Рабочая программа по истории для 7 класса

7нче сыйныфта тарих укытуның максаты:       тарихны өйрәнү барышында гади урын-хронологик системага салынган тарихи белем бирү, аерым чорларның спецификасыннан чыгып, тарихи терминология белән эш итәргә өйрәтү, тарихи анализның төп ысуллары белән таныштыру.       Бурычлар:   -тарихи танып белүнең иң гади методларын, төрле тарихи чыганаклар белән эш итү күнекмәләрен формалаштыру;   -патриотизм, Ватаныбыз тарихына һәм традицияләренә, кеше хокуклары һәм иреге, иҗтимагый тормышның демократик принц...
Раздел История
Класс 7 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбе

«КАРАЛДЫ»

МБ җитәкчесе__________Гайнуллина Т.В.

Беркетмә № ___

«____» __________ 2014 ел

«КИЛЕШЕНДЕ»

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

__________/ Гилязова Э.М./

«____»____________2014ел

«РАСЛАНДЫ»

Мәктәп директоры

___________ /Шарафиева Г.Т. /

боерык № _____ « ___ » ___________ 2014 ел

I КВАЛИФИКАЦИОН КАТЕГОРИЯЛЕ ТАРИХ

ҺӘМ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УКЫТУЧЫСЫ

НИГМАТУЛЛИН ИЛДУС МАНСУР УЛЫНЫҢ

7 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАРИХ

ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

База дәрәҗәсе

2014 - 2015 нче уку елы




Аңлатма язуы.

Тарихтан 7 нче сыйныф өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән барлыгы 70 сәгать итеп түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Закон Российской Федерации «Об образовании» (в действующей редакции).

2. Закон Российской Федерации «О языках народов Российской Федерации» №126-ФЗ от 24.07.1998г. (в действующей редакции).

3. Приказ Министерства образования и науки Российской Федерации от 31 января 2012 года № 69 «О внесении изменений в федеральный компонент государственных образовательных стандартов начального общего, основного общего, среднего (полного) общего образования».

4. Приказ МО и Н РФ от 5 марта 2004 года №1089 «Об утверждении Федерального компонента государственных образовательных стандартов начального общего, основного общего и среднего (полного) общего образования» (с изменениями);

5.Приказ МО и Н РФ от3 июня 2011 года №1994 «О внесении изменений в федеральный БУП и примерные учебные планы для образовательных учреждений Российской Федерации, реализующих программы общего образования, утвержденные приказом МО РФ от 9 марта 2004 года №1312»;

6. Примерная программа основного общего образования по истории для образовательных учреждений с родным (нерусским) языком обучения. (Письмо министерства образования и науки РФ от 07.07.2005г. № 03 - 1263 «О примерных программах по учебным предметам федерального базисного учебного плана»);

7. Приказ Министерства образования и науки Республики Татарстан от 9 июля 2012 года № 4154/12 «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального общего и основного общего образования»;

8. Письмо МО и Н РТ от 23.06.2012 №7699/12 «Об учебных планах для I-IX классов школ Республики Татарстан, реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС»;

9. Федерального перечня учебников, рекомендованных (допущенных) к использованию в образовательном процессе в образовательных учреждениях, реализующих программы общего образования и имеющих аккредитацию на 2014-2015 учебный год;

10. Устав МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан

11.Образовательная программа основного общего образования МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан

12. Учебный план МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан на 2014 - 2015 учебный год, утвержденного решением педагогического совета (Протокол № 1 от 15 августа 2014 года).

Укучыларның психологик-яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып Россия тарихы (36 сәгать), Яңа заман тарихы (24 сәгать), һәм Татарстан тарихын (10 сәгать), укыту модульле-блоклы принцип буенча планлаштырыла.Уку башында Россия тарихы, аннан соң Урта гасырлар тарихы, соңыннан Татарстан тарихы укытыла.

Бу программа Россия тарихын, XVI гасырдан XVIII гасырга кадәр чорны, ягъни Иван IV вакытынан алып, болганчык еллар , Романовлар идарәсе чорының башлануы, Петр1реформалары, сарай переворотлары, Мәгърифәтле абсолютизм чорларын үз эченә ала Яңа заман тарихын, XVI гасырдан XVIII гасырга кадәр, ягъни Бөек географик ачышлардан алып, иске дөнья кризисы, Европа дәүләтләрендә буржуаз революцияләргә кадәр чорны һәм Татарстан тарихын, XVI гасырдан XVIII гасырга кадәр чорны өйрәнә. Программада Яңа заманның төп вакыйгалары буларак яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр барлыкка килүне, кеше аңында үзгәрешләрне анализлауга, шул чорны ныгытучы мәдәниятне, капитализмның тууын һәм үсүен, Европа дәүләтләрендә буржуаз революцияләрне Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында икътисади үсеш аермаларының нәтиҗәләрен өйрәнүгә күбрәк урын бирелгән.Материалны өйрәнү синхронно-паралель формада алып барыла

Программа да Россия һәм Татарстан тарихы буенча фактик материал, шулай куелган ул укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итә, шәхси мөмкинлек бирә үз иленең тарихына мәхәббәт тәрбияләүгә, укучыларга эзләнүгә мөмкинлек ача һәм илебез тарихы буенча белемнәрен тулыландыра .Бу курста көнкүреш мәсьәләләре, проваславие чиркәве, рус менталитеты,миили сәясәткә дә урын бирелә. Программа хәзерге РФ да яшәүче халыкларның һәм төрле сословия кешеләренең тарихыннан аерым сюжетларга нигезләнә. Программада туган якның шул периодка булган вакыйгаларын да үз эченә ала.

