Урок 70 лет Победе

Раздел История
Класс 11 класс
Тип Научные работы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Авторы: Ясавиева Эльвира Дульфатовна ,учитель истории и обществознания


Музейда Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел уңаеннан үткәрелгән мероприятие.

«Саубуллашу вальсы» яңгырый.Чыгарылыш сыйныф укучылары вальс әйләнәләр, шатланалар, көләләр.

Сәрия Җәй тантана итә урамнарда,

Йөрәкләрдә шатлык, тантана.

Мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау"

Сагыш өсти безгә чак кына.

Бүген шатлыклы да, бераз моңсу да көн. Безнең өчен мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырый. Ләкин тормышта ул соңгысы булмасын.

Монда алган белемнәребез һәрчак алга әйдәп торсын!

Гали Ш:Укучыларым,әйдәгез әле киләчәк хыялларыбыз турында сөйләшик .Сезнең кайсыгыз кайларга укырга китәчәк.

Ф.Алмаз: Минем күптәнге хыялым - очучы булу, зәңгәр киңлекләрне иңләү.

М.Алмаз: Ә мин авылымны бик яратам, анда калып игенче булып, икмәк үстерәсем килә.

Кинәт бер авылагасы йөгереп керә.-сугыш башланган.

Сугыш... Сугыш башланган оланнар...Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды.

Выносят микр.

"Внимание!Внимание!Говорит Москва. Передаем важное правительственное сообщение.граждане Советского союза! Сегодня 22 июня 1941 года в 4 часа утра, без всякого объявления войны германские вооруженные силы атаковали границы Советского Союза".

Укучы: Тыныч иде әле таңыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә

Эх, егетләр яуга китәбез!

Укучы: Безне озаткан сукмаклар

Капланмасын үләнгә.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез калганнар.

Җыр Язгөлем "Солдатлар"

Егетләр һәм кызлар сугышка озату күренешләрен сүрәтли.

СУГЫШ МЕЛОДИЯСЕ

Солдат: Кичке атыш тынган минутларда,

Әнкәй, сиңа сагынып хатлар язам.

Дары исе сеңгән конвертыма

Йөрәгемнең бер бөртеген салам.

Икенче якта өстәл өстендә лампа янып тора, башына яулык бәйләгән әни утыра.

Әни: Лампа астында хат укып утыра

(Сугыштан кайту күренеше)

Кыз: Сугыштан классташлар кайта!Кайталар,кайталар! - дип йөгереп чыгып китә.

Егет: Саумы, туган ягым, саумысыз классташлар!

Билдә каеш,иңдә погоннар

Авылларның ямен, суларыңның тәмен

Күңелкәем өзелеп сагынган.

Кич утыра солдаткалар.

Язгөлемнең җыры.

Илгизә: Ул елларны ничек онытасың,-

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп,

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше, карты-барысы өзелеп.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

Гөлия: И, сугыш башлануга алты ай үтеп тә китте. Авылда хәзер картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды.

Нәсимә: Шулай да тормышны алып барырга кирәк -игенен дә игәргә, балаларны да ач, ялангач итмәскә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә кирәк. Әле менә, җыелып, сугыштагыларга җылы киемнәр, оекбашлар бәйлибез.

Гөлия: Заманалар җиңелдән түгел шул. Авылда нинди эш булса да эшләрбез, бөтен авырлыкларга да түзәрбез, тик кара печатьле кәгазьләр генә килмәсен иде.

Нәсимә: Шулай булмаган кая, алма кебек хатыннар балаларын кочаклап, ирсез, сабыйлар- әтисез, җиләк кебек кызлар - ярсыз калалар бит. Әйдә әле, Гөлия, җырлап җибәр әле, йөрәк януларын басып.

Гөлия: Шушы оекбаш үземнем Кәбиремә насыйп булса ярар иде. Почмагына тамга да салдым. Кемгә генә туры килсә дә, аяклары җылыда йөрсен, өшемәсен.(Оекбашын тотып җырлый)

Нәсимә: Бу оекбашымны җыйнаграк итеп бәйләргә тырыштым. Сәлимнең аягы бик кечкенә шул. Сугыш башланып, ике атна үтүгә, үзе теләп китте, балакаем. "Үзең бик кечкенә, нишләрсең анда, бәбкәм?"-дигәч, "Һич кайгырма, әнкәй, җиңү белән әйләнеп кайтырбыз!"- дип китеп барды. (Карашын еракка төбәп) Хәзер кайларда йөрисең икән, балакаем?

Сәрия: И, күрегезче Гөлия апаның самовары кайнап та өлгергән!

Гөлия: Әйе, сугыш, сугыш дип бирешмәскә кирәк, шикәр иркен булмаса да, шикәр ваткычын да өстәлдән төшергән юк, такта чәешне дә сез җыелган хөрмәткә генә саклап тотам.

Гөлдәния: Менә бу каба - әбием истәлеге, аңа аны бабам бүләк иткән булган.

Нәсимә: Күршенең шушы киндер тукый торган станогы бигрәк уңайлы, күпме киндер тукыдым аның станогында, рәхмәт яусын иде үзенә.

Илгизә: Гөбесен күрегез әле! Май язарга ничек уңайлы булуын әйтеп тә тормыйм, кайсан керсәң дә борып чыгармый.

Гөлия: Белсәгез, менә бу бишектә минем кышын бишектә, ә урак өстендә күпме балам үсте, хәзер исә алар барысы да сугышта, туган илебезне яклап көрәшә, исән-имин генә була күрсеннәр.

Фирая: Хәерле кичләр, исәннәрмесез! Менә Илгизәгә хат китердем әле.

Сәрия: Кая, кызлар, Рәистәндер инде?

Гөлдәния: Илгизә, әйдә тизрәк укы инде. Ниләр яза икән Рәис?

Хат укыла

Сугыш бетте!( видео)

Рәиснең кайтуы.

Көндәлек уку.

Катюша биюе белән тәмамлана.


© 2010-2022