Мероприятие, посвященное ко дню Героев России (на татарском языке)

Раздел История
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

9 декабрь- Геройлар көне.

(Социалистик хезмәт герое Фахразый Каримов белән очрашу)

Максат: укучыларга патриотик тәрбия бирү

Бурычлар:

  1. "Геройлар көне" үткәрүнең максаты белән таныштыру

  2. Үз Ватанын яратучы гражданнар тәрбияләү.

  3. Россия геройларын хөрмәтләп искә алу.

  4. Авылыбызның Социалистик хезмәт герое Фахразый Шәмсимөхәммәт улы Каримовның лаеклы хезмәт юлы белән танышу.

Зал бизәлеше: Плакат "Ил үз геройларын белергә тиеш!", Россия дәүләте һәм Татарстан республикасы символикалары, Азнакай районы гербы, рус полководецлары, Советлар Союзы геройлары портретлары.

Чарага килгән кунак: Азнакай районы Чалпы авылында яшәүче Социалистик хезмәт герое Фахразый ага Каримов.

Тантаналы көй яңгырый. Залга укучылар чыга.

1 укучы: 2007 елның 26 январендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы "Геройлар көне" исемле истәлекле дата кертергә тәкъдим итте, әлеге закон проектына РФ презеденты В.В.Путин 28 февральдә кул куйды. Шул көннән башлап безнең илдә әлеге истәлекле дата билгеләп үтелә.

2 укучы: бу көн юкка гына сайлап алынмаган. 1917 елга кадәрле 9 декабрьдә Георгий ордены кавалерларын хөрмәтләп искә алганнар. Хәзерге вакытта исә Советлар Союзы геройларын, Социалистик Хезмәт геройларын, Россия геройларын , Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын котлыйбыз.

3 укучы Батырларга бай ул безнең заман

Адым саен бездә батырлык.

Матурлыкка бай ул безнең заман

Адым саен бездә матурлык!

4 укучы: Екатерина11 идарә иткәндә1769 елда кертелгән Изге Георгий ордены белән сугышта батырлык, намуслылык, кыюлык күрсәткән хәрбиләр бүләкләнгән.

5 укучы Изге Георгий ордены 4 дәрәҗәдә була. Орденның тулы кавалерлары, ягъни барлык дәрәҗәсенә дә ия булучылар исә икәү генә -рус полководецлары генерал-фельдмаршал М.И. Кутузов һәм генерал -фельдмаршал М.Б. Барклай -де Толли.

6 укучы Беренче дәрәҗәдәге Изге Геогий ордены белән 25 кеше бүләкләнә. Алар арасында - генерал -фельдмаршал Григорий Потемкин -Таврический, генералиссимус Александр Суворов- Рымникский, граф Алексей Орлов-Чесменскийлар да бар. 11 дәрәҗәдәге Георгий ордены белән 121 кеше, 111 дәрәҗәдәгесе-638 кешегә бирелгән.

7 укучы. Октябрь революциясеннән соң, әлеге орден белән бүләкләнү бетерелә. 2000 елда РФ президенты указы белән кабат торгызыла.

8 укучы. Бүгенге көндә 1 һәм 111 дәрәҗәдәге Изге Георгий орденнары белән Россия Армиясендә хезмәт итүче 8 кеше бүләкләнгән, тагын 415 хәрбинең күкрәген 4 нче дәрәҗә орден бизи.(2014 елгы мәгълүмат)

1 укучы: Безнең Азнакаебыз үз геройларын үстергән. Бөек Ватан сугышында районыбыздан 4 меңнән артык якташыбыз катнашкан. Шуларның 4се Советлар Союзы геройлары. Менә алар:

  • Валиев Әкрәм Искәндәр улы -1924 елда Илбәк авылында туып үскән. Латвиядәге Айвиексте елгасын кичкәндәге батырлыгы өчен 1945 елның 24 мартында аңаСоветлар Союзы герое исеме бирелә.