7нче сыйныфта тарих укытуның максаты:

тарихны өйрәнү барышында гади урын-хронологик системага салынган тарихи белем бирү, аерым чорларның спецификасыннан чыгып, тарихи терминология белән эш итәргә өйрәтү, тарихи анализның төп ысуллары белән таныштыру.

Бурычлар:

-тарихи танып белүнең иң гади методларын, төрле тарихи чыганаклар белән эш итү күнекмәләрен формалаштыру;

-патриотизм, Ватаныбыз тарихына һәм традицияләренә, кеше хокуклары һәм иреге, иҗтимагый тормышның демократик принципларына хөрмәт тәрбияләү;

-күп этнослы, күпконфессияле, күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәү, мәдәниятара аралашуда катнашу, башка илләр һәм халыкларга карата мөнәсәбәтләрдә толерантлык булдыру өчен тарих агышында барлыкка
килгән социаль нормалар һәм кыйммәтләр турында белем һәм күзаллауларны тормышта кулланырга өйрәтү.

7 нче сыйныфларда тарих фәне А.А. Данилов, Л.Г. Косулинаның "Россия тарихы XVI - XVIII гасыр", О.В. Дмитриеваның "Гомуми тарих Яңа заман тарихы" һәм И.А.Гыйләҗев, В.И.Пискаревнең "Татарстан тарихы.XVIгасырның икенче яртысы- XVIIIгасыр" дәреслеге белән укытыла.

Түбәндәге эш программасы 1 елга дип төзелде.

Программаның бүленеше

Бүлек исеме

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Россия XVI-XVII гасырлар чигендә




Россия XVII гасырда




Россия Петр I заманында




Россия 1725-1762 нче елларда




Россия 1762-1801 нче елларда




Россия империясе XVIII гасырда




Бөек географик ачышлар




XVI-XVII гасырларда көндәлек тормыш




Техника прогрессы, эшмәкәрлек, капитализм




Европа яңарышы




Европада реформация һәм контрреформация




Көнбатыш Европа дәүләтләре XVI-XVII гасырның беренче яртысында




Акыл һәм мистицизм чоры: XVI гасыр ахыры-XVII гасыр башында Европа мәдәнияте




Монархияләрнең югары күтәрелүе һәм түбән тәгәрәве




Мәгърифәт дәвере




" Иске тәртип"нең бетерелүе. Европа яңа эра таңында




Татарстан тарихы










КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Россия тарихы - 36 сәгать.



Дәрес темасы

Сәг.саны



Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Материал



Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

I бүлек. Россия XVI-XVII гасырлар чигендә - 3 сәгать.


1.

Кереш. Борис Годуновның эчке һәм тышкы сәясәте.

1

Эчке һәм тышкы сәясәттә яңалык -лар, ялган патша. Борис эшчәнлегенә бәя бирү.

"Домострой" китабының эчтәлеген ачучы биремнәр.

§ 1.




2.

Фетнә: Ялган Дмитрий I.

1

Ялган Дмитрий I-II, Болотников күтәрелеше. Ялган Дмитрий сәясәте. Чит ил интервенциясе.

Үзлектән эш. Биремнәргә төгәл җавап бирү.

§ 2.




3.

Фетнә: Ялган Дмитрий II.

1




II бүлек. Россия XVII гасырда - 9 сәгать.


4.

Фетнәле заманның ахыры.

1

Җиде боярчылык, ополчениеләр, Мәскәүне азат итү.

Тышкы сәясәт. 17 гасырда Рус православие чиркәве темасын аңлау.

§ 3.




5

Икътисадта яңа күренешләр.

1

Авыл хуҗалыгы, һөнәрчелек, ману- фактуралар, сәүдә.

Икътисадта яңа күренешләрне үзләштерергә.

§ 4.




6.

Россия җәмгыятенең төп сословиеләре.

1

Крестьяннар, шәһәр халкы, рухани- лар, казаклар..

Россия җәмгыятенең төп сословиеләрен белергә.

§ 5.




7.

Илнең сәяси үсеше.

1

Романовлар, боярлар думасы, Собор уложениесе.

Илнең сәяси үсешен белергә.

§ 6.




8.

Хакимият һәм чиркәү. Чиркәүдә раскол.

1

Никон реформасы, каршылыклар кискенләшү, Чиркәү реформасы ни өчен кирәк?

Документка сораулар. Хакимият һәм чиркәү турында белергә.

§ 7.




9.

Халык хәрәкәтләре.

1

Тоз һәм бакыр фетнәләре,Разин восстаниесе. Фетнәләрнең сәбәплә- рен аңлата белү.

Разин восстаниесе турында хикәя төзү.

§ 8.




10.

Тышкы сәясәт.

1

Смоленск сугышы, Украинаны кушу, Себерне үзләштерү. Тышкы сәясәт -нең төп юнәлешләрен билгеләү.

Карта белән эшләү. Тышкы сәясәтне белергә

§ 9.




11.

XVII гасырда мәгариф һәм мәдәният.

1

Басма китаплар чыгару, фәнни белемнәр, әдәбият, архитектура, рәсем сәнгате, театр. Мәгариф һәм мәдәният яңалыкларын өйрәнү.

Үзлектән эш. XVII гасырда фән һәм мәдәният үсешен белергә.

