План-конспект открытого урока по теме: Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа)

Максат:1. Темага караган лексиканы ныгыту. 2.Диалогик сөйләм аша фикерләү сәләтен үстерү; парларда, төркемнәрдә дусларча эшләтү; иҗадификерләү сәләтен үстерү  аша белем сыйфатын күтәрү. 3. Табын әзерләү тәртибенә төшендерү, табын янында әдәпле сөйләшү, өстәл арты әдәбенә өйрәтү. Материал: прогрмма, дәреслек - Р.З.Хәйдәрова “Күңелле татар теле” Җиһазлау: өстәл, ашъяулык, 2 тәлинкә, 2 чынаяк, 2 кашык, 1 пычак, самовар,тозлы камырдан ясалган бәлеш, чәкчәк, өчпочмаклар, кыстыбый, гөбәдия, бавырсак, ...
Раздел Иностранные языки
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Һадиева С.Ә. , Габдуллина Г.М., 3нче сыйныф, рус төркеме, әдәби уку дәресе

Тема: Табын әзерләү тәртибе - "Без әзерлибез табын"

Максат:1. Темага караган лексиканы ныгыту.

2.Диалогик сөйләм аша фикерләү сәләтен үстерү; парларда, төркемнәрдә дусларча эшләтү;

иҗади фикерләү сәләтен үстерү аша белем сыйфатын күтәрү.

3. Табын әзерләү тәртибенә төшендерү, табын янында әдәпле сөйләшү, өстәл арты әдәбенә өйрәтү.

Материал: прогрмма, дәреслек - Р.З.Хәйдәрова "Күңелле татар теле"

Җиһазлау: өстәл, ашъяулык, 2 тәлинкә, 2 чынаяк, 2 кашык, 1 пычак, самовар,тозлы камырдан ясалган бәлеш, чәкчәк, өчпочмаклар, кыстыбый, гөбәдия, бавырсак, вак бәлеш.Укучы өстәлләренә номерлар, 4 төрле өстәл рәсеме, татача бию көе.

Такта бизәлеше: тема языла

Дәрес барышы

I.Оештыру-мотивлаштыру этабы (ОМЭ)

1.- Исәнмесез, хәерле көн сезгә!

- Рәхмәт, хәерле көн сезгә дә!

- Хәлләрегез ничек?

- Әйбәт, рәхмәт.

- Утырыгыз. Өй эшен тикшерәбезме?

2. а) - Өй эшен тикшерәбез.

- Өй эше нәрсә иде?

- Шәүкәт Галиев "Кунаклар" шигыре (ятларга).

- 4нче төркем башлый.

- 2нче төркем дәвам итә.

- 3нче төркем.

- 1нче төркем.

- Укучылар, яхшы сөйләдегез, башлардан сыйпыйк әле.

б) Үзбәяне аңлатуны искә төшерү.

- Сиңа ничәле?

- Миңа "5"ле, чөнки яхшы сөйләдем, хатам юк.

-Миңа "4"ле, чөнки 2 хатам булды.

- Надяга ничәле?

- Надяга "5"ле, чөнки хатасы юк ("4"ле, чөнки ике хатасы бар).

3. (Иҗади өй эше - 4 төр өстәл рәсемен ясарга - алдан тикшерелеп, яхшылары тактага алдан эленә).

а) - Бу өстәлме? Бу нәрсә? Бу нәрсә? Болар нәрсәләр?

өстәл

План- конспект открытого урока по теме : Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа).План- конспект открытого урока по теме : Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа).План- конспект открытого урока по теме : Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа).План- конспект открытого урока по теме : Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа).

№1 №2 №3 №4

- Өстәлләр.(Уклар куеп, рәсемнәр өстенә "өстәл" сүзе беркетелә)

- Безгә кайсы рәсем кирәк?

- №2

- Ни өчен?

- ????? (Ул не просто өстәл, а стол с едой.) (Артык рәсемнәрне тиз генә алып куям, "табын"сүзен беркетәм)

- Бу нинди сүз?

- "Табын" дип укыйлар.

- Парларда кабатлагыз.(Бер-берсенә, күршеләренә әйтәләр)

- Табында нәрсәләр була?

