5 сыйныф рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Раздел Иностранные языки
Класс 5 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Яңа Савин районы

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 170нче урта гомуми белем мәктәбе»

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

КИЛЕШЕНДЕ

Методик берләшмә җитәкчесе

_________ Гарипова И.Р.

МБ утырышы беркетмәсе № ___

"____" _____________ 2015 ел

КИЛЕШЕНДЕ

Укыту һәм тәрбия эшләре

буенча директор урынбасары

________Хабибуллина Д.Т.

"____" ____________2015 ел

РАСЛЫЙМ

Мәктәп директоры

___________ Дергунова М.А.

____нчы номерлы боерык

белән гамәлгә кертелде "___" ___________ 2015 ел

5Б,5В,5Г сыйныфының рус төркеме укучылар өчен татар әдәбиятыннан

эш программасы

Укытучы: Гарипова Илгизә Рифкат кызы

беренче квалификацион категория

Педагогик киңәшмәнең

1нче утырышында каралды

28.08.2015 нче ел

2015-2016 нчы уку елы



Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

рус төркемендәге 5 нче сыйныф укучылары өчен

татар әдәбияты буенча

белем бирү программасына аңлатма язуы


5 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  • Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

  • Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Та- тарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

  • Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

  • "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

  • "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.

  • "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

  • Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

  • Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

  • 10.2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән "Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы" (Төзүче- авторлары: А.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова). - Казан, 2014)

  • Мәктәпнең белем бирү программасы.

  • "Аерым предметлар тирәнтен төйрәнелә торган 170 нче урта гомуми белем мәктәбе" нең укыту планы.

  • "Аерым предметлар тирәнтен төйрәнелә торган 170 нче урта гомуми белем мәктәбе" нең "Эш программалары" буенча локаль акты.

Программа татар телен өйрәнү өчен гомуми белем бирү уку предметы буенча Дәүләт стандартының федераль компонентның эчтәлеген ачыклый.

Укыту методик комплекты:

  1. Татар әдәбияты. Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. - Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.


  1. 2. Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән эшләүче укытучылар өчен методик әсбап). - 5нче сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова, Л.М. Гыйззәтуллина. - Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшр. - 2014. - 167 б.

3. Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова, "5 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш дәфтәре"., Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшр.-2014

1. Укыту фәненең уку планында тоткан урыны программада күрсәтелгәнчә: елга барысы - 35 сәг., атнага - 1 сәг.

Арадаш аттестациясе үткәрү формасы: контроль тест

2. Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары һәм бурычлары:

Шул рәвешле, федераль дәүләт стандартларына таянып татар әдәбиятын өйрәнүнең максатыда ачыкланды: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

− татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларне да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.

3. Эш программасының эчтәлеге

Татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисматова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова тарафыннан язылган дәреслектән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләү әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүгә, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү һәм күнекмәләрне формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чараларын үзләштерү.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларын каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп каралды. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятивуку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Универсаль уку гамәлләрен рус телле балаларга татар әдәбиятын укыту барышында куллану нәтиҗәсендә, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү юнәлеше көчәйде (мәсәлән: өй эше бирү − берничә вариантта). Бу вакытта укытучы эшчәнлегендә идарә итү алымнары көчәя.

Программа материалының эчтәлеге

Төп мәктәп уку-укыту системасында 5 нче сыйныф әһәмиятле урын алып тора. Бу сыйныф балаларының яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән УМК үз эченә дәреслекне, укучы өчен мөстәкыйль эш дәфтәрен, укытучылар өчен методик әсбапны ала.

Дәреслек ике кисәктән тора. Укучыларның белем-күнекмәләрен бәяләп бару өчен, һәр кисәк тә дүртәр модульгә бүлеп төзелгән. Һәр модуль бөтен кисәкнең өлешләрен хәтерләтә. Модульгә салынган мәгълүмат та, дәреслек үзе дә хронологик нигезгә корыла. Шул ук вакытта модульләр эчендә тематик-хронологик принцип та саклана.

Һәр модуль укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган. Дәреслектә модульләр арасындагы бәйләнешләр сорау-биремнәр һәм контроль тестлар аша гамәлгә куела. Шулай итеп, дәреслекне әдәби-теоетик төшенчәләр сүзлекчәсе, фразеологик сүзлекчә кебек белешмәләр төгәлләп куя.

Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен "Үрнәк программа"да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:

К. Насыйри, "Патша белән карт";

Г. Тукай, "Су анасы";

М. Җәлил, "Алтынчәч" (либреттодан өзек);

Ф. Кәрим, "Кыр казы";

Ф. Хөсни, "Чыбыркы" (хикәясеннән өзек);

М. Әгъләм, "Матурлык минем белән";

Н. Дәүли, "Бәхет кайда була?"

Дәреслекнең 1 нче кисәге

Кереш.

Язучылар китапның кеше тормышындагы роле турында. Китап бер буынның икенчесенә васыяте. Китапның төзелеше (тышы, титул, форзац битләре, астөшермәләр, бүлек исемнәре); китапны төзүчеләр (авторлары, рәссамы, редакторлары, корректоры, җыючылары, нәшрияты). Татар әдәбияты дәреслеге һәм аның белән эшләү үзенчәлекләре.

I бүлек. Борын-борын заманда.(4 сәгать)

Халык авыз иҗаты.

Фольклор - халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләрен башкаручылар (әкият сөйлә\челәр, чичәннәр һ.б.). Фольклор әсәрләренең төрләре, жанрлары. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр һ.б.).

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә, аларның әкият төзәтүгә юнәлдерелгән булуы, фәлсәфәсе.

«Ак бүре» (татар халык әкияте). Әкияттә яхшылык белән явызлык көрәше. Әкияттә халык морале, тылсым элементлары. Ак бүренең төрки халыкларның тотемы булуы. Әкияттәге традицион образлар. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкияттә фантастика.

Татар халык әкияте «Абзар ясаучы төлке», «Өч кыз», «Башмак», «Куркак юлдаш», рус халык әкиятләре «Төлке белән Алёнушка», башкорт халык әкияте «Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?» Төрле халык әкиятләрендәге уртак һәм аермалы яклар. Әкиятләрдә халыкның яшәү рәвеше, менталитеты чагылышы. Әкият геройлары, аларга хас сыйфатлар.

Әдәбият теориясе. Әкият. Әкият төрләре. Әкиятләрнең теле. Гипербола, литота. Әкият формулалары. Чагыштыру.

II бүлек. Әкият яздым укыгыз...(5 сәгать)

Халык әкиятләреннән үсеп чыккан автор әкиятләре турында мәгълүмат. Аларның уртак һәм аермалы яклары. Автор әкиятләрендә халык әкиятләренең мотивлары, образларының үстерелеше.

Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

«Патша белән карт» әкияте. Әкияттә ил белән идарә итүче образы. Халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирзклеге. Әкиятнең диалогка корылган булуы. «Күләгә» әкиятенә салынган мораль.

Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат.

«Су анасы» әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре. Су анасы мифик образы. Әсәрдә малай образының бирелеше, аңа салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы - Байназар Әлменов. Аның иҗаты, ачыш-табышлары.

Әдәбият теориясе. Әкият-поэма төшенчәсе.

Фәнис Яруллинның «Хәтерсез Күке» әкияте. Әкиятнең эчтәлеге. Күке образы. Авторның ачышы. Халык әкиятләре уртак яклары.

Владимир Дальның«Кар кызы» әкияте. Рус халык әкиятынең эчтәлеге.«Төлке белән Алёнушка» әкияте белән уртак яклары.

Ганс Христиан Андерсенның «Борчак өстендәге принцесса» әкияте. Әкиятләрдә төрле катлам халык вәкилләрен ачу үзенчәлеге. Әкияттә халык әкиятләренә хас үзенчәлекләр.

Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әкият-пьесасы. Драматургиядә халык әкиятләренең мотивын куллану. Гафият исемле малай, әкиятче, мифик образлар, урман җәнлекләре образлары. Алар аша автор идеясенең ачылуы.

Әдәбият теориясе. Әкият-пьеса төшенчәсе.

«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат. Театрлар тарихында курчак театрларының урыны, әһәмияте. Казандагы «Әкият» курчак театрының бинасы, репертуары, җитәкчелеге, режессёрлары, актёрлары.

