План-конспкт урока Бәйрәмнәр

Аннотация.       Дәрес   планы 2 нче сыйныфның рус төркемендә  уку дәресе  өчен тәкъдим  ителә.”Без бәйрәмгә барабыз” бүлегендә  икенче  дәрес.Төп  максат булып  узган  дәрестә  өйрәнгән  сүзләрне  ныгыту  һәм сүзлек  байлыгын  яңа  сүзләр  хисабына  арттыру тора.  Өйрәнелгән  бәйрәмнәр  календарь битләре  рәвешендә  урнаштырылган. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен  истә  тотып, ачык  төсләрдәге  рәсемнәр  кулланыла. Шул  битләрне  ачып,  укучылар, сүзләрнең  язылышын  һәм  тәрҗемәсен   кабатлап  баралар. Һәр  ...         Яңа  материал  аңлату, күрсәтмәлелек, диологик  сөйләм  формаларында  бирелә. Сүзлеккә  сүзләр  языла. Дәреслек буенча  биремнәр эшләү  каралган.                 Өй  эшендә  сайлау  мөмкинлеге бар: катлаулырак һәм  җиңелрәк  бирем  тәкъдим  ителә. Рус  төркемнәре  буларак  , укучыларга  төрле  милләт  кешеләренең  дус  яшәве  турындагы  фикерне   аңлату  мөһим.     Дәреснең  тибы: катнаш  дәрес.      Дәреснең максатлары: . бәйрәмнәрне  өйрәнүне дәвам итү; . сабантуй бәйрәме  һәм  андагы  ярышлар  турында  мәгълүмат  бирү; .милли бәйрәмебез белән  кызыксыну  уяту; . сорау  формаларын  кабатлау; . җөмләдә  сүз  тәртибен ныгыту;        Дәреснең этаплары: I.                   Оештыру өлеше. Исәнләшү, психологик уңай халәт тудыру.  Белемнәрне актуальләштерү. II.                Яңа материалны үзләштерү. Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру. III.             Ныгыту. IV.           Йомгаклау. Нәтиҗәләр чыгару. V.              Вариантлап өй эше бирү.                    Укыту методы: укытучы белән укучыларның уку-укыту процессында бергә эшләүләре: -         укытучы сөйләве: -         укытучының балалар белән әңгәмәсе; -         укучыларның мөстәкыйль  эшләве; -         тәрҗемә  эше; Белем һәм күнекмә алу чыганагы буенча сөйләмле(бәян итү , аңлату,  әңгәмә),күрсәтмәле (күзәтү, демонстрацияләү) һәм практик (телдән һәм  язып эшләнгән күнегүләр).         Укыту чаралары: слайдлар белән эш , күрсәтмә-үрнәк уку, тактага язу.      Дәреснең тышкы кыяфәте: кабинет матур итеп бизәлгән. Бәйрәм күренешләре , бәйрәм открыткалары , иллюстрацияләр , слайдлар күрсәтү өчен экран.
Раздел Изобразительное искусство и Мировая художественная культура (ИЗО и МХК)
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес проекты.

Дәреснең план-конспекты.

Дәреснең темасы:"Бәйрәмнәр"

1.Башлам. Исәнләшү.

Уңай психологик халәт тудыру(магнитофон язмасында

"Бәйрәм бүген" җырыннан юллар тыңлау).

  • Хәерле көн!Исәнмесез,укучылар!

  • Исәнмесез,саумысез!

  • Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез!

  • Кәефләрегез ничек соң?

  • Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

(Укучыларга бүгенге дәрескә төзелгән "Бәйрәмнәр календар"е турында хәбәр ителә(1 нче слайд).Әгәр укучылар бәйрәмне дөрес әйтсәләр , календарьнең алдагы бите ачыла.Төрле бәйрәмнәр турында кечкенә хикәяләр укыла.Укучылар нинди бәйрәм икәнен әйтергә тиеш.Тактада язылышы тикшерелә.Өй эше итеп аларны өйрәнергә бирелгән була.)

-Укучылар, мин "Бәйрәмнәр календаре" төзедем.Хәзер календарьнең битләрен ачабыз.Беренче нинди бәйрәм икән?Әйдәгез, текстны тыңлыйбыз.

(Бу бәйрәм кышын була.Урамда салкын, ә мәктәптә җылы.Мәктәптә зур бәйрәм. Кунакка Кыш бабай килә.Укучылар җырлыйлар, бииләр, шгырь сөйлиләр.Ә Кыш бабай аларга бүләкләр бирә.Чыршыда утлар яна , анда бик күп матур уенчыклар. Бу нинди бәйрәм?

