-2022