Авторская программа по элективному курсу на тему Апасым - гомер бишегем

“Апасым – гомер бишегем” дип аталган электив курс программасы, асылда, 9 нчы сыйныф укучыларына адреслана. Аны алдагы сыйныфлардан ук укыта башлау да зарар итмәс иде. Дәрестә укучы эшчәнлеге билге белән бәяләнми. Нәтиҗәләр укучыларның иҗади эшләре белән күрсәтелә. Программа 17 сәгатькә исәпләнә.       Электив курсның актуальлеге:       Әдәбият дәресләре программасының әдәбият укыту бурычлары түбәндәгеләрдән  гыйбәрәт: 1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, й...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:










Авторская программа по элективному курсу:

на тему "Апасым - гомер бишегем"










Автор: Гайнуллин Тауфикъ Талгатович

Должность: учитель татарского языка и литературы

Образовательная учреждение: МБОУ «Сатламышевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан




2014


АПАСЫМ-ГОМЕР БИШЕГЕМ

Электив курс программасы

(9 нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)

Аңлатма язуы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы,халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын ,телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен , традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен , аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен , мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була.Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.

"Апасым - гомер бишегем" дип аталган электив курс программасы, асылда, 9 нчы сыйныф укучыларына адреслана. Аны алдагы сыйныфлардан ук укыта башлау да зарар итмәс иде. Дәрестә укучы эшчәнлеге билге белән бәяләнми. Нәтиҗәләр укучыларның иҗади эшләре белән күрсәтелә. Программа 17 сәгатькә исәпләнә.

Электив курсның актуальлеге:

Әдәбият дәресләре программасының әдәбият укыту бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирү.

Бу бурычлар үзара тыгыз бәйләнгән, ләкин әдәбиятыбызда үз төбәгебез язучылары һәм иҗатлары турында бик аз язылган. Бу программа әдәбиятта балалар үзләштерергә тиешле бурычларга таянып, әдәби белемнәрен тирәнәйтү, үз төбәк язучыларының иҗатлары аша туган якка, аның табигатенә, кешеләренә карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү, әдәбиятының тарихы белән кызыксыну уяту, балаларда иҗади эзләнүләр булдыру, иҗади сәләтләрен үстерү, дәресләрдә үзләштергән теоретик белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтүне күздә тотып төзелде.


Без Апас төбәгенең шифалы туфрагында туып -үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, галимнәребез, сәнгать кешеләре белән без хаклы рәвештә горурланабыз."Апасым - гомер бишегем"дип исемләнгән электив курслар түбәндәге максатларны куя:

1.Апас төбәгеннән чыккан язучылар, сәнгать кешеләре, аларның иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмат бирү.

2.Районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү.

3.Укучыларның гуманитар фәннәрдән белемнәрен тирәнәйтергә булышу.

4.Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Төп бурычлар:

  • Якташ язучыларыбызның әдәби әсәрләрен, эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү.

  • Шул шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайлауда ярдәм итү.

  • Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

  • Укучыларның дәрестә алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, үстерү һәм ныгыту, эзләнү күнекмәләре булдыру.

Көтелгән белем нәтиҗәләре:

  • Якташларыбыз турында мәгълүмат алу.

  • Әдәби әсәрләрне анализлый белү.

  • Әңгәмә-дискуссияләрдә катнашу, үз фикереңне әйтү

  • Укучыларда милли үзаң формалашу, туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге уяту.

  • Үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.

"Апасым-гомер бишегем"электив курсы белем биреп кенә калмый, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә.



Календарь-тематик план

Тема

Сәг

Үткәрү формасы

Өстәмә эш

1.

Кереш. "Апасым-гомер бишегем" электив курсының максаты һәм бурычлары. Районыбыз тарихы

1

әңгәмә, лекция

Район тарихына караган материаллар туплау

2

Районыбызның туган як музеена сәяхәт

1

Сәяхәт-дәрес

Иҗади эш "Туган ягымның киләчәге"

3

Апас төбәгенең гореф-гадәтләре һәм әби-бабаларыбызның йолалары

1

Эзләнү-тикшеренү эше

Иҗади эш. Гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре

4

"Җиде бабаңны беләсеңме?"

