Яңа педагогик технологияләрне уку-укытуда куллану

Соңгы елларда мәктәптә яңа технологияләр актив кулланыла.          Педагогик технологияләр – укытучы эшчәнлеген билгеле бер эзлеклелектә оештыру hәм фаразланган нәтиҗәгә ирешү юлларын билгеләү ул. Технологияләр нигезендә эшләү ни өчен кирәк соң? Билгеләмәдән үк күренгәнчә, педагогик технологияләр нәтиҗә бирә торган эшчәнлекне аерым бер эзлеклелек белән алып бару өчен кирәк. Эш барышында технологик логика (мантыйк)ка нигезләнү көтелгән, гарантияләнгән нәтиҗәлеккә китерә дә инде.          Педагог...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа педагогик технологияләр, аларның төрләре


Соңгы елларда мәктәптә яңа технологияләр актив кулланыла.

Педагогик технологияләр - укытучы эшчәнлеген билгеле бер эзлеклелектә оештыру hәм фаразланган нәтиҗәгә ирешү юлларын билгеләү ул. Технологияләр нигезендә эшләү ни өчен кирәк соң? Билгеләмәдән үк күренгәнчә, педагогик технологияләр нәтиҗә бирә торган эшчәнлекне аерым бер эзлеклелек белән алып бару өчен кирәк. Эш барышында технологик логика (мантыйк)ка нигезләнү көтелгән, гарантияләнгән нәтиҗәлеккә китерә дә инде.

Педагогик технологияләр 3 төп төркемгә бүленә (Ксекзова Т.И. бүленеше):

а) аңлатмалы-күрсәтмәле (объяснительно-иллюстратвные) технологияләр;

б)шәхес үстерүне игътибар үзәгендә тоткан (личностно-ориентированные) технологияләр. Аңа төрле дәрәҗәдәге укыту (разноуровневое обучение), күмәк төстә үзара укыту (коллективное взаимообучение), модульле укыту (модульное обучение) керә;
в) үстерелешле укыту технологияләре (технологии развивающего обучения).

Әлеге 3 төркемне 2 зур терминнарга кертеп карап була: аның беренчесе - традицион, ә соңгы икесе инновацион технологияләр буларак тәкъдим ителә.

Аңлатмалы-күрсәтмәле технологияләр укыту эшендә укытучыга аерым бер урын билгели. Бу очракта ул үзен өстенлекле урында: командир да, хөкемдар да, түрә дә дип хис итә. Әмма шул ук вакытта: «Дәрес барышында бөтен нәрсә өчен җаваплы бит мин!» - дигән борчулы уйлар күңелен гел бимазалап тора. Шулай булгач, укучыга мөстәкыйль эшләүнең кирәге калмый: бары тик тавышланып утырмасын да укытучы күрсәтмәләрен төгәл генә үтәсен. Бу очракта баланың бернәрсәгә дә җавап тотасы юк. Укучы дәрестә тулаем мөстәкыйль рәвештә берни дә уйламый, бары тик иң гади биремнәрне генә үти.

Аңлатмалы-күрсәтмәле технологияләр төп игътибарны белемнең ни дәрәжәдә үзләштерелүен тиз арада тикшерү мөмкинлеге булган тышкы күрсәткечләргә, ягъни өлгереш процентына, уку процессының дидактик яктан ничек жиhазланган булуын ачыклауга юнәлтә. Әмма шул ук вакытта бала аңында бара торган үзгәрешләр, аның үсешендәге интеллектуаль үзенчәлекләр белән бәйле эчке күрсәткечләр, эзлекле рәвештә өйрәнелмичә укытучының игътибарыннан читтә кала.

Шәхесне үстерүне игътибар үзәгендә тоткан технологяләргә:

  • белемне тулысынча үзләштерү;

  • төрле дәрәҗәдәге укыту;

  • күмәк төстә үзара ярдәмләшеп укыту;

  • модульле укыту технологияләр кебек яңа педагогик алымнар керә.

Алар уку-укыту процессын балаларның шәхси сәләтенә, төрле дәрәҗәдәге аралашуга, hәр мәктәпнең үзенчәлекләренэ яраклаштыру мөмкинлеге бирә.

Үстерелешле укыту технологияләренә Л.В. Занков, Д.Б. Эльконин - В.В. Давыдов, Ә.З. Рәхимов, А.Г. Яхин системалары кертеп карала. Әлеге системалар уку-укытуны шәхеснең аң үсеше чарасына әверелдерүгә ирешә. Яңа технологияләр укучыларга мәгълүмат җиткерүне кире какмый, бары тик мәгълүматның әhәмияте генә үзгәрә. Ул хәзер укучының, белемне үзләштерүдән hәм хәтердә калдырудан бигрәк, үз иҗат җимешен булдыру юлында зарури шартлар hәм тирәлек сыйфатында кирәк. Мәгълүм булганча, шәхес бары тик үз эшчәнлеге барышында гына рухи яктан үсә, җитлегә. Баланы да эшчәнлек барышында гына эш-гамәлләр (шул исәптән зиhенгә корылганнарын да) кылырга өйрәтергә була.

Хәзерге вакытта мәктәпләргә кертелә торган барлык яңалыклар, башлыча, күнегелгән технологияләр кысасына керми торган уку фәннәре эчтәлеген, укыту рәвешен hәм алымнарын үзгәртүгә кагыла. Аның максаты укучыларның күпчелеге танып белүнең арта барган ихтыяҗы дәрәҗәсендә укый алырдай шартлар тудырудан гыйбарәт. Бары тик бик аз бала өчен генә, искәрмә буларак, теләк-омтылыш уятуның өстәмә чараларын күрү таләп ителә.

Димәк, укытучының hөнәри эшчәнлегендә эзләнү, педагогик иҗат өчен офыклар hәрвакыт җитәрлек, hәм тормыш үзе дә яңа технологияләр куллануны таләп итә. Заман мәктәбенә балаларның шәхси үзенчәлекләрен искә алып hәм иң яхшы традицияләргә нигезләнеп укытуның принципаль яңа системасы кирәк. Менә шуңа да укыту технологияләрен эшләү hәм аларны гамәлгә кертү, тагын да төгәлрәк әйткәндә, балаларның уку эшчәнлегенең ачык, максатлы hәм ирешелергә тиешле нәтиҗәне алдан планлаштырып оештыру бик тә мөhим.






Заявка

на участие в региональной научно-практической конференции

«Актуальные проблемы современного школьного образования:

опыт и инновация»

(Менделеевск, 25-26 февраля 2010 года)




ФИО

Гилазова Гульназ Тимергалиевна

Место работы

РТ г. Нижнекамск Муниципальное общеобразовательное учреждение «Лицей № 14»

Должность

Учитель татарского языка и литературы

Название доклада

Яңа педагогик технологияләр, аларның төрләре

Служебный адрес

423570 РТ г. Нижнекамск ул. Юности, д. 34

Домашний адрес

423570 РТ г. Нижнекамск пр. Химиков, д.9в, кв. 49

Контактный телефон

8-8555-46-07-32 (дом) 8-8555-30-55-87 (служебный)

8-917-394-01-60 (моб)

E-mail

[email protected]

Форма участия

Выступление с докладом и публикация

Директор лицея С.С. Калимуллина

09.12.2009



© 2010-2022