III бүлек. Хыялканатларында.(2 сәгать)

Адлер Тимергалин«Сәерпланетада». Адлер Тимергалин турында белешмә. Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Әсәрдәге фантастик алымнар.

Теоретик төшенчә. Фантастика. Фантастик элементлар.

Рудольф Эрих Распе. «Сигез аяклы куян». Барон Мюнхгаузен маҗараларының бер өлешен өйрәнү. Әсәрдәге чындарлык белән фантастиканың нисбәте.

IV бүлек. Белем баскычлары.(2 сәгать)

Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат.Мәдрәсәнең 1882 нче елда Казанда ачылуы. Анда белем алучыларның шәкертләр дип аталуы.

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында мәгълүмат. Аның 1876 нчы елда ачылуы. Дүрт ел дәвамында белем алган укучыларның рус теле укытучысы булып китүе. Аларны Василй Радлов, Василий Богородицкий, Каюм Насыйри укытуы.

Казан университеты турында мәгълүмат. Аның 1804 нче елның 17 нче ноябрендә ачылуы. Анда Карл Фукс, Илья Березин, Николай Лобачевский эшләве. Анда белем алган атаклы кешеләр. Хәзер аның Казан (Идел буе) федераль университеты дип аталуы.

Гаяз Исхакыйның «Мөгаллим» пьесасы. Гаяз Исхакый турында мәгълүмат. «Мөгаллим» пьесасындагы Салих образы. Аңа салынган автор идеалы.

Дәрдемәннең «Кил, өйрән...» шигыре. Дәрдемәнд турында мәгълүмат.«Кил, өйрән...» шигыренә бәйләп телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшү.

V бүлек. Балачак - хәтерләрдә мәнге калачак...(3 сәгать)

Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек. Әсәрдә кечкенә Тукай образының бирелүе. Автобиографик әсәр герое белән Тукай арасында уртак һәм аермалы яклар. Кечкенә Габдулланың Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Апуш» картинасында сурәтләнеше.

Рабит Батулланың «Тукай-Апуш» әсәрендә кечкенә Апушка хас сыйфатлар. Аның иптәшләреннән аермалы ягы - сәләтле булуы.

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее. Музей урнашкан төбәк. Андагы истәлекле экспонатлар.

Теоретик мәгълүмат. Мемориаль комплекс.

Ибраһим Газның «Илдус» әсәре. Малайның үз-үзен тотышы.Лагерьда Илдус белән бәйле вакыйга турында сөйләшү.

«Салават күпере» журналы. Аның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат.

Дәреслекнең 2 нче кисәге

I бүлек. Ватаным өчен.(6 сәгать)

Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестеннан «Әби әкияте», «Яз җиткәч», «Сихерле чәчәкләр», «Расад» бүлекләрен уку. Рөстәм образы турында сөйләшү. Малайга хас сыйфатларны табу. Хыял белән чынбарлык арасындагы аерманы табарга өйрәнү.

Муса Җәлилнең «Сагыну», «Соңгы җыр» шигырьләрен уку. Аларга салынган хисне аңлау. «Алтынчәч»либреттосыннан өзек өйрәнү. Либреттоның әкияткә һәм дастанга нигезләнеп язылган булуы. Аның төп каһарманнары: Тугзак ана, Җик, Алтынчәч. Нәҗип Җиһановның либреттога музыка язуы. Композиторның иҗаты.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында мәгълүмат.

Җырчы Мөнирә Булатова иҗаты. Ул башкарган арияләр. Язмышының опера сәнгате белән бәйле булуы.

Фатих Кәримнең «Кыр казы», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырьләрен уку. Аларда Туган илне саклау, ярату хисләренең салынган булуы.

Лев Кассильнең «Мәңгелек хәтер». Мәскәү Кремле янындагы мәңгелек ут.1965 нче елда Мәскәүгә герой-шәһәр исеме бирелүе.

Фаил Шәфигуллинның «Сугышчан бурыч» хикәясе. Әсәрдә Нәбир исемле малайның үз-үзен тотышы. Малай кыйлган гамәлләр.

Шәүкәт Галиевның «Аталы-уллы солдатлар» балладасы. Илне басып алучыларга көрәштә халыкның фидәкарьлеге. Ил батырларына хөрмәт.

Теоретик төшенчә. Баллада.

