Внеклассное мероприятие Карга боткасы

Внеклассное мероприятие на татарском языке "Карга боткасы" ("Встречаем весну") составлен для учащихся начальных классов. В ходе праздника дети знакомятся с традициями татарского народа, с праздником "Карга боткасы". Этот праздник наши предки отмечали в начале весны, когда возвращались грачи. Дети ходили по домам, собирали яйца, сладости, крупу. Потом дети с бабушками шли на поляну или к речке и из собранной крупы варили кашу. Пока варится каша, играли в национальные игры, пели, танцевали, загады...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Карга боткасы.

Укучы. Ындыр артындагы талда

Күпме карга оясы!

Туздырмыйм-

Торсыннар шунда,

Кызык аның йоласы.

Яз җиттеме безнең әби

Ясый карга боткасы,

Ботка белән сыйланалар

Бөтен авыл баласы.

Аның яме! Аның тәме!-

Телләреңне йотарлык!

Аның тәмен ел буена

Саклап кына тотарлык.

1нче алып баручы. Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы.

2нче алып баручы. Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар.

1нче алып баручы. Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң матур җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга, яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләшеп, ботка ашаганнар.

Ботканы үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар, чишмә суына корбан иткәннәр.

2нче алып баручы. Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән, соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп карр-карр килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.

1нче алып баручы. Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләкләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.

2нче алып баручы. Юк, бу гади әкият кенә түгел. «Карга боткасы» йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Безнең бабаларыбыз табигатькә табынганнар, һәм җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.

Бергә: Хөрмәтле дуслар, безнең «Карга боткасы» бәйрәменә рәхим итегез!

(Музыка яңгырый)

1 нче укучы. Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта - сагындырган

Туып-үскән җирләре.

2 нче укучы. Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар.

Канатларын күтәреп,

Яз китерә ич алар.

3 нче укучы. Ямьле, бик ямьле

Туган илебез,

Килегез, кошлар,

Безгә килегез!

(Карга булып киенгән ике бала керә. Канатларын җилпи-җилпи , карр, карр дип йөриләр)

4 нче укучы. Кара әле, дустым, кара,

Кара карга очып бара,

Син беләсеңме, Гөлсара,

Ул да бит сөйләшә ала.

Карга. Мин карга, карр-карр,

Тиздән эреп бетәр кар.

Канатымда хатым бар,

Буең җитсә, тартып ал.

5 нче укучы. Укымый да беләбез бит

Хатыңда ни язылганын!

Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын.

(Җыр: «Яз, яз җитә»)

6 нчы укучы. Әй, дуслар, әйдәгез, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясыйк, карга боткасы пешерик. Башта өйдән-өйгә йөреп, карга боткасына сый җыйныйк.

(Балалар, чиләкләрен тотып, җырлый-җырлый сый җыярга китәләр)

Бергә җырлыйлар: Җырлыйк әле,

Җырлыйк әле,

Җырлыйк әле алтыны.

Җырласаң да килешәдер-

Бүген бит бәйрәм көне.

(Бер тәрәзә каршында туктыйлар, шакыйлар)

7 нче укучы. Өйдәме, түтәй?

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Бергә: Май кирәк, ярма кирәк

Карга туена бар да кирәк.

8 нче укучы. Тагын булса он чыгар,

Пешерербез без чумар.

Шикәр кирәк, тоз кирәк,

Чыгар, түтәй, тизрәк!

9 нчы укучы. Синең кебек уңган түтәй

Бу дөньяда бик сирәк.

Түтәй. Бирәм, балалар, мәгез,

Күпме кирәк, алыгыз.

10 нчы укучы. Рәхмәт сиңа, түтәй. Кулың-аягың сызлаусыз булсын, йөз яшә.

Түтәй. Амин, шулай булсын!

Балалар җырлыйлар. Тәрәзәмдә гөлләр үскән,

Гөл яфрагын кем кискән?

Уйнамыйча, җырламыйча

Бу дөньяда кем үскән?

(тәрәзә шакыйлар)

1 нче укучы. Әби, бабай, өйдәмесез?

Бер йомырка бирәмсез?

Бер йомырка бирсәң,

Тавыгың салып утырсын,

Иләк-чиләк тутырсын,

Йомыркагыз күп булсын,

Кыт-кытыйк!

Кыт-кытыйк!

Әби. Мәгез, мәгез, балалар,

Бәйрәмегез котлы булсын!

Бергә. Рәхмәт, әби!

2 нче укучы. Сый җитәрлек булды, карга боткасын пешерергә кай тирәгә барыйк икән?

3 нче укучы. Чыпчык чыбыгым, ди,

Карга каеным, ди.

Киттек каенлыкка!

