Конспект урока по истории древнего мира 5 класс Что изучает история?

Раздел История
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

05.09.2015. Укытучы: Төхфәтуллина Рәзинә Радиковна.

Класс 5 Предмет: тарих

ТЕМА: Тарих фәне нәрсәне өйрәнә? Борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәнен без каян беләбез.

Тема максаты: 1.Ни өчен тарих фәнен өйрәнүләрен аңлата белергә.

2. Туган як тарихын белергә. Дәреснең төп төшенчәләрен тарих, казылмалар, Борынгы заман, этнография, борынгы кешеләр, тарихи чыганаклар төшенчәләренә аңлатма бирә белергә.

3. Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет буенча:

Шәхси: Үз фикерләрен ирекле рәвештә иптәшләренә җиткерә белү.

Танып белү: төрле чыганаклардан кирәкле, мөһим булган информацичяләрне эзләп таба белү.

Коммуникатив: - монологик сөйләм алыымнарын камилләштерү, иптәшләрен ишетеп, тыңлый белергә өйрәтү, коллективта эшли белү сәләтләрен арттыру.

Белергә тиеш:

дәреснең төп төшенчәләрен тарих, казылмалар, Борынгы заман, этнография, борынгы кешеләр, тарихи чыганаклар төшенчәләренә аңлатма бирә белергә.

Башкара алырга тиеш:

ориентироваться во временных рамках Древнего мира

Төп төшенчәләр: тарих, казылмалар, Борынгы заман, этнография, борынгы кешеләр, тарихи чыганаклар, археолог

Пространство оештыру

Предметара:

география

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, укытучы өчен ярдәмлек, презентация

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.

3. Дәрес темасы белән танышу.

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

  1. Дәреснең планы белән укучыларны таныштыру.

  • Нәрсә ул тарих һәм аны ни өчен мәктәптә өйрәнәләр? (укучылар белән фикер алышу)

  • Тарихны белү ни өчен кирәк дип саныйсыз?

  1. Яшь тарихчының эше белән таныштыру.

  2. Тарихның үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнү.

  3. Тарихи чыганаклар турында презентация карау.

Физкультминутка. III этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  1. Тарихи чыганаклар һәм ярдәмче фәннәр турында мәгълүмат бирү.

А) Археология - казып эзләү эшләре алып баручылар.

Б) Этнография - халыкның яшәеше, көнкүреше, гореф-гадәтләре.

В) Антропология - кешеләрнең яшәү дәверендә үзгәрүе.

Г) Нумизматика - акчаның килеп чыгышын өйрәнүче фән.

Д) Геральдика - борынгы печатьларны, гербларны өйрәнә.

IVэтап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

  1. Атлас белән таныштыру һәм ничек эшләргә кирәклеген төшендерү.

  2. Дөнья кисәкләрен искә төшерү.

  3. Дәреслектәге материал белән укып танышу.

  4. Сүзлек дәфтәрендә эш.



V этап Йомгаклау

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык?

-Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды?

-Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше:



© 2010-2022