Планирование курса по выбору для 9 класса «Профориентация»

Переход на профильное обучение и введение курсов по выбору в 9 классах как обязательных составных учебного плана учащихся ставит перед всеми работниками образования целый ряд серьезных задач, которые должны быть решены в ближайшее время.    Задачи курса данного типа: создать базу для ориентации учеников в мире современных профессий; познакомить учеников на практике со спецификой типичных видов деятельности, соответствующих наиболее распространенным профессиям; поддерживать мотивацию ученика, способствуя тем самым внутрипрофильной специализации. В качестве учебных материалов для межпредметных курсов для предпрофильной подготовки используется научно-популярная литература, информация СМИ, интернет и т.п.
Раздел Иностранные языки
Класс 9 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гуманитар цикл укытучыларының методик берләшмә утырышында каралган

МБ җитәкчесе _____________________

Р.К.Юнысова

Беркетмә №1, "26 " август 2013 ел.

Килешенгән

укыту эшләре буенча директор урынбасары

___________

Н.Т.Вәлиева

"27 " август 2013 нче ел

Расланган

МБГБУ "Урта Курса төп

гомуми белем мәктәбе" директоры:

_____________ Ф.М.Хәбибуллин

2013 нче елның 31 нче августында

90 нчы номерлы приказ нигезендә

гамәлгә кертелде











Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының

"Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе " муниципаль бюджет

гомуми белем учреждениесе

беренче квалификацион категорияле

укытучысы

Садриева Нурия Зиннур кызының

9 нчы сыйныф өчен

2013 - 2014 нче уку елына

"Һөнәри юнәлеш бирү"

сайлап алу курсыннан эш программасы










Педагогик совет утырышында кабул ителде

Беркетмә № 1

28 нче август 2013 нче ел

Аңлатма язуы


"Һөнәри юнәлеш бирү" буенча электив курс программасына кертелгән темалар укучыларны халык хуҗалыгының төп тармаклары һәм шул тармакларга кергән һөнәрләр белән таныштыруны күз алдында тота. Курс "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2013-2014 нче уку елына төзелгән укыту планы (Приказ №88, 29 август, 2013 ел) нигезендә төзелде һәм атнага 1 сәгать исәбеннән, ярты ел буена 17 сәгатькә планлаштырылды. Белемнәрне тикшерү зачет формасында үткәрелә.

Профильле һәм электив курсларны сайлау - һөнәри эшчәнлеккә әзерләнүнең әһәмиятле этабы. Тәкъдим ителә торган курс программасы төрле һөнәрләрләрнең нечкәлекләрен, авырлыкларын, ни дәрәҗәдә җаваплы булуларын төшендерергә ярдәм итә.

Программада күрсәтелгән темаларны укучыларга җиткерү, аларның гаилә үзенчәлекләрен һәм традицияләрен исәпкә алып, әти-әниләр, төбәктәге оешма, предприятие, һөнәри уку йортлары белән берлектә оештырыла. Укучыларның гамәли эшчәнлек мөмкинлекләренә һәм тәҗрибәләренә (аерым һөнәргә мөнәсәбәтенә, төрле эшләрдә катнашуына, төрле юнәлештәге тест сорауларына җавап бирү нәтиҗәләренә) игътибар ителә.

Программаны тормышка ашыруның нәтиҗә күрсәткечләренә укучыларның профильле фәннәрне нигезле итеп сайлап алуы һәм уңышлы үзләштерүе, һөнәри эшчәнлеккә әзерләнү проблемалары белән даими кызыксынуы һәм үз өстендә нәтиҗәле эшләве, һөнәри эшчәнлеккә әзерлекнең төгәл планы булуы, һөнәри уку йортын сайлап алуның педагоглар һәм әти-әниләр белән килешенгән булуы, һөнәри эшчәнлегенең башлангыч чорын күз алдына китерүе тора.

9 нчы сыйныфта электив курстан белем бирүнең максатлары:

  • укучыларны халык хуҗалыгының төп тармаклары һәм шул тармакларга кергән һөнәрләр белән таныштыру, профессияләр дөньясында дөрес урын табарга булышу;

  • балаларның нәрсәгә сәләтле, һәвәс булуын искә алып, тиешле һөнәр сайлау, киләчәктә эчке халәтенә туры килә торган эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен юнәлеш бирү, тормышта үз урыннарын сайлауга комплекслы әзерлек.

