План-конспект открытого урока по теме

Тема : Мин чисталык яратам. Дәрес төре: яңа белем һәм күнекмәләр бирү  (ОНЗ) Төп максатлар: 1. Шәхси гигиена лексикасы белән танышу.                            2. Татар теленә хас авазларны әйтү күнекмәләре формалаштыру, яңа сүзләр исәбенә сүзлек запасын баету.                            3. Телдән һәм язма сөйләмдә куллана белү күнекмәсен булдыру йстендә эш. Күрсәтмә  материаллар: эш планы,  шәхси гигиена предметлары, Таратма материаллар: мөстәкыйль эш өченкарточкалар, шәхси гигиена предметлары...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Класс : 2 (рус төркеме)

Тема : Мин чисталык яратам.

Дәрес төре: яңа белем һәм күнекмәләр бирү (ОНЗ)

Төп максатлар: 1. Шәхси гигиена лексикасы белән танышу.

2. Татар теленә хас авазларны әйтү күнекмәләре формалаштыру, яңа сүзләр исәбенә сүзлек запасын баету.

3. Телдән һәм язма сөйләмдә куллана белү күнекмәсен булдыру йстендә эш.

Күрсәтмә материаллар: эш планы, шәхси гигиена предметлары,

Таратма материаллар: мөстәкыйль эш өчен карточкалар, шәхси гигиена предметлары, уенчык аю.

Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты.

Укучыларда психологик уңай халәт тудыру.

2. Укучылар үзләре теманы әйтәләр һәм дәрескә максатлар куялар.

-Хәерле иртә, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүген безгә кунакка аю килгән һәм бер тартма алып килгән. Ләкин аны тиз генә ачып булмый, табышмакка дөрес җавап биргәч кенә тартмадан кирәкле предметны алып була.

- Тыңлагыз әле! (Табышмаклар әйтү.)

Гладко и душисто,
Моет очень чисто,
Нужно, чтоб у каждого было.
Что это? (Мыло - сабын)

После бани помогаю,

промокаю, вытираю.

Пушистое, махровое,

чистое, новое.

(Полотенце - сөлге)

Целых 25 зубков,
Для кудрей и хохолков.
И под каждым, под зубком -
Лягут волосы рядком. ( Расческа - тарак)

(Шәхси гигиенага предметларын өстәл өстенә куялар.)

- Яхшылап тыңлагыз, бу сүзләрне ничек әйтәләр - (аю шәхси предмет әйберләрен күрсәтә ) бу -сабын, бу - сөлге, бу - тарак.

  • Әйтегез әле, укучылар, димәк бүген дәрестә без

нишлибез? Что будем делать на уроке? (Мы будем знакомиться с новыми словами, с правильным произношением этих слов, запишем в словарь и постараемся запомнить как они правильно пишутся,и будем выполнять упражнения. Вот наши цели урока. ) Әйе, безнең максатлар шундый була.

- Ә безнең дәреснең темасы нинди? Какая тема нашего урока? Бу предметлар безгә нинди булырга булышалар? Эти предметы нам помогают быть какими? ( Чистыми, опрятными, здоровыми и т.д. )

- Сез чисталык яратасызмы? А вы любите чистоту? (Да, мы любим чистоту. Я люблю чистоту. ) Димәк, безнең тема "Мин чисталык яратам" дип атала.

(Тактага тема беркетелә - Мин чисталык яратам.)

2. Экрандагы беренче биремне эшләү. Экранда сүзләр язылган (сабын, тарак, сөлге)

- Биремне укыгыз һәм әйтегез, ни өчен без бу биремне эшлибез? Почему мы сейчас будем выполнять это задание? (Чтобы узнать, как пишутся и произносятся эти слова.)

  • Нинди сүзләр [а°] авазы белән, кычкырып укыгыз.

(Сабын, тарак.)

  • Бу сүзләрдә [а] авазы ничек укыла? ( [а°] читается огубленно).

  • Дөрес, бу сүзләр сезнең өчен яңа булып торалар. Тагын бер сүз бар, анда [а] авазы юк, ләкин татар теленә генә хас булган аваз бар, нинди сүз бу? (Сөлге)

  • Нинди сузык аваз беренче иҗектә?( [ө] авазы)

  • Икенче иҗектә нинди хәреф язылган ? (е хәрефе)

3. Яңа сүзләр һәм авазлар өстендә эш, транскрипция эшләү.

