• Преподавателю
  • ИЗО, МХК
  • Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатында, рәссамнарның һәм җирле шагыйрьләр иҗатын янәшә файдалану

Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатында, рәссамнарның һәм җирле шагыйрьләр иҗатын янәшә файдалану

Телебезнең бөтен матурлыгы, беренче чиратта, әдәбиятта чагылыш таба. Гадәти аралашу вакытында, көнкүрештә генә аның бөтен тирәнлекләренә төшеп булмый. Бүгенге укытучы еш кына үзе дә шагыйрьләр, әдипләр язган материал ярдәмендә сөйләмен һаман баета, камилләштерә бара, һәм шәхси мөмкинлекләр ярдәмендә укучыларында да тел күнекмәләре булдыра, булган дәрәҗәдәгесен тагын да үстерә. Балалар өчен дәреслекләргә урнашкан картина репродукцияләре арасында кайсылары якынрак дигән сорау туа. Билгеле ки, аңлашылганы, бигрәк тә пейзаж төрендәгеләре. Күп кенә картиналарның эчтәлегенә тирән төшенү өчен ясалу тарихын, кулланылган материалны, әйтик, портретта чагылган кешенең биографиясен белергә кирәк. Теге я бу картинаның эчтәлеге шул сәбәпле һәр балага бердәй аңлашылмый. Ә инде табигать тасвирларына килсәк, алар белән реаль чынбарлык арасында янәшәлекләр уздыру теләсә кайсы укучы көч...
Раздел Изобразительное искусство и Мировая художественная культура (ИЗО и МХК)
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

З.Н.Җиһаншина, Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе "Кукмара ш.т.п. А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей" ның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатында, рәссамнарның һәм җирле шагыйрьләр иҗатын янәшә файдалану

Гаилә эчендә генә татарча аралашкан балаларның бәйләнешле сөйләм телен югары дәрәҗәдә камил итү бүгенге көндә шактый кыен мәсьәләгә әйләнеп бара. Рус мәктәпләрендә укучы балаларның гына түгел, хәтта татарча белем алучыларның да актив кулланыштагы сүзлек составы шактый ярлы булу укытучының бу юнәлештәге гамәлиятен гаять тә авырайта. Мондый шартларда күпчелек өчен якын темалар һәм аңлаешлы сүзләр катламын күздә тотып эш йөртү уңышка китерә дип саныйм. Әкрен-әкрен әлеге байлыкны арттырырга, бала сөйләмен төрле җөмлә типлары белән баетырга кирәк.

Телебезнең бөтен матурлыгы, беренче чиратта, әдәбиятта чагылыш таба. Гадәти аралашу вакытында, көнкүрештә генә аның бөтен тирәнлекләренә төшеп булмый. Бүгенге укытучы еш кына үзе дә шагыйрьләр, әдипләр язган материал ярдәмендә сөйләмен һаман баета, камилләштерә бара, һәм шәхси мөмкинлекләр ярдәмендә укучыларында да тел күнекмәләре булдыра, булган дәрәҗәдәгесен тагын да үстерә.

Балалар өчен дәреслекләргә урнашкан картина репродукцияләре арасында кайсылары якынрак дигән сорау туа. Билгеле ки, аңлашылганы, бигрәк тә пейзаж төрендәгеләре. Күп кенә картиналарның эчтәлегенә тирән төшенү өчен ясалу тарихын, кулланылган материалны, әйтик, портретта чагылган кешенең биографиясен белергә кирәк. Теге я бу картинаның эчтәлеге шул сәбәпле һәр балага бердәй аңлашылмый. Ә инде табигать тасвирларына килсәк, алар белән реаль чынбарлык арасында янәшәлекләр уздыру теләсә кайсы укучы көченнән килә дип фаразлыйк.

