• Преподавателю
  • Иностранные языки
  • План-конспект урока по татарской литературе на тему: Г. Тукайның шигырьләренә нигезләнеп “Минем милләтем – минем горурлыгым” темасына сочинение язу дәресе. (8класс)

План-конспект урока по татарской литературе на тему: Г. Тукайның шигырьләренә нигезләнеп “Минем милләтем – минем горурлыгым” темасына сочинение язу дәресе. (8класс)

Раздел Иностранные языки
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Дәреснең темасы: Г.Тукайның шигырьләренә нигезләнеп "Минем милләтем - минем горурлыгым" темасына сочинение язу.

Дәреснең максаты:

1. Г.Тукай шигырьләренә идея- эчтәлеген ачу.

2. Милли тәрбия , гореф-гадәтләргә,шәхес һәм тирәлек мәсьәләләре нигезендә сочинения язырга әзерлек үткәрү.

3. Бүгенге җәмгыяттә милләткә хезмәт итү, халыкның үткәне һәм киләчәге нинди дигән сорауга җавап табу.

Җиһазлау: дәреслек (Әдәбият. 7 сыныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 1 кисәк/Д.М.Абдуллина, Л.К.Хисматова, Ф.Х.Җәүһәрова.)

Укыту методы:өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: сорау-җавап,әңгәмә,план төзү.

Принциплар: фәннилек, системалылык, тәрбия белән укытуның берлеге,әдәби әсәрне субъектив кабул итү, эчтәлек һәм форма берлеге.

Дәрес төре: йомгаклау сочинения язырга әзерлек дәресе.

Дәрес планы.


I. Оештуры этабы

II. Актуальләштерү этабы

1. Г.Тукайның шигырьләренең идея-эчтәлеген ачу.

2. Образларны барлау, характеристика бирү.

3. Кешенең үсешендә тәрбия һәм алган белемнәрнең мөһимлегенә басым ясау.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Сайлаган тема буенча укучыларга юнәлеш бирү, план төзү.

  • кеше тормышында милли тәрбиянең роле

  • шәхес һәм аны әйләндереп алган тирәлек

  • милләт үсешендә белемле һәм акыллы кешеләрнең кирәклеге

3. Укучыларның мөстәкыйль рәвештә караламага сочинение яза башлавы.

IV. Өй эше.

Сочинениены дәфтәргә язып килергә.

Дәрес барышы.

I. Оештуры этабы

  • Исәнләшү

  • Сыйныфны барлау

II. Актуальләштерү этабы

  • Укчылар, без бүген сезнең белән Г.Туайның шигырьләренә гомуми йомгак ясарбыз һәм фикерләрне туплап сочинение язырбыз. "Милләтә" шигырендә нинди тема, идея күтәрә Тукай?

  • "Милли моңнар", "Милләткә" шигырьләрендә лирик герой нинди хиләр белән яши, милләткә карата нинди позициядә тора?

  • "Дөнья бирсәләрдә дә сатмам милләт, миллиятемне" дигән юларны ничек аңлыйсыз?

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  • Укучылар, без бүген сочинение яза башлыйбыз.

  • Бергәләп план төзеп карыйк.

I. Милләтемнең якты җәүһәрләре.

II. Милләтемнең казанышлары.

III. Милләтем -минем күңелемдә.

- Укучылар сочинениены хәзер яза башлыйсыз.

IV. Өй эше.

- Киләсе дәрескә сочинениеларыгызны тапшырырсыз. Саубулыгыз.


© 2010-2022