Бурычлар:

  • хезмәт эшчәнлеге, һөнәрләр, карьера турындагы белемнәрне тирәнәйтү;

  • укучыларда булган иң мөһим һөнәри сыйфатларның үсешен дөрес үзанализлау, белем һәм күнекмәләр формалаштыру, аларны кешегә куела торган һөнәр, хезмәт эшчәнлеге таләпләре белән чагыштыру;

  • һөнәрләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү;

- очраклы һәм нигезсез юнәлеш алуларны, ялгышларны кисәтү;

- укучының әзерлегенә, психик-физиологик үзенчәлекләренә, теләгенә һәм сәләтенә,

сәламәтлегенә туры килгән профильне сайларга ярдәм итү;

- авылыбыз, районыбыз җирлегендә яшәүче төрле һөнәр ияләре белән очрашулар;

  • уку йортлары, аларның укыту системасы белән танышу, мөгаллимнәре белән очрашу;

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр


укучылар белергә тиеш:

Сайларга планлаштырган һөнәрнең иҗтимагый һәм шәхси әһәмиятен аңлау;

Һөнәри эшчәнлекнең җәмгыятьтәге ролен белү;

укучылар ия булырга тиешле күнекмәләр :

Профиль алды белем нигезләрен тирәнрәк үзләштерү максатыннан, укучыларның үзлектән өстәмә мәгълүмат белән эшләүләре (интернет һәм өстәмә әдәбият аша).

Һөнәри эшчәнлеккә әзерләүгә уңай йогынты ясый торган мәгълүматлар булу;

Алган белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта һәм практикада куллана белергә тиеш:

Әзерлегенә,психик-физиологик үзенчәлекләренә, теләгенә һәм сәләтенә, сәламәтлегенә туры килгән һөнәрне сайлап ала белү;

Укыту- тематик план


Бүлек исеме

Сәгать саны



1

Һөнәрләр һәм һөнәрчелек тарихы.

2



2

Һөнәри эшчәнлек.

8



3

Икътисади әзерлек.

2



4

Һөнәр сайлауда юнәлеш.

4



5

Йомгаклау дәресе

1




Барысы

17



Программа эчтәлеге

Һөнәрләр һәм һөнәрчелек тарихы.


Татар халкында һөнәрчелек һәм һөнәр сайлау. Хәзерге чорда һөнәри эшчәнлек үзенчәлекләре. Һөнәр һәм белгечлек турында төшенчә. Һөнәрләрне хезмәтнең предметы, максаты, чаралары, шартларына карап классификацияләү. Һөнәрләргә характеристика бирү кагыйдәләре. Профессиограммалар турында чыганаклар. Профессиограммаларның эчтәлеге. Һөнәрнең исеме, бу һөнәр иясе өчен таләп ителгән белем дәрәҗәсе, шәхси сыйфатлар. Һөнәри бурычлар, эш шартлары. Һөнәрнең башка һөнәрләр белән бәйләнеше. Һөнәрне үзләштерү юллары.

Һөнәри эшчәнлек

Һөнәри эшчәнлекнең җәмгыятьтәге роле һәм һөнәрне дөрес сайлауның төп шартлары. Мәктәп-һөнәри эшчәнлекнең нигезе. Һөнәрләр һәм аларны системалаштыру. Сәләт һәм аның һөнәри эшчәнлек белән бәйләнеше. Укучының мөмкинлекләре, сәламәтлеге һәм шәхси сыйфатларының һөнәри эшчәнлек таләпләренә туры килүе.

Укучыларны һөнәри эшчәнлеккә әзерләү процессының үзенчәлекләре. Укучыларны һөнәри эшчәнлеккә әзерләү юнәлешләре. Үз-үзең белән идарә итү-һөнәри эшчәнлектә уңышка ирешүнең төп шарты.

