- Преподавателю
- История
- Разработка урока на тему Олимпия уеннары
Разработка урока на тему Олимпия уеннары
Раздел | История |
Класс | 5 класс |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Рахимзянов Ф.Ф. |
Дата | 28.01.2017 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Урта Пошалым төп гомуми белем мәктәбе
ОЛИМПИЯ УЕННАРЫ
ТАРИХЫ
ОЛИМПИЯ УЕННАРЫ
1.Борынгы Олимпия уеннары кайсы илдә уздырылган? (Грециядә)
2.Борынгы Олимпия уеннары ничәнче елда уздырылган? (Безнең эрага кадәр 776 елдан безнең эраның 393 елына кадәр уздырылган)
3.Олимпия уеннары зур спорт һәм дин бәйрәме булган. Алар ничә ел саен уздырылган? (4 ел саен уздырылган)
4.Безнең заман Олимпия уеннарының беренчесе кайчан уздырыла? (1896 елда)
5.Кайсы илдә һәм кайсы шәһәрдә уздырыла? (Греция, Афина шәһәре)
6.Хәзерге Олимпия уеннары күтәрелүендә кемнең өлеше зур? (Франция бароны Пьер де Кубертенның әһәмияте зур. Пьер де Кубертен спорт ярышлары халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм сугышларга каршы чара дип уйлый: «Дөнья яшьләре үзләренең көчләрен сугыш кырларында түгел, ә спорт ярышларында сынашсыннар»)
7. I Кышкы Олимпия уеннары кайда, кайчан үткәрелә? (Ул 1924 нче елда Франциянең Шамони шәһәрендә үткәрелә.
8.Олимпия шигаре нинди өч латин сүзеннән тора? (Citius, Altius, Fortius. Төгәл төрҗемә иткәндә бу сүзләрнең аңлатмасы "Тизерәк, биегрәк, батырырак", ләкин күпчелек телләргә аларны "Тизерәк, биегерәк, көчлерәк" дип тәрҗемә итәләр)
9.Олимпия мәсләге нинди? (Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, тормышта көрәш җиңү тантанасыннан әһәмиятлерәк булган кебек. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк)
10.Олимпия эмблемасы нинди? Ул нәрсәне аҗлата? (Бер-берсенә үрелгән зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төсле биш боҗрадан тора. Биш боҗра биш континент билгесе дип санала: зәңгәр төсле боҗра - Аурупа, кара - Африка, кызыл Америка, сары - Азия, яшел -Австралия. Боҗраларның үрелүе - континентларның берләшүе)
11.Олимпия байрагы нинди төстә? (Ак төстә һәм аңа Олимпия эмблемасы төшерелгән)
12.Беренче итеп байракны кайчан, кайда кулланалар? (1922 елда Антверпенда (Бельгия) VII Олимпия уеннарында кулланалар. Байрак Олимпия уеннары булачак шәһәрдә саклана)
13.Олимпия факелын кайда, ничек кабызалар? (Олимпиядә махсус көзге аша кояш нурларыннан кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамлангыйнча яна)
14. Ни өчен 1916, 1940, 1944 елларда уздырырга тиешле Олимпия уеннары уздырылмады. (Сәбәбе - сугыш)
15.Мәскәүдә кайчан, нинди Олимпия уеннары үтте? (1980 елда XVII Җәйге Олимпия уеннары)
16.Сочида кайчан, нинди Олимпия уеннары үтте? (2014 елда XXII Кышкы Олимпия уеннары)
Җәйге Олимпия уеннары1896
I Олимпия уеннары
Афиналар
Греция
1900
II Олимпия уеннары
Париж
Франция
1904
III Олимпия уеннары
Сент-Луис
АКШ
1908
IV Олимпия уеннары
Лондон
Бөек Британия
1912
V Олимпия уеннары
Стокһолм
Швеция
1916
VI Олимпия уеннары (уздырылмады)
Берлин
Алмания
1920
VII Олимпия уеннары
Антверпен
Бельгия
1924
VIII Олимпия уеннары
Париж
Франция
1928
IX Олимпия уеннары
Амстердам
Нидерландлар
1932
X Олимпия уеннары
Лос-Анджелес
АКШ
1936
XI Олимпия уеннары
Берлин
Алмания
1940
XII Олимпия уеннары (уздырылмады)
Һелсинки
Финляндия
1944
XIII Олимпия уеннары (уздырылмады)
Лондон
Бөек Британия
1948
XIV Олимпия уеннары
Лондон
Бөек Британия
1952
XV Олимпия уеннары
Һелсинки
Финляндия
1956
XVI Олимпия уеннары
Мельбурн
Австралия
1960
XVII Олимпия уеннары
Рим
Италия
1964
XVIII Олимпия уеннары
Токио
Япония
1968
XIX Олимпия уеннары
Мехико
Мексика
1972
XX Олимпия уеннары
Мюнхен
Алмания
1976
XXI Олимпия уеннары
Монреаль
Канада
1980
XXII Олимпия уеннары
Мәскәү
СССР
1984
XXIII Олимпия уеннары
Лос-Анджелес
АКШ
1988
XXIV Олимпия уеннары
Сеул
Төньяк Корея
1992
XXV Олимпия уеннары
Барселона
Испания
1996
XXVI Олимпия уеннары
Атланта
АКШ
2000
XXVII Олимпия уеннары
Сидней
Австралия
