Конспект урока по татарскому языку Канатлы дусларыбыз

Раздел Иностранные языки
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Әдәби уку

Тема. Канатлы дусларыбыз.

Максат: 1. Кошларның тышкы билгеләренә карап танырга, исемнәрен әйтергә

өйрәтүне дәвам итү,кошлар турында сөйли белү , диалогик сөйләм

күнекмәләрен камилләштерү.

2. Укучыларның уйлау, аралаша, күзаллый, тасвирлый белү сәләтләрен,

иҗади активлыгын , хәтерләрен үстерү , игътибарлыкларын арттыру.

3. Укучыларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре

тәрбияләү.

Дәрес тибы : ЛКК

Җиһазлау: аудиоязмалар (җырлар, кошлар тавышы), рәсемнәр , тизәйткечләр, презентация, карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру .

"Елмай" җырын җырлау ( З.Минһаҗева сүзләре һәм көе)

1. Исәнләшү.

- Хәерле көн, укучылар! Барыгызга да сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлыйбыз.

- Кәефләрегез ничек? (Яхшы)

- Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр ( комплиментлар) әйтәбез.

- Валерия,синең бантигың(күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!

- Рәхмәт.

2. Дежур укучы белән әңгәмә:

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Дәрестә кемнәр юк?

- Бүген ничәнче число, атнаның нинди көне?

II. Кабатлау.

1. Көз турында әңгәмә.

- Хәзер нинди ел фасылы?

- Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

- Кошлар ни өчен җылы якка очып китәләр?

- Кошлар җылы якка китәләр, чөнки .... .

2. Ситуатив күнегү.

Спроси у друга:

  • нравится ли ему осенняя погода;

  • слушал ли он прогноз погоды;

  • нет ли на улице дождя;

Сообщи другуо том,что:

  • вы в лесу собирали разные листья;

  • в лесу было очень хорошо, интересно.

III. Төп өлеш.

1. - Укучылар ,бүген без дәрестә кошлар турында сөйләшүне дәвам итәбез.

Безнең максатыбыз кош исемнәрен дөрес әйтергә, кошларның тышкы билгеләренә карап һәм тавышларыннан танырга өйрәнү.

2. "Кышлаучы һәм күчмә кошлар" ( рәсемнәр белән эш)

а) - Укучылар, әйдәгез әле кошларны агачларга урнаштырыйк. Бездә кышлаучы кошларны яфраксыз агачка, ә җылы якка очып китүче кошларны яшел яфраклы агачка куйыйк.

(Ике укучы кошларны урнаштыра,тикшерә,нәтиҗә ясый).

- Димәк , чыпчык, карга, күгәрчен,песнәк - кышлаучы кошлар. Сандугач, аккош, торна, кыр үрдәге- күчмә кошлар.

ә) Ситаутив күнегү.

Спроси у друга :

  • Любит ли он птиц;

  • Каких птиц он знает;

  • Какие птицы остаются у нас зимовать;

  • Сделал ли он кормушку;

3. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар,сез кошлар белән бәйле нинди сынамышлар беләсез ?

Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

Карлыгачлар җәй көне түбән очса,яңгыр булыр.

Аккош иртә килсә, яз начар булыр,озак торыр, һ.б.

4. Фонетик зарядка ( тизәйткечләр әйтү )

а) -Укучылар, карга, карлыгач, кыр үрдәге, карабүрек, тукран, сыерчык сүзләрендә нинди бертөрле аваз ишетелә? ( [къ] авазы)

- Дөрес, [къ] авазы.

ә) Тизәйткеч әйтү:

Кара карга кардан килә,

Канатларын кага-кага.

5. -Укучылар, сез кошлар турында нәрсәләр беләсез?

(укучыларның фикерләре)

а) Өстәмә мәгълүмат бирү:

1.Кошларның иң кечкеннәсе - колибри (чебенкош), ә иң зур кош - Африка тәвә кошы (страус).

2.Иң күп ашаучы кош - песнәк.

3.Тавышсыз оча торган кош - ябалак.

4. Суны очып барышлый гына эчә - карлыгач.

5. Сан буенча иң күп таралган кошлар -чыпчыклар.

ә) Ике укучы кошлар турында сөйли (песнәк ,карлыгач)

б) - Укучылар, песнәк нинди кош?

- Ул нәрсә ашый?

- Карлыгач нинди кош?

- Ул кайчан җылы якларга китә?

- Ул нәрсә белән туклана?

6.. Физминутка

" Кояшлы ил" җыры.

7. Диалог өстендә эш.

- репликаларны өстәү;

- уку, эчтәлеген аңлау;

- сөйләшү.


  • .... .

  • Әйе, мин кошларны яратам.

  • ..... .

  • Әйе,ясадым. Ә син җимлек ясадыңмы ?

  • ...... .

  • Син җимлеккә нәрсә салдың?

  • .... .

  • Ә җимлекне кая элдең?

  • ..... .

8. "Кем тизрәк?" уены.

- Укучылар, мин сезгә хәзер конвертлар өләшәм, анда кош исемнәре язылган, сез аларны җыеп, кош исемнәрен әйтергә тиеш.

Сандугач с д н а г ч а у

Сыерчык с р ы к е ч ы

Күгәрчен к н е р г ә ч ү

9. " Бу нинди кош? " уены.

Укучылар кошлар тавышын тыңлыйлар һәм нинди кош икәнен әйтәләр.

IV. Йомгаклау.

  1. - Укучылыр , без бүген кошлар турында сөйләштек. Әйтегез әле, сез нинди нәтиҗәгә килдегез :

Кошлар безгә кирәкме?

Без аларга ярдәм итәргә тиешме?

Ничек ярдәм итәбез?


  • Дөрес. Укучылар, кошларны яратыйк, саклыйк, аларга ярдәм итик.


  1. Билге кую. Укучылар үзләрен бәялиләр.

V. Өй эше.

1. 56 б. 5 нче күнегү (кошлар турында сөйләү)

2. 56 б. 8 нче күнегү (ситуатив күнегү)

3. 56 б. 6 нчы күнегү (схема буенча диалог төзү)






















Эш төрләре








Укучы-укучы









Укытучы-укучы





















Парлап эшләү





















Хор белән эшләү
















Монологик сөйләм










Диалогик сөйләм



Парларда эш












Төркемдә эшләү


© 2010-2022