II бүлек. Кояшлы ил - бәхет иле. (4 сәгать)

Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» «Мин җирдә калам»шигырьләрендә бәхет эзләү һәм табу кебек фәлсәфи мәсьәләнең чишелеше. Лирик герой өчен бәхетнең үзе яшәгән җирдә булуы.

Теоретик төшенчә.Шигырь. Ритм. Рифма.

Мәдинә Маликованың «Оҗмах балалары». Пьесада кешенең үз илендә, туганнары янында гына бәхетле була алуы.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» хикәясе. Автор турында белешмә. Хикәядә малайның үз эшләре өчен җавап бирүе. Авторның бала психологиясен ачу үзенчәлеге.

Теоретик төшенчә.Сюжет. Сюжет элементлары (экспозиция, төеноәнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш)

Фоат Садриевның «Көнбагыш чәчәге» хикәясе. Яхшылыкның нәтиҗәсе яхшылык булуын аңлау.

Әхмәт Рәшитовның « Каяшлы ил - бәхет иле» шигыре. Туган ил кадерен белергә өйрәтү. Лирик геройның кичерешләрен ачу.

Мәгъсүм Хуҗинның «Туган көн» хикәясе. Олыларга игътибарлы булырга өйрәтү. Кешеләрнең күңелен күтәрү - зур бәхет булуын ачыклау.

III бүлек. Кеше - табигать баласы.(4 сәгать)

Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре. Шигырьдә табигатьне саклау, аны ярату хисләре өстенлек итүен ачыклау.

Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре, «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы. Матурлыкны табигатьтән эзләү мотивы. Табигатьнең кешеләргә мәрхәмәтле булуы, аны сакларга кирәклеген төшендерү.

Рәссам Иван Иванович Шишкин иҗаты. Аның Татарстан белән бәйле язмышы. Иҗаты.

Нури Арслановның «Ринат авылда» шигыре. Лирик геройның авыл табигате, мохите белән танышуы.

Гәбделхәй Сабитовның «Чәчәк нигә боекты?» хикәясе. Кызчыкның әнисенә ярдәм итүе, табигатьне яратуы. Борис Вайнерның «Искиткеч китап». Елның дүрт фасылы. Аларның һәрберсе үзенчә матур булуы.

IV бүлек. Эш беткәч көләргә ярый.(5 сәгать)

Ләбиб Леронның «Пирамида» хикәясе. Укучыларда белем алуга теләк тудыру. Укымыйча гына белемле булып булмавын ачыклау.

Теоретик төшенчә. Юмор.

Алмаз Гыймадиевның «Зөлфия + ... мин» хикәясе. Яшүсмерләрне беренче мәхәббәт хисләренең сурәтләнеше. Язуда гына түгел, тормышта да хаталар җибәрергә ярамавын ачыклау.

Шәүкәт Галиевның «Ул кем?» «Әлләкем», «Мәрзия мәсьәләсе» шигырьләре. Шагыйрьнең табышмак, юмористик -шигырьләрендә бала хисләренең ачылышы.

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Дәрдемәнд, "Кил, өйрән..."

Ф.Кәрим, "Сөйләр сүзләр бик күп алар..."

Р.Фәйзуллин, "Табигать кочагында"


Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр

(укытучы сайлавы буенча):

Башмак (татар халыкәкияте)

Төлкебелән Алёнушка (рус халыкәкияте)

Карга ни өченисеменәйтепбетерми? (башкортхалыкәкияте)

Куркакюлдаш (татар халык әкияте)

КаюмНасыйри. Күләгә

ФәнисЯруллин. Хәтерсез күке

Владимир Даль. Кар кызы

Ганс Христиан Андерсен. Борчакөстендәге принцесса

Рудольф Эрих Распе. Сигезаяклыкуян

Тукай-Апуш. РабитБатулладан

Илдус. ИбраһимГазидан

Мөнирә Булатова

Фатих Кәрим. Ватаным өчен

Мәңгелек хәтер. Лев Кассильдан

Сугышчан бурыч. Фаил Шәфигуллиннан

Шәүкәт Галиев

Оҗмах балалары. Мәдинә Маликовадан

Көнбагыш чәчәге. Фоат Садриевтан

Әхмәт Рәшитов. Кояшлы ил - бәхет иле

Туган көн. Мәгъсүм Хуҗиннан

Нури Арсланов. Ринат авылда

Чәчәк нигә боекты? Габделхәй Сабитовтан

Борис Вайнер. Искиткеч китап

Шәүкәт Галиев. Мәрзия мәсьәләсе

4.1 5 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • әдәби әсәрләрне сүзләрен дөрес әйтеп йөгерек уку;