2004
XXVIII Олимпия уеннары
Афиналар
Греция
2008
XXIX Олимпия уеннары
Пекин
Кытай
2012
XXX Олимпия уеннары
Лондон
Бөек Британия
2016
XXXI Олимпия уеннары
Рио-де-Жанейро
Бразилия
Кышкы Олимпия уеннары1924
I Кышкы Олимпия уеннары
Шамони
Франция
1928
II Кышкы Олимпия уеннары
Санкт-Мориц
Швейцария
1932
III Кышкы Олимпия уеннары
Лейк-Плэсид
АКШ
1936
IV Кышкы Олимпия уеннары
Гармиш-Пантенкирхен
Алмания
1940
(V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады)
Гармиш-Пантенкирхен
Алмания
1944
(V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады)
Кортина д'Ампеццо
Италия
1948
V Кышкы Олимпия уеннары
Санкт-Мориц
Швейцария
1952
VI Кышкы Олимпия уеннары
Осло
Норвегия
1956
VII Кышкы Олимпия уеннары
Кортина д'Ампеццо
Италия
1960
VIII Кышкы Олимпия уеннары
Скво-Велли
АКШ
1964
IX Кышкы Олимпия уеннары
Инсбрук
Австрия
1968
X Кышкы Олимпия уеннары
Гренобль
Франция
1972
XI Кышкы Олимпия уеннары
Саппоро
Япония
1976
XII Кышкы Олимпия уеннары
Инсбрук
Австрия
1980
XIII Кышкы Олимпия уеннары
Лейк-Плэсид
АКШ
1984
XIV Кышкы Олимпия уеннары
Сараево
Югославия
1988
XV Кышкы Олимпия уеннары
Калгари
Канада
1992
XVI Кышкы Олимпия уеннары
Альбервиль
Франция
1994
XVII Кышкы Олимпия уеннары
Лиллехамер
Норвегия
1998
XVIII Кышкы Олимпия уеннары
Нагано
Япония
2002
XIX Кышкы Олимпия уеннары
Солт-Лейк-Сити
АКШ
2006
XX Кышкы Олимпия уеннары
Турин
Италия
2010
XXI Кышкы Олимпия уеннары
Ванкувер
Канада
2014
XXII Кышкы Олимпия уеннары
Сочи
Рәсәй
Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаган татарлар һәм Татарстан спортчылары
-
Альбина Әхәтова - биатлон төрләре чаңгы эстафетасы буенча көмеш медаль иясе (Нагано, 1998), бронза медаль иясе (Солт-Лейк-Сити 2002), Олимпия чемпионы (Турин 2006), чаңгы узышлары буенча ике бронза медаль иясе (Турин, 2006)
-
Зиннәтулла Билалетдинов - хоккей буенча көмеш медаль иясе (Лэйк-Плэсид, 1980 ел), олимпия чемпионы (Сараево, 1984 ел)
-
Наилә Гыйләҗева - фехтование буенча олимпия чемпионы (Монреаль, 1976), көмеш медаль иясе (Мәскәү, 1980)
-
Ольга Данилова - чаңгыда 15 км йөгерү һәм эстафета буенча Олимпия чемпионы, (Нагано, 1998), Гундерсен системасы чаңгы узышлары буенча Олимпия чемпионы (Солт-Лейк-Сити, 2002)
-
Светлана Демина - стендка ату буенча көмеш медаль иясе (Сидней, 2000)
-
Ирек Зиннуров - судагы поло буенча көмеш медаль иясе (Сидней, 2000) бронза медаль иясе (Афиннар, 2004)
-
Алина Кабаева - нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы (XXVIII Олимпия уеннары, 2004)
-
Николай Колесников, авыр атлетика буенча Монреаль-1976 җиңүчесе.
-
Гүзәл Манюрова - XXVII Олимпия уеннары (Афина)ирекле көрәш буенча көмеш медаль иясе.
-
Земфира Мефтахетдинова - стендлы ату буенча XXVII Олимпия уеннары чемпионы (Сидней, 2000 ел), XXVII Олимпия уеннарыныңбронза медале иясе (Афиннар, 2004 ел).
-
Алия Мостафина - гимнастика буенча XXX Олимпия уеннары җиңүчесе.
-
Фәрхәт Мостафин - грек-рим көрәше буенча XXI Олимпия уеннарының бронза медале иясе (Монреаль, 1976 ел).
-
Лилия Нуретдинова - җиңел атлетика буенча XXV Олимпия уеннары чемпионы (Барселона, 1992 ел).
-
Роза Салихова - волейбол буенча ике тапкыр олимпия чемпионы.
-
Гөлнара Самитова-Галкина - җиңел атлетика төре стипль-чез (каршылыклар белән йөгерү) буенча XXIX Олимпия уеннарың дөнья рекорды белән олимпия чемпионы (Пекин, 2008 ел)
-
Динара Сафина - теннис буенча XXIX Олимпия уеннарың көмеш медаль иясе (Пекин, 2008 ел)
-
Шәзам Сафин - грек-рим көрәше буенча XV Олимпия уеннарының чемпионы (Һелсинки, 1952 ел)
-
Эльвира Сәгъди - спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы (Мюнхен-1972, Монреаль-1976).
-
Шамил Сериков - грек-рим көрәше буенча XXII Олимпия уеннарының (Мәскәү) чемпионы
-
Федор Симашев - чаңгычы, Кышкы Олимпия уеннары 1972 (Саппоро, Япония) чемпионы
-
Шамил Хисаметдинов - грек-рим көрәше буенча XX Олимпия уеннарының чемпионы (Мюнхен, 1972 ел), СССР атказанган спортчы һәм тренеры