  • Манаков Пётр Захарович-1915 елда хәзерге Азнакай районы Павловка авылында туа. Курск өлкәсендәге Касторное авылы янында күрсәткән героизмы өчен Советлар Союзы герое исеменә лаек була.

  • Никитин Иван Моисеевич- Чемодурово авылында 1892 елда дөньяга килгән. Көньяк Буг елгасын кичкәндәне батырлыклары өченСоветлар Союзы герое исемен ала.

  • Әгълетдинов Фәйзулла Хаҗи улы -1915 елда Сасы Күл (хәзерге Бүләк) авылында туа. 1938 елгы Хәсән күле буендагы сугышлар каһарманы ул. Днепр елгасын кичкәндәге батырлыклары өчен 1943 елның 23 октябрендә Советлар Союзы герое исеменә лаек була.

2 укучы: Районыбыз да тыныч елларда хезмәт итеп шундый ук югары бүләк- Социалистик Хезмәт герое исемен алучылар да шактый. Менә алар: Багманов Гәрәй Мәүлетбаевич, Гарипов Әскать Гарипович, Гимазов Мөгаллим Минаҗевич, Гринь Михаил Петрович, Булатов Алмас Харисович, Хаҗиәхмәтов Вәгыйз Хаҗиәхмәтович, Хасаншины Хафизә Хәсәновна.

3 укучы: Шул геройлар арасында безнең авылдашыбыз Кәримов Фахразый Шәмсимөхәммәт улы да бар. Ул бүген дә безнең арада. 1976 елда күп еллар тракторчы, комбайнчы булып эшләгән Каримовка, СССР Верховный Советы указы белән Социалистик Хезмәт герое исеме бирәләр.

4 укучы: хезмәт юлын Фахразый ага 12 яшендә Сәлих Зәкиевның тракторында сабан чистартучы булып башлап җибәрә. Сабан артыннан күпереп калган беренче буразналар аны игенче һөнәренә мәңгелеккә бәйли. Көзен туңга сөрелгән җирдәҗитешкән тук башакларның диңгездәй дулкынлануын күрү аңа хезмәт нәтиҗәсен тою шатлыгын китерә.

5 укучы: 7 класс белем алганнан соң Фахразый ага Чалпы МТСында тракторчылар әзерләү курсын тәмамлый. Сугыштан соңгы авыр еллар була ул. Бераздан Бөгелмәдәге алты айлык трактористлар курсында укып кайта. Җәен С-80 тракторында басуда эшләсә, кышын бульдозерны "иярли".

6 укучы:1958 елдаколхозчылар арасында абруе зур булу сәбәпле, "Коммунизмга" колхозында комплекслы бригада җитәкчесе итеп билгеләнә, РСМ-8 комбайнында иген суктыра абашлый.

7 укучы: Ф. Каримов 15 ел буе СК-3, СК-4 комбайннарында эшләп тәҗрибә туплый һәм 1975 елда аңа "Нива" комбайнын ышанып тапшыралар.1976 елның 27 августында Каримов звеносы 16 сәгать эчендә 134 гектар җирдән 4048 ц. бодай суктырып Татарстанда рекорд куя. Шушы хезмәтләре нәтиҗәсе буларак аңа бик мактаулы исем бирелә дә инде. Хәзерге көндә Фахразый абыйның күкрәген Кызыл йолдыз ордены, Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары бизи.

8 укучы: ә хәзер сүзне геройның үзенә бирәбез. (Фахразый абый үз хәтирәләре белән уртаклаша)

1 укучы: Рәхмәт сезгә Фахразый абый. (Чәчәкләр бирелә)

Герой - ул яу кырында сугышучымы, тылда эшләүчеме, яки тыныч хезмәттә батырлык күрсәтүчеме -барысы да тигез, без алар белән горурланабыз!



© 2010-2022