  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

  • әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

  • 8−10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

  • 3−4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;

  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

  • төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

  • 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

  • мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

  • төрле авторларның 2−3 шигырен яттан сөйли белү;

  • сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

  • төрле темаларга проект эше яклау;

  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

4.2 Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр


Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Предмет нәтиҗәләре:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • "Татар теле һәм әдәбияты" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, фикерли белү;

  • объектларнычагыштыру, классификацияләүөченуртакбилгеләрнебилгеләү;

  • тиешлемәгълүматны табу өчен, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурсларкуллану.

Регулятивнәтиҗәләр:

  • укухезмәтендәүзеңәмаксат куя белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык);

  • парлардаэшлибелү.

Шәхси нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек", төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", кебек хисләр формалашу.


5. Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары


  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты".

  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы", төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.

  3. Татар әдәбияты. Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. - Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

  4. Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән эшләүче укытучылар өчен методик әсбап). - 5нче сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова, Л.М. Гыйззәтуллина. - Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшр. - 2014. - 167 б.


Өстәмә әдәбият


  1. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод. кулланма / Дания Заһидуллина. − Казан: Мәгариф, 2004.

  2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: Мәгариф, 2007. - 231 б.

  3. Мухаметшина Р.Ф. Изучение литературы в аспекте диалога культур. - Казань: 2006. - 116 с.

  4. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. - Казан: Мәгариф, 2006. - 319 б.

  5. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылыр, югары уку йортлары студентлары, укучылар өчен методик кулланма / А.Г.Яхин. − Казан: Мәгариф, 2003.

  6. Яхин А.Г. Система татарского фольклора / А.Г.Яхин. - Набережные Челны: НИСПТР, 2012. - 286 с.

  7. Татар халык әкиятләре: Тылсымлы әкиятләр / Төз. Л.Җамалетдинов. - Казан, 1994.

  8. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: Мәгариф, 2007. - 231 б.

Күрсәтмә материаллар

  • Электрон ресурслар: "Бала" китапханәсе, "Татар мультфильмнары", мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com); аудио һәм видео әсбаплар:

  • Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

  • Габдулла Тукай. Энциклопедия. Дисклар коллекциясе.

  • «Габдулла Тукай», «Вамин» Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, DVD и 1 СD дан торган җыентык, 2009.

  • Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре. Татар әдәбиятыдәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 4 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

  • Шигърият бакчасында. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) СD 1, CD 2, CD 3 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

  • Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап.

Мультемедиа басма.

  • Язучыларыбыз чыгышлары һәм алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD5 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

  • Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар чыгышлары, алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 6 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

Мәгълүмат чыганаклары


Рус телле балалар татар әдәбиятын үзләштерү барышында түбәндәге техник чараларга игътибар итәргә тиеш:

  • мультимедиа чаралары;

  • Интернет-ресурслар;

  • Махсус сайтлар.

ed.gov.ru

Белем бирү буенча федераль агентлык

apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

һәм профессиональ әзерләү академиясе

lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

mon.tatar.ru

shoolexpo.ru

. belem.ru

. tatar.ru ТР рәсми серверы

. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

. intertat.ru ТР электрон газетасы

. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

. suzlek.ru on- line русча сүзлек

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

. tataroved.ru Татар тарихы: төрки - татар дөньясы

. selet.ru "Сәләт" яшьләр

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatarca.boom.ru татарча текстлар
















5 нче сыйныфның рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан календарь-тематик план.


п.п

Дәрес темасы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика


Көтелгән нәтиҗә

Дата

Предмет

Шәхси

Предметара

План

Факт

1

Халык авыз иҗаты

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү. «Әкиятләр» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә би-ремнәр эшләү, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау.

Укучылардаүткәне-безгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәнү. Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү

2

Яхшылыкка каршы яхшылык.

Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару.

«Акбүре» әкиятенукыпүзләштерү, аныңкайсытөргәкерүенбилгеләү. «Абзар ясаучы Төлке» татар халык әкиятен өйрәнү.

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тотукагый-дәләрен ныгыту, яхшы-лык эшләргә өндәү.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

3

Ана дигән хәзинә.

Дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр эшләп, әкиятнең эчтәлегенә төшенү,

геройларга бәяләмә бирү

«Өч кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү, кызларга

сыйфатнамә бирү.

«төлке белән Аленушка», «Куркак юлдаш» әкиятләрен үзләшетрү

Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Кирәкле мәгъ-лүматны аерып алып, чагышты-рып нәтиҗә ясау.

4

Кереш тест.

Бәйләнешле сөйләм

телен үстерү, белемнәрне тикшерү

Әкият жанрын кабатлау, төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.

5

Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты.

Әңгәмә, сәнгатьле уку. Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. Үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турын-да белешмә бирү, "Пат ша белән карт» әкия-тен өйрәнү; «автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен аңлату.

Балаларда кешелек-лелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.

6

Юк дип әйтмә, бардыр ул... Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы.

Әкиятне уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, әкият-поэмада әкияткә хас

сыйфатларны табу. Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты тур-да белемнәрне үзләштерү,

«Су анасы» әкиятен өйрәнү; "шигъри

әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату. Б.Әлменовның тор-мыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге бе-лешмә һәм өстәмә ма-териаллар аша таны-шу; рәсем сәнгате ту-рында сөйләү.

Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату.Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау.Укучыларда рәсем сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

7

Ф.Яруллин «Хәтерсез күке»

Аңлап укуга ирешү

Авторның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү

Илебезнең уллары белән горурлану хисе уяту

8

Әкиятче бездә кунакта.

Т.Миңнуллин.

Әкият-пьесаны сәнгатьле итеп уку, аңлаганны сораулар ярдәмендә тикшерү, анализлау.

Язучының т.ю. һәм иҗаты тур.белешмә бирү, «Гафият турында әкият» әсәрен өйрәнү, «әкият-пьеса», «драма әсәре» төш-н аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү

Укучыларда театр сәнгате аша әкиятләр укуга кызыксыну уяту.

9

Контроль тест. Әкияттә кунакта.

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу.

«Әкият» курчак театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстә-мә материаллар аша танышу.

Балаларда театр сәнгатенә карата кызыксыну, ихтирам уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.





II чирек


10

А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты.

"Сәер планета"әсәре

Хикәяне уку, сүзләрне аңлату, сораулар буенча төп фикерне табу, нәтиҗә ясау.

А.Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән

танышу,

«Сәер планетада» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Укучыларда галәмне өйрәнүгә, астрономия фәненә кызыксыну уяту.

11

Дәрес-проект.

Укучылар үзләре уйлап язган яки башка авторларныкы бул-ган, тәрҗемә иткән әкият һәм фантастик әсәр-не китапчык итеп, рәсемнәр б-н бизәп, сый-ныфташларына тәкъдим итәләр.

Әкият жанрын фантас-тикадан аеру күнекмәләрен булдыру.

Укучыларда хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

Үз куллары белән китапчык ясау, команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

12

Белем -

бәхет ачкычы.

Уку, эчтәлеге буенча фикер алышу, мәкальләр уку, рәсемнәр күзәтү. Төрле биремнәр эшләү Китаптагы текст белән танышу, уку, укытучының истәлекләр белән таныштыруы

«Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының

белемле булуы

турында сөйләшү, «мәгърифәтчелек хәрәкәте» төшенчәсен аңлату. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку;

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Татар әдәбиятының үсешен тарих белән бәйләп өйрәнү. Укыган

текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү.

13

Укытучы-лар мәктәбе.

Казан универси-теты. Галим кеше хөрмәткә лаек!

Кил, өйрән…

Тема буенча укытучының кереш сүзе, текстны укып, әңгәмә оештыру.

Әсәрне аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару Текстның эчтәлеген аңлап, үз фикереңне әйтә белү.

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү. Казан университеты турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү. Г.Исхакыйның «Мөгаллим» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Кил, өйрән…» шигырен өйрәнү.