- (Модель аша ныгыту) табын

План- конспект открытого урока по теме : Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа).План- конспект открытого урока по теме : Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа).

савыт-саба ашамлык, ризык


- Эчтән кабатлагыз- про себя: табын -ул савыт-саба, ризык, ашамлык.

- Молодцы!

б)-"Кунаклар" шигыре ничек башлана?

-"Без әзерлибез табын".

-Дәреснең темасы ничек булыр?

- Без әзерлибез табын. (тактага тема эленә)

- Русча ничек?

- Мы готовим, накрываем стол.

-Нәрсә ул табын?

- Модель (анализ-синтез)

табынПлан- конспект открытого урока по теме : Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа).План- конспект открытого урока по теме : Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа).

Анализ: табын- ул савыт-саба, ашамлык, ризык

савыт-саба ашамлык, ризык

синтез: савыт-саба, ашамлык, ризык - ул табын (бер-берләренә карап әйтешәләр)

- Рәхмәт, булдырдыгыз!

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

1нче бирем. - Савыт- саба исемнәрен әйтегез (тәлинкә, кашык, чәнечке, чынаяк, пычак, самавыр)

- Татар миллли ашлары - ... (кулъяулык җибәрелә) бәлеш, сумса, бавырсак, өчпочмак, чәкчәк, гөбәдия, кош теле, пәрәмәч, шәңгә, кыстыбый, күзикмәк, токмачлы аш, коймак.

- Булдырдыгыз, кул чабыйк әле!

- Без хәзер нишлибез? Тема - ?

- Без табын әзерлибез.

2нче бирем. Парларда эшлиләр.

а)- Скажи, чтобы … помыл руки. ( …, кулыңны ю)

- Мин кулымны юдым.

- (Алга таба мин, берни дә әйтмичә, әйберләрне күрсәтәм, алар парларда эшлиләр)

- Өстәлгә ашъяулыкны җәй\...җәйдем

- Табынга тәлинкәләрне тарат\...тараттым

- Табынга чынаякларны куй\...куйдым

- Табынга пычакны куй\...пычакны куйдым

- Табынга кашыкларны куй\...куйдым

- Табынга бәлешне(һ.б.ны) куй\...куйдым.

- Табын әзерме?

- Табын әзер.

- (мин өстәлгә самоварны куям)Ашларыгыз тәмле булсын!-дип әйтәм.

-Нинди тәмле сүз әйтәбез?

- Ашыгыз тәмле булсын!(бергә әйтәләр)

ә) -Уйнап алабызмы? Бастык! Вика чыга. "Хәрәкәт белән күрсәт" уены.

Вика беренче тапкыр әкрен генә әйтә, калганнар хәрәкәт белән күрсәтә: кул юам, ашыйм, сөртәм, таратам, куям, җәям, төште, алдым, чәй эчәм, әдәпле булып зур үсәм!

Икенче тапкыр татарча бию көенә тизрәк, өченче тапкыр тагын да тизрәк!

- Рәхмәт, булдырдыгыз! Елмаеп рәхмәт әйтегез, утырыгыз.

б) Үзбәя (сөйләмнәренә)

3нче бирем. Диалог төзү өстендә эш: "Кунак каршылау һәм сыйлау". Төркемнәрдә эшләү.

-Кунаклар чакырабызмы?

- Кунаклар чакырабыз.

- 2 төркем кунак каршылый, 2 төркем сыйлый.

Җавап бирәләр.

4нче бирем. Нәтиҗә.

Үзбәя.

III. Рефлексия.

1.- Дәреснең темасы нәрсә иде?

- Без табын әзерлибез.

- Табынны ничек әзерләдек? Кем сөйли ала? (Бер укучы сөйли)

- Сез хәзер күңелдән кабатлагыз.

2. Өй эше.

1. 63нче бит, 9нчы күнегү.Анда русча язылган: Используя содержание стихотворения «Кунаклар», напиши, как ты накрываешь стол.

2. Өйдә әти-әниләрегез белән уйнап, видеога төшереп алып килергә.

3. Гәзит- журналлардан, интернеттан бу темага шигырь табарга.

3. Дәрестә үз-үзеңә гомуми бәя.

4. Рәхмәт белдерү, саубуллашу. Күңелле көй астында балаларны озату.


© 2010-2022