§10.




12.

Катлауларның тормыш-көнкүреше. Гореф-гадәт һәм йолалар.

1

Патша сарае, бояр һәм дворяннар -ның, посад халкының, крестьяннар- ның тормышы. Тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен билгеләү.

Үзлектән эш. Логик фикерләүне,фән телен устерү

§11.




III бүлек. Россия Петр I заманында - 9 сәгать.


13.

Петр I үзгәртеп коруларының алшартлары.

1

Россиягә чит илләрнең йогынтысы көчәю, Симеон Полоцкий, Голицынның үзгәртеп кору планнары. Реформалар һәм аларның нәтиҗәләре.

Петр 1нең тышкы сәясәте. 18 гасыр башында илнең үсешенең асылын аңлау.

§12.




14.

Пётр I . Россия гасырлар чигендә.

1

Икепатшалылык, патшабикә Софья, Пётрның патшалык итә башлавы, Азов походлары. Азов походларына бәя бирү. Бөек илчелек нәтиҗәләре.

Документ белән эшли белү.

§13.




15.

Төньяк сугышы 1700-1709 елларда.

2

Сугыш башлану, армиядә реформа, Полтава сугышы, диңгез сугышлары. Сугышның нәтиҗәләрен билгеләү.

Карта белән эшләү.

§14.




16.

Төньяк сугышы 1709-1721 елларда.





17.

Петр I реформалары.

1

Дәүләт аппараты реформасы. Мирас калдыруда бердәм кагыйдәләр турында указ. Җирле идарә, шәһәр реформасы. Патриархлыкның бетерелүе.

Югары катлауларның реформа ларга каршылык күрсәтүен билгеләүче биремнәр.

§15.




18.

XVIII гасырның беренче чирегендә Россия икътисады.

1

Авыл хуҗалыгы, мануфактуралар, һөнәрчелек җитештерүе,сәүдә.

Икътисад үсешенең төп нәтиҗәләрен билгеләү.

Петр 1 чорында Россия мәдәнияте. темасын үзләштерү.

§16.




19.

XVIII гасырның беренче чирегендә халык хәрәкәтләре.

1

Халык восстаниеләре, дини чыгышлар. Халык чыгышларының әһәмияте.

Карта белән эшләү.

§17.




20

XVIII гасырның беренче чирегендә Россия мәдәнияте: мәгариф һәм фән

1

Мәгариф, фән, сәнгати мәдәният, көндәлек тормыш. Пётр дәвере, мәдәни мирасының әһәмияте.

Үзлектән эшли белү.

§18-19.




21

XVIII гасырның беренче чирегендә Россия мәдәнияте: сәнгать һәм көндәлек тормыш.

1




IV бүлек. Россия 1725-1762 нче елларда - 4 сәгать.


22

Сарай переворотлары 1725-1730 елларда

2

Сәбәпләре, Екатерина I, Пётр II, Анна Иоанновна, Иван Антонович, Елизавета Петровна, Пётр III.

Переворотларның асылын ачу.

Дәреслек белән эш.

§20-21.




23

Сарай переворотлары 1730-1762 елларда




24.

1725-1762 нче елларда эчке сәясәт.

1

Крестьяннарга карата сәясәт, шәхәр идарәсе системасындагы үзгәрешләр, казакларга карата сәясәт.

Үзгәрешләрнең сәбәпләрен ачу.

Логик фикерләүне,фән телен устерү.

§22.




25.

1725-1762 нче елларда Россиянең тышкы сәясәте.

1

1735-1739 елларда рус-төрек сугышы,1741-1743 еллардагы рус-швед сугышы, Җидеееллык сугыш.

Тышкы сәясәтнең төп юнәлешләрен билгеләү.

Карта белән эшләү.

§23.




V бүлек. Россия 1762-1801 нче елларда - 2 сәгать.


26.

Екатерина II нең эчке сәясәте.

1

"Мәгърифәтле абсолютизм" сәясәтенә характеристика.

Екатерина II нең эчке сәясәтенең асылын аңлау.

§24.




27.

Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы.

1

Сугышның әһәмиятен билгеләү.

Пугачев җитәкчелегендәге восстание темасын үзләштерү.

§25.




VI бүлек. Россия империясе XVIII гасырда - 9 сәгать.


28.

XVIII гасырның икенче яртысында Россия икътисады.

1

Авыл хуҗалыгы. Сәнәгать. Сәүдә һәм финаслар.

Екатерина тарафыннан үткәрел гән чараларны анализларга.

§26.




29

Екатерина II нең тышкы сәясәте: рус төрек сугышлары.

1

Тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре.

Карта белән эшләү күнекмәләрен үзләштерү.

§27-28.




30

Екатерина II нең тышкы сәясәте: Бөек Державалыкка юл.

1




31.

Россия Павел I заманында.

1

Патша эшчәнлеген характерлау.

Павел 1 нең эчке һәм тышкы сәясәте темасын үзләштерү.

§29.




32.

Фән һәм мәгариф.

1




Фән һәм мәгарифнең төп юнәлеш ләрен билгеләү.

Россиядә мәгариф гасыры темасын үзләштерү.

§30.




33

XVIII гасырның икенче яртысында мәдәният: әдәбият һәм театр.

1

Сәнгати мәдәният үсеше үзенчәлекләре.

Сөйләм телен үстерү.

§31-32.




34.

XVIII гасырның икенче яртысында: рәсем сәнгате,скульптура һәм архитектура.