Балаларда белемгә омтылыш, укытучы һөнәренә ихтирам тәрбияләү. Балаларда укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.

Укучыларда телләр өйрәнүгә кызыксыну тудыру.

Укучыларда белем алуга, укымышлы булуга кызыксыну уяту.

Казан университеты тарихы белән таныштыру. Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү

14

Исемдә калганнар.

Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш

Әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, сүзлек эше, анализ, биремнәр эшләү. Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру. Рәссам Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗа-ты турында дәреслек-тәге

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбияләү. Балаларда Г.Тукайның балачагына, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

15

«Салават

күпере» журналы.

Проект-дәрес

«Салават күпере - дуслык күпере».

Хикәя төзү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Командалап эшләү, рубрикаларны укып, фикер алышу, булган материалдан кирәклесен сайлап алып эшкәртү, эшне аудиториягә тәкъдим итү.

«Салават күпере» журналы белән дәрес-лектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну булдыру, үзара сөйләшеп, күмәк эшләргә өйрәтү.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

16

Контроль тест.

Укыганнарны искә төшереп, гомумиләштереп кабатлау. Тексттан мисаллар китереп, теорияне искә төшерү. Белемнәрне тикшерү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны

аерып ала белү.


III чирек


17

Г.Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты

«Әгәр мин тылсымчы булсам...»

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сүзен тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату.

18

«Әгәр мин тылсымчы булсам...»

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү.

«Рөстәм маҗаралары» әсәрен өйрәнү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату.

Укучыларны тормышта уяу булырга, әти-әни сү-зен тыңларга, олылар-ны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Укучыларга әсәр-нең фантастик ма-җара стилендә би-релешен аңлату.

19

М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты. Гомере аның моңлы бер җыр иде...

Язучы иҗаты белән танышу, әсәрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау.

Муса Җәлилнең

«Сагыну»

шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, «Соңгы җыр» шигырен өйрәнү.

Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.

Балаларга язучының үлем куркынычы астында да туган илгә, халкыбызга туг-рылык саклап калган шагыйрь икәнлеген аңлату.

Балаларга язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату. Сугышчыларның батырлыгына их-тирам, фашизмга карата нәфрәт хисе тәрбияләү.

20

«Алтын-

чәч». Опера ничек туа?

. Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку. Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтү.

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү.

Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну уяту

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җә-лилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эш-чәнлеген аңлату.

21

Кыр казы

Сөйләр сүзләр бик күп алар...

Сәнгатьле уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр аша лирик әсәрне анализлау.

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү. Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итү, «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку.

Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.

Сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату.Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.

22

Аталы-уллы солдатлар. Дәрес-проект

«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...»

Уку, рәсемнәр буенча әсәрнең эчтәлеген сөйләү, фикерне ачу.

Командалап эшләү, китапчыклар, буклетлар яки плакатлар ясау, аларны тәкъдим итү.

Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Аталы-уллы солдатлар» балладасын өйрәнү; «баллада» төшенчәсен аңлау. Әдәбиятта сугыш сурәтләнешен бәяләү.

Укучыларда илебез халкының фашистларга каршы гомерләрен дә кызганмыйча көрәш алып барулары турында фикер алышу, ветеран-нарга багышланган ис-тәлекләргә сакчыл ка-раш тәрбияләү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны

аерып ала

белү.Команда белән эшләү күнекмәләрен

булдыру.

23

«Бәхет кайда була?»

Туган җирдә минем бәхетем.

Язучы иҗатына күзәтү ясау, әсәрен укып, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү. Уку, сораулар, биремнәр ярдәмендә эчтәлеген аңлау, әсәр буенча фикер алышу

Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турын-да белемнәрне үзләш-терү, «Бәхет кайда бу-ла?» шигырен өйрәнү. «Мин җирдә калам» әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку.

Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү. Балаларда туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү.

Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-

ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату. Укучыларга әдәби әсәр аша туган илнең кадерен төшендерү.


24

Минем холкым -
минем язмышым.

Әсәрне өлешләргә бүлү. Эчтәлекнең идеясен таба белү. Исем табу - тема - идея - эчтәлек бәйләнешләрен табу, анализлау.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү.

