Урок татарской литературы Зимние забавы

Урок татарской литературы для русскоязычных учащихся 2 класса. Урок построен с учетом возрастных особенностей учащихся и требованиями ФГОС. На данном уроке повторяется лексический материал по теме, используются игровые моменты. Урок основан на элементах сингапурского обучения. Материал учащимся преподносится последовательно, от простого к сложному. На каждом этапе урока прослеживается дифференцированный подход, каждый ребенок в течении урока задействован. В игровой форме преподносится грамматиче...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

МБГБУ "П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"



Кыш килә

Урок татарской литературы Зимние забавыI категорияле татар теле

һәм әдәбиятыукытучысы

Садриева Чулпан Гүмәр кызының

2 нче А сыйныфында әдәби

укудан үткәрелгән ачык дәресе



Тема

Кушымчалар

Максат

  • «Кыш» темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне кабатлау, ныгыту, аларны сөйләмдә куллану.

  • Белем бирү максаты: үткән лексик материалны ныгыту , укучыларда сөйләм телен үстерүне формалаштыруны дәвам иттерү.

  • Белемне үстерү максаты: укучыларда телдән, диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тема буенча алган күнекмәләрен системалаштыруны үстерү.

  • Тәрбияви максат: укучыларда татар теленә кызыксыну тәрбияләү, күмәк эшләүгә һәм бер - береңне ишетү күнекмәләре тәрбияләү.

.

Планлаштырылган нәтиҗә

«Кыш» темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне кабатлау, ныгыту, аларны сөйләмдә куллана белү.

Төп төшенчәләр

Кышка караган яңа сүзләр

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, сингапур методикасының өйрәтүче структуралары

Чыганаклар :

- төп


- өстәмә

1. Р.З. Хәйдәрова . Күңелле татар теле. Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек.

1. Презентация Power Point - "Кушымчалар"

2. Дидактик карточкалар, тест

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ -шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.



  • - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Өй эшен тикшерү:

Алымнар:

1.Сүзләрнең дөрес әйтелешен тикшерү 2.Хаталарны ачыклау, төзәтү

3.Дөрес тәрҗемәне белү

Раунд Робин структурасын куллану

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: Өй эше дөреслеген тикшерү.

- Балалар, сезгә өй эше сүзләр ятларга бирелгән иде.

- Яңа темага керешкәнче, сүзләрне тикшереп алыйк. Кара - каршы утыручы партнерыгыз белән бер - берегезнең сүзләрен тикшерәсез, соңыннан 3 нче номерлар һәр командадан 3 әр сүзне тәрҗемәсе белән әйтеп чыгарлар.

- Сез җаваплар белән канәгатьме? Әйдәгез аларны мактыйбыз: СЕЗ БУЛДЫРДЫГЫЗ

Укучыларның җаваплары тыңлана.

СЕЗ БУЛДЫРДЫГЫЗ, дип бер - берен мактау


КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

III Яңа теманы аңлату

Фонетик күнегү.

Укытучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү, ясалу үзенчәлекләрен искә төшерү.

Укучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү.

Иҗекләр, сүзләр кабатлату

  • Га, - го, -гу, -гы

  • - ка, - ко, - ку, - кы

  • Гә, - гө, -гү, ги, - гэ

  • Кә, - кү, - кө, - кэ, - ки.

  • Карга, кага, кайта, ката, кар, кыш

  • Гөл, гөмбә, күл.

Тыңла һәм [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары кергән сүзләрне генә кабатла:

Гөмбә. Елга, чәчәк, апа, әби, ташбака, китап, кар, җил, буран.

Шул сүзләрнең берничәсе белән җөмләләр төзеп карагыз.


Укучыларның җаваплары


  • Га, - го, -гу, -гы

  • - ка, - ко, - ку, - кы

  • Гә, - гө, -гү, ги, - гэ

  • Кә, - кү, - кө, - кэ, - ки.

  • Карга, кага, кайта, ката, кар, кыш

  • Гөл, гөмбә, күл.

Гөмбә, елга, чәчәк, ташбака, китап, кар.

Мин гөмбә ашыйм.

Елгада су ага.



ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

Сүзлек эше:

Укытучы өчен максат: сүзләрнең дөрес тәрҗемәсе һәм әйтелешен истә калдыру.

Укучы өчен максат: өйрәнгән сүзләрне текст укыганда, сораулар төзегәндә куллана белү.

Экранда бирелгән сүзләрне укытучы укый.

  • Эссе - жарко

  • Ята - лежит

  • Туңа - замерзает

  • Исә - дует

  • Көчле - сильный

Сүзләрне хор белән уку, аерым кабатлату, җөмләләр төзетү, сүзлекләргә яздыру.