1




35.

Көндәлек тормыш һәм йолалар.

1

Көндәлек тормыштагы төп үзгәрешләрне өйрәнү.

Логик фикерләүне,фән телен устерү.

§33.




36.

XVI-XVIII гасырларда Россия тарихы курсы буенчв белемнәрне тикшерү

1

Курс буенча белемнәрне барлау.

Тестлар чишү.

Тест





КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Гомуми тарих - 24 сәгать.


Дәрес темасы

Сәг.саны


Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Материал

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

I бүлек. Бөек географик ачышлар-2 сәгать.


1

Кереш.Һиндстанны эзләгәндә. Урталай бүленгән дөнья.

1

Колумб һәм Ф.Магеллан сәяхәтләре. Урта гасыр кешеләренең дөнья картасын төзүгә керткән өлешләре.

Колумб һәм Магелланга характеристика бирергә.

§ 1-2.




2

Европалылар яңа дөньяда

1

Үзәк, Төньяк һәм Көньяк Американы ачу.

"Колония" төшенчәсенә билгеләмәләр бирергә.

§ 3.

II бүлек. XVI-XVII гасырларда көндәлек тормыш-1 сәгать


3

Кеше һәм әйләнә-тирә дөнья.

1

Европа халкы. Кеше һәм әйләнә-тирә мохит. Байлар һәм гади кешеләр тормышы. Мода.

XVI-XVII һәм Урта гасырлар шәһәрләренең охшашлыгын язарга.

§ 4.

III бүлек. Техника прогрессы, эшмәкәрлек, капитализм-1 сәгать


4

Техника үсеше. Капитализмның тууы.

1

Техника яңалыклары. Капитал һәм капиталист. Эшмәкәрлек барлыкка килү. Мануфактуралар үсеше.

Яшь буржуйлар һәм яллы эшчеләр характерын ачуга карата биремнәр.

§ 5-6.

IV бүлек. Европа яңарышы-3 сәгать


5

Италиядә гуманизм һәм яңарыш.

1

Кеше табигатенә гуманистлар карашы..

Донателло һәм Боттичелли әсәрләрендәге төп фикерләр.

§ 7.

6

Альп аръягы гуманизмы.

Галимнәр руспубликасы. Т.Мор. Эразмның карашлары. Гуманист ларның иҗатлары.

Төньяк Европа гуманистлары кагылып киткән проблемаларны ачучы биремнәр.

§ 8.

7

Титаннар заманы.Бөек Яңарыш сәнгате.

1

Леонардо да Винчи. Микеланджело. Рафаэль. Яңарыш чоры рәсем сәнгатендә яңа темалар. Портрет.

Микеланджелога характеристика бирергә.

§ 9.

V бүлек. Европада реформация һәм контрреформация-2 сәгать


8

Германиядә реформация.

1

Изге Петр варислары. Мартин Лютер. Вормс рейхстагы. Реформациянең икътисади, сәяси, идея алшартлары

Лютерның характер үзенчәлекләрен ачучы биремнәр.

§10.

9

Реформация һәм крестьяннар сугышы.Җаннар һәм акыл ияләре өчен көрәш.

1

Сугыш һәм империя реформасы. Протестантлыкның тууы. Империя реформалары программасы. Лютеран лык таралу.

Картада эш.

§11-12.

VI бүлек. Көнбатыш Европа дәүләтләре XVI-XVII гасырның беренче яртысында-6 сәгать


10

"Кояш беркайчан баемаган" империянең алга китүе һәм җимерелүе.

1

Испания Карл I хакимияте астында. Испан идальголары. Испаниядә абсолют монархия урнаша башлау. Карл Iнең һәм Филипп IIнең дини карашлары.

Карл I һәм Филипп II гә характеристика бирергә.

§13.

11

Нидерланд Испаниягә каршы.

1

Гёзлар:. Милли азатлык хәрәкәте башлану. Нидерландның икътисади хәле. Кальвинизм таралу.

Голландлар үз дәверләрендәге географик ачышларга нинди өлеш кертүен санарга.

§14.

12

Ике катлы роза билгесе астында. Англия Тюдорлар заманында.

1

Инглизларда сәүдә оештыруның төп юнәлешләре һәм принциплары.

Испан идальголары һәм инглиз "яңа дворяннары" психологиясен чагышты рырга.

§15.

13

Британия- диңгезләр патшасы

1

Англия Испаниягә каршы. Бөек армаданы җиңү. Елизавета Iнең дини сәясәте.

Халык алдында чыгыш ясаганда, королева басым ясаган моментларны санарга.

§16.

14

Франция абсолютизм юлында.

1

Абсолютизм. Дини сугышлар. Варфоломей төне. XVI г. I ярт. француз корольләренең үзәкләштерү сәясәте.

Дини сугышларда сәяси көчләр тәртибенә бәя бирегез.

§17.

15

Хәзерге Европага илтүче юлда. XVI- XVII гг. халыкара мөнәсәбәтләр.

1

Каршылыкларның табигате. Европа балансы системасы. Госманлы империясе. Европа балансы системасы. Утызъеллык сугыш.

Карта белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

§18.

VII бүлек.Акыл һәм мистицизм чоры: XVI гасыр ахыры-XVII гасыр башында Европа мәдәнияте-1 сәгать


16

Табигать фәннәрендә революция башлану. Мәңгелек образларны иҗат итүчеләр.Әдәбият һәм сәнгать.