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

25

Минем холкым -
минем язмышым.

Әсәрне өлешләргә бүлү. Эчтәлекнең идеясен таба белү. Исем табу - тема - идея - эчтәлек бәйләнешләрен табу, анализлау.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү.

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

26

Контроль тест.

Кояшлы ил - бәхет иле.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, җыр өйрәнү, белемнәрне тикшерү

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.

Укыганны гому-миләштерә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълү-матны аерып ала белү.


IV чирек


27

Табигать кочагында.

Уку, әңгәмә, биремнәрне үтәү, рәсем ясау.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.

Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

28

Җир-ана, кояш һәм башкалар.

Сүзлек өстендә эш, эчтәлек буенча фикер алышу.

Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау.

Укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү.

Экологик тәрбия бирү.

29

Җир-ана-

быз -рәсем-нәрдә.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.

Рәссам И.И. Шиш-кинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материал-лар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөй-ләү.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата

кызыксыну уяту.

Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

30

Дәрес-проект

«Гүзәл табигатьле туган җирем».

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.

Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

31

Л.Леронның тормыш юлы һәм иҗаты.

Текстны уку, сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Пирамида» әсәрен өйрәнү, «юмор» төшенчәсен аңлату.

Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү.

Укучыларда укуга, фәннәргә карата кызыксыну уяту.

32

Беренче хисләр...

.Дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәрне эшләп, хикәянең эчтәлегенә төшенү, геройларга бәяләмә бирү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Зөлфия +...мин» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда бер-берләренә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләрен төшендерү.

Әдәби әсәрләрдә укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү.

33

Шәвәли шуклыгы.

Шигырьне укып, сорау-лар буенча анализлау, нәтиҗәләр ясау.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү, «Әлләкем» шигырен өйрәнү.

Укучыларның хайваннарга карата игътибарларын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын үстерү, матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Укучыларга эстетик тәрбия бирү.

34

Кабатлау дәресе.

Уйныйк та көлик!

Контроль тест.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү сыйфатын тәрбияләү.

Укыганны гому-миләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

35

Йомгаклау дәресе.

Белемнәрне системалаштыра белү

Җәйге биремнәр



5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан контроль тест

1 вариант

2 вариант

1.Фольклор -сүзе...

а) хикәя

б) әкият

в) халык иҗаты

2.Байназар Әлменов -

а) рәссам

б) галим

в) шагыйрь

а) язучы

3.Мәдрәсәдәге укучыларны

а) шәкертләр дип атыйлар

б)школьниклар дип атыйлар

в) укучылар дип атыйлар

4."Исемдә калганнар " әсәренең

төп герое кем?

а) Габдуллаҗан

б) Габидулла

в) Габдулла

5.Рөстәм маҗаралары әсәрен

а) Муса Җәлил язган

б) Гадел Кутуй зган

в)Шәүкәт Галиев язган

6."Чәчәк нигә боекты" хикәясендә

кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

а) кыш фасылы

б) яз фасылы

в) көз фасылы

7.Туган җирегез табигате турында

5-7 җөмлә языгыз

__________________________________

___________________________________

__________________________________

__________________________________

__________________________________

____________________________________

___________________________________

__________________________________

1.Халык авыз иҗаты дип ...

а) шигырьне

б) әкиятне

в) фольклорның бер өлешен

2. Байназар Әлменов -

а) картиналар ясаган

б) әкиятләр язган

в) фәнни хезмәтләр язган

а) скульптуралар ясаган

3.Мәдрәсәдә укучыларны

а) җырларга өйрәтәләр

б) укырга өйрәтәләр

в) рәсем я сарга өйрәтәләр

4. Исемдә калганнар әсәрендә

кем турында яза?

а) Апасы турында

б) абыйсы турында

в) үзе турында

5. 5.Рөстәм маҗаралары әсәрен

а) Гадел Кутуй язган

б) Шәүкәт Галиев язган

в)Муса Җәлил язган

6."Чәчәк нигә боекты" хикәясендә

Кыз кемгә булыша?

а)апасына

б) сеңлесеә

в) әнисенә

7.Туган җирегез табигате турында

5-7 җөмлә языгыз

__________________________________

__________________________________

__________________________________

__________________________________

______________________






© 2010-2022