Теге яки бу табигать тасвирларын аңлатканда, пейзажга караган картиналар турында әңгәмәләр алып барганда, туган ягыбызда туып зур шагыйрь сыйфатында танылган каләм ияләренең иҗатын мулдан файдаланам, еш кына аларны дәресләремә дә чакырам. Шушы уңайдан, Исаак Ильич Левитанның «Алтын көз» картинасы буенча уздырган әңгәмәләрнең берсен искә алып узарга булыр иде. (И.Левитан картинасы урынына күренекле татар рәссамы, якташыбыз Мәхмүт Усмановның "Алтын көз" картинасын алы да уңышлы) Мин бу очракта Рифә Рахманның көз турындагы шигырьләрен бик яратып кулланам. Алар шагыйрә иҗатында зур урын алып тора, һәм дистә саннар белән түгел, йөзләр эчендә санала. Үзе дә көз аенда тугангамы (16 сентябрь, 1962) шагыйрә бу темага әледән-әле әйләнеп кайта, әсәрләрендә туган җиребезгә якынлашкан көзне дә, үтеп барганын да, әбиләр чуагы сыйфатындагысын да, башкаларын да бик еш сурәтли. Ул әлеге темага бигрәк тә көз, август ахыры - октябрь айларында мөрәҗәгать итә шикелле.

Әдәби әсәрләр сайлаганда, аларны шагыйрьләрнең китапларыннан алудан да бигрәк үзләреннән сорауны хуп күрәм, чөнки балага да өстәмә материал табу урыны калдырырга кирәк. Рифә Рахманның 2008 елны язылган әсәрләре арасында көз турында берничә шигырь бар. Дәресне шуларны укудан башларга мөмкин. Укучыдан авторның көзнең кай вакытын чагылдыруын билгеләтү һәм Левитан чагылдырган көз белән кайсы шигырьнең охшашрак булуын ачыклау өчен, бу бик кызыклы алым булып торыр иде.Әңгәмәгә укытучының үзе сайлаган әсәр ярдәмендә керешеп китүе дә отышлы булачак. Әйтик, Рифә Рахманның «Көз авазы» шигырен укырга мөмкин:

Көз авазы

Җәйнең матурлыгы чәчәкләрдә әле.

Кояш кайнарлыгы очкынлана күздә.

Яфрак арасына качып тора салкын,

Көз килгәнен кайчан чыгып әйтер безгә?

Бәллүр чыңы тора дымлы һаваларда-

Менә-менә болыт явып уза җиргә.

Ныграк тибә дулкын елга ярларына,

Җәйне куган кебек килә, китә, килә...

Аның матурлыгы чәчәкләрдә әле,

Аның кайнарлыгы кипкән иреннәрдә.

Үлән арасына качып тора салкын,

Яшен уйнаганда, көз тавышы килә.

Гадәттә, әдәби детальләрдән, шигырьнең эчтәлегеннән чыгып, балалар сүзнең август ахыры турында барганлыгын бик төгәл билгелиләр. Без бу шигырьне кайбер очракларда кечкенә генә хикәягә әверелдерәбез. Хикәяне, гадәттә, күбесе хәзерге заман фигыльләренә нигезләнгән кыска җөмләләр ярдәмендә бергәләп төзибез.

Табигатьтә көз аваз сала. Чәчәкләрдә җәйнең матурлыгы күренә әле.

Кояш очкынлана. Салкын яфрак арасына качып тора. Ул чыккач, көз килгәне аңлашылыр. Инде һавалар дымлы. Болытлар явып-явып уза. Кайвакыт күктә яшеннәр уйный. Яшен тавышы көз тавышы кебек тоела. Шагыйрьләрнең тезмә текстларын чәчмәгә күчерү сөйләм телебезне матур, бай, сурәтле итәргә булыша, һәм аны еш кулланырга кирәк дип саныйм.

Без бу урында турыдан-туры пейзаж темасына күчә алабыз, пейзажның шигърияттә дә, рәсем сәнгатендә дә актив кулланышта икәнлеген, бер үк нәрсәне аңлатуын әйтеп узарга кирәк.

Пейзажчылар гади кешедән ул көн дә күреп тә игътибар итмәгән, тулы бер сурәтнең өлеше сыйфатында аерып карамаган табигать мизгелләрен күрә белүләре һәм башкаларга да ассызыклап күрсәтә белүләре белән аерылып тора. Укучыларның игътибарын шуннан соң табигать, шәһәр, авыл кебек пейзажларны оста җиткерүче рәссамнар иҗатына юнәлтәбез. Бу очракта Исаак Левитанның биографиясенә һәм иҗатына киңрәк тукталабыз.

Укытучы рәссамның тормыш хәлен сөйләп чыкканнан соң, сораулар ярдәмендә, бөтен эчтәлекле текст барлыкка китерерлек итеп, укучылардан аны тагын бер кат искә төшертә. Бу очракта фактик төгәлләштерүләр, җөмләләрне тулыландырулар кирәк булырга мөмкин. Әгәр без укучылар белән шушындый диалогны һәрвакыт төзибез икән, алар, бер яктан, игътибар белән тыңлый, икенче яктан, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыта.