Икътисади әзерлек

Икътисади әзерлек һәм һөнәри эшчәнлек.Гаилә шартларында балага икътисади тәрбия бирүнең үзенчәлекләре.

Һөнәр сайлауда юнәлеш

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларны һөнәр сайлауга әзерләү. Һөнәр сайлауда мәктәп китапханәләренең һәм әти-әниләрнең ярдәме. Һөнәри эшчәнлеккә әзерләнүдә фәнни, методик, белешмә әдәбияттан, интернет мөмкинлекләреннән файдалану. Авыл мәктәбендә балаларны һөнәри эшчәнлеккә әзерләүнең үзенчәлекләре. Авыл хуҗалыгы һөнәрләрен сайлауга уңай йогынты ясый торган факторлар. Авыл хуҗалыгына бәйле фәннәрнең һөнәр сайлауга тәэсире. Туган якның һәм аның табигатенең, җитештерүчән хезмәткә катнашуның укучыларның һөнәр сайлавына йогынтысы. А/х белгечләрен әзерли торган уку йортлары.

Йомгаклау. Практик эш

Календарь - тематик план

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План буенча

Фактта

1

Һөнәрләр һәм һөнәрчелек тарихы.



2

Татар халкында һөнәрчелек һәм һөнәр сайлау.



3

Хәзерге чорда һөнәри эшчәнлек үзенчәлекләре. Авыл хуҗалыгы оешмаларына экскурсия.



4

Мәктәп-һөнәри эшчәнлекнең нигезе.



5

Һөнәрләр һәм аларны системалаштыру.



6

Һөнәри эшчәнлекнең җәмгыятьтәге роле һәм һөнәрне дөрес сайлауның төп шартлары.



7

Сәләт һәм аның һөнәри эшчәнлек белән бәйләнеше.



8

Укучыларны һөнәри эшчәнлеккә әзерләү процессының үзенчәлекләре.



9

Укучыларны һөнәри эшчәнлеккә әзерләү юнәлешләре.



10

Үз-үзең белән идарә итү-һөнәри эшчәнлектә уңышка ирешүнең төп шарты.



11

Икътисади әзерлек һәм һөнәри эшчәнлек.



12

Гаилә шартларында балага икътисади тәрбия бирүнең үзенчәлекләре.



13

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларны һөнәр сайлауга әзерләү.



14

Райондагы һөнәр бирүче уку йортларына экскурсия.



15

Һөнәр сайлауда мәктәп китапханәләренең һәм әти-әниләрнең ярдәме.



16

Авыл мәктәбендә балаларны һөнәри эшчәнлеккә әзерләүнең үзенчәлекләре.



17

"Мин киләчәгемне ничек күзаллыйм?" Иҗади эш.






Укыту-методик кулланмалар

  1. Низамов А.М. Милли мәктәп: тәрбия нигезләре. /А.М.Низамов. - Казан:Мәгариф, 2005.

  2. Низамов А.М. Бүгенге мәктәп: Укучыларны һөнәри эшчәнлеккә әзерләү. / А.М.Низамов. - Казан:Мәгариф, 2009/

  3. Низамов А.М. Һөнәр сайлаганда: Мәктәпләрдә профессиональ ориентация эшен оештыручылар өчен кулланма. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1981.

  4. Фәхреддинов Р.Ф. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән./Ризаэддин Фәхреддин/.- Казан:Мәгариф, 2005.

  5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н.Тәрбия- мәңгелек фәлсәфә. /Уку ярдәмлеге/-Казан: Мәгариф, 2001.

  6. Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. Казан: Мәгариф, 2003.

  7. Сәхипова Р.Ә. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү. Казан: тат. кит. нәшр., 2005.

  8. Мәгариф №1, 2008; "Һөнәр - иң зур хәзинә".

  9. Мәгариф №12, 2007; "Һөнәрле булу серләре".

  10. "Ватаным Татарстан" , №13, декабрь, 2007.

  11. "Мәгърифәт", 29 декабрь, 2007.

Интернет сайтлар

  1. mon.tatar.ru

  2. kitap.net.ru

  3. mtsz.tatarstan.ru

  4. rostrud.info

  5. arsk.tatartrud.ru







© 2010-2022