Карр, карр , дип кычкырып китәләр.

Шау-гөр килеп, Ак әбине ияртеп, сый җыйган балалар килеп керәләр. Кулларында чиләкләр, казан, утын һәм чыбык-чабыклар.

4 нче укучы. Ә әбекәй, әбекәй,

Пешер безгә тәмлекәй.

Пешер безгә ботка да,

Пешер безгә әлбә дә,

Тагын булсын күкәй ,

Шикәр белән тәмле чәй,

Рәхмәт әйтеп, әбекәй,

Без итәрбез чәбекәй.


Ак әби. Булыр, балалар, бары да булыр.

Карга килер-казан асар,

Торна килер-тоз салыр,

Саескан килер-салма салыр.

Песнәк килер- пешерер,

Карга ашап бетерер.

Кап та коп!

(Көлешәләр. Учак тирәсендә кайнашалар.)

5 нче укучы. Әби, Каргалар карр да карр, диләр. Ни дип әйтәләр икән алар?

Ак әби. Каргалармы? Карга үзенең баласына әйтә икән:

-Карга, карга! Бер чукы да бер кара! Ягъни, сак бул!- ди икән. Баласы аңлап җитми, балалыгына бара, ди.

- Ике чукып бер карасаң да ярарр! Ике чукып бер карасаң да ярарр! - ди икән.

(Моны карга баласы каркылдавына охшатып әйтәләр.)

6 нчы укучы. Каргадан: «Кошларның иң матуры кайсы?»- дип сорагач:

-Күрмисеңмени? Әнә карра, - дип, үз баласына күрсәткән. ди.

7 нче укучы. Карга әйтә: «Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар;

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар!»

8 нче укучы. Карга әйтә: «Кар, кар!

Нәни чеби бар, бар;

Берсен алып китәр идем,

Караучысы бар, бар!»

Ак әби. Балалар, ботка пешкәнче, рәхәтләнеп уйнап алыгыз.

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уеннар.


(Кинәт яңгыр сибәли башлый)

9 нчы укучы (кулларын яңгыр тамчасына сузып :)

Ямьле яз килә

Селтәп камчысын,

Ләйсән яңгырның

Сибеп тамчысын.

( Балалар сикерешеп :)

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Илгә ачлык килмәсен,

Ачтан халык үлмәсен,

Чума чире йөрмәсен.

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Иген-ашлык күп булсын,

Башаклары тук булсын,

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Балалар: Ах, тундык! ( Сикерешәләр, йөгерешәләр.)

Бергә Эт кояшы, тегеләй кит,

Безнең кояш болай кил!

Кояш чык, чык, чык!

Болыт кач, кач, кач,

Без уйныйбыз җылыткач!

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда,

Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга,

Тәти кашык сабы алтын,

Безгә кирәкми салкын.

Җыр «Кояшлы ил»

10 нчы укучы. С. Шакирның «Шук малай» шигырен укый.

Тал агачына

Менеп бер бала,

Кара карганың

Баласын ала.

Аннан ояны

Вата, туздыра,

Шуклыкта Гали

Барсын уздыра.

Әйләнеп оча

Карга «кар да, кар»

Гүя әйтә ул:

«Зур куркыныч бар.

Нигә ватасың

Минем оямны?

Мин сезнең өчен

Түгел зыянлы».

1нче алып баручы. Балалар, сезнең арагызда Гали кебек балалар юкмы? Яз хәбәре алып килүче кара каргалар авыл хуҗалыгы өчен күп файда китерәләр. Мәсәлән, җәенә бер кара карга чама белән 8 меңгә якын бөҗәкне ашый. Бер өер карга көненә чама белән 6 гектар басуны бөҗәкләрдән чистарта. Алар урман хуҗалыгына май коңгызларына каршы көрәштә зур ярдәм итәләр. Кара каргалар яфраклар һәм үлән арасына төшкән коңгызларны эзләп ашыйлар. Башка кошлар да файдалы.

2нче алып баручы. Ямьле яз башланды. Яз хәбәрчесе - кара каргалар килде дә инде. Тиздән сыерчыклар, тургайлар килер. Сез алар килүгә оялар ясадыгызмы соң?

1 нче укучы. Р. Мутинның «Кошларны каршылап» дигән шигырен укый.

1нче алып баручы Булдыргансыз, балалар. Канатлы дусларыгызны рәнҗетмәгез, безнең якта рәхәтләнеп яшәсеннәр, ишәйсеннәр. Кош ояларын туздыручыларга, кош йомыркаларын җыйнаучыларга каршы кискен көрәш оештырыгыз. Явыз ниятле малайларга юл куймагыз.

Жыр: «Канатлы дуслар» (Г. Лотфи сүзләре, З. Хәбибуллин музыкасы).