Шәҗәрәләр төзү

1

Гамәли эш

Шәҗәрәләр төзү

5-7

Туган ягыбызда тел үзенчәлекләре.

-Җамал Вәлидинең тел өлкәсендәге хезмәтләре

- Мөхәммәт Гайнуллин эшчәнлеге

-Рәшит Исламшин - педагогика фәннәре докторы

3

Эзләнү-тикшеренү эше

Туган ягыбызда тел үзенчәлекләрен өйрәнү

8

Район матбугаты тарихы."Йолдыз" газетасы үсеше

1

Редакциягә сәяхәт

Вакытлы матбугатка күзәтү,төбәгебездән чыккан кешеләрнең язмалары белән танышу

9

Данлыклы шәхесләребез

Районнан чыккан язучылар һәм сәнгать әһелләре белән таныштыру

1

Лекция,күзәтү

10-11

Шәүкәт Галиев - балалар язучысы.

"Минем беренче гомерем" китабы буенча укучылар конференциясе

2

Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә

Шигырьләрен укырга

Шигырь язарга

Китап укучылар конференциясе

12

Фронтовик шагыйрь - Гали Хуҗи

1

Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә

Шигырь язарга

13

Хәбир Ибраһим. Драматург иҗатына күзәү

1

Лекция, күзәтү әңгәмә

Әсәрләре буенча фикер алышу

14

Әмир Камалиев (Аманулла)

1

Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә

Театр карарга

15

Җырчы сандугачыбыз. Сара апа Садыйкова иҗаты беән танышу

1

Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә

Язмаларын тыңлау. Музейга бару

16

Журналист Хәмзә Бәдретдинов иҗаты белән танышу

1

Очрашу,әңгәмә

Альбом эшләргә

17

Йомгаклау.Зачет-дәрес

1

Зачет-дәрес




Рефератлар, проектлар тематикасы

1. Рәшит Исламшин - яңарыш юлында.

2. "Һәркемгә дә шулай якын микән, туган якның болын. күлләре" . Гал Хуҗи иҗатында туган як темасы.

3. Тел дигән дәрья бар.

4. Милләт азатлыгы өчен көрәштә

5. Шушы җирдән, шушы туфрактан без.

6. Иң кызыклы гаилә туграсы.

7. Шәүкәт Галиев иҗатына багышлап укучылар иҗат иткән шигырьләрдән китапчык төзү.

8. Мөхәммәт Гайнуллин иҗатында мәгрифәтьчелек идеяләре

9. Җамал Вәлиди - мәшһүр мәгрифәтьче һәм педагог.

10 . Җамал Вәлиди иҗатына багышлап газета чыгару.

11. Гаилә - ил терәге.

12. Калфаклы сандугач.

13. "Әйләнә-тирә дөнья" курсы буенча альбом проект төзү.




Кулланылган әдәбият

1. "Апасым - гомер бишегем " , Казан , 2000 .

2. Х. Гайнуллин ."Мөхәммәт Гайнуллин - олуг галим һәм язучы ",К.,2003.

3. Гали Хуҗи. "Таныш күзләр, таныш карашлар". Казан, Татарстан китап нәшрияты,1990.

4. Әдәби-нәфис басма "Сара Садыйкова". Казан, Татарстан китап нәшриты, 2007.

5. Өйрәнелә торган язучыларның әсәрләре.Ш. Галиев, Г. Хуҗи, Х. Ибраһим.

6.Х. Бәдретдинов. "Татарстаннан читтәге татар галимнәре", беренче кисәк. Казан. 2000.

7. Х. Бәдретдинов. "Татарстаннан читтәге татар галимнәре", икенче кисәк. Казан. 2006

8. Х. Бәдретдинов. "Дөньядагы бердәнбер Сатмыш", Казан. 1998.

9. Х. Ибраһим. "Газиз ярым". Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2006.

10. Аманулла. "Кайсыгызның теше сызлый?" Казан. КГСХА,2004

11. Аманулла. "Моңлы ядкәр" Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2005

12. Интернет һәм музей материаллары.



Авторская программа по элективному курсу на тему Апасым - гомер бишегем

Авторская программа по элективному курсу на тему Апасым - гомер бишегем

© 2010-2022