Укучылар хор белән кабатлап баралар.

Сүзлекләргә күчереп алалар.

Балаларның җаваплары

Малай туңа.

Урамда кар ята


КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза


Текст белән танышу:

Укытучы өчен максат: текстны аңлаешлы итеп уку.

Укучы өчен максат: текстны тыңлап аңлау.

Дәреслек белән эш.

  1. Текстны уку.

  2. Чылбырлы тәрҗемә иттерү.

  3. Эчтән пышылдап уку.

  4. Һәр командадан 1 әр укучыдан укыту.

  5. Сорау - җавап эше РАУНД РОБИН структурасын куллану




Куиз - куиз - трейд структурасын куллану

  • Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(таймер куела)

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтүКУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз "Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды"

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз .

- Эшли башладык .

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.





Үз сорауларын бирә, аңа җавап ала һәм рәхмәт әйтеп партнерларын алыша

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Ныгыту

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Алдагы эшне ТИК - ТЭК ТОУ (крестики нолики)
структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.
- Моның өчен сезнең өстәлләрегездә карточкалар куелган .
- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

  • Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенга.

  • Башка сүзләр өстәргә ярый.

  • Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).

  • Вакытыгыз бетте.Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз,истә калдырыра тырышасыз яки язасыз. -

  • Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.

  • Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела) Бер - беребезне мактыйбыз БИК ЯХШЫ


  • Бер - беребезне мактыйбыз БИК ЯХШЫ

Рәсем өстендә эш

Укытучы өчен максат: рәсем буенча дөрес монологка чыгару.

Укучылар өчен максат: татарча монолог төзү

Дәреслектәге текст җөмләләрен, өйрәнгән сүзләрне кулланып кыска текст төзеп сөйләтү.

Берничә укучы текст сөйли

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

  • Дәрестә без кайсы ел фасылы турында сөйләштек?

  • Кайсы айлар кыш айлары?

  • Сиңа дәрестә нәрсә күбрәк ошады?

  • Ни өчен?

Соңгы ике сорауга җавапларыгызны шушы битләргә языгыз һәм порковкага ябыштырып куярсыз.

2. Белемнәрне бәяләү.




3. Өй эше.

Текстны сәнгатьле укуга әзерләнергә.

Балаларның җаваплары


ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Үзанализ

Дәреснең темасы: Кыш килә.

Коммуникатив максатым: сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру;

Фәнни максатым: укучыларның дивергент фикерләүләрен үстерү (куелган проблемага күпсанлы оригиналь чишелешләр табуга юнәлтелгән фикерләү төре).

Тәрбияви максатым: укучыларда татар теленә кызыксыну тәрбияләү, күмәк эшләүгә һәм бер - береңне ишетү күнекмәләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. сөйләмдә авазларның дөрес әйтелешен булдыру;

  2. иҗади, эзләнү, проблема чишү алымнары белән эшләргә өйрәтү.

Дидактик принциплардан фәннилекне, күрсәтмәлелекне, уку-укыту барышының тәрбияви төсмердә баруын булдырдым.

Бүлекара бәйләнеш принцибы булды

Гомумметодик принциплардан коммуникатив, ситуатив- тематик принциплар булдырылды

Хосусый методик принциплардан теория белән сөйләм практикасының берлеге, чагыштырма, проблемалы иҗадилык принциплары кулланылды (сингапур методикасының аерым структуралары кулланылды)

Укыту ысулларым: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү, проблеманы иҗади чишү ысуллары, аң һөҗүме алымы ( мозговой штурм- дәрес башында ).

Дәреснең төре: катнаш.

Кыш темасын өйрәнүдә максатлар, бурычлар, принциплар, уку-укыту ысуллары һәм алымнары - барысы да укучыны иҗади эшләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булды.

Укучыларның активлыгы кәнәгатьләнерлек. Дәрес темпы уртача. Эш төрен үзгәртеп тордым. Дәрес темасы елфасылына туры килүе белән бик актуаль. Укучылар эшчәнлеге контрольдә булды. Өй эше иҗади якын килеп бирелде.Уңай психологик халәт дәрес барышында ук бирелде һәм дәрес буенча күзәтелде. Дәрес барышында планга үзгәрешләр кертелмәде.

Җитешсезлекләр: авазларны дөрес әйтү өстендә эш күренми, чөнки сигапур методикасы структураларында укытучы төркемдәге 1 укучының гына хатасын төзәтә.

Резерв биремнәр-ТИК - ТЭК - ТОУ структурасын кулланып җөмләләр төзү.

Нәтиҗә: Максатларыма һәм бурычларыма ирештем.



© 2010-2022