Урок-викторина на татарском языке для 5-го класса по Истории Древнего мира

Раздел История
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Борынгы Заманга Сәяхәт (викторина-дәрес).

Төзүче: Зиганшина Р.Ж. МБОУ "Верхнекаменская ООШ"


Сорауларга җавап "Кем җитезерәк?"

1.Иң Борынгы кешеләр җир шарының кайсы материгында яшәгәннәр?(Көньяк Африка).

2. Иң борынгы хезмәт коралы нинди каты материалдан ясалган? (Таш).

3. Борынгы кешеләр ничә ел элек игенчелек белән шөгелләнә башлаганнар?(моннан 10 мең ел элек).

4. Кешеләр аллаларның сүрәтләрен агачтан, балчыктан ясаганнар. Бу сыннар ничек атала? (Пот).

5.Иң беренче патшалык нинди зур елга буенда барлыкка килгән? (Нил).

6.Мисыр дәүләтенең беренче башкаласы ничек атала? (Мемфис).

7. Мисырның хөкемдарларын ничек атаганнар? (Фиргәвен).

8. Мисырда салым җыючы явыз кешене ничек атаганнар? (Язмачы).

9. Мисырлыларның җир алласын ничек атыйлар? (Геб).

10. Күк алиһәсе нинди исем йөрткән? (Нут).

11. Иң зур пирамида ничек атала? (Хеопс).

12. Язу өчен бит урынына мисырлылар нәрсә кулланганнар? (Папирус).

13. Кануннар чыгаручы Вавилон патшасы? (Хаммурапи).

14.Финикия һөнәрчеләре нәрсә уйлап тапканнар? (пыяла).

15.Яһүдләр бер аллага табынганнар, аның исеме ничек? (Яхве).

Кроссворд "Патшалар патшасы"- Персия.


1.Пресия дәүләте җирлегендә булган ике елганың берсе исеме?(Ефрат).

2. Крез патша идарә иткән патшалык? (Лидия).

3. Фарсылар үзләренә буйсындырган Тигр елгасы буендагы дәүләт?(Мидия)

4. Фарсылар хәйлә белән басып алган патшалык? (Вавилон).

5. Фарсылар турында тарих язган борынгы язучы? (Геродот).

6. Персиянең иң күәтле патшасы? (Дарий).

7.Персия дәүләтенә нигез салучы патша? (Кир).

Рәсемнәр ни сөйли?

(Презентация ярдәмендә сорауларга җавап бирү)

1. Мисырлылар виноград изеп эчемлек ясыйлар.(2 слайд)

2. Борынгы Мисырда су алу җайланмасы - Шадуф.(3 слайд)

3. Төрбә вазыйфасын үти. (4 слайд).

4. Тутанхамон. (5 слайд).

5. Давид һәм Голиаф сугышы риваяте. (6 слайд).

6. Нух (Ной) һәм дөньяны су басу риваяте.(7 слайд)

7. Мамык, Һиндыстанда.(8 слайд).

8. Һиндлылар алласы - Ганеша. (9 слайд).


© 2010-2022