1

Галәмнең яңа образы. Дин һәм фән. Тәҗрибә һшәм акыл. Математика һәм дөнья.

Галимнәр белән чиркәү арасындагы мөнәсәбәтләрне билгеләүче биремнәрне үтәү.

§19-20.

VIII бүлек. Монархияләрнең югары күтәрелүе һәм түбән тәгәрәве-1 сәгать.


17

Француз монархиясе биеклектә. 1640-1660 елларда инглиз революциясе..

1

Француз протекционизмы, клас сицизмы. Революция дәверендә җәмгыятьтә туган яңа идеяләр. Конституцион монархия.

Англия революциясенең сәяси әһәмиятен санарга.

§21-22.

IX бүлек. Мәгърифәт дәвере-2 сәгать.


18

Идеяләр һәм кешеләр. Мәгърифәт дәвере җәмгыяте.

1

Иосиф II реформалары. XVIII гасырда Европа җәмгыяте һәм дәүләт тарихында шәхеснең роле.

Таблицага Иосиф II реформаларының уңай һәм тискәре якларын язарга.

§23-24.

19

Мәгърифәтле абсолютизм.

1

Иосиф II реформалары. Масоннар.

Рококога һәм неоклассиизмга хас үзенчәлекләр.

§ 25.

Х бүлек." Иске тәртип"нең бетерелүе. Европа яңа эра таңында-5 сәгать.


20

Европаны һәм дөньяны яңадан бүлү өчен көрәш. Сугышлар һәм солых.

1

Төньяк сугышы. Австрия мирасы өчен сугыш. Җидееллык сугыш. "Вестфалия системасының җимерелүе.

Карта белән эш.

§26.

21

Англиядә сәнәгать перевороты.

1

Англия-сәнәгать перевороты ватаны. Сәнәгать переворотының социаль нәтиҗәләре.

Мануфактура һәм фабриканы чагыштырырга.

§27.

22

Бәйсезлек өчен көрәш һәм АКШ төзелү. "Бәйсезлек декларациясе."

1

Инглизләр Яңа дөньяда. Төньяк Америкада феодаль, колбиләүчелек, буржуаз җәмгыят.

Америкага беренчеләрдән булып күчеп килүчеләргә характеристика

§28-29.

23

Бөек Француз революциясе.

1

Диктатура. Революция. Мәдәният.

Якобинчылар диктатурасы бетү.

Революциянең төрле этапларын санарга.

§30-31.

24.

Көнчыгыш һәм Көнбатыш: бердәм дөньяның ике ягы.

1

Госманлы империясеҺиндстан.Кытай һәм Япония.

Көнчыгыш илләренә карата Европа илләрренең сәясәте.

§32-34.



КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Татарстан тарихы -10 сәгать.


Дәрес темасы

Сәг.саны

Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре


Материал

Үткәрү вакыты


Искәрмә

план

факт

1.

Азатлык көрәше ялкынында.

1

"Казан сугышы", "Чирмеш" сугышларын карау.

"Хуҗалык тормышында төбәк халыклары үзләштергән яңалык лар"ны таблица тутыру.

§ 1.




2.

XVI гасырның икенче яртысында Казан төбәге белән идарә итү.

1

Воеводалар. Казан сарае приказы. Шәһәрләр, кирмәннәр, саклану сызыклары төзү.

"Казан-төбәктәге төп кирмән, административ һәм хәрби идарә итү үзәге" таблица тутыру.

§ 2.




3.

Казан төбәгендә яңа хакимият урнашу. XVII гасыр башында халык чуалышлары.

1

Йомышлы татарлар сословиесе формалашу. Ясаклы кешеләр яңа шартларда.

"XVI гасырның икенче яртысында- XVII гасыр башында төбәк халкы тормышындагы үзгәрешләр" таблица тутыру

§ 3.




4.

Төбәк XVII гасырда.

1

Ясаклы крестьяннар. Рус хезмәт халкы. Йомышлы татарлар.

"XVII гасырда төбәк халкының төп төркемнәре һәм хәлләре" таблица тутыру.

§ 4.




5.

Петр I үзгәртеп корулар чорында.

1

Казан губерниясенә әверелү. Төбәктәге реформалар.

Логик фикерләүне,фән телен үстерү.

§ 5.




6.

Петрдан соңгы чорда төбәкнең социаль-икътисади үсеше.

1

Икъсадтагы үзгәрешләр.

Петр I чорында темасын үзләштерү.

§ 6.




7.

Йомгаклау контроль эше

1




8.

Төбәктә дини сәясәт: мәҗбүр итүдән дин тоту ирегенә.

1

Дини сәясәттәге үзгәрешләр.

Төбәктәге дини сәясәт дигән таблица тутыру.

§ 7.




9.

"Мужиклар патшасы» белән бергә: ирек һәм җир өчен.

1

Пугачев фетнәсенең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре.

Тарихи чыганаклар белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

§ 8.




10.

XVIII гасырда төбәкнең мәдәнияте.

1

Татар мәдәнияте,мәгърифәтчелек, әдәбият, театр.

Мәдәният дөньясындагы үзгәрешләрне ачыкларга.

§ 9-10.





7 нче сыйныфта уку материалының эчтәлеге (70 сәгать).


Россия дәүләте һәм халыклары тарихы (36 сәгать.)

Россия XVI-XVII гг. чигендә.

