Урок татарской литературы по произведению Н. Фәттаха Велосипедлы Мөнир

       Я, Мухаметшина Лилия Гумеровна, учитель татарского языка и литературы МБОУ “Тетюшская СОШ №1 им.Ханжина П.С.” Тетюшского муниципального района РТ представила вашему вниманию план-конспект урока татарской литературы, проведенного в 7 классе (для русскоязычных учащихся). На изучение текста “Велосипедлы Мөнир” (по учебнику Р.З.Хайдаровой) отведено 3 часа. Данный урок был вторым по плану. На первом уроке дети познакомились с краткой биографией Н.Фаттаха, прослушали текст по интерактивной библ...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Тәтеш муниципаль районы Тәтеш шәһәре

"Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"

Мөхәммәтшина Лилия Гомәр кызының дәрес эшкәртмәсе

Тема: Н.Фәттах "Велосипедлы Мөнир" - текст өстендә эш

("Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең" югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтшина Лилия Гомәр кызының 7 нче сыйныф укучылары (рус төркеме) белән үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең эшкәртмәсе)

Максат: үткән теманы кабатлау; уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләре тәрбияләүне дәвам итү; кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм осталыкларын арттыру; дусларга карата ихтирамлы булу сыйфатларын тудыру

Җиһазлау: компьютер, Р.З.Хәйдәрова дәреслеге, биремле карточкалар, интерактив такта, нетбуклар, ЦОР, интерактив китапханә "Бала"

Дәрес тибы: дәрес-практикум

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше(дежур укучы белән әңгәмә)

II. Аудирование (интерактив такта белән эшләү)

- Сүзләрне тәрҗемә итегез (Раунд Тейбл структурасын куллану: балалар түгәрәк буенча кәгазь битенә сүзләрнең тәрҗемәләрен язалар, бер берсенең сүзләрен тикшерәләр)

Отзывчивый, серьезный, трудолюбивый, воспитанный, честный, невоспитанный, трусливый, грубый, старательный, умный, хвастливый.

(ярдәмчел, җитди, эшчән, әдәпле, намуслы, әдәпсез, куркак, тупас, тырыш, акыллы, мактанчык)

- Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә?

  • Сүзләрне ике баганага аерып әйтегез: уңай сыйфатлар һәм тискәре сыйфатлар.

  • Сүзләрдә калын шрифт белән бирелгән хәрефләрне укыгыз.

Димәк, без сезнең белән бүген дәрестә дуслар турында сөйләшербез.

III. Коммуникатив бирем (Таймд-ПЭА-ШЭА структурасын куллану: укучылар бирелгән җөмләләрне укып, тәрҗемә итәләр, һәм 30 секунд эчендә бер-берсе белән фикер алышалар)

Как скажешь о том, что:

- у тебя есть друг;

-он очень справедлив;

- тебе с ним интересно;

- твой друг лучше тебя;

- вы часто общаетесь с друзьями в интернете;

- ваш друг - самый отзывчивый человек?

IV. Дәреслек һәм интерактив китапханә белән эш (Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча - 53 бит- 1 күнегү)

- Без үткән дәрестә Н.Фәттахның "Велосипедлы Мөнир" дип исемләнгән хикәя укыдык, аны тәрҗемә иттек. Бүген шушы текст өстендә эшебезне дәвам итәбез.

- сүзлек эше:

Ризалашты - согласился

Кузгалып китте - тронулся

Юл алды - направился

Тирләп чыкты - вспотел

Кызурак бара башлады - поехал быстрее

Хурланды - оскорбился

Исенә төшерде - вспомнил

- Ә хәзер тагын бер кат текстны тыңлап китик (интерактив китапханәдән текстны тыңлау, сорауларга җавап бирү)

Сорауларга җавап бирү:

  1. Мөниргә кибеттән нәрсә сатып алдылар?

  2. Мөниргә велосипедны кем алып бирде?

  3. Мөнирне урамда ничә дусты каршы алды?

  4. Илдус Мөнирдән нәрсә сорады?

  5. Мөнир иптәшләренә велосипедын йөреп карарга бирдеме?

  6. Мөнирнең иптәшләре нигә күңелсезләнде?

  7. Мөнир Илдуска нәрсә әйтте?

  8. Илдус нигә шатланды?

  9. Илдус Мөнир тәкъдименә ризалаштымы?

  10. Мөнир ничек кузгалып китте?

  11. Мөнир белән Илдус кая юл алды?

  12. Илдус нигә тирләп чыкты?

  13. Дуслар кая барып чыкты?

  14. Мөнир нигә кызурак бара башлады?

  15. Илдус нигә Мөнирне калдырып китәргә теләде?

  16. Илдус нигә хурланды?

  17. Мөнир нәрсәгә сөенде?

  18. Мөнир кемне ярдәмгә чакырды?

  19. Мөнир дусты Илдус турында кайчан исенә төшерде?

  20. Мөнир нигә елый башлады?

  • 56 бит - 9 нчы күнегү: Сте зе класс структурасын куллану: балалар бирелгән сорауга үз җавапларын язалар; аннан соң фикерләре белән сыйныфташлары белән бүлешәләр - 2 минут эчендә. Урыннарына утырып, тагын бер кат җавапларын укып чыгалар, башкалар тыңлап, үз җавапларын өстиләр)

Дуслар нинди булырга тиеш?

Нетбуклар белән эш (тест - интерактив китапханәдән)

VII. Йомгаклау

-Дәрескә нәтиҗә ясыйбыз.

Бүген без сезнең белән дуслар турында хикәя укыдык. Мөнир белән Илдус турында сез ниләр әйтә аласыз? Дуслык - нәрсә ул?

IX. Өй эше

Дуслык турында мәкальләр табу, аларны аңлату





© 2010-2022