-Яңа ел бәйрәме.

(2 нче һәм 3 нче слайдлар. )

-Алдагы бәйрәмне әйтер өчен 1 нче сыйныфта өйрәнгән "Бармаклар" шигырен искә төшерергә кирәк.Урта бармакның исеме ничек? (4 нче слайд)

-Әти.

-23 нче февраль-Әтиләр бәйрәме.

(5 нче һәм 6 нчы слайдлар)

-Укучылар,әйдәгез,карточкадагы биремнәрне эшлибез.

(Бирем.Сүзләр арасыннан әтиләр эшләгән эшләрне атарга.Тәрҗемәләре белән укырга.

Газета укый, идән юа, телевизор карый, мәктәпкә бара, җимлек ясый, такта сөртә, мине ярата, әнигә рәхмәт әйтә)

-Алдагы бәйрәмне әйтер өчен, текстны укырга һәм тәрҗемә итәргә кирәк.

(7 нче слайд)

Текст.Җирдә иң кадерле һәм кирәкле кеше-әни.Әниләр безне бик яраталар. Алар күп эшлиләр.Безгә тәмле ашлар пешерәләр.Без дә әниләрне яратабыз, аларга булышабыз.)

(8 нче һәм 9 нчы слайдлар)

Карточкадагы 2нче биремне эшләтү.

(Әнигә туры килгән сыйфатларны билгеләргә.

Ялкау,матур, тырыш,пычрак,начар,кадерле,якын, кояш кебек җылы, һава кебек кирәк)

-Укучылар,1 нче майда нинди бәйрәм?

(Алдагы бәйрәм битләре күрсәтелә. 10 нчы һәм11 нче слайдлар)

-1 нче май-Хезмәт бәйрәме.Кешеләр эшлиләр,хезмәт итәләр.Әйдәгез искә төшерик әле .Укучы нишли?Табип нишли?

Карточкадагы 3 нче бирем.Сүзләрне туры китер.

укучы сикерә

табиб җырлый

әни дәвалый

бабай пешерә

кибетче ял итә

бала сата

спортчы елый

җырчы укый

рәссам рәсем ясый

-Укучылар, бу җөмләнең дәвамын слайдка карап белегез.

9 нчы май-.....

(12 нче,13 нче слайдлар).

2.Төп өлеш.

1.(14 нче слайдта Сабантуй күренеше күрсәтелә)

-Укучылар, әйтегез әле бу нинди бәйрәм?

-Сабантуй.

-Әйдәгез сабантуй сүзе белән сорау җөмләләр төзибез.

(Бер-берсенә сораулар әйтәләр һәм җавап бирәләр.)

-Сабантуйда нинди ярышлар була икән?

(15-19 нчы слайдлар).

2.Сүзлек эше. Дәфтәрләренә яңа сүзләрне тәрҗемәләре белән язалар.(Сүзлек 20 нче слайдта)

сабантуй-сабантуй

ат чабышы-скачки

көрәш-борьба

бау тарту-перетягивание каната

чүлмәк вату-битьё горшков

баганага менү-взбирание на столб

Физкультминутка.

3.Дәреслек белән эшләү. 130 нчы биттә 2 нче күнегүдәге диологны укыту, тәрҗемә итү. Яңа сүзләрне кабатлату.

4. 131нче биттәге 5 нче күнегүне язмача эшләү.

3.Ныгыту.

1. Язган күнегүне укыйлар һәм тәрҗемә итәләр.

2. Күрсәтелгән рәсемнәр буенча яңа сүзләр кабатлана.

3. 3нче күнегүдәге сорауларга җавап бирү.

4. Өй эше:

1. Яңа сүзләрне өйрәнергә. Язылышын истә калдырырга.

2. Яңа сүзләрне өйрәнергә һәм алар белән җөмләләр төзергә.(Көндәлеккә яздыру.)

5. Йомгаклау.

1. Укытучы чыгышы.

-Без бүген бәйрәмнәр турында сөйләштек. Бәйрәмнәр кешеләрне бер-берсе белән тагы да якынайта, дуслыкны арттыра. Татарстанда төрле милләт кешеләре яши.Алар дус яшиләр, бер-берсенә кунакка йөриләр. Бәйрәмнәр безгә бик кирәк.

2. Слайдтагы җөмләгә төшеп калган сүзне уйлату.

(21 нче слайд)

Сабантуй-........ бәйрәм. (Сүзләр: зур, күңелле, матур, кызыклы , җәйге)











© 2010-2022