Болгавыр заман. Патша Федор Иванович. Рюриковичлар династиясенең өзелүе. Крепостной хокук урнашу. Династические, социальные и международные причины Болгавырлыкның династиячел, социаль һәм халыкара сәбәпләре. Ялган патшалар. В. Шуйский. И. Болотников күтәрелеше. Швеция һәм Речь Посполитаяның агрессиясе. Җидебоярчылык. Тышкы экспансиягә каршы көрәш. К.Минин. Д.Пожарский.

Россия XVII г. I яртысында

Болгавыр заманнан соң илнең хуҗалыгын торгызу. 1613елгы Земство җыены.: Романовларның идарә итә башлавы. Патша Михаил Федорович. Патриарх Филарет. Идарә органнарын һәм икътисадны торгызу. Речь Поспалитая һәм Төркия белән килешү. Смоленск сугышы.

XVII г. I яртысында Россиянең территориясе һәм хуҗалыгы. Ерак Көнчыгышны, Себерне, Кырны (Дикое Поле) үзләтерү. Крепостной хокук урнашу. Шәһәр халкын посадларга беркетү. Сәүдәнең үсеше.. Яңа сәүдә уставы. Бөтенроссия базары урнаша башлавы. Ярминкәләр. Җитештерүнең үсеше. Мануфактуралар.

Россия XVII г. II яртысында

Патша Алексей Михайлович. Абсолютизмга таба. 1649 елгы Собор уложениесе. Рус православие чиркәвендәге раскол. Никон һәм Аввакум. XVII гасырның икенче яртысында социаль хәрәкәтләр. Бакыр бунты. С.Разин восстаниесе. Патша Федор Алексеевич. Местничестваны бетерү.

XVII г. II яртысында Россиянең тышкы сәясәтенең төп юнәлешләре. Запорожье сече. 1648-1654 ее. Б. Хмельницкий җитәкчелегендәге азатлык сугышы.. Переяслава Радасы. Сулъяк Украинаның Россия составына автономия хокукында керүе. Рус-поляк сугышы Рус-поляк һәм рус-төрек мөнәсәбәтләре XVII г. II яртысында. Себерне кушуның төгәлләнүе.

XVII г. Рус мәдәнияте

XVII г. мәдәният . Петргача чордагы көн-күреш һәм яшәеш. Көнбатыш Европа белән мәдәни бәйләнешләрне арттыру.. Славян-грек-латинс академиясе. Рус сәяхәтчеләре. Соңгы елъязмалар. Әдәбиятта яңа жанрлар .XVII г. төзелеш. Мәскәү бароккосы. Симон Ушаков. Парсуна.

Петрның үзгәртеп корулары (XVII г. ахры -XVIII г. I чиреге)

XVIII г . I чирегендә Пётр I реформаларының алшартлары. Стрелецлар восстаниясе. Софьяның регентлыгы.

Пётр I нең идарә итә башлавы. Азов походлары. Регуляр армия һәм флот төзү. Заводлар һәм мануфактуралар төзү. Бөек илчелек. Төньяк сугышы. Петербургка нигез салу. Полтава сугышы. К.Булавин восстаниясе. Россияне империя дип игълан итү. Абсолютизм урнашу. Чиркәүне дәүләткә буйсындыру. Ранглар турында табель.. Җан башыннан салым кертелү. Дворяннарның привилегияләрен арттыру Варислык турында указ.

Мәдәниятнең дөньяви характеры. Математика һәм навигация фәннәре мәктәбе. Фәннәр академиясе. Гражданлар шрифт.ы Шәһәрләр планировкасы. Барокко архитектурада һәм рәсем сәнгатендә. В. Растрелли. Көн-күрешне һәм яшәү рәвешен европалаштыру. Тарихта Петр үзгәртеп коруларының урыны.

Сарай переворотлары чоры (XVIII г. II яртысы һәм уртасы)

Сарай переворотлары сәбәпләре. Сарай переворотлары чорында Россия монархлары. Гвардия һәм аристократиянең дәүләт тормышындагы роле. Фаворитизм. Бироновщиналык. Дворяннарның привилегияләрен арттыру . Дворяннарның иреклеге турында Манифест. Крепостной хокукның көчәюе.

Персия һәм Төркия белән сугышлар. Россиянең Җидееллык сугышта катнашуы. Казах җирләренең Россия составына керүе.

Россия XVIII г. II яртысында

Екатерина II. Мәгърифәтле абсолютизм. Рус дворяннарының "Алтын гасыры". Уложение комиссиясе. Губерна реформасы.. Сословияле стройның төзелеше. Дворяннарга һәм шәһәрләргә ташламалар грамотасы. Крепостнойлыкның чәчәк атуы. Капиталистик укладның үсеше. XVIII гасырның икенче яртысында социаль хәрәкәтләр. Е. Пугачев. Самодержавияне һәм крепостной хокукны тәнкыйтьләү. А.Радищев.

Павел I. Сәяси режимны ныгытырга тырышлык. Тәхеткә утыру турындагы указ. Өчкенлек барщина турында манифест.

XVIII г. ахырындагы рус-төрек сугышлары. Кырымны, Кара диңгез алдын, Азов буйларын, Кубань буйларын һәм Новороссияне кушу. Польшаны бүлү. Россия составына Уңъяк Украинаның, Литваның бер өлеше һәм Курляндиянең керүе. Россия һәм Бөек Француз революциясе. Рус хәрби осталыгы. П. Румянцев, А. Суворов. Ф. Ушаков.

