Открытый урок по истории на тему Экономика России 18 века (7 класс)

Первая половина XVIII века в России — время невиданных изменений практически во всех сферах жизни страны. Непревзойденный реформатор земли русской, Петр Первый повернул страну «на запад». При нем Россия впервые ощутила себя периферией Европы и поставила своей целью стать равноправной европейской державой. На европейский «вызов» Петр стремился дать европейский «ответ», проведя реформы во всех областях государственной жизни, имевшие безусловно революционный характер. За первую четверть века из Мос...
Раздел История
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. XVIII гасыр башында илнең икътисади үсеше.

Максат: - Мануфактура җитештерүенең, эчке һәм тышкы сәүдәнең үсү сәбәпләрен ачык-

лау; промышленностның үсүе, яңа дәүләт объектлары төзү, халык өчен

салымнарның үсүенә китерүен төшендерү.

-Яңа төшенчәләргә аңлатма бирү; мөстәкыйль эш, карта белән эш күнекмәләрен

үстерүне дәвам итү.

-Укучыларда мәрхәмәтлелек, хезмәткә мәхәббәт, туган илне ярату хиләрен

үстерүне дәвам итү.

Җиһазлау: портрет, карта, атлас, проектор, карточкалар, схема, дәреслек.

Дәрес тибы: дәрес- эзләнү.

Өйрәнеләчәк яңа сүзләр: беркетелгән крестьяннар, посессион крестьяннар,

протекционизм, меркантилизм, җан башына салым.


Дәрес барышы.

Актуальләштерү.

1. Укучылар, узган дәрестә без сезнең белән төньяк сугышы турында үттек. Сезнең алдыгызда сугыш булган мөһим урыннар язылган карточкалар, аларны хронологик тәртиптә язарга, вакыты белән туры китерергә.

( Нарва, Орешек, Дерпт, Лесная, Полтава, Гангут, Гренгам, Ништадт; 1700, 1702, 1704,1708, 1709, 1714, 1720, 1721).

2. Сугышның иң мөһим вакыйгалары булган урыннарны картадан күрсәтергә.

3. Армиядә нинди реформалар үткәрелгән?

Яңа теманы аңлату.

Бүген без сезнең белән иң мөһим темаларның берсе- Петр 1 реформаларын карауны дәвам итәрбез. Үтәчәк тема: "!8 гасыр башында илнең икътисади үсеше".

Укучылар белән әңгәмә.

- Петр реформалары алдыннан Россия икътисады нинди хәлдә була? ( Укучылар, хәзер без сезнең белән "дәвам ит" уенын уйнарбыз. Сорауга җавапны рәтләр чиратлап әйтер.)

Укучылар чыгышы.

- Ил алга киткән Европа державаларыннан шактый артта.

- Иксез-чиксез табигый ресурсларга ия була торып Россиягә үз металлы җитми.

- Ул аны Швециядән сатып алырга мәҗбүр.

- Мөһим промышленность әйберләре җитештерү җайга салынмаган була.

- Авыл хуҗалыгы буенча артта.

Укытучы:

Барлык бу проблемаларны Петр 1 элегрәк тә тойган. Ләкин Европада сәяхәт иткән чакта ул аларны бөтен тулылыгы белән аңлый. Швеция белән сугыш башлангач, Россиягә металл килү тәмам туктала, һәм бу хәл икътисад өлкәсендә үзгәртеп коруларны башлап җибәрү өчен турыдан -туры сигнал булып хезмәт итә. Россия яңа туплар ясау өчен металлсыз кала һәм чиркәү чаңнарын эретеп, корал ясарга мәҗбүр була.

Беренче чиратта Петр Россия промышленностен үстерүне кирәк санаган. Пром-ны үстерү Төньяк сугышын уңышлы тәмамлау өчен дә кирәк булган. Патшаның эшчәнлеге хуҗалык эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә кагылган.

18 гасырның беренче чирегендә мануфактура җитештерүе аеруча актив үскән.

- Нәрсә ул мануфактура? (Хезмәт бүленешенә һәм кул техникасына нигезләнгән пред-е).

Карта буенча эш. ( Урыннарда)

- Петр 1 иң беренче чиратта нинди төр пром-ть җитештерүен үстерергә тырышкан һәм ни өчен?