2 нче алып баручы. Балалар, сез бу кошларны таныйсызмы?

2 нче укучы. «Торыйк-торыйк!»- дип килә дә,

Торыр көне калмагач,

Китеп бара - туны юк шул,

Тәпие дә ялангач.

Яңадан кайтыр өчен,

Китмичә ни эшлисең? (Торна)

3 нче укучы. Канатларын җәя итеп

Ук шикелле оча ул.

Очып барган җирдән генә

Бөҗәкләрне тота ул.

Үреп ясый оясын.

Кәрзиндер дип торасың. (Карлыгач)

4 нче укучы. Яздан башлап җәйгә кадәр

Иген үскән кырларда,

Берөзлексез җырлап тора,

Осталыкка ише юк,

Аны сөймәс кеше юк. (Тургай)

5 нче укучы «Тук та тук!» килгән тавышны

Туктап тыңлап торасың:

«Бармы әллә урманда, - дип,-

Морзе телеграфы».

Кешеләр биргәннәр аңа

«Санитар» дигән исем. Ни өчен? (Тукран)

6 нчы укучы Килсә әгәр гомереңнең

Озынлыгын беләсең,

«Минем гомер ничә ел?»-дип,

Сорау гына бирәсең.

Саный да әйтеп бирә.

Нинди кош ул? Кем белә? (Күке)

7 нче укучы Ялтыравык әйберләрне

Ташый ул оясына.

«Карак» дигән яман аты

Чыккандыр менә шуңа.

Беләсеңме син ул кошның

Ни исемле икәнен? (Карга.)

1нче алып баручы. Әйдәгез, мәкаль әйтеш уйныйбыз Балалар түгәрәкләнеп басалар. Берәүнең кулында төйнәлгән кульяулык. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

- Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да, алтыга кадәр санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.

(Мәкаль әйтеш уены)

1. Язның бер көне (ел туйдыра)

2. Сабанда сайрамасаң (ындырда ыңгырашырсың)

3. Бер карлыгач (яз ясамый)

4. Ни чәчсәң (шуны урырсың)

5. Ашаганда колагың селкенсен (эшләгәндә йөрәгең җилкенсен)

Ак әби. Балалар, уеннарыгыздан туктап торыгыз, ботка пеште, аш пеште, чәй кайнады. Табынга, балалар , табынга рәхим итегез! (Ак әби ботка бүлә)

-Менә бусы - җир-анага.

Җир атасы -җирән сакал!

Җир анасы - асыл бикә!

Түбәсенә туклыгың бир,

Тамырына ныклыгың бир,

Ил өстенә муллыгың бир,

Ил эчендә безгә дә бир!

- Менә бусы суга.

Су иясе тотмасын!

- Менә бусы күккә,

Яңгыр бирсен!

Кояшлы җылы көннәр бирсен!

Илгә туклык, гаиләгә иминлек килсен!

-Бусы каргаларга. Канат очларында язны алып килгән өчен.

(Җиргә сибә)

Каргалар. Карр, карр, тәмле ботка барр,барр!

Карр,карр, әйбәт дуслар барр,барр!

Ак әби. Ә калганы сезгә, балалар. Утырыгыз ашарга. Түгеп-чәчеп ашамагыз.Сыйланыгыз. Муллык килсен! Бәхет килсен!

8 нче укучы. И, әби, сыйлаганда сак сыйла.

9 нчы укучы. Юмартны юньләп сыйла,

10 нчы укучы. Сараны сак сыйла,

1нче укучы. Юашны юанып сыйла

2 нче укучы. Гаделне куанып сыйла,

3 нче укучы. Яхшыны җайлап сыйла,

4 нче укучы. Яманны уйлап сыйла,

5нче укучы. Бусадагысына булса ярар,

Булмаса алдына карар.

(балалар ботканы тәмләп ашыйлар)

6 нчы укучы. Рәхмәт, әби, сыйладыгыз.

Ашаттыгыз, эчерттегез,

Җырлаттыгыз, биеттегез,

Кеше арасына керттегез.

7 нче укучы. Рәхмәт сезгә,

Килегез безгә

Киләсе көзгә

Суясы казга.

Сездә булса карга боткасы

Бездә булыр каз боты.

Бергә. Рәхмәт сезгә! Рәхмәт яусын!

2нче алып баручы. Хөрмәтле, дуслар! Иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе -

«Карга боткасы» бәйрәме ахырына якынлашып килә.

Уйнадыгыз гөр килеп,

Җырладыгыз бергәләп,

Әйтерсең сез бакчадагы

Очып йөргән күбәләк.

1нче алып баручы. Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

2нче алып баручы. Көннәр җылы, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

10

© 2010-2022