Рус мәдәнияте XVIII г. II яртысында

Мәгърифәт гасыры. Мәгарифнең сословиячел характеры. Халык училищалары. Шляхта корпусы. М.В. Ломоносов. Мәскәү университеты төзелү. Географик экспедицияләр. Әдәбият һәм журналистика. Крепостнойлар театры. Профессиональ театр. барлыкка килү. Ф. Волков. Архитектурада, рәсем сәнгатендә һәм музыкада классицизм. Россия һәм дөнья мәдәниятләре бәйләнеше. Көн-күреш һәм яшәү рәвеше. Дворян утары. Крестьяннар һәм шәһәр халкының тормышы..



Яңа заман трихы ( 24 cәгать )

«Яңа гасыр» төшенчәсе. Яңа гасырның хронологик чикләре.

Бөек географик ачышлар һәм аларның нәтиҗәләре.

В. да Гама, Х. Колумб, Ф. Магеллан сәяхәтләре. Американы һәм Азияга сәүдә юлларын европаларның ачуы. Европаларның Яңа дөньяны басып алуы һәм үзләштерүе. Басып алган җирләрне коллыкка төшерү. Э. Кортес. Ф. Писарро. Колониаль империяләр төзелә башлау. Пиратлык. Ф. Дрейк.

Яңарыш чоры

Яңарыш. Гуманизм. Данте Алигьери. Э. Роттердамский. Ф. Рабле. Т. Мор. В. Шекспир. Ренессанс сәнгате. Табигатькә карашларның үзгәрүе. Н. Коперник. Дж. Бруно. Г. Галилей. Р. Декарт.

XVI-XVII гг. Европада модернизация процесслары башлану. Капиталистик мөнәсәбәтләр туу. Буржуазия һәм яллы эшчеләр. Техника үсеше. Мануфактуралар барлыкка килү, Сәүдә җитештерүенең үсеше. Сәүдә компанияләре.

Реформация. Абсолютизм урнашу

Реформация сәбәпләре. Протестантизм. М. Лютер. Ж. Кальвин. Европада Реформация идеяләренең таралуы. Контрреформация. И. Лойола. Дини сугышлар.

XVI-XVII гг. Европа дәүләтләре. Абсолютизм урнашу. Англия һәм Франциядә король хакимиятенең ныгуы. Генрих VIII. Елизавета I. Кардинал Ришелье. Людовик XIV. Карл V чорында Испания империясе.

Унөчеллык сугыш һәм Вестфаль системасы.

Беренче буржуаз революцияләр

Нидерланд Испания хакимлегендә. Нидерланд провинцияләрендә азатлык өчен көрәш . Голландия республикасы төзелү.

XVIIг. Уртасында Англиядә революция. Король һәм парламент. Гражданнар сугышы. Республика игълан ителү. О. Кромвель. Монархияне реставрацияләү . «Кансыз революция».

Мәгърифәт чорында Европа һәм Азия илләре

Мәгърифәт гасыры. Табигать фәннәренең үсеше. И. Ньютон. Англия мәгърифәте. Д. Локк. Франция мәгърифәте. Вольтер. Ш. Монтескье. Ж.Ж. Руссо. Д. Дидро. XVII-XVIII гг мәдәният сәнгате .: барокко, классицизм, сентиментализм.

Мәгърифәтле абсолютизм Үзәк Европада. Австрия һәм Пруссия XVIII г. Фридрих II. Җидеелыык сугыш.

Америкада Англия колонияләре. Азатлык өчен сугыш һәм АКШ төзелү. Т. Джефферсон. Б. Франклин. Дж. Вашингтон. 1787 нче елгы Конституция.

Франциядә абсолютизм кризисы. Бөек француз революциясе. Революция башлану. Революцион сәяси группировкалар. «Гора» һәм «жиронда». Ж. Дантон. М. Робеспьер. Ж.П. Марат. Монархияне бәреп төшерү. Революцион террор. Якобинчылар диктатурасы. Термидор перевороты. Директория. Революцион сугышлар. Наполеон Бонапарт. Бөек Француз революциясенең нәтиҗәләре һәм әһәмияте һәм аның Европа дәүләтләренә йогынтысы.

Госманлы империясенең көчсезләнүе. Һиндстанда Бөек Моголлар державасы һәм аның таркалуы. Һиндстанның европалар тарафыннан яулап алына башлавы. Маньчжурларның Кытайны буйсындыруы. Цин империясе. Японииядә үзәкләшкән дәүләт барлыкка килү. И. Токугава.

Татарстан тарихы(10 сәг.)