Исаак Левитан тормышына бәйле рәвештә шушындый сораулар бирергә мөмкин: *Рәссам кайсы чорда яшәгән, иҗат иткән? *Ул кайсы уку йортында белем алган? *Аның картиналары кайларда саклана? *Аның нинди картиналары халыкка аеруча билгеле? *Сезнең кайсы картиналарын күргәнегез бар?

Шушы вакытта без видеоматериаллар кулланып, рәссам картиналарын күрсәтеп уза алабыз һәм иң соңында «Алтын көз» картинасына махсус тукталабыз. Алга таба әңгәмә инде рәсемгә бәйле рәвеәштә оеша. Картина эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү өчен * Картина сездә нинди хисләр тудыра? * Картина нәрсәсе белән матур?* Урман ничек сурәтләнгән?*Автор нинди төсләрне кулланган? *Көзнең рәсаам сурәтләгән чорын ни өчен алтын дип атыйлар? * Урман көз башында шундый төскә керәме? Әллә көзнең кышка якынлашкан вакытындамы? * Көз көне барлык агачлар да саргаямы? * Кайбер агачлар ни өчен саргаймый? * Елганың төрле урыннары ни өчен бер төстә буялмаган? һ.б., һ.б..

Укучылар җавап биргәндә кулланган уңышлы сурәтләү чараларын, матур фразаларны сүзлекчәләргә язып баралар, алдагы дәресләрдә әлеге сүзлекчәне тагын да баеталар. Әлеге сүзлекчәне табигать хакындагы иншалар иҗат итү вакытында кулланалар.

Балаларга алга таба Рифә Рахманның «Көз өлгерә» шигырен укып күрсәтәм һәм әсәрдә көзнең кайсы чоры тасвирланганны билгеләргә кушам:

Пешә көзләр, миләш булып, балан булып.

Мондый чакта бөтен дөнья тавыш-тынсыз.

Таңда күкне каплап алган кара болыт

Инде киткән, ише белән тотынышып.

Якты чырай күрсәтмәкче булдымы көз?

Күчми кояш - туктап калган бер урында.

Усал болыт, явыз болыт юашланган:

Чыгар бөҗәк-кортлар кайры ышыгыннан.

Пешә көзләр миләш булып, балан булып.

Кунган булдган агачларга, бик кызыгып.

Бер мизгеле җитте көзнең юатырга -

Тормышымда калмаган күк ыгы-зыгы.

Шагыйрь бу әсәрендә көзге табигатьне, урманны, бакчаларны матур иткән миләш һәм баланга аеруча игътибар иткән икән. Ул монда көн эчендә барган көзге үзгәрешләрне бик оста тотып алган. Рифә Рахман җәйнекеннән аермалы буларак, суынып киткән көннәрнең дә матурлыгын күрә белгән, төшлектәге җылыны, аның бөҗәк-кортларга өмет бирүен, тернәкләндереп җибәрүен, кеше күңеленә дә яктылык һәм юаныч алып килүен укучыларга таныш предметлар дөньясы аша ирештергән.

Укучыларга өй эшенә И.Левитанның «Алтын көз» картинасы буенча Рифә Рахманның басма китапларындагы әсәрләрне файдаланып хикәя язып килергә кушарга мөмкин. Шагыйрәнең «Ишел, көз», «Әбиләр чуагы», «Көзге урман» һәм башка әсәрләрендә «Алтын көз» тасвирының мулрак төрлерәк икәнлеген әйтәм һәм аларны китапханәләрдәге җыентыклардан табып алырга кушам.

Картина ярдәмендә бәйләнешле сөйләмне үстерү алдагы дәрестә дә дәвам итә ала. Моның өчен, укучыларның өйгә эш итеп бирелгән хикәяләре арасыннан дәрескә әзерлек алдыннан үрнәк текстларны билгеләргә мөмкин.

Укучылар иптәшләре кулланган матур җөмләләрне табалар, хикәяләрнең уңышлы якларын билгелиләр, үз тәкъдимнәрен кертәләр. Дәрестә үрнәк иншалар укыган очракта, «Алтын көз» дигән хикәячекне туган як табигатенә нигезләнеп язарга да биреп була.

5


© 2010-2022