План-конспект по историии Древнего Мира на тему Эллада аллалары һәм геройлары

Раздел История
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3

5 класста тарихтан дәрес план-конспекты

Тема: Эллада аллалары һәм геройлары

Максат: -борынгы грекларның аллары һәм геройлары турында күзаллау формалаштыру

-укучыларда мифлар ярдәмендә борынгы грекларның тормышларын һәм көнкүрешләрен күзаллауларын ныгыту

-китап белән эшләү,вакыйгаларны чагыштыру,анализлау һәм иң мөһимнәрен аера белү күнекмәләрен үстерү

Дәреснең типы: Яңа материалны өйрәнү

Җиһазлау: Дәреслек: Борынгы заман тарихы. Ф.А.Михайловский, компьютер, мультимедиа проекторы ,табличкалар, сигнал карточкалары, магнитлар, смайликлар, дәрескә презентация.

Дәрес барышы

I.Оештыру

Укучылардагы карточкалар ярдәмендә кәефләрен ачыклау (бик яхшы, яхшы, начар)

II.Актуальләштерү.

-Борынгы Греция буенча үткәннәрне искә төшерик һәм аларга карата тестлар чишәрбез(тестларның җавапларын санлы табличкалар ярдәмендә күрсәтәләр.Соңыннан нәтиҗә ясала.)

Тестлар

1.Нинди диңгез Европа һәм Азия дөнья кисәкләрен аерып тора?

1.Урта диңгез. 2.Кара диңгез. 3.Эгей диңгезе

2.Борынгы Греклар үзләрен кемнәр дип атап йөрткәнннәр?

1.Греклар. 2.Эллиннар. 3.Дарийлар

3.Б.э.к. 2 меңьеллыкта күчеп килгән грекларны ничек атаганнар?

1.Ахеялылар. 2.Троялылар. 3.Дориялеләр

4.Эгей патша улы Тесейга Минотаврны үтереп кире чыгарга нәрсәләр ярдәм иткән?

1.Агулы алма,кылыч. 2.Сөңге,чүкеч. 3.Кылыч,бер йомгак җеп

5.XX гасыр башында археологлар Крит утраувының беренче кайсы шәһәрен казып чыгаралар?

1.Кносс. 2.Фест. 3.Маллия

6."Илиада" һәм "Одиссея" нинди сугыш һәм аның геройлары турында бара?

1.Саламин. 2.Троя.3.Марафон

7.Троя шәһәрен греклар икенче төрле ничек атаганннар?

1.Илиада. 2.Илион. 3.Саламин

8.Ахеялыларның кодрәтле герое Ахиллесның дусты.

1. Гектор. 2. Полифем. 3.Патрокл.

9.Трояны ахеялылар кем уйлап тапкан хәйлә белән алалар?

Ахиллес. 2.Патрокл. 3.Одиссей

10.Одиссейның дөнья гизеп йөргән маҗаралары күпме вакыт сузылган?

1.15ел. 2.10ел. 3.5ел

III.Яңа теманы аңлату.

1.Олимпия аллалары.

-Исегезгә төшерегез әле:

-Нәрсә ул дин?( өстен көчләргә һәм аллага ышану)

- Нинди диннәр беләсез?

- Аларда ничә алла бар?

- Миф нәрсә ул? (Аллалар, кешеләр геройлар турында уйлап язылган хикәя)

-Борынгы Греция мифларында күп аллалар булуы турында әйтелгән. Бүгенге дәреснең темасы " Эллада аллары һәм геройлары". 1слайд (Тема дәфтәргә языла)

Бүгенге дәрестә нинди аллар барлыгы, аларның кайда яшәүләре, кешеләрнең нинди шөгыльләрен, хезмәтләрен яклавы һәм геройларның нинди батырлыклар эшләгәннәре белән танышуны дәвам

итәрбез. Төньяк Грециянең иң биек тавы Олимп. Картадан күрсәтергә-

2 слайд

- Олимпия аллары- 3 слайд

-Зевс - 4 слайд

-Гера- 5 слайд

-Посейдон- 6 слайд

-Аид -7 слайд

-Артемида-8 слайд

-Аполлон -9 слайд

- Афина - 10 слайд

- Афродита - 11 слайд

-Дионис - 12 слайд

-Гефест -13 слайд

-Арес- 14 слайд

2.Сүзлек өстендә эш.

- Сатир - түбән урман алласы.Хайван башлы,аяклы һәм кеше гәүдәле

- Нимфа - хатын кыз рәвешендәге алиһә.Табигать көчләрен сурәтләүче

түбән алла. Алар тау, елга, инеш буйларында яшәгәннәр.Кайбер вакытта Олимп тавына күтәрелеп аллаларның мәҗлесләрендә, киңәшмәләрендә катнашканнар.

Физкультминутка ( Падают листья)-

15 слайд

3.Зевсның сеңелесе Деметра турындагы миф нәрсә турында сөйли икән? ( Укучылар алдан әзерләнгән буенча сөйлиләр)

- Сүзлек өстендә эш

- Асфодель - лилия чәчәгенә охшаш төссез чәчәк-үлелеләр патшалыгында үскән

4. Гераклның батырлыклары

- Сүзлек өстендә эш

- Герой - грек мифларында алла яки алиһә белән гади җир кешесенең улы, ягъни ярымалла.

- Аларның көчләре аллаларныкыннан кимрәк булган.Геройлар арасында Геракл иң популяр булган.Ул куркак һәм чирләшкә патшага хезмәт иткән. Патша Гераклны бик күп тапкырлар сынаган.Ул ничә батырлык эшләгән? Нинди батырлыклары турында беләсез? Сезне тыңлыйбыз.(Укучылар алдан бирелгән бирем буенча сөйлиләр)

IVАлынган белемнәрне ныгыту

1."Олимпия аллалары"-дигән таблицаны 3 төркем белән дәреслекнең

130-132 битләреннән файдаланып тутыру.

-16-17 слайд

2."Эллада аллалары һәм геройлары" темасына карата кроссворд чишү (Сораулар укыла, ә җавапларны белгән укучылар әйтәләр)

-18-19слайд

V.Йомгаклау

1.Нәтиҗә ясау.

2.Өй эше:

-Үзегезне Борынгы Грециядә дип хис итегез.Сез нинди алла яки герой белән очрашырга теләр идегез? Шуңа багышланган кечкенә генә хикәя төзергә кирәк.

-Авырсынсагыз аллалар һәм геройлар турында кроссворд төзергә була.

-Яки шул чорга багышланган рәсем ясарга була.



© 2010-2022