( Тектиль һәм металл җитештерүне. Постау бигрәктә армия өчен кирәк булган. Корабль җилкәннәре, һәм солдат киемнәре өчен. Металл җитештерү армияне корал белән тәэмин иткән. Хәрби кораблар төзүче эре верфьләр: Архангельск , Воронеж, Мәскәү, Петербург).проектордан кораблар, солдат киемнәре.

Картадан металлургия заводлары төзелгән райннарны күрсәтү.

Тула,Урал, Карелия, Алапай.( проектор Тула заводы күренеше)

Контурлы картада эш. Металлургия заводлары төзелгән районнарны контурлы картада билгеләү.

Укытучы: Берничә дәүләт мануфактурасы аерым кешеләр кулына тапшырыла. Мәсәлән, Тула сәүдәгәре Никита Демидов дәүләттән Невьянск заводын ала. Ул атаклы Урал тау заводчылары, Демидовлар династиясенә нигез сала.

Укучы чыгышы. Демидов.(проектордан портреты күрсәтелә)

Михляев.

- Ни өчен Петр 1 гә бу кирәк булган?

Укытучы. Мануфактуралар үсешендә крепостной хокук төп киртә булып кала. Илдә ирекле эшче куллар җитешми.

Схема буенча аңлату. (проектордан схема күрсәтелә).

Сүзлек белән эш.190 нчы бит.

Беркетелгән крестьяннар, посессион крестьяннар.(дәфтәрләргә аңлатмасын язу).

Рус мануфактуралары Көнбатыш Европа мануфактураларыннан нәрсә белән аерылган?

Карточкалар белән эш. Мануфактура белән һөнәрчелек остаханәсен чагыштыру.

Укытучы: Һөнәрчелектә икътисадта аерым урын алып тора. Даими һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләрдән башка, авыл хуҗалыгы эшләре беткәннән соң, крестьяннарның күпчелеге һөнәрчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Алар ауда үтерелгән җәнлек тиреләрен эшкәрткәннәр, алардан туннар,бүрекләр теккәннәр.Армиянең саны арта барган саен күн итекләргә, каеш билбауларга заказлар үскән. Чын итек басу осталары Ярославлҗдә яшәгән. Теге яки бу яйбер җитештерү буенча төбәкләк специальләшкән.Специальләшү нәтиңәсендә бөтенроссия базары яәа үсеш ала.

Бөтенроссия базары төшенчәсен искә төшерү. ( Физкультминут) Апаз базары макеты янында әңгәмә. "Исемдә калганнар" әсәреннән өзек уку. (Әтнә базары турында). Нинди әсәрдән өзек укылды? ( Тукайга 120)

Петр 1 сәүдә үсешенә дә зур игътибар бирә. Ул сәүдәне үстерү өчен түбәндәге чараларны кертә.

1. 1724 елда таможня тарифы кабул итә. Ул чит илдән керткән товарларга 75 % пошлина җыемы билгели. Протекционизм- дәүләтнең ил промышленностена ярдәм итүе, чит илдән керткән өчен зур таможня пошлиналары билгеләү.

2. Меркантилизм- акча туплау максатында, читкә товарны күбрәк чыгарып азрак кертүне тәэмин итә торган дәүләти чаралар.

Европа базарларына башлыча сүс, җитен, дуңгыз мае, агач җибәрелгән, ашлык чыгарылган.

3. 1711 елда патша яңа акча реформасы уздыра, аның барышында тәңкәләрдәге көмеш микъдары 20% чамасы киметелә ( проктордан акча рәсемнәре, музейдагы акчалар күрсәтелә).

4. 1710 елда патша указы буенча илдә хуҗалык һәм җан башы исәбен алу уздырыла, җан башыннан салым кертелә.( дәүләт крестьяны елга 1 сум 14 тиен, крепостной 74 тиен түләгән. (Халык санын алу 2002, хуҗалык исәбен 2006 елның июль аенда үткәреләчәк).

Йомгаклау. (Проектордагы схема буенча йомгаклау).Икътисади үзгәртеп коруның төп максаты. Төп юнәлешләр. Икьтисади реформалар.

Мануфактуралар ачыла.

Акча реформасы үткәрелә.

Җан башыннан салым кертелә.

Протекционизм, меркантилизм.

Өйгә эш. Укырга параграф 23, карточкалар бирү.





© 2010-2022