Нардуган бәйрәме темасына дәрес-проектның технологик картасы

Раздел Иностранные языки
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хосусый белем бирү учреждениесы

№23 «Менеджер» урта мәктәбе



Дәрес - проект

"Нардуган" бәйрәме





Төзеде: Гафурова Гөлгенә Йосыф кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әлмәт шәһәре, 2015нче ел

Тема: "Нардуган" бәйрәме

Дәрес тибы: контроль дәрес

Дәрес формасы: проект

Максат: Балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе - Нардуган бәйрәме белән таныштыру.

Бурычлар:

1.Балаларның сөйләм үстерергә ярдәм итү, бәйрәмнең исемен, гамәлен атый белергә өйрәтү.

2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне, сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

3.Бәйрәмнәргә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Әзерлек эшләре: шигырьләр ятлау, җырларны өйрәнү, Нардуган һәм Святки бәйрәме турында мәгълүмат туплау.


Дәреснең технологик картасы


№ п/п

Дәрес этаплары

Кулланылган форма, методлар

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

1.

Оештыру моменты.

Фронталь сораулар,

дежур укучы белән әңгәмә

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

(слайд 1)

Укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру

Шәхси - укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

2.



Алган белемнәрне барлау.



Әңгәмә

Фронталь сораулар

Укучылар, нинди татар халык бәйрәмнәрен беләсез?

Кыш көне кайсы бәйрәм үткәрелә?

-Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз, Нардуган.

-Нардуган

Предмет-үткән теманы искә төшерү

3

Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

Экранда эш

Үткән дәресләрдә өйрәнгән лексик берәмлекләрне интерактив тактада тәкъдим итү; (слайд 2)



  • Укучылар, экрандагы сүзләрнең парларын табарга. Сүтезмәләр барлыкка килдеме? Бу сүзтезмәләрне укыгыз. Шуннан чыгып дәреснең темасын билгели алабызмы?

(слайд 3)

Үткән дәрестә өйрәнгән лексик берәмлекләрне искә төшерү.



  • Әйе. Бүгенге тема "Нардуган" бәйрәме.

Регулятив - уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү;

4.

Актуальләштерү


Интерактив тактада эш

Экранда эшләү күнекмәләрен ныгыту

  • Укучылар, бу сүзтезмәләрне бер-бер артлы төзү генә безгә "Нардуган" бәйрәме турында сөйләргә ярдәм итәме?

  • Нәрсә җитми?

  • Без дәрескә нинди максат куябыз?

Укучылар кыенлыкка тап була.

-Юк. Бәйрәмнең үзенчәлекләрен билгеләргә кирәк.

Регулятив - укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; фикерләрне логик

чылбырга салу

Танып-белү - уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;

5.

Белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану

1)Төркемнәрдә эшләү







Хәзер өч төркемгә бүленәбез һәм төркемгә исем уйлыйбыз. Төркемнең исеме "Нардуган" темасына кагылышлы булсын.

- Эшегезне тикшерик.

- Хәзер бер төркем "Нардуган" бәйрәменең үткәрелү вакыты турында сөйләргә һәм атамасының килеп чыгышын аңлатырга әзерләнә. Икенче төркем әлеге бәйрәмнең йолаларын билгели, ә өченче төркем "Нардуган" һәм "Святки" бәйрәме арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгели.

Укучылар төркемнәргә исем бирәләр.

Кайсы төркем әзер, шул үзенең эшен тактага чыгып, беркетеп куя. (Алга таба укытучы һәр төркем исеме астына баллар тезә бара).

Коммуникатив - күмәк эшне планлаштыру;



Коммуникатив - әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

6.




-Булдырдыгыз! Укучылар, сез татар халык уеннары уйныйлар дип әйттегез. Һәр төркемгә бер карточка бирәм. Шул карточкадагы уенны уйнып күрсәтергә әзерләнегез.

- Афәрин! Киләсе конкурс "Иң шәп шигырь сөйләүче" дип атала.

Бәйрәмебезне "Нардуган"җыры белән тәмамлыйк.

Бер төркем "Йөзек салыш", икенчесе "Без, без, без идек", "Түбәтәй" уенын уйнап күрсәтә.

-Укучылар алдан өйрәнгән шигырьләрен сөйләп күрсәтәләр.

"Нардуган" җыры җырлана.

Танып-белү - рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

Регулятив- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

7.

Төркемдә барыгыз да эшләдегезме? Бер-берегезгә булыштыгызмы? Тыныч эшләдегезме? Хаталарыгыз күп булдымы? Үзегезгә нинди бәя бирә аласыз?

Регулятив - укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

8.

Рефлексив бәяләү этабы

Дәрестә эшкә бәя бирү, үзбәя

Укытучы өчен максат:

укучыларны дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясый белергә, дәрестә нәрсә аңлашылды, ә нәрсә аңлашылып бетмәде, шуның турында үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.

-Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам. Үзегезгә туры килгән бәяне сайлап алыгыз һәм астына сызыгыз.

Укытучы укуыларның бәяләрен тыңлый, алар белән килешү-килешмәвен белдерә.

  • Сау булыгыз!

Укучы өчен максат: дәрестә эшләнгән эшләргә күзәтеп нәтиҗә ясый, иптәшләре фикерен тыңлап, уртак фикергә килә белү, үз фикереңне әйтә белү.

Регулятив - үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү..

Кушымта



  1. Сүзтезмәләр

Татар халык бәйрәме фал ачу

Борынгы бәйрәм танымаслык киенү

"Кояш туган" такмаклар әйткән

Нардуган бабасы Нардуган анасы



  1. Шигырьләр

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Нардуган, Нардуган,

Нардуган, хуҗалар.

Котлы, мөбарәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын.

Нардуганыбыз нар булсын,

Эче-тышы нур булсын.

Нардуган башы кемгә тияр,

Ул бик бәхетле булсын!



© 2010-2022