Открытый урок по татарскому языку (3 класс)

Раздел Иностранные языки
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

I

1)-Хәерле көн, укучылар!

-Исәнмесез,укытучы апа, хәерле көн сезгә!

-Ә хәзер биткә-бит, җилкә парларын сәламлибез.

-Бүген сыйныфта кем кизү?

-Укучы җавабы.

2) Экранда 1нче слайд.

УК.-Рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле. Без кемнәрне күрәбез?

Укучы.-Алсу,Булат, Руслан, Фәрит абый.(балалар).

УК.-Алсу әйткән сүзләр кайсы сүзләрне алмаштырган?

УК.-Алсу үзен ничек атый?

Укучы.-Мин.

УК.- Алсу Булатка кем дип эндәшә?

Укучы.-Син.

Ук.-Алсу янына Руслан килеп баса. Ул аңа кем дия?

Укучы.- Ул.

Ук.- Син һәм ул икесе бергә кем була?

Укучы.-без

Ук.-Алсу Булат белән Русланга кем дип дәшә?

Укучы.-Сез.

Ук.-Калганнарга кем дип әйтәбез?

Укучы.-Алар.

Ук.-Укучылар, Алсу,Булат,Руслан,Фәрит абый сүзләренә сораулар куеп карыйк әле?

Укучы.-Бу сүзләр кем соравына җавап бирәләр.(Һәр бер өстәлдән берәр баланың җавабы тыңлана).

Ук.-Димәк,кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булган сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

Укучы.- Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр исем сүз төркеменә карый.

Ук.- Укучылар, исемне алмаштырып килгән мин,син,ул, без,сез, алар сүзләре дә Кем? Кемнәр? сорауларына җавап бирәләр. Укучылар, экрандагы сүзләр исемнәр түгел,ә нинди сүз төркеменә карый? Ә сезнең бу сүзләрне нинди сүз төркеменә каравын белергә телисезме?

Укучылар.-Белергә телибез.

Экранда 2нче слайд.(Зат алмашлыклары).

Ук.-Укучылар,бүгенге дәрестә без зат алмашлыкларын өйрәнә башлыйбыз. Менә бу сүзләр зат алмашлыгы сүз төркеменә керәләр. Зат сүзе лицо,личный личные местоимения.

Экранда 3нче слайд.

Ук.-Алмашлыклар берлек һәм күплек санда булалар. Укучылар ,әйдәгез бергәләп укып чыгыйк бу сүзләрне. Ә хәзер җилкә парларыгызга бу сүзләрне русчага тәрҗемә итеп укыгыз.(парная работа).

Укучы.-укыйлар,тәрҗемә итәләр.

Ук.-Укучылар, без алмашлыкларның нәрсә икәнен белдек. Хәзер дәреслектәге 181 күнегүне төркемнәрдә эшлибез.( грп. работа). (плейсмэт консенсус "карта согласия") Сезнең каршыда А4 форматындагы битләр ята .Һәрбер өстәлдән 2нче номерлы укучы бу битләрне ала 4кә бүкли (тактадагы үрнәк буенча) Укучылар эшлиләр. Ә хәзер һәр укучы үзенең почмагына дөрес җавапны үрнәк буенча яза.(дәреслектәге бирем укылды). 1мин вакыт бирелә.Вакыт бетте. 1нче номерлы укучы үзенең җавабын укый башлый, һәм сәг. уңае буенча бөтен укучыларның җаваплары тыңлана.(бер укучыга 15 сек. Бирелә). Ә хәзер регә киҗәшләшеп һәрберегездә кабатланган җавапларны уртага ,квадратка ,язабыз.

Укучы.- Җаваплары тыңлана.

Экранда 4нче слайд (күнегү җаваплары).

Ял итү.(микс-фриз групп) Сорауларга җаваплар)

5че слайд(лилия чәчәге)

УК.-Укучылар ,экранга карагыз? Бу нинди чәчәк?

Укучы.- Бу лилия чәчәге.

УК.-Лилия чәчәге нинди төстә?

Укучы.- Ул ак төстә һәм сипкелле.

Ук.-Менә шушы матур чәчәк турында дәреслектәге 182 күнегүнедән укып чыгарбыз .Эчтән бер кат укыла. Яхшы бер укучы укый.(Алия). Хәзер төркемнәрә эшләп алабыз. Җөмләләрдән алмашлыкларны табабыз. Һәр укучы каршысында яткан бит кисәгенә дөрес җавапны яза.

Укучы.-Җаваплар тыңлана.

Ук.- Укучылар ,соңгы җөмләгә игътибар итек әле? Син нинди чәчәкләр яратасың? Биткә-бит парларыгыздан сорагыз эле?

Укучы.-Җаваплар тыңлана.

УК. Үзбәя.- Бу эш өчен үзегезгә бәяләгез. Кем күнегүдәге бөтен алмашлыкларны дөрес тапты һәм үзенең яраткан чәчәге турында тулы,дөрес җавап бирә алды 5 куя. Кем бөтен алм-ны мөст. Таба алмады ,иптәше ярдәме белән тапты 4куя .

УК.- Укучылар, дәреслектәге 183 күнегүне дәфтәрдәрдә язмача башкарабыз. Число, дәрес темасы күненгү183 язабыз. (вакыт калса, бөтен күнегү эшләнә,ә вакыт калмаса 1гче номерлы укучы 1җөмләне,2нче номерлы-2Һ.Б)

Үзбәя. (Җаваплар такта артына качырыла)

УК.- Әйдәгез җавапларны тикшереп алыйк. Кемнең бер хатасы да юк 5 ле, 2 хатасы 4 ле. Букүнегү буенча билгеләрне ңурналга куям.

Рефлексия.

УК.- Укучылар, сез бүген нинди яңалык белдегез?

Укучы.- Без бүген дәрестә зат алмашлыкларын өйрәндек.

УК.-Нинди ысуллар белән өйрәндек?.

Укучы.- Рәсемнәр карадык,мин,син,ул,без.сез,алар алмашлыкларын күрдек,укыдык. Зат алмашлыклары исемне алмаштырып киләләр.

УК.-Без бу белемнәрне кайларда кулландык?.

Укучы.- Парларда төркемнәрдә эшләдек.

УК.-Кемгә кайда авырлык очрады?

Укучы.-Җавап.

УК.-Дәрестә кемне мактый алабыз?.

Укучы.-Җавап.

УК.-Рәхмәт. Хәзер көндәлекләрегеәгә өй эше язабыз.1 ) күнегү 184 бөтен кешегәдә.

2)ирекле әдәби уку китабыннан зат алмашлыклары кергән 4 җөмлә язып килергә.



© 2010-2022