- Без яңа сүзләр белән таныштык, аларны ничек дәрес итеп укырга һәм язырга кирәклеген белән танышырга вакыт җитте. Икенче биремне парлап эшлибез. Танышкан өч сүзне транскрипциядә язырга, 2 минут вакыт сезгә.

- Әйдәгез, тикшереп карыйк.

[ с а° б ы'н ] [ т а° р а' к ] [ с ө л г ?]

- Сөлге сүзенең транскрипциясендә икенче иҗектә нинди аваз ишетелә һәм нинди хәреф яздыгыз? Какой звук слышится во втором слоге и какую букву написали? ( е хәрефе, [ө] авазы ишетелә ).

- Ни өчен [ө] авазы ишетелә? Почему слышится и произносится звук [ө]? (Потому что буква Ө пишется только в первом слоге и звук [ө] огубляще )

действует на последующий гласный звук [е]).

4 4.Сүзлеккә яңа сүзләр язу (транскрипциядә дә язу.)

- Укучылар, яңа сүзләрне сүзлеккә язып куегыз, русча мәгънәсен дә языгыз.

сабын

[ с а° б ы'н ]

мыло

тарак

[ т а° р а' к ]

расческа

сөлге

[ с ө л г ө']

полотенце

Физминутка.

- Укучылар, күзләр - кешенең күңел көзгесе, диләр. Аларны сакларга кирәк, шуңа күрә әйдәгез бергәләшеп күзләргә зарядка ясап алыйк.

(Күзләр өчен зарядка ясау.)

5. Дәреслек белән парларга бүленеп эшләү.

  • - Укучылар, дәреслекне ачыгыз (78 биттә, 2 нче күнегү). Белмәмеш керпегә нәрсәләр бүләк итә, рәсемгә карап җөмләләр төзеп әйтегез. Бу күнегүне парлап эшлибез, 2 минут вакыт сезгә.

  • - Тикшерәбез. Һәр пардан берегез укыгыз.

  • Керпе Белмәмешкә сөлге бүләк итә.

  • Керпе Белмәмешкә сабын бүләк итә.

  • Керпе Белмәмешкә тарак бүләк итә.

  • Керпе Белмәмешкә теш щёткасы бүләк итә.

  • - Барлык җөмләләр дә дөрес төзелгән, бик яхшы эшләдегез! Тик без ни өчен бу күнегүне эшләдек соң? Почему мы сделали это упражнение? (Мы учимся правильно составлять предложения на татарском языке, и в этом упражнении мы вставили новые слова, с которыми познакомились сегодня. )

  • 6. Экранда икенче бирем " Артык предметларны тап."

  • - Яхшылап экранга карагыз һәм башта биремне тәрҗемә итегез. (Артык предметларны тап.)

План- конспект открытого урока по теме :

7. Карточкалар белән эш. Дәфтәрдә эшләү. Рефлексия.

- Укучылар,бүген ничәсе, айның исеме ничек, ниниди атна көне? (Бүген 17 нче гыйнвар, пәнҗешәмбе көне.)

- Әйе, дөрес, дәфтәрләрне ачыгыз һәм язып куегыз. Сыйныф эше. Һәрберегезгә карточкалар таратылды, укыгыз һәм мөстәкыйль рәвештә эшләп дәфтәргә җөмләләрне күчереп языгыз.

Бер укучы тактада җөмләләрне кычкырып укый һәм яза, калганнар дөреслеген тикшерәләр.

Мин тарак белән чәч тарыйм.

Син сөлге белән бит сөртәсең.

Ул сабын белән кулын юа.

- Ни өчен без бу күнегүне эшләдек һәм дәфтәргә яздык? Почему мы сделали это упражнение и записали в тетрадь? (Закрепили написание и произношение новых слов, вспомнили местоимения ед. числа, учились правилно составлять предложения. )

8. Дәресне йомгаклау, үз-үзенә бәя бирү.

- Укучылар, без бүген дәрестә нишләдек? Нинди яңа белемнәр алдыгыз? Что мы делали на уроке, что нового узнали? (Мы отгадывали загадки, познакомились с новыми словами, вспомнили правило со звуком [ө] ,работали над правильным произношением и написанием слов, учились составлять предложения, работали с карточками ).

- Бүгенге дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез, шуңа күрә үзегезгә үзегез бәя бирегез. Оцените себя сами и покажите какую оценку себе поставите. (Каждый ученик показывает свою оценку за урок.)

- Укучылар, өй эше - сүзлеккә язылган яңа сүзләрне ятларга. Сау булыгыз!



© 2010-2022