Төбәктә яңа хакимият формалашу. Воеводалык. Казан сарае приказы. Шәһәрләр - рус дәүләте терәк базалары төзү. Казан XVII гасырның икенче яртысында. Социаль һәм дини сәясәт. Казан епархиясе төзелү. Монастырьлар. Христианлаштыру. Колонияләштерү һәм аның социаль- мәдәни нәтиҗәләре. Ясаклы һәм йомышлы татарлар. Урта Идел "болгавыр чорларда". Җирбиләүчелеккә контроль көчәю. Экономик тормыш үзенчәлекләре. Төбәк халкы социаль-хокукый хәле. Урта Идел халкының Степан Разин восстаниесендә катнашуы. Мәдәният, әдәбият. Мәгариф. Архитектура. Декоратив сәнгать. Татар мәдәнияте үсеш үзенчәлекләре. Казан төбәгендә административ-территория үзгәрешләре. Казан-башкала. Җирле үзидарә. Төбәкнең социаль-икътисади үсеше. Авыл хуҗалыгы. Мануфактура җитештерүе үсү. Сукно мануфактурасы. Казан Адмиралтействосы. Һөнәрләр. Сәүдә. Петр үзгәртүләренең Урта Идел буе халкы өчен нәтиҗәләре. Яңа керәшен конторасы барлыкка килү, христианлыштыру көчәю. Төбәк халкының XVIII гасырда баш күтәрүләрдә катнашуы. Пугачевның татар көрәштәшләре. Мөселманнарга карата хакимиятнең мөнәсәбәте үзгәрү. Дин тоту иреге кертелү. Мөселман дини идарәсе төзелү. Татар ратушасы төзелү. Мәдәният. Мәгариф, яңа дөньяви уку йортлары барлыкка килү. Беренче Казан гимназиясе. Мәктәп-мәдрәсәләр. Рус әдәбияты үсү. Казан шәһәр тамашачы театры ачылу. Татар әдәбияты. Архитектура. Төбәк халкы тормыш-көнкүреше.



Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

7 сыйныфта тарих фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучы:

-тарихи чыганакларның төп төрләрен;

-Россия һәм дөнья тарихының борынгылыктан алып бүгенге көнгә кадәр төп тарихи вакыйгаларын, төп этапларын;

-тарихи шәхесләрне;

-тарих барышында формалашкан кыйммәтләр системасы һәм мәдәниятнең мөһим казанышларын белергә тиеш;

-хронология белән эш итү;

-тарихи язма һәм матди чыганаклар белән эш итү;

-тарихи карта белән эш итү;

-тарихи вакыйгаларны һәм мәдәни истәлекләрне сурәтләү;

-тарихи фактларны һәм күренешләрне анализлау, аңлату, бәяләү;

-Ватан тарихы һәм гомуми тарихның әһәмиятле вакыйгаларына, тарихи шәхесләренә үзенең мөнәсәбәтен белдерү күнекмәләренә ия булырга тиеш.

Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта һәм гамәли эшчәнлектә:

-бүгенге көн яшәешенең үзенчәлекләрен аңлау, үткәннең һәм хәзергенең вакыйга-күренешләрен чагыштыруда;

-Россиядә һәм дөньяда агымдагы вакыйгаларның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен анализлауда;

-кешелекнең тарихи тәҗрибәсе турында күзаллауларга таянып, бүгенге көн

вакыйгаларын мөнәсәбәтен белдерүдә;

-башка милләт һәм дин кешесе белән аралашуда Россия һәм дөнья халыклары тарихи үткәне, традицияләре турындагы белемнәрне куллана белергә тиеш.

Курсны өйрәнгәннән соң, укучылар түбәндәге күнекмәләр булдырырга тиеш:

• әһәмиятле вакыйгаларның, социаль чыгышларның, сугышларның даталарын атый белергә.

• Дәүләт эшлеклеләренең, хәрби начальникларның, галимнәрнең, мәдәният эшлеклеләренең эшчәнлеген белергә.

• Тарихи картада территория үсешен, эре сәүдәһәм промышленность үзәкләрен күрсәтә белергә.

• Төп сословиеләрнең тормыш - көнкүрешен тасвирлый белергә.

• Архитектура һәйкәлләрен, хезмәт коралларын, корылмаларны һәм сәнгать әсәрләрен сурәтли белергә.

• Абсолютизм урнашуның, крестьяннарны крепостнойлаштыруның, социаль хәрәкәтләрнең процессын һәм фактларын белергә.

• Икътисади, социаль, рухи, сәяси үсешнең үзенчәлекле билгеләрен белергә.

• Курсның нигезендә ятучы төшенчәләрнең (фетнә, абсолютизм, сарай переворотлары, мәгърифәтле абсолютизм, крепостнойлык, бөтенросссия базары, мануфактура, чиркәү бүленүе) асылын белергә.

• Петр, Никон, Екатерна Великая эшчәнлегенә, рформаларына бәя бирә белергә.

• Тарихи чыганакларны өйрәнергә, алардан информацияне чагыштыру ысулы белән яңа белем алырга;сәбәп - нәтиҗә бәйләнешен кулланып, вакыйга һәм күренешләрне чагыштырырга, аларга характеристика бирергә, тарихи фактларны анализларга.

• Мәдәниятнең аерым күренешләренә бәя бирә белергә.

• Тарихи шәхесләргә характеристика төзи белергә.





Укыту-методик комплекты

Дәреслекләр:

1. Данилов А.А. , Косулина Л.Г. Россия тарихы XVI - XVIII гасыр .- Казан. Мәгариф, 2010.

2. Дмитриева О.В Гомуми тарих Яңа заман тарихы 7 кл. Москва: Русское слово, Казан: " Мәгариф" нәшрияте, 2007.

3. Гыйләҗев И.А., Пискарев В.И. Татарстан тарихы.XVIгасырның икенче яртысы- XVIIIгасыр. , - Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" (ТаРИХ), 2012.

Карта һәм атласлар:

1. История России: с середины XVI до конца XVIII века. Атлас. 7 класс, -М., Дизайн. Информация. Картография: АТС: Астрель,2009 г.
2. Новое время с конца XV до начала XIX века. Атлас. 7 класс, -М., Дизайн. Информация. Картография: АТС: Астрель, 2009 г.

3. Россия тарихыннан карталар. XVI - XVIII гг.

4. Яңа гасыр буенча карталар.



© 2010-2022